Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
учебник по татарскому.docx
Скачиваний:
14
Добавлен:
12.11.2019
Размер:
5.51 Mб
Скачать

Сүзлекчә

алтын – золото

алыш-биреш – обмен

асылташ – драгоценность

бәк – бек

бәндә - человек

бөлү – разориться

вә - и

гавам – народ, масса

гадәт – привычка

гамьсез – беспечный, беззаботный

гарип-гораба – инвалид

даулау – требовать

димче – сватающий, сводник

дучар ителү – подвергаться

дәрья – море, океан

дәһшәт – ужас, бедствие

зиннәтле – роскошный

зират – кладбище

зиһен – разум

зәгыйфь – слабый, калека

идарә итү - управлять

иза чигү – мучаться

инеш – речка, ручеек

казый – духовное лицо,

совершающее суд по шариату

камил акыллы – умный

карлыгач – ласточка

кеби – кебек – как

көмеш - серебро

күбәләк – бабочка

күк җисеме – небесное тело

микъдар – мера, количество

мәмләкәт – государство

мәсхәрә итү – насмехаться,

унизить

мәшәкать – забота, хлопоты

мөфти – муфти

мөхкамә - суд

мөхтәрәм – уважаемый, почтенный

намазлык – молитвенный коврик

низаг – ссора, конфликт

остаз – наставник

ошбу – бу - этот

пышылдашу – шептаться

савыгу – поправляться

сәгадәт – счастье, благоденствие

сәмруг кош – симург (сказочная птица)

сәхифә - страница

таләп – требование

теркәү – регистрировать

терек су – живая вода

тилебәрән орлыгы ашаган – белены

объелся

тургай – жаворонок

тустаган – ковшик, черпак

тыю – запрет

тәвәккәлләү – решаться

тәре – крест

тәхет - трон

тәэсир – влияние

түрә - начальник

фәрештә - ангел

фәрман – приказ

хакыйкать – истина

хасил булырга – образоваться

хезмәтче – слуга

хикмәтле сүз – мудрое слово

хисап – счет

хуплау - одобрить

хәер эстәү – попрошайничать

хәйлә - хитрость, уловка

хәлфә - учитель

хәләл – разрешенный, честный

хәрәм – запретный

хөрмә - финик

челән – цапля

чүл – пустыня

шашкан – обезумевшый

шәригать кануннары – законы

шариата

эзәрлекләү – преследовать

ярлык – ярлык, ханская грамота

ярлыкау – прощать

әләк – жалоба, донос

әмер-боерык – приказ

җасус-шымчы – сыщик

җыерчык – морщина

җәллад-палач – палач

җәннәт - рай

Габдулла тукай (1886 – 1913) Китап

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә.

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь, -

Шул вакытта мин кулыма Китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем

Була минем юл күрсәткүче йолдызым;

Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,

Ачыладыр, нурланадыр күңелем, күзем;

Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта,

Рәхмәт әйтәм укыганым шул Китапка;

Ышанычым арта минем үз-үземә,

Өмид белән карый башлый булачакка.