- •Тема 1 11
- •Көндәлек аралашуда һәм социаль-мәдәни өлкәдә укучыларның коммуникатив һәм лингвистик компетенцияләрен формалаштыру
- •1.1. Интенция
- •1.2. Аралашу өчен түбәндәге ситуацияләр тәкъдим ителә:
- •1.3. Аралашу өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә:
- •Тема 1 знакомство. О себе. Танышу. Үзең турында.
- •Где вы живете? Где живут ваши родители? буквы и звуки татарского языка
- •Биремнәр
- •Благодарность. Извинение. Прощание.
- •Рәхмәт сүзе. Гафу үтенү. Саубуллашу.
- •Речевые образцы
- •Типы слогов
- •Ударение
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Семья. Родство.
- •Гаилә. Туганлык.
- •Речевые образцы
- •Категория числа
- •Имена числительные
- •Категория принадлежности
- •Категория падежа
- •Холыкнамә характеристика
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Система образования: учебные заведения
- •России и татарстана.
- •Мәгариф системасы: Россиядәге һәм Татарстандагы
- •Уку йортлары.
- •Речевые образцы
- •Местоимения
- •Разряды местоимений
- •Поздравление
- •20 Апреля 2004 года.
- •Автобиография
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Изучение языков.
- •Телләр өйрәнү.
- •Речевые образцы
- •Изъявительное наклонение
- •I бара торган идем бара торган идек
- •III. Бара торган иде бара торганнар иде
- •II бармый торган идең бармый торган идегез
- •Аңлатма язуы объяснительная записка
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 6 работа. Профессия.
- •Речевые образцы
- •Вспомогательные части речи. Послелоги.
- •Гариза заявление
- •Эшкә кабул итү турында гариза
- •Заявление о приеме на работу
- •Эштән китү турында гариза
- •Заявление об увольнении
- •Беркетмә протокол
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Образ жизни. Обычаи. Народные обряды
- •Кешенең яшәү рәвеше. Гореф-гадәтләр. Йолалар.
- •Речевые образцы
- •Условное наклонение.
- •Желательное наклонение.
- •Повелительное наклонение.
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Свободное время. Увлечение
- •Буш вакыт. Шөгыль
- •Речевые образцы
- •Неспрягаемые неличные формы
- •Белдерү объявление
- •Расписка
- •Биремнәр
- •Килешүләр
- •М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры»
- •«В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры»
- •Сүзлекчә
- •Тема 9 отдых. Путешествие
- •Речевые образцы
- •Категория залога.
- •Вспомогательные глаголы.
- •Мин укып чыктым. Я прочитал. Син башлап җибәр. Ты начинай. Яза башла. Начинай писать. Мин сөйләргә керештем. Я начал рассказывать.
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 10 город. Деревня. Достопримечательности. Шәһәр. Авыл. Күренекле урыннар.
- •Междометия
- •Звукоподражательные слова
- •Модальные слова
- •Частицы
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 11
- •Родина. Татарстан. (география, история, экономика)
- •Туган ил. Россия. Татарстан. (География, тарих, икътисад)
- •Речевые образцы
- •Фразеологизмы
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 12
- •Әдәбият, Мәдәният һәм сәнгать
- •Литература, культура и искусство
- •Речевые образцы
- •Простые предложения.
- •Согласование сказуемого с подлежащим
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 13
- •Известные деятели науки и
- •Культуры россии и татарстана
- •Россиянең һәм Татарстанның танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре.
- •Речевые образцы
- •Сложные предложения. Сложносочиненные предложения
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 14
- •Знаменитые татарские писатели и поэты
- •Күренекле татар әдипләре
- •Дәрдемәнд (1859-1921)
- •Богъдай
- •Гаяз исхакый (1878-1954)
- •Локман Хәким
- •Сүзлекчә
- •Габдулла тукай (1886 – 1913) Китап
- •Һади такташ (1901-1931)
- •Хәсән туфан (1900-1981)
- •И минем җандай кадерлем
- •Кайсыгызның кулы җылы?
- •Нурислам Хәсәнов
- •Кичеккән күке моңы
- •Сүзлекчә
- •Тын океанда көрәш
- •Фәнис Яруллин
- •Гөлҗиһан малайлары
- •Сүзлекчә
- •Тема 15
- •Экология: природа и человек.
- •Экология: табигать һәм кеше.
- •Сложноподчиненные предложения
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Библиография
1.3. Аралашу өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә:
Беренче тема
Исәнләшү. Танышу. Үзең турында.
