- •Казан —2009
- •Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин, вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә хайри халькыйһии мүхәммәдин вә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйиин. Кереш сүз
- •Беренче бүлек дога — гыйбадәтнең асылы
- •Доганың файдасы
- •Ничек дога кылырга?
- •Догамы? Сабырлыкмы?
- •Кайчан дога кылырга кирәк?
- •Кемнәрнең догасы кабул була?
- •Доганы ничек башларга кирәк?
- •Дога кылына торган урынның әһәмияте
- •Догабызның кабул булуын белә алабызмы?
- •Иң гүзәл дога — " фатиха" сүрәсе
- •Икенче бүлек коръәни кәримдә һәм хәдисләрдә килгән дога үрнәкләре
- •1. Адәм (г.С.) белән Һава анабызның җәннәттән чыгарылганда укыган догалары:
- •2. Нух галәйһиссәләмнең догасы.
- •3. Лут галәйһиссәләмнең догасы.
- •4. Ибраһим галәйһиссәләмнең догасы:
- •5. Йосыф галәйһиссәләмнең догасы.
- •6. Шөгаеб галәйһиссәләмнең догасы.
- •7. Муса галәйһиссәләмнең догасы.
- •8. Юныс галәйһиссәләмнең догасы.
- •9. Зәкәрия галәйһиссәләмнең догасы.
- •10. Гайсә галәйһиссәләмнең догасы.
- •11. Талут гаскәренең догасы.
- •12. Коръәни Кәримдә безгә өйрәтелгән кайбер догалар:
- •13. Пәйгамбәребездән (с.Г.В.) килгән догалар һәм изге теләкләр.
- •14. Хәзрәти Әбү Бәкернең (р.Г.) бер догасы:
- •15. Хәзрәти Гомәрнең бер догасы:
- •16. Хәзрәти Галинең бер догасы:
- •17. "Әсмәә-үл-Хүснәә" — Күркәм исемнәр.
- •Өченче бүлек гыйбадәт догалары
- •Фарыз намазлар.
- •Вәҗеп намазлар.
- •3. Сөннәт (нәфел) намазлар.
- •I. Азан һәм Камәт
- •II. Намазларда ният кылу
- •Иртә намазының сөннәте.
- •2. Иртә намазының фарызы.
- •3. Өйлә намазының элек сөннәте:
- •4. Өйлә намазының фарызы.
- •5. Өйлә намазының соңгы сөннәте:
- •7. Икенде намазының фарызы.
- •8. Ахшам намазының фарызы:
- •9. Ахшам намазының сөннәте.
- •10. Ястү намазының элек сөннәте.
- •11. Ястү намазының фарызы.
- •12. Ястү намазының соңгы сөннәте:
- •13. Витер намазы.
- •18. Тәравих намазы.
- •III. Намаз уку рәвеше, намаздагы сүрәләр һәм догалар
- •"Фатиха" сүрәсе:
- •"Курайиш" сүрәсе.
- •"Кәфирун" сүрәсе.
- •"Наср" сүрәсе.
- •"Ихлас" сүрәсе.
- •IV. Намазлардан соң укыла торган догалар
- •V. Җомга намазы һәм догасы
- •VI. Бәйрәм намазлары һәм тәшрик тәкбирләре
- •VII. Җеназа намазы һәм догалары
- •VIII. Башка нәфел намазлары һәм догалары
- •Тәһәҗҗүд намазы.
- •Кадер кичәсе намазы.
- •3. Мигъраҗ кичәсе намазы һәм догасы.
- •8. Тәхиййәтүл-мәсҗид (Мәчет бүләге) намазы.
- •9. Сәфәр намазы.
- •10. Хаҗәт намазы һәм догасы.
- •11. Тәсбих намазы.
- •12. Истихарә намазы.
- •13. Тәүбә намазы.
- •14. Яңгыр намазы.
- •Дүртенче бүлЕк Көндәлек тормышта укыла торган кайбер догалар
- •Иртән торгач укыла торган дога.
- •Таңга кергәндә укыла торган дога:
- •Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога:
- •Бәдрәфтән чыккач укыла торган дога:
- •Мәчеткә кергәндә укыла торган дога:
- •Мәчеттән чыкканда укыла торган дога:
- •Ишекләрне (эш урыннарын) ачып кергәндә укыла торган дога:
- •Эш башлаганда яисә эш вакытында укыла торган дога:
- •Өйгә кергәндә укыла торган дога:
- •Түшәккә ятканда укыла торган догалар.
