Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
учебник по татарскому.docx
Скачиваний:
14
Добавлен:
12.11.2019
Размер:
5.51 Mб
Скачать

Биремнәр

1. Прочитайте и запомните фразеологизмы. Выбрав 3 фразеологизма составьте предложения.

Авыз турсайту – надуть губы

Авызга сулар килү – слюнки потекли

Авырткан җиргә кагылу – задеть за больное место

Акылга утыру – взяться за ум

Алтынга күмү – золотом осыпать

Ачу тоту – иметь зуб

Баш вату – ломать голову

Башын салу – сложить голову

Борын күтәрү – задрать нос

Борын төбендә генә - под носом

Бусагасын төшерү – обивать пороги

Бәхет йөзлеге белән туу – родиться в сорочке

Дүрт куллап – обеими руками

Ике тамчы су кебек – как две капли воды

Исе дә китми – как с гуся вода

Кесәгә сугу – бить по карману

Кеше кубызына бию – плясать под чужую дудку

Колакларны торгызу – навострить уши

Кул селтәү – махнуть рукой

Кулга алырлык түгел – из рук вон плохо

Кызыл әтәч җибәрү – пустить красного петуха

Кызыл кар яугач – когда на горе рак свистнет

Көймәсе комга терәлү – сесть на мель

Күз ачып йомганчы – не успел и глазом моргнуть

Күз буяу – втирать очки

Күңелдә төер калу – осадок на душе остался

Ләчтит сату – точить лясы

Озын сүзнең кыскасы – одним словом

Сай йөзү – мелко плавать

Санга сукмау – ни в грош не ставить

Сукыр бер тиенгә дә тормый – ломаного гроша не стоит

Табан ялтырату – катиться колбасой

Таң тишегеннән – ни свет, ни заря

Тел очында гына тору – вертеться на языке

Телсез калу – язык отнялся

Теше тешкә тими – зуб на зуб не попадает

Төшеп калганнардан түгел – не лыком шиты

Түбәсе күккә тию – быть на седьмом небе

Уклау йоткан – аршин проглатил

Уртак тел табу – найти общий язык

Чебеннән фил ясау – делать из мухи слона

Юлыңа ак җәймә - скатертью дорожка

Җиде кат җир астында – за семью замками

2. К татарским фразеологизмам выберите подходящие по смыслу русские фразеологизмы.

Ике агач арасында адашу; урманга утын төяп бару; колакка киртеп кую; кылын тартып карау; теңкәгә тию; балтасы суга төшкән кебек;

Как в воду опущенный; заблудиться в трех соснах; вымотать душу; ехать в Тулу со своим самоваром; закинуть удочку; зарубить на носу.

3. Переведите предложения. Укажите фразеологизмы и объясните их.

Асиягә бер тамчы судай охшаган, ни кызганыч, әмма ул Асия түгел. –Менә күргәзмәдәге әйберләрне күрдем дә шаккаттып йөрим әле. Телсез кала яздым, - диде. Аларның сөйләшүенә колак салып торган кешеләр гел татар апай-агайлары гына түгел икән. Озын сүзнең кыскасы, мин сезгә яңа, тагын да кызыклырак һәм ... табигый ки, шактый ук табышлы эш тәкъдим итмәкчемен. Мистер Патиссон урыныннан торып тәрәзә янына килде, калын пәрдәне күтәреп унөченче кат биеклегеннән урамга күз салды һәм егетләргә туп-туры карап, монологының йомгаклау өлешенә күчте. Тел белән тегермән корып, саескан бүтәкәсен санап утырмыйк, - диде. Неужели, өстенә ишелеп төшкән бәхеттән баш тартасың? Их синең урында мин булсам!... Теле бик кычытса да, Сирин дәшми калды. Һәр нәрсәнең асылын, яшерен мәгънәсен анализлап, төбенә төшүдән аерым бер тәм таба белгән Сирин моны башкача аңлый да, аңлата да алмады. Хәзер менә Казанда көн күреп ятмактамын. Бер генә, нәни генә мөмкинлек чыксын, алар күз ачып йомганчы бөтен барлыгыңны, җаныңны томалап алалар. Өч ел күз ачып йомганчы үтәр дә китәр. Юкса күргәзмә әллә кайларда, Каф тау артында түгел, кем әйтмешли, ике атлап бер сикерәсе генә. Сирин ирексездән атна-ун көнлек ялга ия булды һәм, барысына да кул селтәп, язмыш тарафыннан бүләк ителгән ялын тулы куәтендә файдаланырга ният итте. Дөньяда бертөсле, бер үк кыяфәтле, бер тамчы судай бер-берсенә охшаган ике кеше була алмый. Арттырыбрак җибәргәнен сизенеп, Сирин телен тешләргә мәҗбүр булды. Егетнең кирелеге, үҗәтлеге, авызына су капкандай басып торуы капитанны тәмам чыгырыннан чыгарды. Повестку в зубы – и пошел, - диде ул, шушы маңка малайны күндерә, ышандыра алмавына үртәлеп. Кыз сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел икән. –Нәкъ өстенә бастыгыз, - диде ул һәм беренче мәртәбә аның күзләренә карап елмайды. Күз ачып йомган арада күңелендә янартау булып атылган хисләр ташкыныннан авырлык белән генә арынып, Сирин айнып киткәндәй булды. Урманда югалган кызны тапканда, аның тешләре тешкә тими иде. Бердән, ул бик каты курыккан. Икенчедән – бик туңган иде. Без күз ачып йомганчы тиешле урынга килеп җиттек. Күлмәкнең матурлыгын күреп Аня телсез калды. Кесәгә бик каты сукса да, ул аны алырга булды.

