Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
учебник по татарскому.docx
Скачиваний:
14
Добавлен:
12.11.2019
Размер:
5.51 Mб
Скачать

Частицы

Частицы в татарском языке отличаются тем, что очень близко стоят к аффиксам. Они выражают различные смысловые и модальные оттенки. Частицы могут стоять и перед знаменательным словом, и после него.

Частицы по значению делятся на:

1. вопросительные (сорау): -мы/-ме (после слова, слитно) улмы, укыдыңмы

2. ограничительные (чикләү): гына/генә, кына/кенә, ук/үк (после слова, раздельно)

3. усилительные (көчәйткеч): иң, нәкъ, чалт, шыр, дөм, кып-, ап-, сап-, кап-, ямь-, күм- (перед словом) дөм караңгы (совсем темно), шыр тиле (круглый дурак), кып-кызыл, ап-ак, сап-сары, кап-кара, ямь-яшел, күм-күк (серый-серый)

4. усилительно-сочинительные (көчәйтү-бәйләү): да/дә, та/тә (после слова, раздельно)

5. отрицательные (инкяр): түгел (после слова, раздельно), һич (перед словом, раздельно)

6. утвердительные (раслау): бит, ич, ла/лә, лабаса, ләбаса (после слова, раздельно)

7. неопределенные (икеләнү): -дыр/-дер, -тыр-тер (после слова, слитно), әллә (и перед словом, и после слова) улдыр, килгән әллә

8. упрашивания (ялыну): әле, инде (после слова, раздельно) , -сана/-сәнә, -чы/-че (после слова, слитно) кил инде, әйтче, укысана

9. указательные (күрсәтү): әнә (вон), менә (вот) (перед словом) менә минем дустым, әнә тегендә.

Биремнәр

1. Переведите глаголы. Определите их вид.

Телидер, юнәлтергә, ия булырга, тырышырбыз, ишетәсездер, кызыксынып, карап барсагыз, кабул ителә, башланганчы, беләсегез килсә, артырмы, барып җитә, тотыла, кулланыла, керсәгез, кабул итмәсләр, хис итәргә.

2. Тәрҗемә итегез.

а) Мин бу тукталышта төшәм. Сөембикә манарасы Кремльдә урнашканмы? Билет унбиш сум торамы? Милли китапханәгә барабыз. Кичә Тукай музеенда булганнар. 89 нчы автобус бу тукталышта туктамый.

б) Счастливого пути. Вам надо сесть на 8 автобус. Где здесь остановка? Тебе надо доехать до остановки “Молодежный центр”. Где здание банка? Вижу здание банка. Мечеть Кул Шариф расположена на территории Кремля. Встретились на выставке. Как доехать до железнодорожного вокзала?

3. Диалогны укып тәрҗемә итегез:

-Исәнмесез, дуслар. Рәхим итегез, исән-сау килеп җиттегезме?

-Хәерле кич, бик әйбәт килдек, сезнең районга транспорт, гомумән, әйбәт йөри. Ләйсән ханым, туган көнегез белән сезне! Бу чәчәкләр сезгә.

- Бик зур рәхмәт сезгә. Бигрәк матур чәчәкләр. Әйдәгез әле, түрдән узыгыз. Мин сезне үзебезнең туганнарыбыз белән таныштырам.

-Хәерле кич барыгызга да.

-Кадерле туганнар, таныш булыгыз, болар Ләйлә белән Илдар. Безнең гаиләнең якын дуслары. Без Ләйлә белән институтта бер группада укыдык, хәзер бергә эшлибез. Илдар укытучы, музыка мәктәбендә укыта. Кадерле дуслар, бу минем каенанам.

-Исәнмесез, Әлфия апа. Сезне күптән ишетеп беләм.

- Бу минем каенсеңлем – Гөлнар, аның ире Марат, аларның уллары – Ленар.

- Танышуыбызга ихлас шатбыз.

