Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
учебник по татарскому.docx
Скачиваний:
14
Добавлен:
12.11.2019
Размер:
5.51 Mб
Скачать

Биремнәр

1. Придумайте по 3 примера на аналитические и синтетические виды сложноподчиненных предложений.

2. В первых шести предложениях определите вид связи (аналитические или синтетические); последующие четыре предложения преобразуйте от одного вида в другой; в последних шести предложениях поставьте знаки препинания.

1)Урта яшьләрдәге ир кеше җыйнак кына баскыч кую белән, кешеләр самолеттан төшә башладылар. 2) Маша китеп, биш-ун минут узуга, тагын телефон шалтырады. 3) Бу сүзләр шул чаклы да ышандыргыч итеп әйтелде ки, карт хәтта берничә көн мастерга карата күңелендә җылы хисләр уянуын тоеп йөрде. 4) Кулларына билетларын тоткан бүтән юлчылар самолетка утыра башлагач кына, ул кире борылды. 5) Тагы унбиш минут чамасы узуга, Рәис үзе кайтып керде. 6) Ә биредә ата кешеләр үз балалары турында шундый матур итеп сөйлиләр, тыңлаган саен, күңел рәхәтләнеп тора. 1) Тышта, инде кич җиткән булуга карамастан, көн матурланып, яктырып киткән иде. 2) Хәрефләренә карап та чамаларлык түгел: адрес машинкада басылган. 3) Рәис килеп кергәндә, почта ябылыр вакыт җиткән иде инде. 4) Миләүшәнең вакыты кыска иде, шунлыктан ул өй эшләрен бик тиз бетерде. 1) Соңгы көннәрдә аңа директор бүлмәсендә сирәк булырга туры килде аның барлык вакыты эшчеләр арасында үтте. 2) Киңәшмә ябылгач кешеләр киң баскычны тутырып аскы катка шау-гөр килеп төштеләр дә урамда көтеп торган машиналарга утырып таралыша да башладылар. 3) Алсуга шунысы ачык иде ул Маратның кем икәнен тәмам белде хәзер. 4) Тик сезгә бер үтенечем бар минем килүемне энегезгә әйтмәгез. 5) Ә менә хәзер Камышев кинәт сүзсез калып машинасының почмагында сүзсез генә утырып бара башлагач Габитовка уңайсыз булып китте. 6) Автобус Югары Тегермәнлекне бер якта калдырып китеп баргач Дамирә калган араны җәяүләп үтте.

3. Переведите тексты на татарский язык:

а) В последнее время на западе все чаще отказываются от традиционных форм оплаты труда. На смену почасовым, помесячным и другим традиционным видам заработной платы приходят такие ее формы, которые более учитывают индивидуальный вклад работника: количество и качество труда, новаторство и инициативу работника и др. Сама жизнь заставляет искать такие пути, которые ведут непосредственно к человеку. Сегодня выгодно не заставлять работника, а сотрудничать с ним, создавать условия наибольшей экономической свободы.

б) Специфика среднего образования Великобритании такова, что английская средняя школа не представляет собой учреждения, которое обязательно, необходимо закончить, выполнив предложенную школой программу. По данным 1995 года, полный курс средней школы завершили 25 % молодежи, ежегодно в старший класс средней школы переходит 40 % учащихся. Кроме того, в компетенцию школы не входит проведение заключительного экзамена, таким образом, для англичанина школа есть учреждение, куда надо «ходить» (to go to school) до определенного возраста, а потом «покинуть» (to leave school), когда родители сочтут нужным, что ребенку пора начинать трудовую деятельность. И покидают школу не в конце учебного года, а чаще всего к рождественским или пасхальным праздникам.

4. Прочитайте тексты. Перескажите. Найдите примеры на сложносочиненные и сложноподчиненные предложения.

а) Экология: табигать һәм кеше.

Кеше – табигать баласы, шуңа күрә аның тормышы, сәламәтлеге табигать белән тыгыз бәйләнгән.

Тереклек һавадан башка яши алмый. Әмма завод-фабрикалар күп, алар һаваны пычраталар. Аларның торбаларыннан көн саен меңнәрчә тонна корым, көл, зарарлы газлар чыга.