Исәнләшү, танышу темаларына караган сөйләм үрнәкләре белән танышу. Сөйләм күнекмәләре булдыру.
Исем, фамилия. Туу урыны һәм вакыты. Хәзерге вакытта яшәү урыны. Туган тел. Уку, мәктәпкә керү һәм аны тәмамлау вакыты, урыны. Мәктәп елларындагы шөгыльләр. Мәктәпне тәмамлагач, армиядә хезмәт итү, эшләү. Һөнәр сайлау. Синең һөнәреңә туганнарыңның, әти-әниеңнең, дусларыңның мөнәсәбәте.
Икенче тема
Рәхмәт сүзе. Гафу үтенү. Саубуллашу.
Рәхмәт сүзе, гафу үтенү, саубуллашу темаларына караган сөйләм үрнәкләре белән танышу. Сөйләм күнекмәләре булдыру.
Төрле ситуацияләрдә рәхмәт белдерү, гафу үтенү. Саубуллашу сүзләре белән танышу.
Өченче тема
Гаилә. Туганлык.
Гаилә. Аның яшәү урыны. Әти-әниең, абый-энеләр, апа-сеңелләр (исемнәре, аларга ничә яшь, холыклары, эшләре, шөгыльләре). Гаилә әгъзаларының матди яктан тәэмин ителеше. Гаилә бәйрәмнәре.
Хатын-кызның гаиләдәге урыны: белеме, эше. Ир-атның гаиләдә тоткан урыны: балалар тәрбияләүдә катнашуы, өй эшләрен башкаруда ярдәм итүе. Гаиләдә балаларның урыны: уку, өй эшләрендә әти-әнигә булышу, эшләү.
Буш вакыт. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, дусларың, коллегаларың белән аралашу. Гаиләдә кызыксыну: музыка, спорт, әдәбият һ.б. Телевидение, компьютер, интернет һ.б. ның кеше тормышындагы роле һәм аңа тәэсире.
Дүртенче тема
Мәгариф системасы: Россиядәге һәм Татарстандагы уку йортлары.
Уку йортының исемен, урынын, вакытын әйтә белү, укырга кергәндә үзеңә ничә яшь кайсы мәктәпне кайчан тәмамлавың турында мәгълүмат бирү. Әлеге уку йортында нинди белгечлек алырга теләвең; нинди уку предметлары керүе; нәрсә белән шөгыльләнергә яратуың (спорт, музыка һ.б.). Буш вакытларны, бәйрәм, каникулларны ничек уздыру турында сөйли белү.
Башлангыч, урта, югары белем. Хөкүмәт һәм шәхси уку йортлары: мәктәп, лицей, көллият, университетлар һ.б. Белем алуның тиешлеге, кирәклеге һәм югары уку йортларына керә алу мөмкинлеге, уку өчен түләү.
Мәктәптә белем бирү системасы: башлангыч һәм урта мәктәп. Укуның дәвамлылыгы. Мәктәптә һөнәри әзерлек. Укуга түләү.
Югары белем бирү системасы. Бакалавр, магистратура, аспирантура. Укуның дәвамлылыгы. Гуманитар, техник, медицина һ.б. төрле белемнәрнең өстенлеге. Грантлар, стипендияләр.
Укучыларның, студентларның буш вакыты: ял, шөгыль, кызыксынулары.
Бишенче тема
Телләр өйрәнү.
Безнең илдә чит телләрне укыту: мәктәптә, көллияттә, университетларда чит телләрне өйрәтүнең максаты. Чит телләрне өйрәнүгә мөнәсәбәт. Татарстанда татар телен өйрәнүнең торышы. Татар теленә өйрәтүдә, өйрәнүдә килеп туган кыенлыклар. Татар теленә өйрәтүнең методлары һәм алымнары. Телне өйрәнүдә телевидение, радио, газета, компьютерның роле. Татар телен өйрәнүнең максаты һәм аны киләчәктә куллану. Татар халкының тарихын, мәдәниятен, фәнен һ.б.ны танып белү чарасы буларак татар теле.
Алтынчы тема
Эш. Һөнәр.
Укуны тәмамлагач кайда, кем булып эшләргә теләвең. Эш көненең, атнасының озынлыгы, хезмәткә түләү, эшкә мөнәсәбәт һәм аны бәяләү, ял көннәре һәм отпуск. Социаль яклау: пенсия алу хокукы, пенсиягә ничә яшьтән чыгу.
Безнең җәмгыятьтә халыкны эш белән тәэмин итү проблемасы: эш таба алу мөмкинлеге, эшсезлек проблемасы.
Җиденче тема
Кешенең яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр.