4. Составьте предложения со следующими фразеологизмами:

Тел кычыту; ут белән су арасында калу; чәчләр үрә тору; көн кебек ачык; күз ачып йомганчы; кул сузымы; баш тарту; ис китмәү; җилгә каршы бару; куян йөрәкле; көн күрсәтмәү; ике агач арасында адашу; телеңне тыю; һавадан алып сөйләү; юл уңу.

5. Переведите фразеологизмы. С двумя составьте предложения.

Авыз еру; телен йоткан; алтын куллы; кот чыгу; колагын торгызу; теше тешкә тимәү; утсыз төтен чыкмый; баштан сыйпамаслар; бүгенге көн белән яшәү; агым уңаена йөзү; кул селтәү; борын күтәрү; кызыл кар яугач; беткән баш беткән; чәчләр үрә тору; аяз көнне яшен суккандай.

6. Переведите фразеологизмы. С тремя составьте предложения.

Скатертью дорожка; бить по карману; ни свет, ни заря; мелко плавать; взяться за ум; делать из мухи слона; другого поля ягода; под самым носом; плясать под чужую дудку; ломать голову; сжечь за собой мосты; пора ставить точки; катиться в болото; заблудиться в трех соснах; за семью замками.

7. Найдите русские эквиваленты фразеологизмов. Составьте три предложения.

Ярдәм кулы сузу; алма агачыннан ерак төшми; җир белән күк арасында; мыек чорнау; сүз эзләп кесәгә кермәү; ике куян артыннан куу.

8. Прочитайте и переведите тексты.

а) Халык – кешеләрнең тел, территориаль, икътисадый һәм мәдәни уртаклыгы ул. Төрки халыкларның бер өлеше буларак, татар халкы үзенең тарихи үсешендә озын, катлаулы, фаҗигале, данлыклы юл узган. Тарихта татар халкының кешелек дөньясы рухи байлыклар хәзинәсенә зур өлеш кертүе билгеле. Әмма тарихның фаҗигале җилләре бу байлыкның күп өлешен юкка чыгарган. Рухи мирасның сакланып калган кадәресе дә, инде V-VI гасырда ук татар халкының үз алфавиты, дәүләтчелеге, зур рухи мәдәни байлыкка ия булуы турында сөйли.

б) Милләттәшләребез дөньяның төрле төбәкләрендә яши. Хәтта ерак Австралиядә дә татарлар бар. Бөтендөнья татар конгрессында кунаклар кайдан гына юк иде. Чит илләрдә яшәүче татарлар Татарстанның мөстәкыйль, бәйсез дәүләт булуын телиләр. Республикабыздагы халыкның 48 проценты – татарлар, 43 проценты – руслар… Республикабызда йөздән артык милләт вәкиле яши. Татарлар ике миллионга якын, руслар бер миллион ярым. Барча милләт халыклары дус яшиләр. Милләтләр дуслыгы – бездәге иң зур байлык.

***

Запишите антонимы выделенных слов.

Расскажите о дружбе народов. (Как вы это понимаете. Как это отражается в нашей республике и т.д.)

9. Сорауларга җавап бирегез

Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

Казан кайда урнашкан?

Казанда нинди тарихи объектлар бар?

Казанга ничә яшь?

Казанда нинди районнар бар?

Татарстан турында хикәя төзеп сөйләгез.

10. Составьте рассказ о погоде вашего региона.

11. Текстларны тәрҗемә итегез.

а) Илебез төньягыннан көньягына кадәр араны су юлы белән үтәргә мөмкин. Моның өчен махсус каналлар төзелгән.

Бу су юлы башкалабыз Мәскәү аша уза. Шуңа күрә аны биш диңгез порты дип йөртәләр. Бу портка каналлар аша Балтик диңгезеннән, Ак диңгездән килергә була. Аннан Каспий һәм Азов диңгезләренә барырга мөмкин. Теләгән кеше шуннан Кара диңгезгә дә чыга ала.

