- •Казан —2009
- •Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин, вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә хайри халькыйһии мүхәммәдин вә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйиин. Кереш сүз
- •Беренче бүлек дога — гыйбадәтнең асылы
- •Доганың файдасы
- •Ничек дога кылырга?
- •Догамы? Сабырлыкмы?
- •Кайчан дога кылырга кирәк?
- •Кемнәрнең догасы кабул була?
- •Доганы ничек башларга кирәк?
- •Дога кылына торган урынның әһәмияте
- •Догабызның кабул булуын белә алабызмы?
- •Иң гүзәл дога — " фатиха" сүрәсе
- •Икенче бүлек коръәни кәримдә һәм хәдисләрдә килгән дога үрнәкләре
- •1. Адәм (г.С.) белән Һава анабызның җәннәттән чыгарылганда укыган догалары:
- •2. Нух галәйһиссәләмнең догасы.
- •3. Лут галәйһиссәләмнең догасы.
- •4. Ибраһим галәйһиссәләмнең догасы:
- •5. Йосыф галәйһиссәләмнең догасы.
- •6. Шөгаеб галәйһиссәләмнең догасы.
- •7. Муса галәйһиссәләмнең догасы.
- •8. Юныс галәйһиссәләмнең догасы.
- •9. Зәкәрия галәйһиссәләмнең догасы.
- •10. Гайсә галәйһиссәләмнең догасы.
- •11. Талут гаскәренең догасы.
- •12. Коръәни Кәримдә безгә өйрәтелгән кайбер догалар:
- •13. Пәйгамбәребездән (с.Г.В.) килгән догалар һәм изге теләкләр.
- •14. Хәзрәти Әбү Бәкернең (р.Г.) бер догасы:
- •15. Хәзрәти Гомәрнең бер догасы:
- •16. Хәзрәти Галинең бер догасы:
- •17. "Әсмәә-үл-Хүснәә" — Күркәм исемнәр.
- •Өченче бүлек гыйбадәт догалары
- •Фарыз намазлар.
- •Вәҗеп намазлар.
- •3. Сөннәт (нәфел) намазлар.
- •I. Азан һәм Камәт
- •II. Намазларда ният кылу
- •Иртә намазының сөннәте.
- •2. Иртә намазының фарызы.
- •3. Өйлә намазының элек сөннәте:
- •4. Өйлә намазының фарызы.
- •5. Өйлә намазының соңгы сөннәте:
- •7. Икенде намазының фарызы.
- •8. Ахшам намазының фарызы:
- •9. Ахшам намазының сөннәте.
- •10. Ястү намазының элек сөннәте.
- •11. Ястү намазының фарызы.
- •12. Ястү намазының соңгы сөннәте:
- •13. Витер намазы.
- •18. Тәравих намазы.
- •III. Намаз уку рәвеше, намаздагы сүрәләр һәм догалар
- •"Фатиха" сүрәсе:
- •"Курайиш" сүрәсе.
- •"Кәфирун" сүрәсе.
- •"Наср" сүрәсе.
- •"Ихлас" сүрәсе.
- •IV. Намазлардан соң укыла торган догалар
- •V. Җомга намазы һәм догасы
- •VI. Бәйрәм намазлары һәм тәшрик тәкбирләре
- •VII. Җеназа намазы һәм догалары
- •VIII. Башка нәфел намазлары һәм догалары
- •Тәһәҗҗүд намазы.
- •Кадер кичәсе намазы.
- •3. Мигъраҗ кичәсе намазы һәм догасы.
- •8. Тәхиййәтүл-мәсҗид (Мәчет бүләге) намазы.
- •9. Сәфәр намазы.
- •10. Хаҗәт намазы һәм догасы.
- •11. Тәсбих намазы.
- •12. Истихарә намазы.
- •13. Тәүбә намазы.
- •14. Яңгыр намазы.
- •Дүртенче бүлЕк Көндәлек тормышта укыла торган кайбер догалар
- •Иртән торгач укыла торган дога.
- •Таңга кергәндә укыла торган дога:
- •Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога:
- •Бәдрәфтән чыккач укыла торган дога:
- •Мәчеткә кергәндә укыла торган дога:
- •Мәчеттән чыкканда укыла торган дога:
- •Ишекләрне (эш урыннарын) ачып кергәндә укыла торган дога:
- •Эш башлаганда яисә эш вакытында укыла торган дога:
- •Өйгә кергәндә укыла торган дога:
- •Түшәккә ятканда укыла торган догалар.
- •Йоклаганда курыккан кеше укый торган дога:
- •Төнлә уянган кешенең укый торган догасы:
- •Матур төш күрү өчен укыла торган дога.
- •18. Иртән иртүк тору өчен укыла торган дога.
- •Аш догасы.
- •Әгәр бисмилләне әйтү онытылып, ашаганда искә төшсә, ошбу доганы укыла:
- •20. Яңа туган айны күргәч укыла торган дога.
- •21. Ураза тотучыларга авыз ачканда укырга мөмкин булган догалар.
- •22. Каберләрне зиярәт иткәндә укыла торган дога.