Судан башка да яшәү мөмкин түгел. Татарстанда Идел, Кама, Агыйдел, Ык, Нократ, Сөн, Зөя, Мишә елгалары бар. Болар – зур байлык. Табигатьне саклау турындагы законда елга буендагы пристань тирәсендә су коенырга һәм машиналарны юарга ярамый диелгән. Ләкин бу таләпләр үтәлми.

Табигатькә куркыныч яный. Планетабызда кеше кулы белән төзелгән меңнәрчә сусаклагычлар – ясалма диңгезләр барлыкка килде. Безнең республикада Куйбышев сусаклагычын төзегәч, Идел киңәйде һәм кара җир, урман-басулар су астында калды. Күп җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр һәлак булды. Кеше, үзенә кирәк булгач, төрле сазлыкларны, сулыкларны киптерә. Анда яшәгән җәнлек-кошлар “йортсыз” кала. Кипкән торфлы җирләрдә айларга сузылган янгыннар чыга. Җәнлекләр, кошлар бала чыгара алмый. Кешеләр кырларга миллионнарча тонна ашламалар ташый. Җәнлек балалары, үсеп җиткәнче үк, шул ашламалар, химикатлар белән агуланып үлә.

Кешеләр кирәкле энергияне алыр өчен 7 миллиард тонна күмер, нефть, газ, торф, слонец яндыралар. Бу атмосферадагы углекислый газны арттыра. Атом-төш энергиясеннән саксыз файдалану төзәтеп булмый торган фаҗигаләр китереп чыгара.

Хәзерге көндә кешеләр гаебе белән җәнлекләрнең һәм үсемлекләрнең йөзләрчә төре җир йөзеннән юкка чыкты. Галимнәр 350 ел эчендә 60 төр киекнең һәм 100гә якын кош төренең юкка чыгуын әйтәләр. Шуларның өчтән бере (1/3) соңгы 50 ел эчендә булган. Кешеләр аларны ит, мех, тире, каурый өчен кырганнар.

б) Урманнарны саклау.

Урман – матурлык һәм сәламәтлек чыганагы. Ул климатны яхшырта, җир эрозиясен киметә, хайван-кошларга яшәү урыны булып тора.

Урманны җирнең үпкәләре дип йөртәләр. Халык кислородка бай һава суласын өчен, без яшәгән җирләрнең чирегендә урманнар үсәргә тиеш. Нефть химиясе, машина төзелеше, нефть сәнәгате, объектлары белән шыплап тулган һәм халкы тыгыз урнашкан районнарда урманнар ике мәртәбә артыграк булырга тиеш.

Урманнарны саклауның әһәмиятен Татарстан хөкүмәте яхшы аңлый. Соңгы елларда республикабызда Урман кодексы кабул ителде һәм махсус саклана торган территорияләр турындагы закон чыкты. 1991 нче елда Россия Федерациясе һәм Татарстан республикасы хөкүмәтләренең карарлары нигезендә “Түбән Кама” Милли паркы оешты. Нәтиҗәдә Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск шәһәрләре арасындагы 27 мең гектар мәйдандагы урманнар, сулыклар дәүләт саклавына алынды. Милли паркның урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, экология, санитария күзәтчелеге вакытларын, көчләрен кызганмыйча, әйләнә-тирә мөхитне саклыйлар.

***

Переведите выделенные предложения.

5. Прочитайте тексты о экологических бедствиях. Перескажите на татарском языке.

а) Атом фаҗигаләре.

Хиросима – Кыштым – Чернобыль. Болар – гасырның соңгы яртысында бөтен дөньяны тетрәткән, миллионлаган кешенең гомерен өзгән, үз артыннан үле шәһәрләр, үле җирләр калдырып киткән атом фаҗигаләре. 1986 нчы елда булган Чернобыль АЭСындагы авариядән соң күп илләр атом электростанцияләрен төзүне туктаттылар. Бу фаҗигадә 21 мең кв. км җир радиактив элементлар белән пычранды. Җимергеч радиактив матдәнең тәэсире кеше организмында 300 ел буе барырга мөмкин. Бу – нурланыш җиде буын нәселеңә җитә дигән сүз. Бүгенге көндә авылда туган һәр дүрт баланың берсе – мутант.

