Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
учебник по татарскому.docx
Скачиваний:
14
Добавлен:
12.11.2019
Размер:
5.51 Mб
Скачать

Фәнис Яруллин

Фәнис Яруллин 1938 елда Баулы районының Кызылъяр авылында туа. Армиядә, спорт күнегүләре вакытында бәхетсезлеккә юлыгып, гомерлек авыру ала. 1964-1970 елларда Казан дәүләт университетында читтән торып укый, аны уңышлы тәмамлый. Беренче шигырьләре матбугатта 1960 елда чыга башлады. Хәзер 33 китап авторы. Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе. Иҗади уңышлары “Халыклар дуслыгы ордены” белән бәяләнде. Аңа 2001 елда Татарстанның халык шагыйре исеме бирелде.

Гөлҗиһан малайлары

Гөлҗиһанның малaйлары авылга көтмәгәндә кайтып төшәргә яраталар. Һәрберсенең кулында машина. Шәhәрдә эшләре гөрләп бара. Өлкән улы Хәйри ниндидер кибет ачып җибәргән. Уртанчысы Хәбипнең әллә ничә җирдә бензоколонкасы бар, төпчеге Хисмәт - адвокат. Дөрес булса, адвокатлар хәзер акчаны көрәп ала, имеш.

Гөлҗиhан малайлары алып кайткан бүләкләрне тотып карый да ah итә:

- Бик кыйбаттыр бит болар. Минем өчен шулкадәр акча түкмәскәегез инде. Минем болай да дөньям бөтен. Аллага шөкер, торырга өем, ашарга ризыгым бар. Әле былтыргы бүләкләрегез дә шул килеш сандыкта ята,­ - дип, сак кына, балаларының күңелен рәнҗетмәс өчен генә, бүләкләргә кагылып чыга.

- Ә син аларны, әнкәй, сандыкта caклaмa, - ди малайлары. – Көненә әллә ничә тапкыр өc-башыңны aлыштыр. Йомышың булмаса да, кибеткә бар. Әгәр инде кибеткә барасың килми икән, көтү куганда бер күлмәгеңне, каршылаганда икенчесен ки. Урамга hәрвакыт зонтик күтәреп чык.

- Килешмәгәнне! Кем инде авылда зонтик күтәреп йөри! Авыл халкы гомер –гомергә ишеп яңгыp яуганда да берәр иске плащын бөркәнеп йомышына чаба.

- Син, әнкәй, авыл мокытлары белән тиңләшмә инде,- ди өлкән малай Хәйри.- Кем бу, дигәндә, Хәйриләрнең, Хәбипләрнең әнкәсе­ Гөлҗиhан! диярлек булсын. Әнә ишегалдында йөри торган ике этне күрәсең­ме, әнкәй.

Гөлҗиhан тәрәзәдән урамга карады.

- Юк, балалар, анда ниндидер ике егет кенә әрле-бирле йөренеп тора. Ул иптәшләрегезне дә өйгә чакырырга иде. Хәзер ашым өлгерә. Бергә-бергә ашарсыз. ­ - Иптәшләребез түгел, безнең этләребез алар, әнкәй,- диде Хәйри.­

Берсе минеке, икенчесе Хәбипнеке.

- Әстәгьфирулла, тәүбә, диегез, улым.

- Әйе, этебез. Телибез икән - без аларны капка баганасына бәйләп куя, телибез икән - урамга куып чыгара алабыз.

Гөлҗиhан улларының сүзләрен шаяртуга санады. Әнкәләренең аптырашта калганын күреп, адвокат малай хәлне аңлатып бирде.

- Абыйларның тән сакчылары алар, әни, ә тән сакчылары хуҗалары янында утырып ашамый. Инструкция кушмый.

- Менә ишетмәсәң ишет! - диде Гөлҗиhан, янә гаҗәпләнеп.- Сез бит болай да әзмәвердәй егетләр. Нәрсәгә сезгә сакчы? Үзегезне үзегез саклый aлмыйсызмыни инде? Сакчыдан саклатып йөргәнегезне белсә, авыл халкы сезнең турыда ни әйтер? Гөлҗиhанның малайлары, шәhәргә киткәч, боламыкка әйләнгән икән, димәсләрме?

- Син, әнкәй, искечә фикер йөртәсең. Сакчы ул, беләсең килсә,­ престиж! Сине сакчы саклап йөртә икән, димәк, син зур кеше.

- Әйе, - дип, сүзгә киленнәре кушылды.- Синең малайларың зур кешеләр, әнкәй. Шуны исеңнән чыгарма.

- Зур кеше, дисез инде алайса,- диде Гөлҗиhан, токмачын кисә­-кисә.

Аның бу мәсьәләдә, әлбәттә, үз фикере бар иде, ләкин ул балалары белән бәхәс куертып тормады. Чөнки тизрәк аш өлгертәсе бар иде. Ки­леннәр аның кул хәрәкәтләренең өлгерлегенә, беләкләренең сыгылмалылыгына сокланып карап тордылар.

