Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

Икенче бүлек коръәни кәримдә һәм хәдисләрдә килгән дога үрнәкләре

1. Адәм (г.С.) белән Һава анабызның җәннәттән чыгарылганда укыган догалары:

رَبَّنَا ظَلَمْنَا أَنْفُسَنَا وَإِنْ لَمْ تَغْفِرْ لَنَا وَتَرْحَمْنَا لَنَكُونَنَّ مِنَ الْخَاسِرِينَ

"Раббәнәә заләмнәә әңфүсәнәә вә илләм тәгъфирләнәә вә тәрхәмнәә ләнәкүүнәннәә минәл-хаасириин."

(Әй, Раббыбыз! Без үзебезгә золым кылдык, әгәр безне кичермәсәң һәм кызганмасаң, без кайгыда булырбыз.) ("Әгъраф" сүрәсе, аять 23.)

2. Нух галәйһиссәләмнең догасы.

Нух галәйһиссәләмнең улы аның белән бергә көймәгә утырмаган һәм Нух Аллаһыга: Йә Рабби! Әлбәттә, улым минем гаиләмнәндер. Синең вәгъдәң хактыр, аны җиренә җиткерерсең. Син хакимнәрнең Хакиме (гаиләмне коткарачагыңа сүз биргән идең, хәзер улыма нәрсә булачак?) дип дога кылган. Аңа Аллаһы Тәгалә: "Әй, Нух! Ул синең гаиләңнән түгел, чөнки ул дөрес булмаган гамәл ияседер. Белмәгән нәрсәңне миннән сорама, синең җаһилләрдән бу­луыңны теләмим",— дигән. Бу сүзләргә Нух (г.с.):

رَبِّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ أَنْ أَسْئَلُكَ مَا لَيْسَ لِي بِهِ عِلْمٌ

وَإِلاَّ تَغْفِرْ لِي وَتَرْحَمْنِي أَكُنْ مِنَ الْخَاسِرِينَ

"Рабби иннии әгуузү бикә ән әс-әләкә мәә ләйсә лии биһии гыйльмүн вә илләә тәгъфир лии вә тәрхәмнии әкүм-минәл-хаасириин."

(Әй, Раббым! Белмәгән нәрсәне синнән теләүдән Сиңа сыенамын. Әгәр мине гафу итмәсәң һәм миңа мәрхәмәт кылмасаң, мин кайгыга төшкәннәрдән булырмын), — диде. ("Һүд" сүрәсе, аять 47.)

3. Лут галәйһиссәләмнең догасы.

Лут пәйгамбәр кавемен дингә өнди иде. Кавеме исә аны тыңларга теләмәде. Ниһаять аны: "Бу сөйләгәннәреңнән баш тартмасаң, илеңнән куыла­чаксың",— дип куркыттылар. Моңа Лут (г.с.):

رَبِّ نَجِّنِي وَأُهْلِي مِمَّا يَعْمَلُونَ

"Рабби нәҗҗинии вә әһлии миммәә йәгъмәлүүн."

(Раббым! Мине һәм гаиләмне алар эшләгән яманлыклардан коткар) дип дога кылды. ("Шүгара" сүрәсе, аять 169.)

Лутның (г.с.) кавеме белән бәйле булган тагын бер догасы бар:

رَبِّ انْصُرْنِي عَلَى الْقَوْمِ الْمُفْسِدِينَ

"Раббиңсурнии галәл-каумил-мүфсидиин."

(Раббым! Фетнә чыгарган бу кавемгә каршы миңа ярдәм ит.) ("Ганкәбүт" сүрәсе, аять 30.)

4. Ибраһим галәйһиссәләмнең догасы:

رَبَّنَا إِنَّكَ تَعْلَمُ مَا نُخْفِى وَمَا نُعْلِنُ وَمَا يَخْفَى عَلَى اللهِ مِنْ شَيْءٍ فِي الْأَرْضِ

وَلاَ فِي السَّمَاءِ . اَلْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِي وَهَبَ لِي عَلَى الْكِبَرِ إِسْمَاعِيلَ وَإِسْحَاقَ

إِنَّ رَبِّي لَسَمِيعُ الدُّعَا . رَبِّ اجْعَلْنِي مُقِيمَ الصَّلاَةِ وَمِنْ ذُرِّيَّتِي رَبَّنَا وَتَقَبَّلْ دُعَا .

رَبَّنَا اغْفِرْ لِي وَلِوَلِدَيَّ وَلِلْمُؤْمِنِينَ يَوْمَ يَقُومُ الْحِسَابُ

"Раббәнәә иннәкә тәгъләмү мәә нүхъфи вә мәә нүгълинү вә мәә йәхъфәә галәллааһи миң шәй-иң филръдый вә ләә фис-сәмәә-и. Әл-хәмдү лилләәһилләзии вәһәбә лии галәл-кибәри исмәәгыйилә вә исхәәка иннә раббии ләсәмигуддүгаа. Раббиҗгальнии мүкыймәс-саләәти вә миң зүриййәти раббәнәә вә тәкаббәл дүгаа. Раббәнәгъфир лии вә ли вәәлидәййә вә лил-мүэминиинә йәүмә йәкумүл-хисәәб."

(Әй, Раббыбыз! Яшерен һәм ачык булган һәр нәрсәбезне Син беләсең. Җирдә дә, күктә дә Аллаһыдан яшерен бер нәрсә дә калмас. Карт хәлемдә миңа Исмәгыйльне һәм Исхакны биргән Аллаһыга мактау булсын. Һичшиксез, Раббым доганы кабул итүчедер.

Раббым! Мине намаз кылучылардан әйлә: нәселемнән дә шундый инсаннар чыгар. Әй, Раббыбыз! Догабызны кабул әйлә.

Әй Раббыбыз! Хисап соралачак кыямәт көнендә мине, ата-анамны һәм бөтен мөэминнәрне гафу әйлә.) ("Ибраһим" сүрәсе, аять 38-41.)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]