- •Тема 1 11
- •Көндәлек аралашуда һәм социаль-мәдәни өлкәдә укучыларның коммуникатив һәм лингвистик компетенцияләрен формалаштыру
- •1.1. Интенция
- •1.2. Аралашу өчен түбәндәге ситуацияләр тәкъдим ителә:
- •1.3. Аралашу өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә:
- •Тема 1 знакомство. О себе. Танышу. Үзең турында.
- •Где вы живете? Где живут ваши родители? буквы и звуки татарского языка
- •Биремнәр
- •Благодарность. Извинение. Прощание.
- •Рәхмәт сүзе. Гафу үтенү. Саубуллашу.
- •Речевые образцы
- •Типы слогов
- •Ударение
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Семья. Родство.
- •Гаилә. Туганлык.
- •Речевые образцы
- •Категория числа
- •Имена числительные
- •Категория принадлежности
- •Категория падежа
- •Холыкнамә характеристика
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Система образования: учебные заведения
- •России и татарстана.
- •Мәгариф системасы: Россиядәге һәм Татарстандагы
- •Уку йортлары.
- •Речевые образцы
- •Местоимения
- •Разряды местоимений
- •Поздравление
- •20 Апреля 2004 года.
- •Автобиография
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Изучение языков.
- •Телләр өйрәнү.
- •Речевые образцы
- •Изъявительное наклонение
- •I бара торган идем бара торган идек
- •III. Бара торган иде бара торганнар иде
- •II бармый торган идең бармый торган идегез
- •Аңлатма язуы объяснительная записка
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 6 работа. Профессия.
- •Речевые образцы
- •Вспомогательные части речи. Послелоги.
- •Гариза заявление
- •Эшкә кабул итү турында гариза
- •Заявление о приеме на работу
- •Эштән китү турында гариза
- •Заявление об увольнении
- •Беркетмә протокол
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Образ жизни. Обычаи. Народные обряды
- •Кешенең яшәү рәвеше. Гореф-гадәтләр. Йолалар.
- •Речевые образцы
- •Условное наклонение.
- •Желательное наклонение.
- •Повелительное наклонение.
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Свободное время. Увлечение
- •Буш вакыт. Шөгыль
- •Речевые образцы
- •Неспрягаемые неличные формы
- •Белдерү объявление
- •Расписка
- •Биремнәр
- •Килешүләр
- •М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры»
- •«В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры»
- •Сүзлекчә
- •Тема 9 отдых. Путешествие
- •Речевые образцы
- •Категория залога.
- •Вспомогательные глаголы.
- •Мин укып чыктым. Я прочитал. Син башлап җибәр. Ты начинай. Яза башла. Начинай писать. Мин сөйләргә керештем. Я начал рассказывать.
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 10 город. Деревня. Достопримечательности. Шәһәр. Авыл. Күренекле урыннар.
- •Междометия
- •Звукоподражательные слова
- •Модальные слова
- •Частицы
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 11
- •Родина. Татарстан. (география, история, экономика)
- •Туган ил. Россия. Татарстан. (География, тарих, икътисад)
- •Речевые образцы
- •Фразеологизмы
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 12
- •Әдәбият, Мәдәният һәм сәнгать
- •Литература, культура и искусство
- •Речевые образцы
- •Простые предложения.
- •Согласование сказуемого с подлежащим
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 13
- •Известные деятели науки и
- •Культуры россии и татарстана
- •Россиянең һәм Татарстанның танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре.
- •Речевые образцы
- •Сложные предложения. Сложносочиненные предложения
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 14
- •Знаменитые татарские писатели и поэты
- •Күренекле татар әдипләре
- •Дәрдемәнд (1859-1921)
- •Богъдай
- •Гаяз исхакый (1878-1954)
- •Локман Хәким
- •Сүзлекчә
- •Габдулла тукай (1886 – 1913) Китап
- •Һади такташ (1901-1931)
- •Хәсән туфан (1900-1981)
- •И минем җандай кадерлем
- •Кайсыгызның кулы җылы?
- •Нурислам Хәсәнов
- •Кичеккән күке моңы
- •Сүзлекчә
- •Тын океанда көрәш
- •Фәнис Яруллин
- •Гөлҗиһан малайлары
- •Сүзлекчә
- •Тема 15
- •Экология: природа и человек.
- •Экология: табигать һәм кеше.
- •Сложноподчиненные предложения
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Библиография
Биремнәр
Для выработки правильного произношения татарских звуков прочитайте следующие образцы из произведений татарских авторов. Пусть вас не смущает, что пока не понятны их содержания.
а) Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
(Шәйхи Маннур)
б) Мин кеше.
Бу дөньяга яралганмын
Мин - кеше.
Саф сөюнең мин булганмын
Җимеше.
Бар гомерем - ике адым
Арасы;
Табигатьнең мин тынгысыз
Баласы.
Һәр көнне мин - эшем белән
Бал корты.
Елгырлыкта - чал кыялар
Бөркете.
