Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
учебник по татарскому.docx
Скачиваний:
14
Добавлен:
12.11.2019
Размер:
5.51 Mб
Скачать

Сүзлекчә

базмау – не осмелиться, стесняться

бакчы – смотри-ка

бусага – порог

вөҗдан газабы – угрызения совести

йөрәген тышаулап тору – вымотать

душу

йөрәк ярасы – душевная рана

какча – худощавый

кан басымы – кровяное давление

калкулык – возвышенность

каратут йөзле – смуглолицый

караш – взгляд

киеренкелек – напряженность

киңәш – совет

кичеккән – опоздавший

кичереш – переживание

Мактау тактасы – доска почета

нәзакәтле – изящный

пута – пояс

рәшәткә - решетка

сабыр - терпеливый

садака - милостыня

сирпү – посмотреть

сулкылдау – плакать

сырхаулау – болеть

тайгак юл – скользкая дорога

тартыну – стесняться

тау итәге – подножие горы

туфрак – земля

тоткарлау – задерживать

тилмереп карау – посмотреть со страданием

тәсбих – четки

тәүлек – сутки

төенчек – сверток

фатиха бирү – благославить

хафага төшү – беспокоиться

чалым – черты лица, черты сходства

чардуган – ограда

шәт – наверное

әрнү – горечь

үкенү - сожаление

үгет-нәсихәт – наставление

үги ул – пасынок

җан әрнүе – душевная боль

Зөлфәт Хәким

Зөлфәт Хәким 1960 елда Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында туа. Төрле урыннарда эшли, Казан химия-технология институтын читтән торып укып тәмамлый. Сиксәненче еллар аның тормышына һәм иҗатына зур үзгәрешләр китерде. Ул көйләр чыгаруы, аларны оста башкаруы белән танылды. Әдәби иҗатта беренче тәҗрибәләре үк аның үзенчәлекле, талантлы язучы булуын күрсәтте. Шигырьләре, романнары, повестьлары, хикәяләре яратып укыла. Егермеләп пьесасы татар театрлары сәхнәләрендә уңыш белән бара. Сатирик әсәрләр иҗат итүдә осталыгы аеруча игътибарга лаек.

Тын океанда көрәш

Тын океанда балык тотып йөргән кораб баткач, сy өстeндә экипаждан бары бер Хәммәт кенә калды. Аның гөнаhлары күп булмагандыр инде, чөнки кораб баткан урында бер юан hәм озын бүрәнә чайкала иде. Хәммәт шул агачны кочаклады да, болай да төксе океанга тагын да шом өстәп, шыранлап кычкыра-кычкы­ра, әҗәл дулкыннарында тирбәлә башлады. Бу минутларда аның җиhан­га, яшәешкә булган кайнар мәхәббәте бер агач кәүсәсендә тупланган иде. Шуңа күрә ул бүрәнәгә бөтен җаны-тәне белән тозлы диңгез суы кебек сеңде.

Тирә-якта чиксез океан кайный...

Менә күп тә үтмәс, Хәммәт су төбенә китәр... Акулалар азыгы булуың да бик ихтимал... Ачлык та бар бит әле... Кыскасы, Хәммәткә яшәргә күп калмады. Бу уйлардан аның тәне оеп, күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте.

Шулай күпмедер вакыт үлем белән яшәү арасында йөзеп йөргәннән соң, Хәммәт еракта су өстендә бер кара тап күреп алды.

- Әhә-hә-ә-ә-й!..

Хәммәтнең бу кычкыруыннан бер төркем балык, су өстеннән сикерә­-сикерә, төрле якка чәчелде.

Кара тап ягыннан «А-а-а-а-й...» дигән тонык кына җавап тавышы ишетелде: Хәммәтнең сөенечтән тәненә бераз җылы йөгерде, аның шак­тый гына тозлы су йоткан эчендә ниндидер өмет уты кабынды булса кирәк...

Кара әйбер якынлашкач, Хәммәт кебек үк бәхетсезлеккә дучар булган адәмнең, шулай ук ниндидер агач кисәген кочып, тыпырчынганы аңла­шылды. Агачы гына аның Хәммәт сарылган бүрәнәгә караганда нәзегрәк тә, кыскарак та иде.

Хәммәткә якынaйганда, океан колы авызыннан су фонтаны сиптереп алды да: «Ты кто?.. Wer ist du?» - дип, төрле телдә сорау бирде. Шушы ике сорау белән аның чит телләр диңгезендә йөзүе тәмамланды.

Хәммәткә сорауның русчасы якынрак тоелды. Шуңа күрә:

- Я- Хаммат... а ты?.- диде ул, бүрәнәсенә җайлабрак ябышып.

- Хаммат?! Татар мәллә син?.

- Татар, татар! - дип кычкырды Хәммәт, океан өстенә шатлык нуры сибеп.- Син дә татармыни?.

- Әйе, Гата исемле мин. Корабыбыз батты. Мин генә менә исән калдым. Ә син нишләп монда берүзең йөзеп йөрисең?

