Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
учебник по татарскому.docx
Скачиваний:
14
Добавлен:
12.11.2019
Размер:
5.51 Mб
Скачать

1.2. Аралашу өчен түбәндәге ситуацияләр тәкъдим ителә:

Административ хезмәттә, деканатта, офиста.

1. Үзеңнең исем-фамилияңне, кайдан һәм ни өчен (нинди максат белән) килүеңне, үзеңнең үтенечеңне хәбәр итү; административ хезмәттә стандарт сорауларга җавап бирү.

2. Кирәкле мәгълүматны кайда һәм кемнән белеп булуын ачыклау; кирәкле кешене кайда табарга була, ул кайчан кабул итә; кирәкле документны кайдан табарга була; укырга керергә мөмкинме, аның өчен нинди документлар кирәк һ.б.

3. Кирәкле документны эшләп бирүне сорау, башка группага күчерүне, имтиханны вакытыннан алда тапшырырга рөхсәт бирүне, эшкә, укырга алуны сорау һ.б.; мәгълүматны тиешле кешегә тапшыруны үтенү, башка шәһәргә яисә илгә баруны рөхсәт итүне сорау һәм сәбәбен аңлату.

Кибеттә, базарда, даруханәдә.

1. Сатучыга нәрсә алырга, күпме алырга теләвегезне әйтү; нинди төстә, размерда; сезгә тәкъдим ителгән әйбернең үзегезгә ошамавын, я булмаса сезгә килешмәвен әйтә белү.

2. Сезгә кирәкле әйберне кайда сатып алырга мөмкин, ул әйбер сатуда бармы, сезгә кирәкле үлчәме, фасоны, төсе бармы һ.б., ул күпме тора, кайда түләргә һ.б.

3. Үзегезгә кирәкле әйберне күрсәтүне, алыштыруны, сайлап алынган әйберегезне киеп карарга рөхсәт итүне сорау.

Аэропортта, вокзалда.

1. Билет сатып алырга теләвегезне белдерү; нинди билет (купелыга, плацкарт, йомшак, I класслы, туристик); ничә билет кирәк; сез кая барасыз яки очасыз.

2. Поездга, очкычка (самолет) билетлар барлыгын белешү, билет бәясен сорау, кире кайтырга билет бармы, булса, күпме тора; билетны билгеле бер көнгә, билгеле бер үзочкыч рейсына, яисә аерым бер номерлы поездга сатып алырга мөмкинме; поезд кайчан китә яки үзочкыч кайчан оча һәм кайчан кире килә.

3. Үзегезгә кирәкле поездга яисә очкычка билет бирүләрен сорау.

Почтада, шәһәрара сөйләшү бүлегендә.

1. Кая шалтыратуыгызны, ничә минут сөйләшергә теләвегезне, яки бандероль, факс, телеграмма, посылка җибәрергә теләвегезне хәбәр итү.

2. Телеграмма өчен бланкны кайдан алырга, аны ничек тутырырга, халыкара телефон аша сөйләшү өчен кайда һәм ничек заказ бирергә икәнен, әлеге хезмәт күрсәтүнең бәясен белешү.

3. Үзегезгә кирәкле предметларны (бланк, открытка, марка һ.б.) сорап алу, телеграмманы дөрес тутырырга, посылка, факс җибәрергә ярдәм итүләрен үтенү.

Банкта.

1. Үзегезнең банкта хисап ачарга, анда күпмедер күләмдә акча салырга, яки акча күчерергә, я булмаса хисабыгыздан акча алырга теләвегезне хәбәр итү.

2. Хисапны ничек ачарга, шул хисапка акчаны ничек күчерергә, килешү формулярын ничек тутырырга, акча алырга мөмкинме, юкмы, хисаптагы акчаның процентын ничек алырга икәнен, банк телефонының номерын сорап белешү.

3. Сезнең исемгә хисап ачуларын, килешү бланкын тутырырга ярдәм итүләрен, үзегезнең хисаптан акча алырга, акчаны бер хисаптан икенче хисапка, башка банкка, шәһәргә, яисә илгә акча күчерергә ярдәм итүләрен үтенү.

Ашханәдә, буфетта, кафеда, ресторанда.

1. Нәрсә алырга теләвегезне, тәкъдим ителгәннең сез сораган әйбер түгеллеген әйтү.

