Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
учебник по татарскому.docx
Скачиваний:
14
Добавлен:
12.11.2019
Размер:
5.51 Mб
Скачать

Холыкнамә характеристика

Холыкнамә - кемнең дә булса хезмәте һәм җәмәгать эшчәнлеге турында рәсми рәвештә бирелә торган язма бәяләмә.

Мамадыш районы Түбән Сон урта мәктәбе укучысы Гайсина Айгөл Илнур кызына

Холыкнамә

Гайсина Айгөл Илнур кызы 2000/2001 нче уку елында Мамадыш районы Түбән Сон урта мәктәбендә укыды.

Мәктәптә уку чорында ул үзен тырыш, тәртипле һәм намуслы укучы итеп танытты. Барлык фәннәрдән “4” һәм “5” билгеләренә генә укыды.

Тыйнак, аралашучан, ярдәмчел булганга күрә, аны иптәшләре дә, укытучылар да хөрмәт итә.

Ул җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Мәктәп газетының мөхәррире булып эшләде.

Холыкнамә яңа уку урынына – Казан шәһәренең 1нче номерлы гимназиясенә тапшыру өчен бирелә.

Мәктәп директоры имза

2001 нче ел, 28 нче июнь

Характеристика

на учащуюся Нижнесунской средней школы Мамадышского района Гайсиной Айгуль Ильнуровне.

Гайсина А.И. училась в 2000/2001 учебном году в Нижнесунской средней школы Мамадышского района.

За время учебы показала себя старательной, дисциплинированной и добросовестной ученицей. По всем предметам имела оценки “4” и “5”.

За скромность, общительность и отзывчивость ее уважали и учителя, и учащиеся.

Принимала активное участие в общественной жизни. Работала редактором школьной газеты.

Характеристика выдана для представления по новому месту учебы в гимназию № 1 города Казани.

Директор школы подпись

28 июня 2001 года

Биремнәр

1. Переведите существительные. Образуйте множественное число:

көн, төн, ел, ай, иртә, кич, шәһәр, авыл, урам, өй, фатир, кат, мәктәп, институт, университет, дәрес, китапханә, китап, тел, укучы, студент;

кеше, әти, әни, әби, бабай, абый, апа, эне, сеңел, ир, хатын, кияү, килен, гаилә, кыз, малай, дус, иптәш, язучы.

2. Переведите на татарский язык:

стол – столы, стул – стулья, лестница – лестницы, полка – полки, комната – комнаты, класс – классы, группа – группы, одноклассник – одноклассники, учебное заведение – учебные заведения, выставка – выставки, работа – работы.

3. Напишите прописью следующие числа:

5, 8, 14, 56, 79, 81, 90, 97, 102, 133, 1897, 2008, 38655, 448903, 2/3, 5,3.

  1. Образуйте порядковые и приблизительные числительные:

3, 10, 16, 1000, 57, 89, 432

  1. Переведите словосочетания:

Моя мама, их квартира, его семья, твой дедушка, ваша бабушка, его друг, моя подруга, твой папа, ваш младший брат, моя сестра, его младшая сестра, наши родители, твоя жена, ее муж.

  1. Переведите предложения на русский язык.

Без икебез дә шушы шәһәрнеке. Сез икегез дә соңга калдыгызмы? Бу эшне алар өчесе генә эшләгәннәр. Концертка бишебез дә барабыз. Өстәл бик авыр, дүртегез бергә күтәрегез. Бу хәл турында алар бишесе дә беләләрме? Бу яңалыкны безнең беребез генә ишеткән икән. Безнең беребезгә кибеткә чыгып керергә кирәк. Кирәкле китап беребездә дә юк. Әни беребез белән сөйләшергә тели.

  1. Переведите на татарский язык и составьте предложения.

Один из нас, одному из нас, от одного из нас, для одного из нас, у одного из нас, с одним из нас, одного из нас, об одном из нас.

8. Заполните пропуски соответствующими окончаниями.

Хуҗа баш бухгалтер… мактый. Әти эш… кайта. Харис Асия… сыйлый. Мин җыелыш… утырам. Саматлар өй… йоклыйлар.

9. Прочитайте тексты. Ответьте на вопросы.

а) Мы получили новую квартиру. Наша семья очень большая. И бабушка с дедушкой живут с нами. Родители работают на стройке. Нас в семье 3 детей.

Наша новая квартира расположена на пятом этаже. Она нам всем очень понравилась. В ней 4 комнаты. В одной из них будут жить бабушка с дедушкой. В другой – дети. А в третьей – родители.

В новую квартиру мы купили много новой мебели: стол, стулья, ковер, холодильник и др. Мы живем очень дружно.

б) Cабировлар гаиләсе Ямашев урамындагы күп катлы йортта яши. 4 бүлмәле фатирда алты кеше тора.

Анда кунак бүлмәсе, зур аш бүлмәсе, коридор һәм юыну бүлмәсе бар. Фатир уңайлы урында урнашкан: трамвай, автобус тукталышлары якын, кибетләр күп, базар ерак түгел. Ләкин монда шау-шулы, чөнки йорт шәһәр үзәгендә урнашкан.