Бүгенге көндә дә кешеләр яшәгән җирдә атом станцияләре, атом һәм химия коралы саклау урыннары, биологик, атом, химия кораллары җитештерүче заводлар бик күп. Идел-Урал арасында Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә, Удмуртия урманнарында, Саратов өлкәсендә, Башкортстанда, Татарстанда... Җирләребез корал саклау өчен түгел, ә сәламәт балалар өчен кирәк бит.

б) Табигатьнең глобаль җылынуы.

Соңгы елларда планетабызны “бизгәк тота” башлады: климат үзгәрүенә бәйле гадәттән тыш хәлләр бер-бер артлы чыгып кына тора. Көчле су басулардан айнып та җитмәгән Европаны дәһшәтле җил-давыллар бөтереп алды. Галимнәр әйтүенчә, табигать аномалияләренең артуы глобаль җылыну белән бәйле. Метериологик күзәтүләр алып барылган 142 елның иң җылы дистә елы соңгы 15 елга туры килә. Соңгы 40 ел эчендә планетадагы кар катламы 10% ка кимеде. Элегрәк Кавказда гына яшәгән “энә карагы” хәзер Новосибирск өлкәсенә кадәр очып килә һәм кышка шунда кала. Төньяк Боз океанындагы боз катламы соңгы йөзьеллыкта 50% ка кимеде. Глобаль җылыну, инде Европа үрнәгендә күренгәнчә, табигать афәтләрен (көчле җил-давыл, тайфун, корылык, су басулар һ.б.) арттырачак. Климат аномалияләре кешеләрнең сәламәтлекләренә бик начар тәэсир итәчәк. Һава температурасының кинәт үзгәрүе аркасында кан басымы югары булган, йөрәк авырулы кешеләрнең үлем очраклары артачак.

Климатның җылынуы кеше эшчәнлегенә бәйле. Димәк, моны чикләргә, энергияне сак тоту технологияләрен үстерергә кирәк.

***

Допишите предложения:

а)1986 нчы елда булган Чернобыль АЭСындагы авариядән соң күп илләр ...

б) Радиактив матдәнең тәэсире ...

в) Климат үзгәрүенә бәйле гадәттән тыш хәлләр ...

г) Глобаль җылыну ...

д) Климат аномалияләре кеше сәламәтлегенә ...

е) Экологик фаҗигаләр булмасын өчен ...

6. Прочитайте. Определите основную идею.

Елганың нияте.

Бервакыт кешеләр бергә җыелганнар да Бәхет шәһәре төзергә хәл иткәннәр. Бу шәһәр җир йөзендә иң матур һәм анда яшәүчеләр иң бәхетле кешеләр булырга тиеш булган. Мондый шәһәр өчен бик яхшы урын табарга кирәк икән, һәм кешеләр аны эзләп чыгып киткәннәр. Озак эзләгәннәр һәм, ниһаять, якты һәм матур урын тапканнар. Шунда шәһәрне төзи дә башлаганнар, ләкин Җир-анадан рөхсәт сорарга онытканнар. Ә бу урында Җирнең төзәлеп бетмәгән кечкенә генә ярасы булган. Бәхет шәһәренең урыны нәкъ шушы яра өстенә туры килгән. Әмма Җир-ана кешеләрне гафу иткән, ярасы авыртса да түзгән. Бәхетле шәһәрнең бәхетле кешеләре үзенең ярасына дәва булыр дип уйлаган.

Тиздән биредә искиткеч гүзәл шәһәр үсеп чыккан. Аның матурлыгына сокланып кешеләр үз хезмәтләре белән горурланганнар. Алар тирә-якка күз салганнар: гүзәл шәһәр янында калын урманнар, киң болыннан җәелеп ята икән. Кешеләр зур шәһәр янына зур заводлар төзергә кирәк дип уйлаганнар. Ләкин тагын Җир-анадан, урманнан һәм болыннан рөхсәт сорамаганнар, бөтен җирне казып, урманны кисеп заводлар салып куйганнар. Бу заводлар бөтен дөньяны селкетеп, кара төтен чыгарып көне-төне эшли дә башлаганнар. Аларга карап кешеләр үз көчләре белән тагын да ныграк горурланганнар, хәтта бераз масайганнар да ди.