б) Һава флоты.

Башкалабыз Казан аэропортында көнен дә, төнен дә кызу тормыш кайный. Берәүләр каядыр ашыга, икенчеләре кайта, өченчеләре туганнарын, дусларын каршы ала.

Иртәнге сәгать алты. Һавага уктай атылырга әзер торган самолетларның көмеш сыман канатларында кояш нурлары чагыла. Аэропортта яңа эш көне башлана. Менә “корыч кошлар” бер-бер артлы һавага күтәрелә. Кайсылары ерак шәһәрләргә, кайберләре якын араларга юл ала.

Безнең көннәрдә һава флоты бик әһәмиятле транспортка әверелде. Аэропортка барыннан да бигрәк тизлек яратучылар омтыла. Казан белән Бөгелмә арасын самолет бер сәгатьтә үтә. Ә поезд белән 18 сәгать барырга кирәк. Шуның өстенә аэропорт илебезнең теләсә кайсы почмагы белән турыдан-туры бәйләнгән.

Кичке сәгать 10. Аэропорт бераз тынып кала. Киң илебезнең төрле почмакларында булырга өлгергән самолетлар янында техниклар кайнаша. Киләсе таңда корыч канатлы кошлар зәңгәр күккә күтәрелергә әзер булыр.

12. Переведите предложения.

Казань – столица Татарстана. Казань – старинный красивый город. Здесь проживают около 1,5 млн. человек.

Это первое здание Казанского государственного технического университета им.А.Н.Туполева. Оно старое, но красивое.

Это очень старинная мечеть. Она расположена в центре Казани. Минарет мечети очень высокий. Он виден издалека.

Набережные Челны – промышленный город Республики Татарстан. Там живут татары, русские, украинцы, евреи, чуваши, армяне, грузины и другие народы. Там делаются известные всему миру КамАЗы.

Нижнекамск – молодой город. Там есть шинный завод.

Альметьевск – город новый. Там живут нефтяники.

Елабуга – старинный город. Это тихий город. Там построили новый завод. В

Елабуге жил и работал знаменитый художник Шишкин.

В Зеленодольске изготовливают теплоходы и холодильники.

***

1. Расскажите о каком-нибудь крупном городе Татарстана.

2. Ответьте на вопросы:

Татарстан кайда урнашкан?

Татарстанда нинди милләт вәкилләре яши?

Татарстанда ничә дәүләт теле? Нинди?

Татарстанда нинди зур шәһәрләр бар?

Татарстан аша нинди елгалар ага?

Татарстанның төп байлыклары нәрсә?

13. Прочитайте.

а) Борынгы болгарлар.

Болгар дәүләте Чулман һәм Идел елгалары буенда мең еллар элек барлыкка килә. Аңа хәзерге Татарстан, Чувашия, Мари-эль, Удмуртия, Башкортстанның көнбатыш, Мордовиянең көнчыгыш җирләре, Самара, Ульяновск, Пенза, Саратов, Астрахань, Волгоград, Түбән Новгород, Пермь өлкәләренең зур җирләре кергән. Аның төп өлеше безнең Татарстан республикасына туры килә.

Әкренләп шәһәрләр, авыллар төзелгән. Болгарлар башка дәүләтләр белән сәүдә иткәннәр, акча сукканнар. Авылларда игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек үсә. Болгарлар көтүлекләрдә ат, сыер, сарык, кәҗә асраганнар. Алар беркайчан да дуңгыз тотмаганнар. Болгар җирләре урманнарга, елга-күлләргә бай булган. Бу аучылык өчен зур мөмкинлекләр тудырган.

Болгарлар тимер эшен яхшы белгәннәр. Бакырдан савыт-саба: тәлинкә, касә, комганнар ясаганнар. Алтынчылар, көмешчеләр кыйммәтле ташлардан матур бизәнү әйберләре ясаган.

Болгарларның үз язулары булган, фән, мәдәният, мәгариф нык үскән. 922 нче елда Болгарлар ислам дине кабул иткәннәр. Бу дәүләтнең үсешенә тагын да ярдәм итә.

Болгар-рус бәйләнешләре һәрчак төзек булган. Моңа Болгар-Киев юлы булышкан.

10 нчы гасыр башларында шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да башлангыч мәктәпләр булган. Илдә математика, астрономия, химия, медицина, тарих, география кебек фәннәр үскән. Болгар галимнәре астрономик күзәтүләр алып барганнар. Приборлар ярдәмендә дөнья якларын дөрес билгели белгәннәр. Архитекторлар матур биналар төзегәндә төрле сызымнар эшләгәннәр. Болгарларда медицина алга китә.