Шәһәрдә һәм авылда яшәүче гаиләләрдәге кеше саны, составы: балалар саны, эшләүче һәм эшләмәүче гаилә әгъзалары. Яшәү шартлары: шәхси йортлар, муниципаль фатирлар.
Гаиләдәге традицияләр, бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр.
Дин. Гаилә һәм җәмгыять тормышына диннең йогынтысы.
Сигезенче тема
Буш вакыт, шөгыль.
Буш вакытны уздырудагы төп традицияләр. Гаилә ялы. Ял итүнең һәм спортның яраткан төрләре. Милли сәнгать. Сәнгатьнең кеше тормышындагы роле. Милли һәм дини бәйрәмнәр. Яшьләрнең кызыксынулары, шөгыльләре.
Тугызынчы тема
Ял. Сәяхәт.
Халыкның төп ял итү урыннары. Туризм, сәяхәтләр.
Культуралы ял итү: театрлар, музейлар, фестивальләр, күргәзмәләр, концертлар, әдәби кичәләр һ.б.
Унынчы тема
Шәһәр. Авыл. Күренекле урыннар.
Шәһәрнең географик торышы. Әйләнә-тирә табигать: елгалар, таулар, күлләр һ.б. Шәһәр халкы, аларның саны. Шәһәрнең тарихы: кайчан нигез салынуы, тарихи вакыйгалар белән бәйләнеш. Төп тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр. Шәһәрнең тарихи үзәге һәм яңа районнары, аеруча туристлар кызыксына торган күренекле урыннары. Шәһәрнең икътисады: заводлар, фабрикалар, банклар һ.б. Шәһәрдәге һәм авыл тормышындагы төп кыенлыклар: яшәү дәрәҗәсе, торак һәм транспорт проблемалары. Мәгариф. Мәдәният. Фән. Сәламәтлекне саклау. Шәһәрнең чисталыгы. Халыкны социаль яктан тәэмин итү.
Унберенче тема
Туган ил. Россия. (Татарстан. География, тарих, икътисад.)
Илдә мәгариф системасы. Илнең тарихи һәм хәзерге атамасы.
Илнең (Татарстанның, Россиянең) географик торышы. Табигый ресурслары: елгалар, таулар, диңгезләр, файдалы казылмалары. Табигате һәм климаты.
Татарстанның тарихы: дәүләт оешуда төп этаплар. Күренекле тарихи шәхесләр һәм дәүләт эшлеклеләре, дәүләт оештыру белән бәйле төп тарихи вакыйгалар.
Дәүләт төзелеше: республика, монархия, конституцион монархия һ.б. Илдәге төп сәяси, социаль, икътисади проблемалар.
Илнең икътисады: Җитештерү һәм авыл хуҗалыгының төп тармаклары.
Илнең халкы (шәһәр, авыл). Халыкның төп шөгыле: авыл хуҗалыгы, хөкүмәт эше, шәхси эшмәкәрлек, вак бизнес һ.б. Сәламәтлекне саклау. Социаль яклау.
Уникенче тема
Мәдәният һәм сәнгать
Илнең мәдәнияте. Мәдәни һәм тарихи урыннар, һәйкәлләр. Бүгенге көн мәдәнияте: сәнгать, музыка, әдәбият һ.б. Хөкүмәти һәм милли бәйрәмнәр.
Илдә фәннең торышы һәм үсеше. Төп юнәлешләр.
Унөченче тема
Россиянең һәм Татарстанның танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре.
Күренекле тарихи, сәяси шәхесләр, фән һәм мәдәният эшлеклеләренең исемнәре. Аларның кыскача тормыш юлы, мөһим һәм кызыклы эшләре (әсәрләр, фәнни ачышлар, реформалар). Әлеге шәхеснең ил тормышындагы, мәдәният, фән, әдәбият үсешендәге роле. Ул шәхеснең исемен мәңгеләштерү (һәйкәлләр, урам исемнәре, мәйданнар, шәһәрләрне күренекле шәхесләрнең исемнәре белән атау).
Ундүртенче тема
Күренекле татар әдипләре.
Күренекле язучы, шагыйрьләрнең исемнәре. Аларның кыскача тормыш юлы. Кайбер әсәрләренең эчтәлеге белән танышу.
Унбишенче тема
Экология: табигать һәм кеше.
Экологиянең төп проблемалары: әйләнә-тирә мохитне пычрату, табигый балансның бозылуы, елга-күлләрнең, урманнарның бетүе, хайваннар дөньясының һ.б. юкка чыгуы. Табигатьне саклауда милли һәм дәүләт программалары.