- •23. Кабер газабыннан саклауны сорап укыла торган дога:
- •24. Фәкыйрьлектән котылу өчен укыла торган дога.
- •25. Мул ризык сорап укыла торган дога.
- •26. Кайгы-хәсрәткә төшкән кешенең догасы.
- •27. Бәла-казага очраган кешене күргәндә укыла торган дога:
- •28. Авырулардан шифа табу өчен укыла торган дога.
- •29. Төчкергән кешегә әйтелә торган дога.
- •30. Зарарлы хайваннардан имин булу өчен укыла торган дога:
- •31. Иминлек, тынычлык сорап укыла торган дога:
- •32. Золымга каршы укыла торган дога:
- •33. Иман белән җан тәслим кылу өчен соңгы сулышны алганда укыла торган дога:
- •34. Үлем хәбәре ишеткәннән соң укыла торган дога:
- •35. Сәдака биргәч укыла торган дога:
- •37. Яшен белән күк күкрәгәндә укыла торган дога:
- •38. Яңгыр яуганда укыла торган дога:
- •39. Күз тиюгә каршы укыла торган дога.
- •40. Көзгедә үз йөзен күргән вакытта укыла торган дога:
- •41. Тиләвәт сәҗдәсе догасы.
- •42. Бәланең китүе өчен укыла торган дога.
- •43. Колак тавышланса укыла торган дога:
- •44. Дәрес хәзерләгәндә һәм имтиханга кергәндә укыла торган дога.
- •45. Юлга чыкканда укыла торган дога.
- •46. Шоферларның машиналарына язып тага торган догалары:
- •47. Зөфаф кичәсендә кияүнең кәләше янына кергәндә укыла торган дога.
- •48. Йөкле хатын укый торган дога.
- •49. Бала туган вакытта укыла торган дога.
- •50. Балага исем кушу.
- •51. Бала укырга киткәндә укыла торган дога.
- •52. Иген иккәндә укыла торган дога.
- •53. Эшчеләрнең эш башлаганда укый торган догасы:
- •54. Ачуланганда укый торган дога.
- •55. Хезмәт хакларын һәм тиешлесен алганда укыла торган дога.
- •56. Түрәләр янына барганда укыла торган дога.
- •57. Судьяларның мөһим карарлар кабул иткәнче укый торган догасы.
- •58. Хөкем ителгәннәрнең догасы.
- •59. Сугышка киткәндә укыла торган дога:
- •60. Матди һәм рухи дәрәҗәләргә ия булу-өчен укыла торган ике аять:
- •61. Саранлыктан саклауны сорап дога кылу:
- •62. Өй яки фатир сатып алып урнашканда укыла торган дога:
- •63. "Исме Әгъзам" догасы.
- •64. Солдатка озату догасы:
- •65. Хаҗиларны хаҗга озату догасы:
- •66. Базар догасы.
- •67. Кияү киендергәндә укыла торган дога:
- •68. Кияүнең кәләше янына беренче мәртәбә кергәндә укыла торган дога:
- •69. Тәҗдиди иман (иман яңарту) догасы.
- •70. Гомуми догалар:
- •Бишенче бүлек салават-шәрифәләр
- •Алтынчы бүлек имам вазифалары
- •Җомга хөтбәсе һәм догалары.
- •Ике зур бәйрәмдәге намаз.
- •3. Никах хөтбәсе һәм догасы.
- •4. Яңгыр догасы.
- •5. Хәтем догасы:
- •Җиденче бүлек тәүбә-истигъфар
- •"Ясин шәриф" сүрәсе
- •Кулланылган әдәбият
4. Яңгыр догасы.
Гарәпчәдә моңа "истиска" дип әйтелә. Ул Аллаһы Тәгаләдән яңгыр теләү мәгънәсен аңлата. Корылык булганда, кешеләр һәм хайваннар ач һәм сусыз калганда кешеләрнең бөек Яратучыларына ялваруларыннан да табигыйрак нәрсә бар? Аллаһы Тәгалә дә "Нәмел" сүрәсенең 62 нче аятендә бодай дигән:
أَمَّنْ يُجِيبُ الْمُضطَرَّ إِذَا دَعَاهُ...
"Әммәй-йүҗибүл-мудтарра изәә дәгааһү..."
(Кыенлыкта калган кеше догада булганда, аның догасын Аллаһыдан башка кем кабул итә алыр?)
Шуңа күрә, корылык вакытларда яңгыр догасына чыгу сөннәт дип исәпләнә. Яңгыр догасына чыкканчы, элек кайбер хәзерлекләрне эшләргә кирәк. Мәсәлән, фәкыйрьләргә сәдакалар бирергә, өч көн ураза тотарга, сөйләшмәгәннәр килешергә, тәүбә-истигъфар итәргә кирәк. Кеше хакларын үтәргә, бәхилләшергә кирәк. Яңгыр догасына, башларны иеп, муеннарны бөгеп, кайгылы кыяфәттә баралар. Балалар, хатыннар, картлар, авыру һәм зәгыйфьләр дә баралар, хәтта хайваннар да китерелә. Аллаһыга яраткан мәхлукатенең авыр хәле күрсәтелә.