  • Безнең белән кемнәр яши?

  • Әти-әниебез кайда эшли?

  • Безнең гаиләдә ничә бала?

  • Безнең фатир ничәнче катта?

  • Фатирда ничә бүлмә?

  • Фатирыбызга без нәрсәләр алдык?

  • Сабировлар гаиләсе кайда яши?

  • Аларның фатирлары ничә бүлмәле?

  • Сабировлар гаиләсендә ничә кеше?

  • Фатир уңайлы урында урнашканмы? Ни өчен?

  • Фатир урнашкан урын тынычмы? Ни өчен?

10. Прочитайте тексты и переведите.

а) Минем гаиләм.

Минем исемем Ләйсән, фамилиям Галимова. Мин 1987 елның 15 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туганмын. Өч елдан без Казанга күчеп килдек. Мин мәктәпне тәмамлагач, А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетына укырга кердем. Хәзер мин өченче курс студенты. Бу уку йорты миңа бик ошый. Укулар иртәнге сигездә башлана һәм кичке алтыга кадәр дәвам итә. Дәресләр әз булганда мин китапханәдә утырам.

Без буш вакытта төркемдәшләр белән кинога, театрга, күргәзмәләргә йөрибез. Кичләрен мин дусларым белән дискотекага барам, яки өйдә китап укыйм, телевизор карыйм.

Мин әтием, әнием, апам Айгөл һәм энем Илдар белән яшим. Әтиемнең исеме Айрат. Ул менеджер булып эшли. Аңа кырык җиде яшь. Әниемнең исеме Ләйлә. Ул - китапханәче. Аңа кырык ике яшь. Мин әти-әниемне бик яратам. Апама егерме ике яшь. Ул минем шикелле үк студент, ләкин быел ул, укуын тәмамлап, диплом алачак. Энем әле мәктәптә укый. Аңа унөч яшь. Илдар бик тырыш укучы. Ул дүртле-бишле билгеләренә генә укый һәм киләчәктә хокукчы булырга тели. Безнең гаиләбез бик дус яши. Без һәрвакыт бер-беребезгә булышабыз. Мин үземнең гаиләмне бик яратам.

б) Безнең гаилә

Безнең гаиләдә биш кеше: әти, әни, абыем, сеңелем һәм мин. Әтиемнең исеме – Рәшит, фамилиясе – Кәримов. Аңа илле яшь. Ул төзелештә прораб булып эшли. Үз эшен бик ярата. Әниемнең исеме – Гүзәл, ул – икътисадчы. Әтием белән әнием бер оешмада эшлиләр. Әнием минем әле бик яшь һәм матур. Аңа бары кырык биш яшь. Әнием бик тәмле пешерә. Абыемның исеме – Фәрит. Ул спортчы, баскетболчы. Ул бик кыю, тәвәккәл, акыллы. Аңа егерме сигез яшь. Сеңелем әле бик кечкенә. Исеме – Алсу. Ул 45 нче мәктәптә 5 нче сыйныфта укый. Аның иң яраткан дәресе – инглиз теле. Аның күп телләр өйрәнәсе килә. Тагын ул җырларга, рәсем ясарга, китап укырга ярата.

Без бик тату яшибез. Без бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм итәбез.

в) Расих абый һәм аның гаиләсе

Расих абый Казанда яши. Ул язучы. Аның хатыны – Сания апа. Сания апа укытучы. Расих абый һәм Сания апаның уллары бар. Аның исеме Ренат. Ул табиб. Ренат үз эшен бик ярата, эшкә ул беркайчан да соңга калмый. Расих абый сәламәт түгел . Ул еш авырый һәм Ренат эшләгән хастаханәдә ята.

Ренат әти-әниләреннән ерак яши. Ренатның хатынының исеме Алия. Ул сатучы. Расих абый белән Сания апа улларын да, киленнәрен дә яраталар. Ренат белән Алия дә аларны бик ярата һәм хөрмәт итәләр. Картларга балаларының ярдәме кирәк. Яшьләр әти-әниләренә һәрвакыт ярдәм итәләр.

11. Ответьте на следующие вопросы:

  • Сез кайчан тудыгыз?

  • Сез кайда тудыгыз?

  • Сезгә ничә яшь?

  • Сезнең әниегез ничәнче елгы?

  • Сезнең әтиегезгә ничә яшь?

  • Сез кайда укыдыгыз?

  • Сез эшлисезме?

  • Сез укыйсызмы?

  • Сезнең гаиләгездә ничә кеше?

  • Сезнең гаиләгездә кемнәр бар?

  • Әниегез кем булып эшли?

  • Әтиегезнең исеме кем?

- Сезнең гаиләгездә ничә бала?

12. По данному плану расскажите о себе:

Исемегез, фамилиягез, әтиегезнең исеме.

Туган елыгыз.

Туган урыныгыз.

Яши торган урыныгыз.

Укыган мәктәбегез.

Югары белемне кайда аласыз (алдыгыз).

Эшләгән урыныгыз.

