Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
учебник по татарскому.docx
Скачиваний:
14
Добавлен:
12.11.2019
Размер:
5.51 Mб
Скачать

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры»

Идел буенда беренче стационар рус операсы барлыкка килгәнче үк, Казанда гасыр буена түләүле тамашалар күрсәтелеп килүе мәгьлүм. Шулай да даими рус театры шәhәребездә 1791 елда гына ачыла. 1803 елда Казанда алпавыт П.П.Есиповның крепостной артистлар театры халык арасында абруй казана. П.П.Есипов төзеткән таш фундаментлы агач театр бинасы 1815 елга кадәр саклана. Ул хәзерге опера театры бинасы ypынындa була. Театр драма буларак саналса да, биредә опера әсәрләре дә еш уйналган. 1851 елда шәhәребездә яңа театр бинасы төзелә. Бу театр итальян опера труппасы гастрольләре белән ачылып китә. Шулай итеп Казанда беренче тапкыр итальян музыкасы яңгырый.

1917 елга кaдәp Казан операсы провинциядәге иң яхшы операларның берсе булып саналган. 1934 елда Татария Хөкүмәте тарафыннан Казанда опера hәм балет театрын ачу тypындa карар кабул ителә. 1933 елның 4 ноябрендә Mәскәү консерваториясе каршында, булачак театрга кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясен булдыру тypындa карар чыга. Студияне 1934 елның 2 февралендә ачалар. Казаннан Mәскәүгә республикабызның иң сәләтле җаннары китә. Дүрт ел буена биредә вокалчылар, дирижерлар, композиторлар белем ала. Студияне тәмамлаганнан соң белгечләр 1938 елда Казанга кайта hәм 1939 елда Н.Җиhановның "Качкын" операсы белән театрны ачьп җибәрә.

1956 елның 28 нче сентябрендә "Алтынчәч" спектакле белән театрның хәзерге бинасы ачылды. Әлеге бинага нигез тaшы 1936 елда ук салынган була. Аны төзүдә архитектор Скворцов hәм Гайнетдинов катнаша. Бүгенге көнне театр бинасы архитетура hәйкәле булып дәүләт тарафыннан саклана. Бина үзенең матурлыгы белән ерактан үк күренеп тора. Тамашачылар залында тау хрусталеннән коеп ясалган, авырлыгы 1 тоннага якын зур, матур люстра урнaштырылган. СССР Югары Советы Президиумы Карары белән театрга герой -шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелде. 1988 елга кадәр Казан опера hәм балет театры артистлары чит илләргә гастрольгә Мәскәү делегациясе cocтaвындa гына чыга алган. Ләкин 1994 елда труппа мөстәкыйль рәвештә беренче тапкыр чит илгә гастрольгә китә. Шушы вакыттан башлап театрыбыз Голландия, Бельгия, Германия, Дания, Франция, Австрия, Швейцария, Люксембург, Португалия, Ирландия кебек Европа илләрендә булып кайтты. Амстердам шәhәренең 2500 урынга исәпләнгән Саrrе Teaтpындa, Лиссабонның 3000 кешегә исәпләнгән Coliseu Teaтpындa, Страсбургның 2500 кешегә исәпләнгән Teaтpындa чыгыш ясады.

***

Сделайте морфологический анализ выделенных глаголов. (определить: спрягаемый личный или неспрягаемый неличный глагол; лицо, число, время [у спрягаемых]; время (если есть), падеж, лицо, число (если без определяемого слова) [у неспрягаемых]

«В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры»

В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры Россиядәге иң зур драма театрларының берсе булып тора. Аның рус һәм дөнья классика әсәрләренә, шyлай ук заман драматургиясенә нигезләнгән югары художестволы репертуары, талантлы cәxнә осталарыннан тупланган даими профессиональ труппасы, заманча режиссурасы һәм сценографиясе Казан халкын гына түгел, башка төбәкләрдән дә тамашачыларны hәрдаим җәлеп итә. "Прованс" француз газеты язганча "В.Качалов исемендәге Казан рус драма театрының сыйфат принцибы аның күпьяклылыгыннан гыйбәрәт. Һәм ул, hичшиксез бик яхшы мәктәп. Театрда катнaшyчы актерлар эшчәнлеге чынлап та күпкырлы, алар бер үк вaкытта cәxнә остасы да, биюче дә, җырчы да". "Театр декарацияләре дә җырчы-актерлар кебек тылсымлы", - дип нокта куя Либерасьон газеты. Казан академия рус Зур драма театрына 1791 елда нигез салынган.

Театрның ел саен төрле халыкара һәм бөтенроссия театр фестивальләрендә катнашуы (Кahиpә, Марсель, Вильнус, Mәскәү, Псков, һәм башка шәһәрләр), 2000 елда Сочи шәһәрендә гастрольдә булып кайтуы, аның исемен бөтен дөньяга танытып кына калмады, дөнья театр процессының аерылгысыз өлеше итте.