Шәһәр янында чиста сулы кечкенә генә чишмә челтерәп аккан. Кешеләр аңа карап торганнар да бу гүзәл чишмәне зур елгага әйләндерергә уйлаганар. Җир-анадан һәм чишмәдән рөхсәт сорамаганнар. Тиздән салкын сулы чишмә зур һәм пычрак елгага әйләнгән. Бу зур суга карап кешеләр тагын да масайганнар. Алар кинәт Бәхет шәһәренә дә икенче төрле күз белән карый башлаганнар: бу шәһәрдә кемнеңдер йорты зуррак, ә кемнеңдер бакчасы матуррак икән бит. Кешеләр арасында көнчелек күренә башлаган, ул көннән-көн үскән һәм зурайган. Ата-аналар үз балаларына игътибар итми башлаганнар, ә балалар үз чиратларында әти-әниләренә начар караганнар. Яхшылык һәм матурлык югала барган, ә начарлык һәм явызлык күбәйгәннән-күбәйгән. Бәхет шәһәренә кунакка килүчеләр дә бу чир белән авырый башлаганнар һәм аны үз шәһәрләренә алып кайтып таратканнар. Кешеләрдә шулкадәр күп явызлык җыелган, алар хәтта бер-берсен үтерә дә башлаганнар. Бу хәлләрдән Җир-ананың ярасы зурайган һәм киңәйгән. Ә елга моны күреп сөенгән:

- Бу яра буенча мин Бәхет шәһәре аша үземә яңа юл салам һәм шул юл буенча көчле пычрак суларым белән бөтен шәһәрне юк итәм. – дигән.

Артык горурлыктан һәм масаюдан яхшылык һәм бәхет турында оныткан кешеләр елганың бу нияте турында бернәрсә дә белмәгәннәр.

(Г.К.Егорова)

***

Из данных простых нераспространенных предложений составьте сложные распространенные предложения:

1) Кеше төзи башлаган. Җир ана ачуланган. 2) Шәһәр төзелгән. Яра зурайган. Яра авырткан. 3) Җир гафу иткән. Ата-аналар игътибар итмәгән. 4) Балалар начар караганнар.

7. Переведите текст.

Әллә ничә көн рәттән Миссури елгасы үзәнлегендә яңгыр коеп ява. Бихисап гөрләвекләр елгага ябырыла, су күтәрелгәннән-күтәрелә бара. Тулып аккан Миссури, иске буаларны җимереп, авылларга ябырыла. Көчле ташкын үз юлындагы йортлар, бакчалар, тимер юлларны агыза. Ул көннәрдә ярты миллионнан артык халык йортсыз-җирсез кала. Бу хәл 1951 елда Америка Кушма Штатларында була.

1908 елда Мәскәүне бик зур су баса, ул вакытта Мәскәү елгасының суы 10 м га күтәрелә, һәм шәһәрнең биштән бер өлеше су астында кала. Кешеләр өй түбәләренә менәләр, урамнарда өстәлләр, урындыклар, арбалар йөзеп йөри.

8. Составьте диалоги по следующим ситуациям:

а) Вы и ваш вице-президент на деловых переговорах с иностранными бизнесменами. Расскажите им чем занимается ваша фирма, что было сделано в прошлом году. Поделитесь опытом и планами на ближайшее будущее.

б) На выставке товаров собственного производства встретили представителя своего клиента. Поинтересуйтесь с их мнением, хотят ли они с вами сотрудничать. Пригласите их в свой завод.

в) Вам позвонил ваш покупатель. Назначьте ему время и место для встречи, объясните цель вашей встречи.

г) Вы с коллегой обедаете в ресторане. Познакомьтесь с меню. Узнайте какое блюдо он хочет заказать, что он предпочитает из татарской кулинарии и какая кухня ему нравится.

д) Вы по телевизору смотрите репортаж о наводнении в Европейских странах. Скажите, что вы думаете по этому поводу. Побеседуйте с товарищем о природных бедствиях.

9. Составьте рассказ об опасности грозы; о землетрясениях в нефтяных районах Татарстана.