- Минем апам, әнинең сеңлесе – Мәрьям апа, без аны матур апа дип йөртәбез. Матур апаның кызы – Гөлназ. Илдар белән коллегалар. Гөлназ педуниверситетның музыка факультетында укый, соңгы курста. Болар минем бертуган сеңлем Ләйлә һәм энем Гаяз. Ләйлә гаиләсе белән Бөгелмәдә яши, Казанда командировкада, үзе яшь булса да, аның инде ике зур кызы бар. Гаяз быел медицина университетын тәмамлый, булачак хирург. Таныштырып бетердем шикелле. Әйдәгез әле, хөрмәтле кунаклар, өстәл янына рәхим итегез.

4. Дополните диалоги.

а) - Исәнмесез. Мин күчеп утырмыйча Әлмәт шәһәренә бара аламмы?

- ... .

- Автобус ничәдә кузгала? Билетлар бармы?

- ... .

- Ай-яй, ике сәгать көтеп утырырга туры килерме икәнни? Бик озак бит.

- ... .

- Ярый, алайса. Ә Чаллыга кадәр билет күпме тора?

- ... .

- Әйе, мин студент. Көндезге бүлектә укыйм. Менә документым.

- ... .

- Бик зур рәхмәт.

б) - Гафу итегез, миңа Кремльгә барырга кирәк иде. Ничек барырга икәнен әйтмәссезме икән?

- ... .

- Тукталышны да күрсәтегез инде, зинһар.

- ... .

- Кондуктор, миңа бер билет бирегез. Сез миңа “Цирк” тукталышын әйтә алмассызмы икән. Мин сезнең шәһәрегездә беренче тапкыр һәм шәһәрегезне бик начар беләм.

- ... .

- Бик зур рәхмәт. Сез кире шушы маршрут буйлап кайтасызмы?

- ... .

- “Цирк” тукталышыннан “Мәскәү базары” тукталышына кадәр сезнең маршруттан башка тагын нинди дә булса автобус йөриме?

- ... .

5. Переведите диалоги.

а)- Где вы живете?

- В центре Казани. На улице Тукая.

- В честь кого так названа ваша улица?

- Габдулла Тукай – знаменитый татарский поэт. Хотя он и умер очень рано (в 27 лет), успел многое сделать для развития татарской литературы. В его честь и названа наша улица. Это одна из самых старинных улиц города.

- На вашей улице есть достопримечательности?

- Да, у нас есть музей Тукая, кинотеатр.

б) - Вы живете в центре?

- Да, а вы?

- Я тоже. В центре удобно жить. Здесь много магазинов и кинотеатров. И транспорт хорошо ходит.

- Да. Согласен, но очень шумно и воздух не чистый.

в) - Простите, пожалуйста. Как добраться до улицы Кирова?

- На маршрутке № 37 или на трамвае № 21.

- Там находится ЦУМ?

- Да. До ЦУМа вам удобнее будет добраться на маршрутке.

г) – Если я не ошибаюсь, в вашем городе раньше не было метро.

- Да, это так. Совсем недавно у нас начали строить метро. Но пока станций не много. Пока работают станции “Родина”, “Аметьево”, “Кольцо”, “Кремль”. Скоро в эксплуатацию будут переданы еще две станции. Это “Проспект Победы” и “Козья слобода”.

- Я рад за вас.

6. Прочитайте текст.

Казанда тарихи урыннар бик күп. Шуларның берсе – Кремль. Аның XVI гасырда төзелгән диварлары XVII һәм XIX гасырларда реконструкцияләнә. Сөембикә манарасы – шәһәрнең иң борынгы манарасы. Аның турында легендалар да бар.

Борынгы архитектура үрнәкләреннән XVI гасырга караган Благовещен соборы XVIII гасырда төзелгән Мәрҗәни һәм Апанай мәчетләре, Петропавловск соборы, XIX гасырда төзелгән Борнай мәчете, Әҗем мәчете, Казан университеты комплексы, ХХ гасыр башында Шамил йорты, Дәүләт банкы бинасы һ.б. бар. 90 нчы еллардан башлап шәһәрнең тарихи урыннарын төзекләндерү буенча эш җәелдерелде. Соңгы елларда Казан шәһәре үзенең йөзен шактый үзгәртте, ул тагын да матурланды.