13. Переведите диалоги:

а) ­ - Хәерле кич, Андрей. Хәлләрең ничек?

  • Рәхмәт, яхшы. Ә синеке?

  • Начар түгел. Таныш бул, Андрей, бу - Дмитрий, минем иң якын дустым.

  • Исәнмесез. Сезнең белән танышуыма мин бик шат.

  • Мин дә бик шат.

  • Сез эшлисезме, әллә укыйсызмы?

  • Мин укыйм.

  • Кайсы институтта?

  • Мин - КДУ студенты.

б) – Дустыгызның хәлләре ничек?

  • Бик яхшы. Ул өйләнгән һәм аның кызы бар.

  • Ә кызына ничә яшь?

  • Кызына сигез яшь. Ул икенче сыйныфта укый.

  • Мин аның өчен бик шат. Аңа сәлам әйтегез.

  • Яхшы. Сау булыгыз.

  • Яңадан очрашканга кадәр.

в) – Исәнмесез, Николай. Сезне күрүемә мин бик шат.

  • Мин дә шат. Синең хәлләрең ничек?

  • Бик яхшы. Ә синеке?

  • Минеке дә бик яхшы. Хатыныңның хәлләре ничек?

  • Рәхмәт, яхшы. Ә синең хатыныңның хәлләре ничек?

  • Шулай ук яхшы.

  • Ул хәзер кем булып эшли?

  • Ул институтта укыта.

  • Сезнең балаларыгыз бармы?

  • Әлбәттә! Кызыбыз һәм улыбыз. Ә сезнеке?

  • Безнең әле балаларыбыз юк. Ә сез хәзер кайда яшисез?

  • Без Идел буе районында ике бүлмәле яңа фатир сатып алдык. Хәзер без әти-әниләребездән аерым яшибез.

  • Мин сезнең өчен бик шат.

г) – Күршегезнең исеме ничек?

  • Аның исеме Надя.

  • Аның ничә баласы бар?

  • Аның өч баласы бар. Алар әле кечкенә.

  • Аның уллары бармы, кызларымы?

  • Аның ике кызы hәм бер улы бар.

  • Балаларының исемнәре ничек?

  • Кызларның исеме Люба hәм Вера, малайның исеме - Даниил. Люба белән Вера игезәкләр. Алар беренче сыйныфта укый. Даниил әле балалар бакчасына йөри.

д) - Исәнмесез!

- Исәнмесез. Таныш булыйк. Минем исемем Әлфия. Ә сезнең исемегез ничек?

- Минем исемем Рәмзия.

- Сез Казанда яшисезме?

- Әйе. Мин Казанның Киров районында яшим. Ә сез кайда яшисез?

- Мин шулай ук Казанда яшим. Минем фатирым Яңа Савин районында.

- Рәмзия, сезгә ничә яшь?

- Миңа егерме биш яшь. Ә сезгә?

- Миңа егерме дүрт яшь. Мин бу заводта яңа гына эшли башладым. Сез монда күптән эшлисезме?

- Мин заводта инде дүртенче ел эшлим.

- Мин институт тәмамлагач, бер ел кызым белән өйдә утырдым.

- Хәзер кызыгызга ничә яшь?

- Ике яшь. Ә сезнең балаларыгыз бармы?

- Әйе. Ике улым бар. Олысына алты яшь, кечесенә дүрт яшь. Алар балалар бакчасына йөриләр. Ә сезнең кызыгыз?

- Минем кызымны дәү әнисе карый.

- Сез әти-әниләрегез белән яшисезме?

- Әйе. Без алар белән бергә яшибез. Ә сезнең әти-әниләрегез исәннәрме? ­

- Әйе. Исәннәр. Алар Бөгелмә шәhәрендә яшиләр. Минем ирем Бөгелмәнеке. Без аның белән институтта бер группада укыдык.

- Сезнең ирегез дә компрессорлар заводында эшлиме?

- Юк. Минем ирем авиация заводында эшли. Сезнең ирегез кайда эшли?

- Минем ирем врач. Ул республика клиник хастаханәсендә эшли. Ярый, Әлфия, хушыгыз. Сезнең белән танышуыма бик шатмын.

-Мин дә. Сау булыгыз.

14. Составьте диалоги по следующим ситуациям:

а) Ваши родственники купили новую квартиру и пригласили вас на новоселье. Но вы не сможете туда пойти. Позвоните и поздравьте их с этим событием, извинитесь, объясните причину;

б) Вы встретили своего старого друга. Побеседуйте о ваших семьях, о родителях;

в) Ваш друг пригласил вас посмотреть его новую квартиру. Узнайте адрес и уточните, как к нему доехать;

г) Ваш друг переехал на новую квартиру. Вы на новоселье;

д) Вы в мебельном магазине. Вам нужно купить новую мебель для вашей новой квартиры.

15. Сделайте сообщение о своей семье; о семье своего друга; о семье вашего соседа; о покупке новой мебели; о переезде в новую квартиру.

16. Напишите характеристику на друга (одногруппника, подругу, сослуживца).