Казан ханлыгы – Бөек Болгар дәүләтенең дәвамы булган. Ул үз вакытында Көнчыгыш Европаның көчле һәм алдынгы дәүләтләреннән саналган. Ул Урта Азия, Мисыр, Төркия, Кытай, Иран, Гарәпстан белән көчле элемтәдә торган, бу илләр белән сәүдә иткән. Сәүдә күбрәк бер малны (товарны) икенче малга алмаштыру рәвешендә барган.

Казан ханлыгында эш кәгазьләренә мөнәсәбәт бик югарылыкта торган. Казанда галимнәр, шагыйрьләр, җырчылар, язучылар, музыкантлар яшәгән. Бу вакытта бик күп бәетләр, тарихи җырлар, әкиятләр, табышмак, мәкальләр туган. Казан ханлыгы алга киткән илләрнең берсенә - мәдәни үзәккә әйләнгән.

б) Болгар тарихында аеруча әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе – болгарларга һәм Болгар дәүләтенә ислам дине керү һәм тарала башлау чорын билгеләү.

Болгар һәм исламият тарихларында Болгар иленең исламны кабул итүе турында ике төрле караш яши. Бу мәсьәлә белән турыдан-туры шөгыльләнмәгән бер төркем галимнәр болгарларның ислам дине кабул итүен 921-922 елларда Багдад хәлифе Муктадирдән болгар патшасы Алмышка килгән билгеле илчелек белән бәйлиләр.

Икенче бер төркем галимнәр фикеренчә, болгар һәм аларга якын кабиләләрдә исламлашу инде VII-VIII гасырларда ук башланган һәм Ибне Фазлан катнашындагы илчелек килгәндә Болгарстан инде мөселман булган дигән карашны алга сөрәләр.

в) Һәр халыкның даимән күңел түрендә йөрткән, буыннан-буынга сөйләнелгән риваятьләрендә сакланган, туфрагы үзенә тартып торган изге урыннары бар. Татар халкы өчен ул – Болгар. Борынгы бабаларыбыз нәкъ биредә үзенең кыйбласын билгеләгән, дан-шөһрәте таралган халык буларак та шушында танылган. Күңелләрне җәлеп итеп чәчәк атканда да, дошман яуларыннан егылып, хәрәбәләр эчендә ятканда да халыкның аяк эзе суынмады Болгар җиренә. Бар җиһанга өн салган шанлы Болгар әле күтәрелер, мәһабәт бина-пулатлары үз хәленә кайтыр дигән өмет чаткылары сүнмәде. Ниһаять, ул көн килде. Яңа хариталарга да Болгар исеме кире кайтарылды, археологлар, җир катламнарын аерып, пайтәхетнең билгесез битләрен ачарга керештеләр, аякка калыккан биналарда күргәзмәләр эшли башлады. Болгар шәһәрлеге Дәүләт тарих-мигъмари музей-тыюлыгы итеп игълан ителде. Кайчандыр шаулап яшәгән шәһәр музейга әверелде.

***

1) Переведите выделенные предложения.

2) Ответьте на вопросы:

Болгар дәүләте кайда урнашкан булган?

Болгарлар нәрсә белән шөгыльләнгән?

Болгарларда нинди фәннәр алга киткән булган?

Казан ханлыгы нинди дәүләт ул?

Болгар тарихында ислам динен кабул итүгә карата нинди фикерләр яшәгән?

3) По третьему тексту составьте 5 вопросительных предложений.

14. Переведите тексты.

а) Финансы являются одной из важнейших экономических категорий, отражающей экономические отношения в процессе создания и использования денежных средств. Их возникновение произошло в условиях перехода от натурального хозяйства к регулярному товарно-денежнему обмену и было тесно связано с развитием государства.

Одним из главных признаков финансов является их денежная форма выражения и отражение финансовых отношений реальным движением денежных средств.

Реальное движение денежных средств происходит на второй и третьей стадиях воспроизводственного процесса – в распределении и обмене.

б) Как экономическое явление инфляция существует уже длительное время. Считается, что она появилась, чуть ли не с возникновения денег.

Термин инфляция впервые стал употребляться в Северной Америке в период гражданской войны 1861-1865 гг. и обозначал процесс разбухания бумажно-денежного обращения. В ХIX в этот термин употреблялся также в Англии и Франции. Широкое распространение в экономической литературе понятие инфляция получило в ХХ в. после первой мировой войны, а в советской экономической литературе – с середины 20-х гг.

15. Составьте диалоги по следующим ситуациям:

а) Поговорите о крупных городах Татарстана (России).

б) К вам в гости приехал друг из Америки. Интересуется историей Татарстана.

в) Проводите экскурсию по достопримечательным местам г.Казани.

г) Побеседуйте об одном историческом месте РТ.

16. Составьте рассказ о России, о Татарстане, о родном городе или деревне.