- •Тема 1 11
- •Көндәлек аралашуда һәм социаль-мәдәни өлкәдә укучыларның коммуникатив һәм лингвистик компетенцияләрен формалаштыру
- •1.1. Интенция
- •1.2. Аралашу өчен түбәндәге ситуацияләр тәкъдим ителә:
- •1.3. Аралашу өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә:
- •Тема 1 знакомство. О себе. Танышу. Үзең турында.
- •Где вы живете? Где живут ваши родители? буквы и звуки татарского языка
- •Биремнәр
- •Благодарность. Извинение. Прощание.
- •Рәхмәт сүзе. Гафу үтенү. Саубуллашу.
- •Речевые образцы
- •Типы слогов
- •Ударение
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Семья. Родство.
- •Гаилә. Туганлык.
- •Речевые образцы
- •Категория числа
- •Имена числительные
- •Категория принадлежности
- •Категория падежа
- •Холыкнамә характеристика
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Система образования: учебные заведения
- •России и татарстана.
- •Мәгариф системасы: Россиядәге һәм Татарстандагы
- •Уку йортлары.
- •Речевые образцы
- •Местоимения
- •Разряды местоимений
- •Поздравление
- •20 Апреля 2004 года.
- •Автобиография
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Изучение языков.
- •Телләр өйрәнү.
- •Речевые образцы
- •Изъявительное наклонение
- •I бара торган идем бара торган идек
- •III. Бара торган иде бара торганнар иде
- •II бармый торган идең бармый торган идегез
- •Аңлатма язуы объяснительная записка
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 6 работа. Профессия.
- •Речевые образцы
- •Вспомогательные части речи. Послелоги.
- •Гариза заявление
- •Эшкә кабул итү турында гариза
- •Заявление о приеме на работу
- •Эштән китү турында гариза
- •Заявление об увольнении
- •Беркетмә протокол
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Образ жизни. Обычаи. Народные обряды
- •Кешенең яшәү рәвеше. Гореф-гадәтләр. Йолалар.
- •Речевые образцы
- •Условное наклонение.
- •Желательное наклонение.
- •Повелительное наклонение.
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Свободное время. Увлечение
- •Буш вакыт. Шөгыль
- •Речевые образцы
- •Неспрягаемые неличные формы
- •Белдерү объявление
- •Расписка
- •Биремнәр
- •Килешүләр
- •М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры»
- •«В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры»
- •Сүзлекчә
- •Тема 9 отдых. Путешествие
- •Речевые образцы
- •Категория залога.
- •Вспомогательные глаголы.
- •Мин укып чыктым. Я прочитал. Син башлап җибәр. Ты начинай. Яза башла. Начинай писать. Мин сөйләргә керештем. Я начал рассказывать.
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 10 город. Деревня. Достопримечательности. Шәһәр. Авыл. Күренекле урыннар.
- •Междометия
- •Звукоподражательные слова
- •Модальные слова
- •Частицы
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 11
- •Родина. Татарстан. (география, история, экономика)
- •Туган ил. Россия. Татарстан. (География, тарих, икътисад)
- •Речевые образцы
- •Фразеологизмы
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 12
- •Әдәбият, Мәдәният һәм сәнгать
- •Литература, культура и искусство
- •Речевые образцы
- •Простые предложения.
- •Согласование сказуемого с подлежащим
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 13
- •Известные деятели науки и
- •Культуры россии и татарстана
- •Россиянең һәм Татарстанның танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре.
- •Речевые образцы
- •Сложные предложения. Сложносочиненные предложения
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Тема 14
- •Знаменитые татарские писатели и поэты
- •Күренекле татар әдипләре
- •Дәрдемәнд (1859-1921)
- •Богъдай
- •Гаяз исхакый (1878-1954)
- •Локман Хәким
- •Сүзлекчә
- •Габдулла тукай (1886 – 1913) Китап
- •Һади такташ (1901-1931)
- •Хәсән туфан (1900-1981)
- •И минем җандай кадерлем
- •Кайсыгызның кулы җылы?
