Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
учебник по татарскому.docx
Скачиваний:
14
Добавлен:
12.11.2019
Размер:
5.51 Mб
Скачать

Поздравление

Тәбрикләү – берәр төрле шатлык яки бәйрәм уңае белән котлау.

Кадерле әнием!

Сине туган көнең – 55 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәм! Сиңа ныклы сәламәтлек, матур тормыш, озын гомер телим.

Кызың Сөмбел.

2004 нче ел, 20 нче апрель

Дорогая мама!

Поздравляю тебя с 55 летним юбилеем со дня рождения. Желаю крепкого здоровья, долгих лет счастливой жизни.

Твоя дочь Сюмбель.

20 Апреля 2004 года.

ШӘХЕСНАМӘ

Автобиография

Автобиография (шәхеснамә) – үз тормышыңның төп вакыйгалары турында кыскача хроникаль-белешмә рәвешендә язу. Аның текстында автобиография язучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, туган урыны, вакыты, укыган урыны, хезмәт эшчәнлеге, хәзерге вакытта эшләгән урыны һәм гаилә әгъзалары турында мәгълүмат бирелә.

Шәхеснамә

Мин, Андреева Анастасия Валерий кызы, 1987 нче елның 20 нче маенда Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә туганмын.

1994-2004 нче елларда Түбән Кама шәһәренең 47 нче номерлы урта мәктәбендә укыдым. Шул елны А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының гуманитар факультетына читтән торып укырга кердем. Хәзер дүртенче курс студенты.

2004 нче елның декабреннән бүгенге көнгә кадәр “ДОМО” кибетендә сату-алу буенча менеджер булып эшлим.

Ирем Дмитрий Казан мотор төзүчеләр заводында өлкән мастер булып эшли.

Имзам

2008 нче ел, 26 нчы август

Автобиография

Я, Андреева Анастасия Валерьевна, родилась 20 мая 1987 года в городе Нижнекамск Республики Татарстан.

В 1994-2004 гг. училась в средней школе № 47 города Нижнекамска. В этом же году заочно поступила в Казанский государственный технический университет им.А.Н.Туполева. Сейчас студентка 4 курса.

С декабря 2004 года по сегодняшний день работаю менеджером по продаже в магазине «ДОМО».

Муж Дмитрий работает старшим мастером в КМПО.

Подпись

26 августа 2008 года.

Биремнәр

1. Переведите на татарский язык:

Моя книга; на мою книгу; на эту книгу; я вижу свой институт; мне нравится ваша школа; в школу; из школы; из твоего класса; мы любим свою школу; учусь в музыкальной школе; беру его тетрадь; на уроке; после уроков; сижу на уроке; мой университет расположен на улице Четаева; юридический факультет КГУ; Казанский государственный медицинский университет; второе здание КГТУ им. А.Н.Туполева; наша библиотека; библиотека расположена на четвертом этаже; после уроков сижу в библиотеке.

2. Раскройте скобки.

(Студентлар) бу (имтихан) тапшыру бик авыр булды. Кичә Асия белән (китапханә) (дәресләр) әзерләнеп озак утырдык. Синең апаң (мәктәп) укытамы? Без хәзер (дәрес) утырабыз. Киләсе (атна) каникуллар башлана. Мин язгы (сессия) бишле (билгеләре) генә тәмамладым һәм өченче (курс) күчтем. Икенче (курс) тәмамлагач, (Айрат) (армия) алдылар.

3. Ответьте на вопросы.

Сез кайсы мәктәптә укыдыгыз?

Сез мәктәпне кайчан тәмамладыгыз?

Сез бу институтка (университетка) кайчан укырга кердегез?

Сез ни өчен бу уку йортын сайладыгыз?

Сезгә нинди фәннәр күбрәк ошый?

Сез нинди китаплар укырга яратасыз?

Сезнең белгечлегегез нинди?

Казанда тагын нинди югары уку йортлары бар?

Сезнең институтта (университетта) ничә факультет бар?

Сез укый торган бина кайда урнашкан?

Үзегезнең институт (университет) турында нәрсәләр беләсез?

