Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

66. Базар догасы.

Сату-алу иткәндә шушы рәвештә дога кылырга мөмкин.

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ, وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ, أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ, اللَّهُمَّ مَالِكَ الْمُلْكِ تُؤْتِي الْمُلْكَ مَنْ تَشَآءُ وَتَنْزِعُ الْمُلْكَ مِمَّنْ تَشَآءُ وَتُعِزُّ مَنْ تَشَآءُ وَتُذِلُّ مَنْ تَشَآءُ بِيَدِكَ الْخَيْرُ إِنَّكَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ . تُولِجُ اللَّيْلَ فِي النَّهَارِ وَتُولِجُ النَّهَارَ فِي اللَّيْلِ وَتُخْرِجُ الْحَيَّ مِنَ الْمَيِّتِ وَتُخْرِجُ الْمَيِّتَ مِنَ الْحَيِّ وَتَرْزُقُ مَنْ تَشَآءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ . اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ خَيْرَ هَذِهِ السُّوقِ وَخَيْرَ مَا فِيهَا وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّهَا وَشَرِّ مَا فِيهَا, اللَّهُمَّ إِنِّى أَعُوذُ بِكَ أَنْ أُصِيبَ فِيهَا يَمِينًا فَاجِرَةً أَوْ صَفْقَةً خَاسِرَةً

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. "Әллааһүммә мәәликәл-мүлки түэтил-мүлкәә мәң тәшәәә-ү вә тәңзигуль-мүлкә миммәң тәшәәә-ү. Вә түгыйззү мәң тәшәәә-ү вә түзиллү мәң тәшәәә-ү бийәдикәл-хайру иннәкә галәә күлли шәй-иң кадиир. Түүлиҗүлләйлә финнәһәәри вә түүлиҗүннәһәәра филләйли вә түхъриҗүл-хәййә минәл-мәййити вә түхъриҗүл-мәййитә минәл-хәййи вә тәрзүку мәң тәшәәә-ү бигайри хисәәбе". Әллааһүммә иннии әс-әлүкә хайра һәәзиһис-сүүкый вә хайра мәә фииһәә вә әгуузү бикә мин шәрри мәә фииһәә. Әллааһүммә иннии әгуузү бикә ән үсыйибә фииһәә йәмиинән фәәҗиратән әү сафкатән хаасираһ".

Гарәпчә догадан соң бу доганы татар телендә түбәндәгечә кылырга мөмкин:

"Әй, җирне һәм күкләрне яраткан Аллаһым! Гаиләбезнең ризыгын табу өчен безгә саулык һәм иминлек бирдең, базар эшен насыйп иттең. Биргән саулыгыңа, нигъмәтләреңә меңнәрчә шөкерләр булсын.

Без сөекле Пәйгамбәреңнең: "Дөрес сатучы кыямәт көнне пәйгамбәрләр, ситдыйклар һәм шәһитләр белән бергә булыр," — дигән сөенеч хәбәр биргән кешеләр белән бергә булырга телибез, безгә ярдәм ит, йә Рабби! Бу сүзгә ышанган һәм шул сүз буенча яшәгәннәрдән булу өчен безгә гайрәт һәм куәт бир.

Аллаһым! Пәйгамбәребез: "Безне алдаган — бездән түгелдер", — дип боерган. Кардәшләребезне алдауны безгә насыйп итмә. Аллаһым! Без хәләл һәм изге ризыклар артыннан йөрибез, безнең эшебезгә хәрамны катнаштырма, йә Рабби! Нәфесебезгә иярүне безгә насыйп итмә! Сәүдә өйләребездә, базарыбызда дөреслек хөкем итсен. Аз казансак Син аны бәрәкәтле кыл. Исрафтан, начар юлдан, әхлаксызлыктан, ялкаулыктан Сиңа сыенабыз. Эшләребезне җиңеләйт, ризы­гыбызны мул ит, хәрамнан ераклаштыр, йә Рабби!

Аллаһым! Барлык эчендә юклыктан, алдаудан һәм алданудан, башкаларның хакын ашаудан Син безне сакла, Безне фәкыйрьлек китергән начар­лыктан саклаган кебек, байлык китергән фетнә һәм начарлыклардан да сакла. Безләрне канәгать кыл, күзе тук, күңеле бай, һәрвакыт хәерле эшләргә ашкынган колларыңнан әйлә, йә Рабби!

Аллаһым, илебезне һәм бөтен ислам дәүләтләрен һәртөрле афәт вә һәлакәттән сакла, ватаныбызда яңгырап торган азан тавышын киметмә. Авыруларга шифа, бурычлыларга бурычларын түләүне насыйп әйлә. Сиңа ачылган кулларны кире кайтарма. Хәләл ризык бир, теләгән колларыңның догасын кабул ит, безне ике дөньяда да кадерле кыл. Балаларыбызны хәрам ризыклар ашамаган хәерле балалардан кыл.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]