- •Йоклаганда курыккан кеше укый торган дога:
- •Төнлә уянган кешенең укый торган догасы:
- •Матур төш күрү өчен укыла торган дога.
- •18. Иртән иртүк тору өчен укыла торган дога.
- •Аш догасы.
- •Әгәр бисмилләне әйтү онытылып, ашаганда искә төшсә, ошбу доганы укыла:
- •20. Яңа туган айны күргәч укыла торган дога.
- •21. Ураза тотучыларга авыз ачканда укырга мөмкин булган догалар.
- •22. Каберләрне зиярәт иткәндә укыла торган дога.
- •23. Кабер газабыннан саклауны сорап укыла торган дога:
- •24. Фәкыйрьлектән котылу өчен укыла торган дога.
- •25. Мул ризык сорап укыла торган дога.
- •26. Кайгы-хәсрәткә төшкән кешенең догасы.
- •27. Бәла-казага очраган кешене күргәндә укыла торган дога:
- •28. Авырулардан шифа табу өчен укыла торган дога.
- •29. Төчкергән кешегә әйтелә торган дога.
- •30. Зарарлы хайваннардан имин булу өчен укыла торган дога:
- •31. Иминлек, тынычлык сорап укыла торган дога:
- •32. Золымга каршы укыла торган дога:
- •33. Иман белән җан тәслим кылу өчен соңгы сулышны алганда укыла торган дога:
- •34. Үлем хәбәре ишеткәннән соң укыла торган дога:
- •35. Сәдака биргәч укыла торган дога:
- •37. Яшен белән күк күкрәгәндә укыла торган дога:
- •38. Яңгыр яуганда укыла торган дога:
- •39. Күз тиюгә каршы укыла торган дога.
- •40. Көзгедә үз йөзен күргән вакытта укыла торган дога:
- •41. Тиләвәт сәҗдәсе догасы.
- •42. Бәланең китүе өчен укыла торган дога.
- •43. Колак тавышланса укыла торган дога:
- •44. Дәрес хәзерләгәндә һәм имтиханга кергәндә укыла торган дога.
- •45. Юлга чыкканда укыла торган дога.
- •46. Шоферларның машиналарына язып тага торган догалары:
- •47. Зөфаф кичәсендә кияүнең кәләше янына кергәндә укыла торган дога.
- •48. Йөкле хатын укый торган дога.
- •49. Бала туган вакытта укыла торган дога.
- •50. Балага исем кушу.
- •51. Бала укырга киткәндә укыла торган дога.
- •52. Иген иккәндә укыла торган дога.
- •53. Эшчеләрнең эш башлаганда укый торган догасы:
- •54. Ачуланганда укый торган дога.
- •55. Хезмәт хакларын һәм тиешлесен алганда укыла торган дога.
- •56. Түрәләр янына барганда укыла торган дога.
- •57. Судьяларның мөһим карарлар кабул иткәнче укый торган догасы.
- •58. Хөкем ителгәннәрнең догасы.
- •59. Сугышка киткәндә укыла торган дога:
- •60. Матди һәм рухи дәрәҗәләргә ия булу-өчен укыла торган ике аять:
- •61. Саранлыктан саклауны сорап дога кылу:
- •62. Өй яки фатир сатып алып урнашканда укыла торган дога:
- •63. "Исме Әгъзам" догасы.
- •64. Солдатка озату догасы:
- •65. Хаҗиларны хаҗга озату догасы:
- •66. Базар догасы.
- •67. Кияү киендергәндә укыла торган дога:
- •68. Кияүнең кәләше янына беренче мәртәбә кергәндә укыла торган дога:
- •69. Тәҗдиди иман (иман яңарту) догасы.
- •70. Гомуми догалар:
- •Бишенче бүлек салават-шәрифәләр
- •Алтынчы бүлек имам вазифалары
- •Җомга хөтбәсе һәм догалары.
- •Ике зур бәйрәмдәге намаз.
- •3. Никах хөтбәсе һәм догасы.
- •4. Яңгыр догасы.
- •5. Хәтем догасы:
- •Җиденче бүлек тәүбә-истигъфар
- •"Ясин шәриф" сүрәсе
- •Кулланылган әдәбият
Алтынчы бүлек имам вазифалары
Исламда дини вазифаларны үтәгән кешеләр өчен аерым догалар каралмаган. Ислам динен белгән һәркем дини вазифаларны үти ала. Динебездә элек һәм бүген дә дини вазифаларны имамнар үтәгән һәм ул эшләрне хәзер дә алар башкарып килә. Намаз укыталар, үлекләрне юып, җеназа укыйлар, хөтбәләр укыйлар һәм җәмгыятьтә бер төркем дини мәрасимнәр белән идарә итәләр. Шуңа күрә, һәркемгә бәйле булмаган кайбер догаларны югарыдагы баш астында бирүне кирәк дип таптык. Моның белән һәркем кызыксынмаса да, бәлкем, бу догаларны да өйрәнергә теләгәннәр табылыр һәм бу кешеләр туры килгәндә кайбер дини вазифаларны да башкара алырлар дигән уйда калыйк.
