Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
учебник по татарскому.docx
Скачиваний:
14
Добавлен:
12.11.2019
Размер:
5.51 Mб
Скачать

Сүзлекчә

абруй – авторитет

аянычлы – вызывающий жалость

басма – печатный

гасыр – век

даһи – великий

дәүләт эшлеклесе – гос. деятель

иҗтимагый - общественный

йөкләмә - поручение

кулъязма – рукопись

мәшһүр – знаменитый

нәтиҗә - результат

сәнгатькәр – искусствовед

тәҗрибә - опыт

тәүге тапкыр – впервые

уем – проем

уңышлы – удачный

фарсы – персидский

шәрык – восток

шәхес – личность

әңгәмә - беседа

өзлексез – непрерывно

һәлак булган – погиб

Тема 14

Знаменитые татарские писатели и поэты

Күренекле татар әдипләре

Дәрдемәнд (1859-1921)

Дәрдемәнд – Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев – Оренбург губернасының Җиргән авылында туган. Әдипнең шигырьләре тирән фәлсәфи эчтәлекле, аларның формасы-язылышы да камил. Ул бертуган абыйсы Шакир белән бергә татар матбугатын үстерүдә зур урын тоткан “Вакыт” исемле газета һәм “Шура” исемле журнал чыгара. Шулай ук аларның эре сәнәгатьчеләр - алтын приискалары хуҗалары булулары да мәгълүм. Гомеренең соңгы елларында әдәби хәрәкәттән читләштерелгән Дәрдемәнднең иҗат мирасы зур түгел, шулай да ул әсәрләренең эчтәлеге һәм эшләнеше ягыннан әдәбиятыбыз түрендәге урыннарның берсен лаеклы алды. Аның чәчмә әсәрләре мирасын кыска истәлек-парчалар һәм сигез вак хикәя тәшкил итә. Әдип әлеге хикәяләре турында 1910 елда басылып чыккан “Балалар өчен вак хикәяләр” исемле китабында “Башка телләрдән күчереп тәртиб ителде” дип искәртә.

Кораб

Шаулый диңгез...

Җил өрәдер...

Җилкәнен киргән кораб!

Төн вә көндез

Ул йөрәдер:

Юл бара ят ил карап...

Чыкты җилләр,

купты дулкын –

Ил корабын җил сөрә!..

Кайсы юллар,

Нинди упкын

Тарта безне җан сорап?! (1908)

Богъдай

Бер игенче, сигез яшендәге углы Хөсәенне янына алып, игеннәрнең ни хәлдә икәнен күрер өчен басуга китте. Юлда бер игенлеккә очрадылар, богъдайларның барысы да башларын җиргә карап игәннәр, арада берничәсе генә башларын югары күтәреп, теп-текә торалар иде. Хөсәен бу хәлне искәрде. Әтисенә әйтте:

-Әти! Карачы бу богъдайларны: мискиннәр! Ничек муеннары бөгелгән... Машалла, әнә тегеләре! Ниндәй теп-текә, егет сыман торалар!

Атасы атны туктатты. Арбадан төшеп, богъдайларның ике төрлесеннән дә өзеп алды. Бөртекләрен чыгару өчен башакларын учлары эчендә угалады. Шуннан Хөсәенгә әйтте:

-Кара, угълым! Боларның эчендә никадәр күп богъдайлар бар! Менә шуның өчен дә боларның башлары иелгән... Инде шул, текә торганнарны кара – эчләрендә бер әйбер дә юк! Болары бер тиен дә тормый. Моннан гыйбрәт ал, угълым: текә башлы булу гакылсызлыктан килә.

богъдай (бодай) – пшеница

угыл (ул) – сын

игенлек – нива

теп-текә - очень крутой

машалла – слава богу

башак – колос

гакылсызлык (акылсызлык) – необразованность