Кош түгелмен,
Күктә гизәм,
Мин көчле,
Балык түгел,
суда йөзәм,
Мин - кеше.
Адашканда
йолдызлардан
Юл сорыймын,
мин - кеше;
Шатланганда
чишмә булып
чылтырыймын,
мин - кеше.
Кайгырганда
өнсез калып
Кичерәмен,
Тау ише.
Таңда чәчкә исләренә
Исерәмен,
Мин - Кеше.
Гел хаклык юллап алышам,
Мин - кеше.
Кичерегез, ялгышылса,
Мин - Кеше.
(Сафуан Әлибай)
в) Танышлык
Эштән кайтышлый каршыга ике кеше килеп басты.
- Син мине таныйсыңмы? - дип сорады өлкән яшьтәгесе.
- Бер дә хәтерләмим шул.
- Хәер, еллар үтә бит, онытыла да торгандыр. Ә менә мин сине бүген күргәндәй хәтерлим. Бик күп еллар элек син бик яшь идең әле.
-Дөрес.
- Әйтәм бит, менә үзең дә раслап торасың. Шул вакыт, минем әтинең танышы синең әтиең белән бер оешмада эшләгән.
- Минем әти заводта эшләгән.
- Әлбәттә, заводта. Минем әтинең танышы да шул заводта эшләде.
- Мин шул елларны шул абзый белән сезгә килә идем. Бүгенгедәй хәтеремдә... Үтә гомерләр. Мине синең әтиең үз малае кебек ярата иде…Ул җиңе белән яшен сөртеп алды. – Хәзер балаларың да бардыр инде? Ничәү соң?
- Икәү…
(Альберт Яхин)
Решите «звуковые пропорции»:
о : ө = ы : ? ө : ? = ү : у
а : у = ? : ү а : о : у = ә : ? : ?
б : п = з : ? = ? : к д : з : б = т : ? : ?
п : ф = б : ? к : т = г : ?
Составьте пять предложений со словами, не подчиняющимися закону сингармонизма.
Вставьте вместо многоточий соответствующие буквы.
К…з (осень), к…ндез (днем), күлм…к (рубашка), к…л (озеро), я…гыр (дождь), оз…н (длинный), әние… (моя мама), китапта… (из книги), мәктәб… (твоя школа).
Переведите диалоги
а) – Исәнмесез!
- Исәнмесез! Рәхим итегез. Сезне күpүeмә бик шатмын.
- Сезне күптән күprәнeм юк иде. Эшләрегез яхшы гына барамы?
- Pәхмәт, бар да тәртиптә. Сез Казанга озакка килдегезме?
- Мин Казанга бер айга килдем.
- Кайда тукталдыгыз?
- Туганнарда. Казанга килүегезнең максаты нинди?
- Мин Казанга больницага (xaстаханәгә) килдем.
б) - Исәнмесез.
- Хәерле көн.
- Минем сезне кайдадыр күргәнем бар кебек. Сезнең исемегез ничек?
- Минем исемем Алсу, фамилиям - Зарипова. Ә сез кем буласыз?
- Мин Kәpимовa Гүзәл. Алсу сез кайдан?
- Мин Казаннан. Ә сез кайдан?
- Мин Мәскәүдән.
- Сез Казанга конференциягә килдегезме?
- Әйе. Гүзәл, сез кем булып эшлисез?
- Мин - студент. Ә сез кайда эшлисез?
- Мин институтта укытам.
в) - Исәнмесез.
- Хәерле кич. Рәхим итегез, кадерле кунаклар. Ceзнe күптән күpгәнeм юк иде. Саулыгыгыз ничек?
- Рәхмәт, бик яхшы. Ә сезнең кәефегез ничек?
- Начар түгел.
- Эшләрегез яхшы гына барамы?
- Әйе, барысы да яхшы.
- Әти-әниләрегез исән-саулармы?
- Әйе, барысы да исән-сау.
- Аларга миннән бик зур сәлам.
г) - Гафу итегез, сезнең белән танышырга мөмкинме?
- Әйе, мөмкин.
- Сезнең исемегез ничек?
- Минем исемем Алия. Ә сез кем буласыз?
- Мин Айрат. Сезнең белән танышуыма мин бик шат.
- Мин дә бик шат. Сез кем булып эшлисез?
- Мин бухгалтер. Ә сез?
- Мин менеджер. Гафу итегез, Алия, сез кияүдәме?
- Юк.
- Мин бик шат. Мин дә өйләнмәгән. Сезне кинога чакырырга мөмкинме?
- Юк. Минем буш вакытым (свободное время) юк.
Составьте диалоги по следующим ситуациям:
а) Вы первый раз видите своих одногруппников. Поздоровайтесь. Представьтесь. Спросите, как их зовут, сколько им лет;
б) Вы вышли на новую работу, встречаетесь с новыми коллегами. Поздоровайтесь, расспросите о работе. Познакомьтесь с ними.
7. Расскажите о себе (о вашем друге, брате, сестре, родителях).
ТЕМА 2