Җомга хөтбәсе һәм догалары.
Җомга намазында ике хөтбә укылыр. Беренче хөтбә — фарыз булган хөтбә. Икенче хөтбә исә — сөннәттер. Хөтбәне укучы кеше (хатыйб) җомганың элек сөннәтен мөнбәргә якын бер җирдә, мөнбәрнең каршында укыр. Укып бетергәч әкрен генә мөнбәргә чыгар, йөзе белән җәмәгатькә туп-туры утырыр. Мөәзин икенче азанны әйтер. Мөәзин азан әйткәндә, кирәк булса, укыячак хөтбәне күздән кичерер.
Хатыйбның мөнбәргә чыкканда укыячак догалары турында Пәйгамбәребездән (с.г.в.) килгән риваятьләр юк. Ләкин хатыйбның мөнбәргә гүзәл чыгуы, матур, күркәм күренүе һәм мөнбәргә чыкканда кайбер догаларны укуы урынлы дип санала.
Хөтбәдә догаларны уку мәҗбүри саналмый. Хатыйб, бернинди дога укымыйча да, бары тик "Бисмилләһ" кенә әйтеп мөнбәргә чыга һәм үзе теләгән догаларны укый ала.
Мөәзин азан әйтеп бетерүгә укылачак беренче хөтбә:
اَلْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِي خَلَقَ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضَ وَالْإِنْسَ وَالْجَانَّ، وَأَنْطَقَ لِسَانَ الْإِنْسَانِ بِأَنْوَاعِ الْفَصَاحَةِ وَالْبَيَانِ،وَ نَوَّرَ قُلُوبَ أَهْلِ التَّوْحِيدِ وَالْإِيمَانِ، بِأَنْوَارِ الْإِسْلاَمِ وَالْإِيقَانِ، وَأَرْسَلَ رَسُولَهُ بِالْهُدَى وَدِينِ الْحَقِّ وَمَوَاعِظِ ءَايَاتِ الْقُرْآنِ. كَمَا قَالَ اللهُ تَبَارَكَ وَتَعَالَى: اَلرَّحْمَنُ. عَلَّمَ الْقُرْآنَ. خَلَقَ الْإِنْسَانَ عَلَّمَهُ الْبَيَانَ. وَفَضَّلَهُ عَلَى سَآئِرِ الْحَيْوَانِ. وَأَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ غَافِرُ الذُّنُوبِ وَالْعِصْيَانِ. وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ بِالْحُجَّةِ وَالْبُرْهَانِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَعَلَى ءَالِهِ وَأَصْحَابِهِ أَجْمَعِينَ. أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ. كُلُّ مَنْ عَلَيْهَا فَانٍ وَيَبْقَى وَجْهُ رَبِّكَ ذُو الْجَلاَلِ وَالْإِكْرَامِ.
"Әл-хәмдү лилләәһилләзии халәкас-сәмәәвәәти вәл-әръда вәл-инсә вәл-җәәннә, вә әнтака лисәәнәл-инсәәни би әнвәәгыйль-фәсаахәти вәл-бәйәән, вә нәввәра кулүүбә әһлит-тәүхииди вәл-иимәәни би әнвәәрил-исләәми вәл-иикаан, вә әръсәлә расүүләһүү бил-һүдәә вә диинил-хәккый вә мәвәәгыйзый әәйәәтиль-куръәән. Кәмәә кааләллааһү тәбәәракә вә тәгааләә: әр-рахмәән, галләмәл-куръәәнә халәкал-иңсәәнә галләмәһүл-бәйәән. Вә фәддаләһүү галәә сәә-ирил-хәйвәән. Вә әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вәхдә-һүү ләә шәриикә ләһүү гаафируз-зүнүүби вәл-гыйсъйәән. Вә әшһәдү әннә мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһүү бил-хүҗҗәти вәл-бүрһәән, салләллааһү галәйһи вә галәә әәлиһии вә әсъхәәбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Күллү мән галәйһәә фәәниүв-вә йәбкаа вәҗһү раббикә зүл-җәләәли вәл-икраам".