- Безнең траулерны да океан йотты бит,- дип ыңгырашты Хәммәт, Гатага кулын сузып.- Син кайсы яктан?

- Мамадыш районыннан.

- Ә мин Казанның үзеннән.

Танышу тәмамланганда, алар янәшә чайкалалар иде инде.

Океан уртасында ике татар, ике якташ очрашу Хәммәтне дә, Гатaны да өметләндереп, канатландырып җибәрде hәм алар күпмедер вакыт үлем белән яшәү apacында бер генә сызык – берәр генә бүрәнә икәнен оны­тып тордылар. Ләкин шатлыкның күз күрмәс канатлары бичараларны кайнап торган океаннан йолкып ала алмады - якташлар бүрәнәләренә бик нык ябышканнар иде шул.

Иң элек Гата айнып китте.

- Хәммәт, су төпләрендә тончыгып үләргә язган микәнни, ә?.

- Әй Ходаем. Әйтмә дә инде... Монысын Хәммәт әйтте.- Тирә­-якта кораб-мазар, утрау ише нәрсә дә күренми бит, ичмаса...

Хәммәт нечкәрәк күңелле булып чыкты – беренче булып ул елап җибәрде, аннары Гата кушылды. Аларның күз яшьләреннән океанның тозлы суы шактый гына артты да бугай. . ' .

- Гата, уйлашыйк әле, берәр чара табып булмасмы. Без бит болай озак йөзеп йөри алмабыз - тамак ачар, хәл бетәр... Шторм кузгалуы да бар...

- Нинди чара табасың инде монда, - диде Гата, авызыннан ярты литр чамасы су сиптергәч.- Туктале, Хәммәт... Әйдә, ике бүрәнәне бергә бәйлибез. Алай ышанычлырак булыр, кечкенә сал шикелле нәрсә ясыйк. Минем менә чалбар каешы да бар. ,

Хәммәт Гата ябышкан агачка күз салды. «Бик нәзек шул. Нишләп әле мин үз гомеpeмнe куркыныч астына куйыйм...» - дип уйлап куйды ул hәм болай диде:

Юк инде, туган! Һәркемнең үз гомере булган кебек, Ходай hәрбе­ребезгә берәр бүрәнә бирде. Синең йомычкаңны мин үземнең кораб хәтле агачыма бәйли алмыйм, бигайбә. Болай минем җаным тынычрак. Синең бүрәнәң начар булганга мин гаепле түгел.

Шуннан соң ул бүрәнәсенең буеннан-буена мәхәббәт белән күз йөртеп чыкты.

Күк йөзе караңгылана башлагач, якташлар бүрәнәләрен кысыбрак кочакладылар. Дулкыннар зурайганнан-зурая барды.

Гата ялварулы тавыш белән тагын бер мәртәбә мөрәҗәгать итте:

- Хәммәт тyгaным! Давыл башлана, бәйлик, дим, агачларны, бергә ничек тә куркынычсызрак булыр.

Тау хәле дулкын икесен дә коендырып алгач, Хәммәтнең куркуы эгоизмны җиңде hәм ул кәүсәләрне берләштерергә ризалык бирде.

Хәзер инде аларның язмышлары чын мәгънәсендә бер чалбар каешы белән бәйләнгән иде.

Давыл тынгач, бер-берсенең исәнме икәнен сораштылар. Икесе дә исән иде әле.

Агачларның Хәммәт ябышкан башы нишләптер су эченә таба бата башлады. Шуңа күрә Хәммәт агачның ypтacынa күчте. Бу, әлбәттә, Гатага ошамады.

- Карале, Хәммәт дус,- диде ул, үзен көчкә генә кулга алып,- син миңа таба шуышма инде, батырасың бит мине дә...

- Нә-ә-ә-ә-р-с-ә-ә-ә?.- диде Хәммәт, Гатаның өстенә акула кебек ташланырга әзерләнгән cыман.- Минем бүрәнәм булмаса, күптән ба­лыклар азыгы идең бит инде син.

Ике агачтан торган «сал»да территория өчен сугыш башланды. Гата­ның оятсызлыгыннан, рәхмәтсезлегеннән ярсып, Хәммәт:

- Чишәм каешны! Бир минем бүрәнәмне! - дип кычкьrрды.

Хәммәт бүрәнәләрне бергә тотып торган бәйне чишмәкче булды, ләкин булдыра алмады - каеш юешләнеп тыгызланган иде.

Ул каешны чәйнәргә кереште. Гата якташының бу җинаятенә комачау­ларга ният итеп караган иде дә, тик Хәммәткә таба шуышканда агачлар­ның бәйләнгән башы авырлыктан бата башлагач, ул үз ypынынa - элекке позициясенә чигенергә мәҗбүр булды.

Бик озак маташа торгач, Хәммәт тешләре белән каешны өзүгә иреш­те.

Агачлар бер-берсеннән теләр-теләмәс кенә аерылып киттеләр, hәм якташлар яңадан берәр бүрәнә ияләре булдылар.