Беренче көн яңгыр яумаса, икенче һәм өченче көннәрне дә шулай ук догага чыгылыр. Чөнки Аллаһ догада даими булганнарны яратыр.
Яңгыр догасы вакытында намаз кылынмас, хөтбә дә укылмас, бары тик дога һәм истигъфар ителер. Кешеләргә аерым-аерым намаз укырга мөмкин. Җәмәгать белән дә кычкырып ике рәкәгать намаз кылу яхшы эш. Яңгыр намазында камәт китерелмәс, бәйрәм намазындагы кебек тәкбирләр генә әйтелер. Имам беренче рәкәгатьтә Каф, икенчесендә исә Нух яки Камәр сүрәләрен укыр. Яисә беренче рәкәгатьтә Әгълә, икенче рәкәгатьтә Гашийә сүрәләрен укыр. Имам намаздан сон, ике хөтбә укыр, мөнбәргә чыкмас. Хөтбәдә нәсихәт ителмәс, дога һәм истигъфар гына кылыныр. Соңыннан имам, аркасын җәмәгатькә борып, йөзен кыйблага юнәлдереп, кулларын күтәреп дога кылыр.
Әнәс бине Мәлик (р.г.) шулай аңлата: "Бер адәм җомга көнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) хөтбә укыганда мәчеткә кергән һәм туп-туры мөнбәргә таба барып:
— Йә, Рәсүлүллаһ! Сарыклар, сыерлар һәлак булды, юллар киселде. Аллаһыга дога ит, безгә яңгыр яудырсын, — диде. Аллаһының Илчесе кулларын күтәреп:
— Аллаһым! Безгә яңгыр бир, Аллаһым, безгә яңгыр бир, — дип дога кылган.
Хөтбәдә яки дога вакытында шул дога укылыр:
اللَّهُمَّ أَسْقِنَا غَيْثًا مُغِيثًا هَنِيئًا مَرِيئًا غَدَقًا مُجَلَّلًا سَيْحًا عَامًا طَبَقًا . اللَّهُمَّ أَسْقِنَا الْغَيْثَ وَلَا تَجْعَلْنَا مِنَ الْقَانِطِينَ . اللَّهُمَّ إِنَّ بِالْبِلَادِ وَالْعِبَادِ وَالْخَلْقِ مِنَ الَّلاْوآءِ وَالضَّنْكِ مَا لَا نَشْكُو إِلَّا إِلَيْكَ* اللَّهُمَّ أَنْبِتْ لَنَا الزَّرْعَ وَأَدِّرْ لَنَا الضَّرْعَ وَأَسْقِنَا مِنَ الْبَرَكَاةِ السَّمَآءِ وَأَثْبِتْ لَنَا مِنْ بَرَكَاةِ الْأَرْضِ . اللَّهُمَّ إِنَّا نَسْتَغْفِرُكَ إِنَّكَ كُنْتَ غَفَّارًا . فَاَرْسِلِ السَّمَآءَ عَلَيْنَا مِدْرَارًا
"Әллааһүммә әскыйнәә гайсән мүгыйисән һәниән мәриән гадәкан мүҗәлләлән сәйхән гамән табәка. Әллааһүммә әскыйнәл-гайсә вә ләә тәҗгальнәә минәл-каанитыйин. Әллааһүммә иннәә бил-биләәди вәл-гыйбәәди вәл-халькый минәллаэвәи вәдданки мә ләә нәшкү илләә иләйкә. Әллааһүммә әнбит ләнәз-зәрга вә әдирр ләнәд-дарга вә әскыйна минәл-бәракәәтис-сәмәә-и вә әсбит ләнәә мин бәракәәтил-әръд. Әллааһүммә иннәә нәстәгъфирукә иннәкә күнтә гаффәәран фә әръсилис-сәмәә-ә галәйнәә мидраараа."
(Аллаһым! Безгә җан биргән, рухыбызга шатлык биргән бәрәкәтле, мул һәм хәерле ризыклар белән тукландырган һәм төрле якларга агып киткән, һәр тарафны дымландырган, һәр тарафка җәелгән яңгыр бүләк ит. Аллаһым! Безгә яңгыр бүләк ит һәм безне өметеңне өзгән кешеләрдән сакла. Аллаһым! Колларда һәм илләрдә, башка яратылганнарда шундый авырлык һәм кыенлык бар ки, Синнән башкага аңлата алмыйбыз. Аллаһым! Игеннәребезне үстер, хайваннарыбызның җиленнәренә сөт тутыр, безне күкнең бәрәкәте белән сугар. Безгә җир йөзенең бәрәкәтләрен бүләк ит. Әй, юмартлык һәм кәрам иясе Раббыбыз! Без Синнән генә мәгъфирәт телибез, һичшиксез, Син һәрвакыт гафу итүче. Безгә күктән мул яңгырлар яудыр, әй гафу итүчебез, әй, мәрхәмәтле Раббыбыз!)