(Аллаһы Тәгаләгә чиксез мактаулар булсын! Ул күкләрне һәм җирне, кешеләрне һәм җеннәрне барлыкка китергән; телләргә гүзәл, матур итеп сөйләү һәм аңлату мөмкинлеген биргән; тәүхид һәм иман әһелләренең күңелләрен ислам һәм иман нурлары белән нурландырган; туры юлга күрсәтү, хак дингә өйрәтү һәм Коръән аятьләре белән вәгазьләү өчен пәйгамбәрләр җибәргән. Бөек Аллаһы Тәгалә Үзе әйткән:
"Рәхимле Аллаһ. Ул Коръәнне өйрәтте. Кешене барлыкка китерде. Ул кешегә сөйләү, уку-язу, аңлау-аңлатуны өйрәтте һәм аны хайваннардан югары дәрәҗәгә күтәрде."
Бердәнбер, тиңе булмаган Аллаһыдан башка илаһ юклыгына гуаһлык бирәм. Ул гөнаһ һәм хаталарны Кичерүче. Мөхәммәд галәйһиссәләм Аның колы һәм дәлилләр белән килгән пәйгамбәре икәнлегенә гуаһлык бирәм. Аның якыннарына һәм барлык сәхабәләренә Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын.
Җәннәттән таш атып куылган шайтаннан Аллаһыга сыенам. Җир өстендә булган һәр җан иясе һәм һәрнәрсә – һәлак булучы. Фәкать олуглык һәм хөрмәт иясе булган Раббыңның заты гына калучы).
Хәзер татарча вәгазь сөйләнер. Вәгазьне бик озайту яхшы булмас. Татарча өлеше бетүгә түбәндәге рәвештә матур итеп тәмамлый торган җөмләләр укыр һәм утырыр.
بَارَكَ اللهُ لَنَا وَلَكُمْ فِي الْقُرْآنِ الْعَظِيمِ وَنَفَعَنَا وَإِيَّاكُمْ بِالْآيَاتِ وَالذِّكْرِ
الْحَكِيمِ. إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ الْجَوَادُ الْكَرِيمُ سَمِيعُ الدُّعَاءَ
"Бәәракәллааһү ләнәә вә ләкүм фил-куръәәнил-газыйим, вә нәфәганәә вә иййәәкүм бил-әәйәәти вәз-зикрил-хәкиим. Иннәһүү һүәл-гафүүрур-рахиимүл-җәвәәдүл-кәриимү сәмиигуд-дүгаа".
(Аллаһ безгә һәм сезгә бөек Коръәннән бәрәкәт иңдерсен, аның аятьләреннән һәм хикмәтле зикерләрдән файда бирсен. Чынлыкта Ул Гөнаһларны Гафу Итүче, Рәхимле, Киңкүңелле, Хөрмәтле, догаларны Ишетүче).
Утырыш: бу утыру вакытында хатыйб, теләсә, шул доганы укыр:
اَللَّهُمَّ اغْفِِِِرْ لِلْمُؤْمِنِينَ وَ الْمُؤْمِنَاتِ وَ الْمُسْلِمِينَ وَ الْمُسْلِمَاتِ الْأَحْيَاءِ مِنْهُمْ
وَ الْأَمْوَاتِ إِنَّكَ أَنْتَ مُجِيبُ الدَّعَوَاتِ وَ مُنْزِلُ الْبَرَكَاتِ وَ رَافِعُ الدَّرَجَاتِ
وَ قَاضِي الْحَاجَاتِ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ.
"Әллааһүммәгъфир лил-мүэминиинә вәл-мүэминәәти вәл-мүслимиинә вәл-мүслимәәтил-әхйәә-и минһүм вәл-әмвәәти. Иннәкә әнтә мүҗиибүд-дәгавәәти вә мүнзилүл-бәракәәти вә раафигуд-дәраҗәәти вә каадыйүл-хәәҗәәти бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин".
(Аллаһым, тере һәм үлгән мөэмин һәм мөэминәләрнең, мөслим һәм мөслимәләрнең гөнаһларын гафу ит! Дөреслектә, Син – догаларга Җавап Бирүче, бәрәкәт Иңдерүче, дәрәҗәләрне Күтәрүче, барлык хаҗәтләрне Үтәүче, йә рәхимлеләрнең Рәхимлесе!