2. Кайсы өстәл артына утырырга мөмкин, буш урыннар бармы, сез теләгән ризык бармы: ит, сөт ризыклары, итсез ризык һ.б.; сез сораган ризыкның бәясе күпме торганын белешү.

3. Нәрсә дә булса һәм тизрәк китерүләрен, ашаган өчен исәп-хисап ясауларын сорау.

Китапханәдә.

1. Үзегез турында кирәкле мәгълүматны хәбәр итү, сезгә кирәкле китап, яисә журналны сорау.

2. Китапханәгә ничек язылырга, аның өчен нинди документлар кирәк, сезгә кирәкле булган телдәге әдәбият бармы, китапны ничә көнгә алырга мөмкин һ.б. ны белешү.

3. Укучы карточкасын тутырырга, каталогтан кирәкле китапны табарга ярдәм итүләрен, сезгә китап (журнал) бирүләрен, китапны алыштыруларын сорау.

Дәрестә, университетта.

1. Дәресләрдә булмавыңның сәбәбен аңлату; расписаниедәге үзгәрешләр турында хәбәр итү һ.б.

2. Дәреснең кайчан һәм кайда булачагын сорау: сезгә кирәкле объект (деканат, спортзал һ.б.) кайда урнашканын белешү.

3. Кабатлауны, нәрсәне дә булса аңлатуны, тактага язуны һ.б.ны сорау.

Шәһәрдә, транспортта.

1. Үзегезгә кайсы урам, йорт, нинди тукталыш, кая хәтле барырга кирәклеген хәбәр итү.

2. Сезгә кирәкле объект кайда урнашкан, анда ничек барырга, сез кызыксына торган объект (урам, кунакханә һ.б.) ничек атала, сез утырган транспорт анда барамы, ничә тукталышны үтәргә кирәк, башка транспортка күчеп утырырга кирәкме, киләсе тукталыш ничек атала, автобус сезгә кирәкле объект янында туктыймы, ул тукталышта пассажирлар чыгалармы, билет, талон бәясе күпме тора.

3. Билет сатучыга, яисә автобус йөртүчегә билет өчен акча бирү; чыгарга үткәреп җибәрүләрен үтенү.

Театрда, кинотеатрда, музейда, экскурсиядә.

1. Кая барырга (нинди театрга, спектакльгә, күргәзмәгә, музейга, кинога һ.б.) теләвегезне хәбәр итү.

2. Кайда нинди спектакль, кино, күргәзмә баруын; билетны кайда сатып алырга мөмкин; спектакль, киноның сәгать ничәдә башлануын; билет бәясен, кассада билетлар барлыгын; кирәкле рәтнең, урынның кайда урнашканлыгын белешү.

3. Билгеле бер көнгә, спектакльгә, кинога, сеанска билетлар сорау, программа бирүләрен үтенү.

Табиб янында, даруханәдә.

1. Табибның кайда һәм кайчан кабул итүен; даруларны ничек эчәргә; тагын кайчан килергә икәнен сорау.

2. Кайсы җирегез авыртуын; үзегезне ничек хис итүегезне; тән температурагызның күпме булуын; нинди дару эчүегезне; кайчан авырып китүегезне хәбәр итү.

3. Дару алырга рецепт язып бирүне үтенү; деканатка, физик культура дәресләренә белешмә (справка) бирүләрен сорау.

4. Даруханәдә сезгә кирәкле булган даруның барлыгын һәм аның бәясен белешү.

Телефоннан сөйләшү.

1. Кем белән сөйләшергә теләвегезне; кирәкле кешенең урынында булмавын; аның башка вакытта булачагын хәбәр итү, я булмаса абонентның дөрес номер җыймавын; начар ишетелүен әйтү; шалтыратучыга мәгълүматны әйтеп калдыруын һәм шул мәгълүматны тиешле кешесенә үзегез җиткерәчәгегезне белдерү.

2. Кем белән сөйләшүегезне сорау; сезгә кирәкле кеше урынындамы; түгел икән, кайчан була; табибны ничек чакырырга һ.б.

3. Сезгә кирәкле кешене телефонга чакыруларын, мәгълүматны җаваплы кешегә тапшыруларын, әйткәнне кабатлауларын, катырак тавыш белән сөйләүләрен, тагын бер тапкыр шалтыратуларын һ.б.ны сорау.