Хәммәт, Гатаны үчекләп шаркылдап көлде дә, куллары белән тиз-тиз ишкәләп, якташыннан ерагая башлады.

Гата да шаркылдап көлеп җибәрде. Хәммәт су төбенә төшеп киткәндәй булды - ялгыш Гатаның агачын кочаклаган лабаса... Бутаганнар агачлар­ны... Хәммәт Гатаның «йомычкa»сына ябышкaн, ә Гата, хайван, Хәммәтнең утрау кадәр бүрәнәсенә атланып, шатлыгыннан «Җомга Kөe»нә җырлый.

Онытасым юк үлгәндә дә,

Гүрләргә кергәндә дә...

Хәммәт, шашудан «А-а-а» дип үкереп, башын агачка бәрде. Аннары Гата мондый сүзләр ишетте: ­

- Бир бүрәнәмне, карак!.. Кеше талаучы!.. Мин сине судка бирәм!.. Мәскәүгә язам... .

Хәммәтнең авызына су тулгач, сүзне Гата алды:

- Яз, яз,- диде ул, куллары белән ишкәләп.- Син лутчы ОOНгa яз - сугыш нейтраль суларда бара бит.

Гатаның ерагаеп барганын күргәч, Хәммәт ачудан тешләрен агачка батырды.

Бу вакытта инде Гата «Җомга көе»н тәмамлап, дөньяның киңлеге турында ниндидер бер башкорт җыры җырлый иде.

Шулай да, офыкта акулалар күренгәч, бүрәнәләр бер-берсенә тагын бәй­ләнделәр. Акулалар күздән югалгач, «сал» экипажында тaгын талаш чыкты.

Тәүлек буена океан кочагында «иркәләнгәч», Алла hәм стихия колла­рының тамаклары ачты. Агачларның кабыгын ашаганда, гаделлек буенча, hәpкeм үзенең бүрәнәсен кимерергә тиеш иде. Ләкин нәзек агачның кабыгы бик ачы, тәмсез булып чыкты. Ә кайсы агач кемнеке икәне әлегә haмaн законлаштырылмаган иде.

Бу юлысы «сал»ның бавы булып хезмәт иткән чалбарны Гата чәйнәп өзде. Хәзер инде икесе дә игьтибарлырак булдылар, шуңа күрә икесе дә юан бүрәнәгә куллары, аяклары hәм тешләре белән ябыштылар. Нәзек агач, үпкәләгән сыман, бата-калка хуҗасыз чайкалып калды.

- Гата, минем дүрт балам ятим кала, күч син теге агачка. Бу бүрәнәне мин беренче таптым бит.

Хәммәтнең тавышында ялвару, үтенү hәм таләп итү ноталары бар иде.

- Минем дә гаиләм бар,- диде Гата, коры гына. Мин сиңа караганда яшьрәк тә - минем әле бөтен roмерем алда. Яшисем килә минем!

Чынлап та, Гата яшьрәк тә, тазарак та иде. Ул, шуннан файдаланып, Хәммәтнең чәчләреннән эләктереп алды да аны берничә мәртәбә суга батырып калкытты. Хәммәт каршы торуның мәгьнәсезлеген аңлагач: «Ал­ланың әче Kahәpe төшсен!» - диде дә ятим агачка таба йөзеп китте.

Ике бүрәнә apacындa талаш дәвам итте.

Кычкырудан тавышы карлыккач, Хәммәтнең сүгенүле каргышларына Гата җавап бирә алмый башлады.

Нәкъ шул вакытта еракта зур кораб күренде. Гатаның талашканда өзелгән тавыш җепселләреннән:

- Хәммәт!.. Кычкыp тизрәк!..- дигән сүзләр көчкә шыелдап чыкты...­

Котылабыз... кычкыр... минем тавыш юк бит...

Газиз бүрәнәсеннән колак кагу Хәммәтне бик рәнҗеткән иде. Шуңа күрә ул бик явыз итеп авызын кыйшайтты да:

- Кычкырмыйм! – диде.

Гатаның өзгәләнгән җаныннан:

- Кычкыр, Алла хакы өчен! – дигән әмер ишетелер-ишетелмәс кенә булып сытылып чыкты.

- Бүрәнәмне бирсәң, кычыpам, - диде Хәммәт.

Океаннарда сирәк очрый торган юан бүрәнәне дошманына бирү Га­таның уенда да юк иде. Ул ямьсез итеп елмайды да:

- Мин синең нинди кеше икәнеңне беләм... - диде. - Кычкырам, дип ялганлап бүрәнәмне эләктермәкче буласыңмы?.

Алар талашкан арада, кораб юкка чыкты.

1990

СҮЗЛЕКЧӘ

алла хакы өчен – ради бога

бата-калка – утопая

бичара – несчастный

дучар булу – подвергаться

ишетелер-ишетелмәс – еле слышно

каеш – ремень

каһәр – проклятие, гнев

кол – раб

кәүсә - ствол

нәзек – тонкий

сал – плот

тыпырчыну –биться

төксе – мрачный

шом – тревога, опасение

әҗәл – смерть

үкерергә - реветь