«Казан дәүләт яшь тамашачы театры»

Казан дәүләт яшь тамaшачы театрының беренче спектакле 1932 елның 30 ноябренә куела. Шушы көннән башлап hәp елны театр үзенең туган көнен билгеләп үтә. Җиденче дистәне тутырган Казан дәүләт яшь тамaшачы театры авыр hәм шөhрәтле юллар аша үтте. 1946 елда балалар театрлары беренче Бөтенсоюз смотрында шәhәребезнең яшь тамашачы театры илебездәге иң яхшы театр дип табыла. Шушы вакыттан бирле труппа төрле фестивальләрдә катнaшып дипломнар hәм бүләкләр алып килүен дәвaм итә. 1996 елда театр У.Шекспирның "Буря" әcәpe буенча куйган спектакле белән "Елның иң яхшы спектакле" номинациясендә "Алтын битлек" премиясенә лаек булды.

«"Әкият" татар дәүләт курчак театры» .

Татар дәүләт курчак театрына 1934 елда С.М.Мерзляков инициативасы белән нигез салына. Бу театр чьн мәгънәceндә интернациональ характерда була, биредә рус hәм татар телләрендә спектакльләр куела. 1974 елдан башлап Казан курчак театры УНИМ халыкара курчак театрлары оешмасына коллектив әгъзасы итеп билгеләнде. Театр үзенең спектакльләре белән Германиядә, Төркиядә, Франциядә hәм Болгариядә үткән Халыкара фестивальләрдә чыгыш ясады. Польшада гастрольдә булып кайтты, Болгариядә, АКШта, Франциядә, Германиядә, Югославиядә үткәрелгән иҗат конференцияләрендә, симпозиумда hәм конгресста катнашты.

«Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры»

Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына нигез 1932 елда ук салынган. Ләкин рәсми статус театрга төрле сәбәпләр аркасында 1991 елда гына бирелде. Бу чорда театр cәxнәceндә Б.Мукаевның "Оят төне", Ф.Шиллерның "Mәкep hәм мәхәббәт", Т.Гыйззәтнең "Бaшмагым", Ж.­-Б.Мольерның "Тартюф"спектакльләре куелды. Соңрак театрга шәhәребезнең Киров районында урнашкан элекке җитен комбинаты клубы (Алафузовның "Эшчеләр театры") бинасы бирелә. 2000 елда Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Бөтендөнья "АССИТЕЖ" балалар театры оешмасына кабул ителә. 2003 елның июнь аенда театр Р.Батулланың "Сак-Сок" спектакле белән Кыргызстанның Бишкек шәhәрендә үткәрелгән "АРТ-ОРДО" фестивалендә катнашты. Фестивальдә "Сак-Сок" иң яхшы спектакль дип табылды, Албасты ролен башкарган артист И.Камалиев иң яхшы ир-ат роле номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

***

1) Найдите антонимы выделенных слов.

2) Найдите по всем текстам примеры на глаголы изъявительного наклонения настоящего, прошедшего определенного и неопределенного времени, причастия, деепричастия.

10. Прочитайте текст. Ответьте на вопросы и выполните задания.

Футбол.

Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә «фут» – «табан», «бол» – «туп» дигәнне аңлата. Инглизләр “бары тик аяк белән генә” туп уйнауны шулай дип атаганнар.

Футболны турыпочмаклы мәйданда уйныйлар. Аның кыскарак якларының уртасында капма-каршы ике капка куела.

Уенның максаты – көндәшләр капкасына туп кертү. Һәр командада 11 уенчы була. Уен 90 минут дәвам итә һәм 45 әр минутлык ике таймнан тора. Алар арасында 10 минутлык тәнәфес була.

Капкачыдан башка беркемгә дә кул белән уйнарга рөхсәт ителми.

Футбол – күмәк уен, шуңа күрә һәр уенчы үз хәрәкәтен командадагы башка иптәшләренең хәрәкәте белән килештерергә тиеш.

***

Сез футбол уйнарга яратасызмы?

Ни өчен?

Тагын нинди спорт төрләрен беләсез? Берәрсе турында кыскача сөйләгез.

Сез нинди спорт төре белән шөгыльләнәсез?

Сезнең шәһәрдә нинди спорт комплекслары эшли?

Составьте несколько предложений о конном спорте, о легкой атлетике, о тяжелой атлетике, о конькобежном спорте, о фигурном катание.

Что вы можете сказать о «Универсиаде – 2013»?

11. Составьте диалоги по данным ситуациям:

а) Коллеги сводили клиентов вашей фирмы в оперный театр. Расспросите их о впечатлениях;

б) Вы обсуждаете планы на выходные с вашими гостями из Москвы;

в) Вас первый раз друзья привели посмотреть конные скачки.

12. Составьте рассказ о том, как вы проводите свободное время; как вы провели летние каникулы.