Институт китапханәсе зурмы?

Сез китапханәдә еш буласызмы?

4. Дополните следующие диалоги:

а) – Алло, Алсу, исәнме!

  • ... .

  • Мин синең өчен бик шат. Калган имтиханнарыңны шулай ук уңышлы тапшыр.

  • ... .

  • Шулай ук сине якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән дә котлыйм. Сиңа саулык-сәламәтлек, бәхет телим.

б)– Кадерле әнием, исәнме. Гафу ит, мин синең туган көнеңә кайта алмыйм. Шуңа шалтыратам.

  • ... .

  • Әни, сине чын күңелемнән туган көнең белән котлыйм. Сиңа...

  • ... .

  1. Прочитайте текст. Перескажите его на русском языке. Составьте по тексту 10 вопросительных предложений:

Соңгы елларда мәктәпләрдә мәгариф системасының алга китүен күрсәтә торган күп үзгәрешләр булды. Элегрәк бөтен балалар да бер үк төрдәге мәктәпләрдә, бер үк программалар нигезендә укый иделәр. Ә бит балаларның фәннәргә сәләте бертөрле түгел. Кемдер математиканы ярата, ә кемгәдер бу фән аеруча авыр бирелә. Кемдер физик булырга хыяллана, ә телләр аңа җиңел бирелми. Ә хәзер балалар табигать биргән сәләтләренә, теләкләренә карап, төрле типтагы мәктәпләрдә укый алалар. Бүген республикада лицей, гимназия, көллият һәм фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган мәктәпләрнең саны 2400 гә җитте. Барлык төр мәктәпләрдә дә чит телләрне өйрәнүгә игътибар бирелә. Күп мәктәпләрдә өлкән класс укучылары өчен югары уку йортлары белән килешү нигезендә эшли торган махсус класслар ачыла.

Хәзер урта белемне экстерн рәвешендә алырга мөмкин. Бу мөмкинлектән файдаланучылар саны елдан-ел күбәя.

***

Экстерн, дистанцион рәвештә белем алу юлларына карашыгыз нинди?

  1. Переведите на татарский язык.

Это наша школа. Она пятиэтажная. Школа расположена на улице Тукая. Наша школа новая и очень красивая. Там очень светлые, уютные и удобные учебные кабинеты. Кабинеты оснащены современными оборудованиями. В школе есть большая библиотека, компьютерный класс, огромный спортзал, столовая. Наш класс находится на третьем этаже. В нашем классе двадцать учеников. Мы очень дружные. Любим участвовать в спортивных мероприятиях. Мы в этом году заканчиваем школу и все хотим поступить в высшие учебные заведения.

Это Казанский государственный университет. Ему уже 200 лет. Здания университета расположены на улице Кремлевской. Главное здание университета старое, но красивое. Есть еще два семнадцатиэтажных здания. Они новые, но не очень уютные. В КГУ учатся более 12 тысяч студентов. Они приехали из Татарстана, Башкортостана, Сибири, Крыма и других мест.

7. Составьте диалоги по следующим ситуациям:

а) Встретились две подруги, у которых дети учатся в разных школах. Расспрашивают друг друга о школах их детей;

б) Беседа одногруппников перед предстоящей сессией;

в) Студент-первокурсник записывается в институтскую библиотеку и берет книги;

г) Вы пришли на кафедру к руководителю курсовой работы. Узнайте ее расписание, присутственные часы. Поговорите с руководителем о вашей теме;

д) Вы зашли в библиотеку и хотите взять необходимую литературу для написания реферата;

е) Встретились бывшие одноклассники. Вспоминают школьные годы;

ж) Вы приехали в другой город к друзьям. Узнайте, какие высшие учебные заведения есть в этом городе;

з) Ваш друг (подруга) недавно защитил диплом. Поздравьте его (ее). Поговорите с ним (с ней) о том, как прошла защита.

8. Составьте рассказ о вашем институте; о том, как вы сдавали ЕГЭ; как вы поступали в вуз.

9. Составьте тексты поздравлений с Новым годом; с 8 Марта; с окончанием школы; с поступлением в вуз.