- Һай, күзләрем генә тимәсен, - диде өлкән килен, - бигрәкләр дә оста кисәсең инде токмачны. Минем бер дә рәтле чыкмый: кайсы юан, кайсы нечкә була. Хәйри, токмачлы аш ашыйсы килә, дисә, татар халык ашлары пешерә торган ашханәгә китәбез.

Каенаналарының өлгерлегенә соклану белдерсәләр дә, киленнәр аның кулыннан эшен алырга ашыкмады. Хәер, аларның үз эше җитәрлек иде. Өлкән килен башы-аягы белән көзгегә кереп чумган. Колакларына әле бер алкасын, әле икенчесен тагып карый. Тик нигәдер hичберсен килеш­терми. Уртанчысы бер кечкенә чемодан сыман нәрсәсен ачып алдына куйган да, шуннан төрледән-төрле кайчы, кискеч, тырнак игәүләре hәм тaгын әллә нәмәрсәләр алып, аяк тырнаклары белән мәш килә шомар­та, буйый. Аның буявыннан өйгә тәмсез ис тарала. Гөҗиhанның мондый ят исләрдән сулышы буыла. Ул балаларына сиз­дермичә haвагa чыгып керә. Ә малайлар аягөсте генә тегесен-монысын капкалап китәләр. Өстәл түрендә сырлап-сырлап эшләнгән матур шешә утыра. Шешәгә ябыштырылган кәгазьдә берничә медаль рәсеме төше­релгән. Малайлар шешәдәге затлы эчемлекне уртлап-уртлап киткәлилар, hәрберсенең күңеле көр. Аеруча Хәйри ачылган:

- Әнкәй, әнкәй,- ди ул ике сүзнең берендә,- син менә бу двоеш­ник малаеңны адвокат булыр дип уйлаган идеңме? Юктыр, уйламаган­cыңдыр. Ә мин тоттым да ул маңкадан адвокат ясадым.

- Укыттым, диген, улым,- диде Гөлҗиhан, йомшак кына.

- «Укыттым» не то слово, әнкәй. Ул укып мәңге адвокат була алмый иде. Аның кесәсендәге дипломы минем акчадан ясалган. Хәзер аңа шәhәpнең иң олы байлары: «Нихәлләрегез бар, Хисмәт Шакирович!» - дип сәлам биреп китә. Чөнки беләләр: hәpкем берәр вaкыт килеп кабарга мөмкин. Килеп каптыңмы - адвокат кирәк. Менә шулай, әнкәй, синең малайла­рың югалып калмады. Күпләр болганчык судан ничек балык тотарга белмичә йөргәндә, улларың балыкның алтынын эләктерде.

- Алай мактанышырга ярамый, балалар. Энеңә ярдәм иткәнсең икән ­рәхмәт. Әмма үзеңнең булдыклыгыңны hәp җирдә кычкырып йөрү ки­лешми.

- Их, әнкәй, синнән haман татарның тыйнаклыгы чыгып җитми әлe. Хәзерге заманда hәpкем үзен-үзе күрсәтергә тиеш. Тыйнак кына булып yтырсам, мин шәhәр уртасында кибет ача ала идемме? Юк! Әнә Хәбипне күр: жай чыгу белән бензоколонкаларны кабып кына йотты, hәм дөрес эшләде. Ул йотмаса, башкалар йотачак иде.

- Байлык apтыннан куып гөнahкa бата бармыйсызмы, бaлалар. Мине менә шул борчый.

- Юкка борчыласың, әнкәй. Без мәчетләргә садака биреп торабыз. Карагыз әле, егетләр, әллә өчәүләшеп үзебезнең авылга бер мәчет салып җибәрәбезме? Ул мәчеткә әнкәйнең исемен кушарбыз. «Гөлҗиhан мәче­те»! Шәп яңгырый бит, ә?

Егетләргә бу фикер бик ошады. Алар башларына килгән уйларын күңелләренә генә сыйдыра алмыйча, урманга менәргә булдылар. ..

Алар, өч машинага төялеп, урманга менеп киттелар. Юл үргә таба иде, әмма көчле машиналар үрне сизмәде. «Эh» дигәнче, кайчандыр үзләре җиләк җыеп йөргән имәнлеккә килеп җиттеләр. Аланлыкта мул табын әзерләнде. Хәйри теге сырлы шешәсеннән рюмкаларга эчемлек агызып энеләренә сузды.

- Ә сезгә юк! - диде ул, хатыннарына кырыс карап.- Гөлҗиhан киленнәре эчәргә тиеш түгел. Сез, энекәшләр, тотып куегыз, миннән фатиха.

- Нәрсә өчен эчәбез? - диде адвокат.

- Булачак мәчет өчен, - диде абыйсы.

Малайлар рюмкаларын күтәрергә генә торганда, Гөлҗиhан:

- Юк, балалар, юк! Мин моңа риза түгел, мәчет салу кебек изге эш аракы белән башланырга тиеш түгел. Бәхиллегем юк!

- Һәр эшнең башы шул бит, әнкәй,- дип, малайлар каршы килеп маташканнар иде, әмма Гөлҗиhан:

- Эшнең башы бисмилла булырга тиеш,- дип, үз сүзендә торды.

