Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
учебник по татарскому.docx
Скачиваний:
14
Добавлен:
12.11.2019
Размер:
5.51 Mб
Скачать

Белдерү объявление

Белдерүдә чараның вакыты, урыны, исеме һәм белдерү язучы кешенең яки оешманың исеме күрсәтелә.

Белдерү

Хөрмәтле театр сөючеләр!

Сезне 17 нче октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасына театр сезоны ачылуга чакырабыз. Сезон, гадәттәгечә, “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачыла. Спектакль кичке сәгать алтыда башлана. Билетлар театр кассаларында сатыла.

Администрация хезмәткәрләре

2008 нче ел,15 нче октябрь

Объявление

Уважаемые любители театра!

17 октября приглашаем вас в Татарский государственный театр им.Г.Камала на открытие театрального сезона. Сезон традиционно открывается спектаклем “Голубая шаль”. Начало спектакля 18.00. За билетами обращайтесь в кассы театра.

Администрация

15 октября 2008 года.

РАСЛАМА

Расписка

Раслама берәр нәрсә алганлыкка раслап имза куелган рәсми язу, документ.

Раслама

Мин, Зиннәтов Дамир, Казан шәһәре 73 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы, мәктәп директоры Сәлимов Азат Гаяз улыннан, чаңгы ярышы үткәрү өчен, 20 (егерме) чаңгы алдым.

Имза

2007 нче ел, 20 нче январь.

Расписка

Я, Зиннатов Дамир, ученик 11 класса средней школы №73 города Казани, получил от директора школы Салимова Азата Гаязовича 20 (двадцать) пар лыж для проведения лыжного соревнования.

Подпись

20 января 2007 года.

Биремнәр

1. Переведите:

Завтра будет дождь. На улице грязно, холодно. Летом здесь бывает жарко. Гром гремит. Сегодня 20 градусов мороза. Какое время года тебе больше нравится? Где вы будете отдыхать летом?

  1. Укажите глаголы изъявительного наклонения и причастия:

Җир өстен ап-ак кар каплаган. Ак мамыкка төренгән агачлар җемелдәп торган кар бүрекләр кигәннәр. Яшь агачлар бу авырлыкны күтәрә алмаганнар, җиргә кадәр сыгылганнар. Урман тынлыкка чумган. Тик азык эзләп очкан кошлар авазы гына тынлыкны боза. Тиздән яз башланачак. Кояш нурында иркәләнер көннәр килеп җитәчәк. Шомыртларның ап-ак чәчәккә күмеләчәк көннәре дә ерак түгел.

  1. Замените прилагательные причастиями прошедшего или настоящего времени:

Үрнәк: сары яфрак – саргайган яфрак

Көчле җил, җемелдек йолдыз, суыкка чыдамсыз үсемлек, куе сөт, җылы өй, тузанлы юл, тулы ай, тирән чокыр, сай су.

4. Найдите синонимы, выраженные деепричастиями:

Утырган килеш, ишетелүгә, кайтканнан соң, килү белән үк, туктамастан, яшертен, түләүсез, озак-озак, җәяүли, ашык-пошык, кичкырын.

5. От глагола сат образуйте формы инфинитива, прошедшего определенного времени, деепричастия, причастия (все временные формы), будущего неопределенного времени.

6. Укажите глаголы. Определите их вид (спрягаемые личные и неспрягаемые неличные), наклонение, время, лицо, число.

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканны белсә;

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга.

Уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда.

Кешеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурларга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә.

7. Прочитайте и переведите диалог:

  • Хәерле иртә!

  • Хәерле иртә.

  • Әйтегезче, зинһар, сез радиодан һава торышын тыңламадыгызмы? Бүген көн нинди булыр икән?

  • Тыңладым. Бүген көн аяз һәм кояшлы, көндез егерме җиде градус җылы булачак. Хәзер егерме ике градус.

  • Бүген көн кичәгедән җылырак икән. Яңгыр вәгъдә итмәделәрме?

  • Иртән һәм көндез кояшлы, аяз булачак. Кичкә кыска вакытлы яңгыр вәгъдә иттеләр.

  • Бигрәк тә әйбәт. Тузан да басылып китәр, бераз салкынча да булыр.

  • Минемчә, сезгә бүген берәр паркка, яисә зоопаркка барырга кирәк. Шәһәрдә йөрергә кызу булыр.

  • Әйе шул, бүген вакытыбыз да иркенрәк.

8. Прочитайте текст. Укажите в нем причастия, деепричастия, имя действия, глаголы в условном наклонении, глаголы настоящего времени изъявительного наклонения.