***

Найдите примеры на спрягаемые личные и непрягаемые неличные формы глагола.

Со словами төзелгән и караган составьте по 2 предложения. В одном они должны быть причастием, в другом – глаголом в изъявительном наклонении.

Знаете ли вы легенды о Сююмбике? Расскажите.

7. Текстны укыгыз. Татарча эчтәлеген сөйләгез. Эчтәлеге буенча 3 сорау төзегез.

2005 нче елның 24 нче январенда Республика фәнни китапханәсе ачылуга 140 ел тулды. Ул Татарстанда гына түгел, хәтта бөтен илдә иң зур, иң бай, иң борынгы китапханәләрдән санала.

1844 нче елда Казан университеты галиме Второв Н.И., Петербургка күчеп киткәндә әтисенең китапханәсен губерна идарәсенә бүләк итеп калдыра. 903 исемдәге 1908 китаптан торган бу китапханәдә рус һәм дөнья классиклары әсәрләре, тарих һәм география буенча хезмәтләр, төрле журналлар саклана.

8. Прочитайте текст. Ответьте на вопросы.

Татарстан дәүләт музее

1920 нче елларның башында Казанның мәдәни тормышында тарихка кереп калырлык истәлекле вакыйгалар шактый күп була.

Татар музеен булдыру хыялы җәмәгатьчелек күңелендә бик иртә уяна. 1912 нче елда казанлылар Леон Осипович Склярның (1858-1922) татар тарихына нисбәтле гаҗәеп бай коллекциясе белән танышалар. Казан университетының география кабинетында профессор Б.Р.Адлер тарафыннан оештырылган күргәзмә бик күпләрдә кызыксыну тудыра, татар җәмәгатьчелеге исә милли тарихыбызның барлык дәверләрен дә яктырткан музей оештырырга кирәклеген яклап чыга, ә Б.Р.Адлер әлеге мәсьәләне уңай хәл итүне үтенеп шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать юллый. Кызганычка каршы, галимнең үтенече кире кагыла.

Әмма өмет сүнми, 1917 нче елгы вакыйгалардан соң ул яңара гына. Казанның күпмилләтле җәмәгатьчелеге татар музее хакындагы фикернең гамәлгә ашып чынбарлыкка әверелүе өчен күп көч куя. Шәрык халыклары мәдәнияте күргәзмәсен оештыру - әлеге юнәлештә ясалган әһәмиятле адымнарның берсе. Күргәзмә Казан университетының география, этнография кабинетларында урнаша һәм алты бүлекне (болгар, татар, фарсы, Төркестан һәм Идел буе халыклары, Себер, Ерак Көнчыгыш бүлекләре) үз эченә ала. Ул 1920 нче елның сентябрь аеннан алып 1921 нче елның февраленә кадәр эшли. Кыска гына вакыт эчендә аның белән 20 меңләп кеше таныша. Шул ук вакытта борынгы тарихи һәм этнографик истәлекләрне, материалларны барлау һәм туплау киң үсеш ала. Эш барышында Л.О.Склярның революциядән соң Мәскәүгә озатылган коллекциясенең бер өлеше Казанга кайтарыла. Бик күп галимнәрнең гаҗәеп бай археологик, этнографик, нумизматик җыелмалары булачак музей фондына тапшырыла. Озакламый Б.Р.Адлер әлеге музейның директоры итеп билгеләнә. Татар музеен оештыру эшенең яңа чоры башлана.

***

1) Переведите выражения. Составьте с ними предложения.

Тарихка кереп калырлык истәлекле вакыйгалар; шактый күп; хыял уяна; тарихка нисбәтле; гаҗәеп бай коллекция; кызыксыну тудыра; барлык дәверләрен яктырткан музей; шәһәр хакимияте; мөрәҗәгать юллау; шәрык халыклары мәдәнияте күргәзмәсе; материалларны барлау һәм туплау; Мәскәүгә озатылган коллекциянең бер өлеше.