Хатыйб бу кыска утырыштан соң торып басар һәм икенче хөтбәне беренчесенә караганда бераз әкрен тавыш белән укыр:
إِنَّ الْحَمْدَ لِلَّهِ نَحْمَدُهُ وَنَسْتَعِينُهُ وَ نَسْتَغْفِرُهُ وَنُؤْمِنُ بِهِ وَنَتَوَكَّلُ عَلَيْهِ وَنَعُوذُ بِاللهِ مِنْ شُرُورِ أَنْفُسِنَا وَمِنْ سَيِّئَاتِ أَعْمَالِنَا مَنْ يَهْدِهِ اللهُ فَلاَ مُضِلَّ لَهُ وَمَنْ يُضْلِلْ فَلاَ هَادِيَ لَهُ وَأَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ. إِنَّ اللهَ وَ مَلاَئِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى النَّبِيِّ. يَاأَيُّهَا الَّذِينَ ءَامَنُوا صَلُّوا عَلَيْهِ وَسَلِّمُوا تَسْلِيمًا. اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ بِعَدَدَ مَنْ صَلَّى وَصَامَ. اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ بِعَدَدِ مَنْ قَعَدَ وَقَامَ. صَلِّ وَسَلِّمْ عَلَيْهِ وَعَلَى جَمِيعِ الْأَنْبِيَاءِ وَالْمُرْسَلِينَ. وَعَلَى مَلاَئِكَتِكَ الْمُقَرَّبِينَ وَعَلَى أَهْلِ طَاعَتِكَ أَجْمَعِينَ مِنْ أَهْلِ السَّمَوَاتِ وَالْأَرصِينَ. وَارْحَمَنَا مَعَهُمْ وَاحْشُرْنَا مَعَهُمْ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ.
"Иннәл-хәмдә лилләәһи нәхмәдүһүү вә нәстәгыйинүһүү вә нәстәгъфируһүү вә нүэминү биһии вә нәтәвәккәлү галәйһи вә нәгуузү билләәһи мин шүруури әнфүсинәә вә мән сәййиәәти әгъмәәлинәә мән йәһдиһилләәһүү фәләә мүдыйллә ләһүү вә мән йүдълил фәләә һәәдийә ләһүү вә әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһүү вә әшһәдү ән-нә мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһ. Иннәллааһә вә мәләәикәтәһүү йүсаллүүнә галән-нәбиййи. Йәә әййүһәлләзиинә әәмәнүү саллүү галәйһи вә сәллимүү тәслиимәә. Әллааһүммә салли галәә мүхәммәдин вә галәә әәли мүхәмәдин вә галәә җәмиигыйль-әнбийәәи вәл-мүрсәлиин. Вә галәә мәләәикәтикәл-мүкаррабиинә вә галәә әһли таагатикә әҗмәгыйинә мин әһлис-сәмәвәәти вәл-әрадыйинә вәрхәмнәә мәгаһүм вәхшүрнәә мәгаһүм бирахмәтикә йәә әрхмәр-раахимиин".
(Аллаһы Тәгаләгә барлык мактаулар булсын, Аннан гына ярдәм һәм гөнаһларны гафу итү сорыйбыз. Аңа иман китерәбез һәм барлык эшләребездә Аңа тапшырылабыз. Үзебезнең яманлыкларыбыздан һәм гамәлләребезнең начарлыгыннан Аллаһыга сыенабыз. Аллаһы Тәгалә туры юлга күндергән кешене беркем дә юлдан яздыра алмас, Аллаһ юлдан яздырган кешене исә беркем дә туры юлга күндерә алмас. Бердәнбер, тиңе булмаган Аллаһыдан башка илаһ юклыгына һәм Мөхәммәд галәйһиссәләм Аның колы һәм пәйгамбәре икәнлегенә гуаһлык бирәм.
"Чынлыкта Алллаһ һәм Аның фәрештәләре Пәйгамбәргә (галәйһиссәләм) салават әйтә, әй иман китерүчеләр, сез дә аңа салават әйтегез".
Аллаһым, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәм аның якыннарына, намаз укучылар һәм ураза тотучылар саны кадәр рәхмәтең һәм сәләмең булсын! Аллаһым, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәм аның якыннарына, утырып һәм басып торучылар саны кадәр рәхмәтең һәм сәләмең булсын! Аңа һәм барлык пәйгамбәрләргә, сөекле фәрештәләргә, җирдә һәм күкләрдә булган барлык итагатьлеләргә Аллаһының рәхмәте һәм сәләмнәре булсын! Алар белән безгә дә рәхмәтеңне бир, безне дә алар белән Үзеңнең рәхмәтеңдә җыйсаң иде, йә рәхимлеләрнең Рәхимлесе!)