- •Нурислам Хәсәнов
- •Кичеккән күке моңы
- •Сүзлекчә
- •Тын океанда көрәш
- •Фәнис Яруллин
- •Гөлҗиһан малайлары
- •Сүзлекчә
- •Тема 15
- •Экология: природа и человек.
- •Экология: табигать һәм кеше.
- •Сложноподчиненные предложения
- •Биремнәр
- •Сүзлекчә
- •Библиография
Һади такташ (1901-1931)
Шагыйрь 1901 нче елның 1 январендә Тамбов губернасы, Спас өязе, Сыркыды авылында туа. Башта Һади үз авылларындагы мәктәптә укый, аннары өч ел дәвамында Пешлә мәдрәсәсендә белем ала. 1919 нчы елда Такташ Оренбургта сәяси курсларда укый. Шушы елларда ук шагыйрь әдәби эшчәнлеген башлый. Газеталарда аның шигырьләре, хәбәрләре басыла. 1921 нче елның язында Ташкентка күчеп, анда университетта әдәбият укыта. Шунда ул “Таң кызы”, “Урман кызы” шигырьләрен, “Җир уллары трагедиясе”н яза. 1922 нче елны Такташ Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши. Монда шагыйрь газета-журнал редакцияләрендә җаваплы сәркатип вазифаларын башкара һәм иҗатын дәвам иттерә.
Ак чәчәкләр
(Идиллия)
Ул
Эретеп туңган тәрәзәне
Моштым гына карый урамга,
Ак чәчәкләр ява урамда...
Берәү,
Борын очын кулына кысып,
Сүгенеп узды кышкы салкыннан, -
Җил ияреп китте артыннан...
Алар
Чана тартып җырлый-җырлый,
Тау шуарга икәү уздылар,
Ә бераздан кире сыздылар...
Ак чәчәкләр ява,
Дөнья матур
Шундый матур булып тоела;
Күге зәңгәр, гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела...
Яз янгыны җиргә кабынганчы,
кар астында йоклар урамнар,
Төне матур булса, төн үтүгә,
Таңнар алып килер бураннар...
Дөнья матур,
Шуның өчен дә бит,
Сүгенә-сүгенә кайтам салкыннан;
Ә җил моштым гына, эндәшмичә,
Ияреп килә минем артымнан...
Белмим, нигә, әллә гыйшкы
төшкән,
Кайда барсам – шунда бара ул;
Өйгә кергәндә, җиргә ятып,
Чыкканымны саклап кала ул...
Шуның өчен дә мин чыкмый гына
Тәрәзәдән карыйм урамга –
Ак чәчәкләр ява, дөнья матур,
Шундый матур булып тоела;
Күге зәңгәр, гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела...
Хәсән туфан (1900-1981)
Хәсән Туфан 1900 елның 27 ноябрендә элекке Казан губернасы Аксубай волосте Иске Кармәт авылында туган.
Ул лирик шагыйрь. Шигырьләрендә тормышның актуаль мәсьәләләрен чагылдырды. Туфан җир тормышын йөрәгенә бик якын кабул итүче шагыйрь.
Ил күләмендә барган репрессия афәте Туфанны да читләтеп үтми. 1940 елда ул гаепсезгә кулга алына һәм Казан төрмәсенә ябыла. Соңрак Себергә сөргенгә җибәрелә. 1956 елда СССРның генераль прокуратурасы тарафыннан тулысынча акланганнан соң Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши. Ул 1981 елның 10 июнендә вафат була.
Аның “Ак каен”, “Ромашкалар”, “Иртәләр җитте исә”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Сиңа”, “Әйткән идең”, “Карамый кала алмадым шул” һәм башка бик күп шигырьләре мәхәббәт лирикасының энҗеләре булып саналырга хаклы. Аның күп кенә шигырьләренә атаклы композиторлар көйләр иҗат итте.
И минем җандай кадерлем
И минем җандай кадерлем,
И җылы тере телем,
Кайгылар теле түгел син
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.