2) Сезнең нинди музейларда булганыгыз бар?

Үзегез булган бер музей турында сөйләгез.

9. Правильно определите названия исторических и знаменитых мест Татарстана:

Тукай музее; Милли Мәдәни үзәк; Кол Шәриф мәчете; Салих Сәйдәшев музее; Сөембикә манарасы; Бөек Болгардагы Кара Пулат

1 2 3

4 5 6

10. Прочитайте и переведите текст.

Дин – хәзер иске, аварга торгучы чергән дивар,

Аз гына, уйнап кына бармак белән төртсәң – авар.

Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар,

Былбыл урнына оя тоткач башында каргалар!

Мин бу турыда күп уйландым. Тукай табигатьнең бу серле закончалыгын каян белгән? Башына карга оя коргач, мәсәлән, каеннар үлә. Өянке чыдый – каен үлә. Менә безнең яктагы кечкенә генә бер авыл гасырлар буена каен урманы эчендә, табигать кочагында яшәгән. Бер урам икенче урамны күрмәгән – авыл уртасында каен урманы. Менә шунда сиксәненче еллар башында каргалар килеп оя корган. Халык моңа әйбер әйтмәгән. Әмма ике-өч ел узуга затлы каен урманы корып кисәүгә әйләнгән. Хәзер ул авыл дошман оккупациясеннән әле генә азат ителгән бәхетсез хуторны хәтерләтә. Корган каеннар күңел каралтып утыра. Ике җирдә туктап ике карчыктан сорыйм.

- Ни өчен бу каеннар корыды?

Берсе әйтә:

- Карга каенның бөресен ашый. Бөреләнмәгәч каен үсә алмый.

Икенчесе:

- Оя ясаганда карга каенның иң очындагы иң нечкә чыбыкларын өзә. Очы үсә алмагач, каен корый.

Шәһәргә кайткач биология фәннәре докторы булган бер профессордан сорыйм:

- Карга оялагач каен ник корый?

Профессор әйтә: “Минем бу турыда уйлап караганым юк. Каен агачы – минем өлкә түгел, минеке – чыршылар, наратлар”.

Вәт сиңа мәдрәсә белемле Тукай! Тәмам зиһенне чуалтып бетерде бит шул шигыре белән…

(М.Мәһдиев)

11. Прочитайте сказку. Перескажите. Определите основную идею.

Беркөнне Сыер белән Кәҗә янына Тавык белән Үрдәк тукталганнар да яңа хәбәр әйткәннәр.

- Иртәгә йорт хайваннары һәм кошларының һөнәрләренә ярыш булачак. Кем үзенең һөнәрен иң яхшы күрсәтә, шуңа бүләк бирәчәкләр, - дигәннәр.

Иң беренче булып Кәҗә акыра башлаган:

  • Мин шундый матур җырлый беләм, бөтенесе гаҗәпләнер, - дигән.

  • Ә мин йөгерергә телим, - дигән Сыер мөгри-мөгри.

  • Мин инде сәхнәдә күп җырладым, хәзер бии башлыйм, - дигән Тавык.

  • Мин белмәгән эшемне эшләмим. Сәхнәгә чыгам да бак-бак дип бакылдап күрсәтәм, шул җитәр, - дигән үрдәк.

Менә икенче көнне комиссия килгән. Аю бабай күзлеген киеп бик игътибар белән карап торган, ә төлке язып барган. Кәҗә акыра да акыра икән. Бөтенесе шаркылдап көлгәннәр.

- Бу тавышың белән абзарда гына акырып ятарга кирәк, - дигәннәр.

Сыер йөгерә башлаган икән, абынып егылган. Тавык та биергә теләгән, ул да таеп егылган. Ә Үрдәк үз телендә матур итеп шигырь сөйләгән. Аңа барысы да гөрләшеп кул чапканнар һәм сулы ванна бүләк иткәннәр.