- Ярар алайса, әнкәй,- диде малайлар.- Мәчетне без бисмилла белән башларбыз. Ә бу рюмкаларны изге күңелле әнкәбез хөрмәтенә бушатыйк.

Гөлҗиhaн, .улларының үзе алдында авыз күтәреп эчеп утыруларын өнәмичә читкәрәк китеп, кулларына чәчәкләр җыя башлады. Бервакытта да аның болынга чыгып чәчәк җыеп йөрергә вaкыты булмады. Кара инде бу кыңгырауларны! Нинди матур икән бит алар. Кулларыңа тотып се­лексәң, зеңгел-зеңгел иткән тавыш чыгарырлар кебек. Ә менә бу сары, шәмәхә, зәңгәр чәчәкләр! Гөлҗиhан аларның исемен дә белми ләбаса. И бу дөньялар! Авылда яшәп чәчәкләрнең исемен дә белмә инде. Җитмеш ике яшь узган да киткән. Шул җитмеш ике ел гомер эчендә ничә тапкыр кояшка күтәрелеп карады, ничә тапкыр таңнарның гүзәллегенә хозур­ланды икән ул?!

Гөлҗиhан көрсенеп куйды. Еракта улларының нидер турында кызып­-кызып бәхәсләшүе колагына чалынды. «Барыйм әле, эләгешеп китмәсеннәр тaгын!» - диде ул, үз-үзенә. .

Малайлар алан уртасында җәелеп үсеп утыручы карт имәнгә төртеп күрсәтә-күрсәтә бәхәсләшәләр иде. Баштарак Гөлҗиhан сүзнең ни турын­да барганлыгын аңламады.

- Менә шушында бәйләп куйды ул мине, менә шушында,- диде Хәйри, ярсып-ярсып,- ни өчен, диген? Бер арба печән өчен бит.

Эшнең нәрсәдә икәнлеге Гөлҗиhанга яңа гына барып җитте. Әйе, урман каравылчысы аксак Садри, тиешсез җирдән печән чапкансың, дип, Хәйрине имән төбендәге кырмыска оясына утыртып ике сәгать бәйләп тоткан иде шул. Әгәр җиләккә баручы хатыннар күреп коткарма­ган булса, кем белә, бәлки, Хәйри шунда җан да биргән булыр иде.

- Аударам мин бу имәнне, хурлык баганасы булып утырмасын,­ диде ярсыган Хәйри hәм ашыгa-ашыгa машинасы янына килде.

Анда аның моторлы пычкысы бар икән. Урман аланын яңгыратып мотор тавышы яңгырады. Гөлҗиhан улы янына якынлашырга тырышып:

- Кисмә, балам, мәңге риза-бәхил түгел, кешеләргә булган ачуны табигатьтән алмыйлар,- дип әйтеп караса да, аны тыңлаучы булмады, киресенчә, аны читкәрәк алып киттеләр.

Бераздан гөрселдәп карт имән ауды.

- Хурлык баганасын аудардым,- диде Хәйри.- Юкса ул ничә еллар буе төшләремә кереп йөдәтте.

Хәйригә беркем берни әйтмәде. Гөлҗиhан гына кайткан вaкыттa аның машинасына түгел, уртанчы улы Хәбип машинасына утырды. Хәбип әнкәсен әллә каян, икенче юлдан алып китте. Бара-бара алар борчак басуына килеп чыктылар. Хәбип гөрләп барган куәтле машинасын борчак басуына алып кереп китте.

- Борчакларны таптатасың бит, балам, нишләвең бу? - диде ана, ачыргаланып. - Әллә исерекме син?

- Минем дә үчем бар, - диде Хәбип, тешен кысып.- Шушы басу­дан җыйган бер кесә яшел борчак өчен колхоз бригадиры мине камчы белән ярган иде.

- Борчакларның монда ни гаебе бар, балам? - диде Гөлҗиһан.- Алар гөнаhсыз сабыйлар кебек бит. Ничек кулың бара?. .­

- Мине камчыларга куллары барды бит, ә нигә минеке бармаска тиеш?!

Гөлҗиhан улларының йөрәгендә моның кадәр үч ята дип белми иде. Ничә еллар узган бит инде бу вакыйгаларга. Хәзер теге аксак урман каравылчысы да, Хәбипне камчылаган бригадир да дөньяда юк. Үзләре булмаса да, эшләгән явызлыклары калган. Күрәсең, аны теге дөньяга алып китеп булмыйдыр инде. Гөлҗиhанга явызлык эшләүче кешеләр өчен, уллaры өчен оят булып китте. Ул хәтта калтырана ук башлады.

-Төшер мине,- диде ул улына,- бу кыланышларыгызга мин мәңге риза-бәхил түгел...

Мотор үкерүе белән Хәбип арткы утыргычка утырган әнкәсенең сүзләрен ишетмәде. Гөлҗиhан, әллә ялгыш, әллә бу вәхшәтне күрергә теләмичә, машина ишеген ачып, тышка ыргылды. Аның соңгы сүзләрен җилләр еракка, алып киттеләр: .

- Мин риза-бәхил түгел! Мин мәңге риза-бәхил түгел!..

Сентябрь, 1999