***

Найдите по тексту примеры на звукоподражательные слова, частицы, послелоги и союзы.

12. Прочитайте тексты.

а) Икмәкне кешеләр тир түгеп табалар. Икмәк үстерүе - авыр эш, бик күп хезмәт, тәҗрибә, белем һәм тырышлык сорый. Мең еллар дәвамында игенчелек эшендә кеше икмәк үстерүнең зур тәҗрибәсен туплаган: орлыгын яхшырткан, яңаларын чыгарган, җирен эшкәрткән, чәчкән, урган. Ләкин шулай да икмәк – табигать җимеше, аның уңышы хәзер дә әле елның ничек килүенә, явым-төшемгә бәйле.

б) Урманчы бабай белән оныгы көзге урманны аеруча яраталар. Урманда тәмле җиләкләр, төрле-төрле гөмбәләр өлгерә. Урманчы бабай оныгына агачлар һәм үсемлекләрне күрсәтә.

в) Татар халкы борынгы заманнарда ук каз асраган. Каз мамыгыннан йомшак мендәр ясаганнар. Каз итеннән тәмле аш-су әзерләгәннәр.

Каз өмәләре авылның иң күңелле вакыйгасы булган. Бу көнне бер йортта каз суялар. Авыл кызлары шул йортка җыелалар һәм каз мамыгы йолкыйлар.

г) Һәр һөнәрнең үзенә генә хас сүзләре яши. Үзләренең авылындагы һөнәрләр турында М.Мәһдиев болай яза:

Һөнәрләр болай бүленә:

Такта яручылар, балта осталары...; манылган йоннан әйбер бәйләү; ...тегүчелек: ак тегүчеләр, кара тегүчеләр; кирпеч сугу; итек басу (бөтен Казан губернасына йөреп); ... базарга утын, такта; чабата, миллек, мунчала, шалкан, миләш, ылыс (урысларның пасхасына), кипкән җиләк, кипкән шомырт чыгару; лесхозга гөмбә, чәчәк таҗы, дару үләне, чыршы, нарат күркәсе, куак чикләвеге, гөләп җимеше җыеп тапшыру. Менә болар барысы да безнең авылда башкарыла”.

***

1) Найдите из текстов синонимы к следующим словам:

Хезмәт, җиләк, үлән, мамык.

2) Расскажите, чем еще могут заниматься сельские жители? Есть ли профессии, свойственные только для сельской местности? Расскажите об одном.

13. Переведите тексты.

а) Каюм Насыйри һәр язны үзенең туган авылына кайтып, анда гади халык белән бергә кырда эшләгән. Җәйләрен төрле авылларда тарихи истәлекле урыннарны карап, тикшереп йөргән. Менә шул вакытта халык белән якыннан аралашкан, аның сөйләм телен өйрәнгән, авыл картларыннан фольклор материаллары җыйган. Каюм Насыйри акыл хезмәте белән беррәттән, кул хезмәте белән дә шөгыльләнгән. Ял вакытларында ул физик эш эшләргә тырышкан, агач эшләргә тырышкан, агач эшен бик яраткан, рәсем ясаган, карта сызган.

***

Преобразуйте глаголы прошедшего неопределенного времени в настоящее время.

б) Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган авылына мәхәббәте чиксез зур була. Бу авылның челтерәп аккан чишмәләре, яшел чирәмле урамнары – барысы да шагыйрь күңелендә тирән эз калдырган. Шуның өчен ул аны сагынып искә ала:

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән, - ди.

***

Ответьте на вопросы.

К.Насыйри һәм Г.Тукай кем ул?

Аларның туган авылларына мөнәсәбәтләре нинди булган?

Сезнең авыл җирендә булганыгыз бармы?

Ошыймы сезгә анда? Ни өчен?

Авылда үткәргән 1-2 көнегез турында кыскача гына сөйләп күрсәтегез.

14. Прочитайте текст.

Ике-өч айдан колыныбыз зерә дә чаяланып китте. Ул хәзер инде, элекке шикелле, тәртәгә ышкылып йөрми, эт өргәннән дә курыкмый. Кая ул! Хәзер инде ул башын аска иеп, “салып егам!” дигәндәй, алгы аяклары белән яный-яный, пыр туздырып, этләрнең үзләрен куып йөри. Капка ачылдымы, иң элек ул чыгып чаба. Колынның, сабыйлык җиңеллеге белән, койрыгын-ялын тузгытып, сикергәләп, уйнап йөрүен карап тору үзе бер рәхәт була. Әй бер заман муенын кәкрәйтеп, койрык чәнчеп, төп-төз тояклары белән тып-тып басып юыртып китә, агай! Колаклар шәмәргән, күзләрендә ут! Бераз барган саен: “Күрдегезме мине! ” – дигән сыман бөтен гәүдәсен катырып, әле бер якка борылып карый, әле икенче якка. Ул да түгел, дәү айгырлар шикелле, гайрәт белән борынын киереп, пошкырып куйган була, йә борынын күккә чөеп, алтын ялларын җилфердәтеп, кешнәп җибәрә. Көмеш кыңгыраулар чыңлый диярсең!

(Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек”).

***

1) Вместо многоточий вставьте существительные:

... чаяланып китте, ... куып йөри, ... чыгып чаба, ... карап тора, ... пошкырып куя, ... кешнәп җибәрә.

2) Со словами в двух столбиках составьте правильные словосочетания:

Сабыйлык чыңлый

әле бер якка рәхәт

кыңгыраулар тузгытып

ялларын борылып

койрыгын-ялын җиңеллеге

карап тору җилфердәтеп

3) Сез нинди йорт хайваннарын беләсез?

15. Вместо многоточий вставьте прилагательные.

Яңа йортлар һәрвакыт минем күңелдә ниндидер ... бер куаныч, ... бер шатлык уята. ... йортларга мин, үзем дә сизмичә, сокланып карап узам. Тәрәзәләренә ... пәрдәләр корылган. Тәрәзә төпләрендә ... гөлләр үсеп утыра. Кайберләре ... чәчәк аткан. Капка төпләрендә чирәмдә ... балалар уйнап йөри. Ә ишек алдында ... өйнең хуҗасы, кулына балта тотып, ... кыяфәт белән нәрсәдер эшли. Аның ... балтасы астыннан тирә-юньгә ... йомычкалар оча. Мондый ... йортларның хуҗалары миңа бик эшлекле, бик булдыклы булып тоелалар. Бу ... кешеләрнең өйләреннән пакълек, чисталык һәм муллык аңкып торадыр кебек.

16.Составьте диалоги по данным ситуациям:

а) На улице Баумана иногородец спрашивает вас, где находится улица Карла Маркса. Объясните ему как доехать до этой улицы;

б) Вы собираетесь в командировку в город Альметьевск. Позвоните в гостиницу и забронируйте себе одноместный номер на пять дней;

в) Вы в незнакомом городе. Вам нужно узнать где расположен банк (магазин, ближайшая гостиница);

г) Вы гостю из другого города показываете достопримечательности вашего города;

д) Вы в автовокзале чужого города. Вам надо попасть в центр. Узнайте у прохожего, на каком транспорте и до какой остановки вам надо ехать;

е) В справочной железнодорожного вокзала узнайте когда и куда прибывает поезд “Уфа-Москва”. Сколько будет стоять;

ж) Позвоните в предварительную кассу авиабилетов. Узнайте, можно ли заказать билет по телефону. Узнайте как. И закажите два билета на рейс “Казань-С.Петербург”. Узнайте когда и где нужно будет подойти за билетами;

з) Вы приехали в гости в деревню к своему другу (подруге). Он (она) знакомит вас с деревней.

17. Сделайте сообщение о городском транспорте; об одном достопримечательном месте вашего родного города или села; о домашних животных.