Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

5. Йосыф галәйһиссәләмнең догасы.

Билгеле булганча, Йосыф (г.с.) Зөләйханың теләген үтәмәгәнгә зинданга ябылган. Зинданда чакта ул шундый дога кылган:

رَبِّ السِّجْنُ أَحَبُّ إِلَيَّ مِمَّا يَدْعُونَنِي إِلَيْهِ وَإِلاَّ

تَصْرِفْ عَنِّي كَيْدَهُنَّ أَصْبُ إِلَيْهِنَّ وَأَكُنْ مِنَ الْجَاهِلِينَ

"Раббис-сиҗнү әхәббү иләййә миммәә йәдегуунәнии иләйһи вә илләә тәсъриф ганнии кәйдәһүннә әсъбү иләйһиннә вә әкүм-минәл-җәәһилиин."

(Әй, Раббым! Боларның мине өндәгән эшләреннән зиндан яхшырак, әгәр бу хатыннар­ның хәйләсеннән мине коткармасаң, мин аларга иярүче һәм җаһилләрдән булырмын.) ("Йосыф" сүрәсе, аять 33.)

Йосыф, беркадәр зинданда калганнан соң, Аллаһының аңа өйрәткән төш юрау белеме ярдәмендә аннан котылды. Шул вакыт ул болай дип дога кылды:

رَبِّ قَدْ أَتَيْتَنِي مِنَ الْمُلْكِ وَعَلَّمْتَنِي مِنْ تَأْوِيلِ الْأَحَادِيثِ فَاطِرَ السَّمَوَاتِ

وَ الْأَرْضِ أَنْتَ وَلِيّ فِي الدُّنْيَا وَ الْأَخِرَةِ تَوَفَّنِي مُسْلِمًا وَأَلْحِقْنِي بِالصَّالِحِينَ

"Рабби каде әәтәйтәнии минәл-мүлки вә галләмтәнии мин тәэвиилил-әхәәдииси фәәтыйрас-сәмәәвәәти вәл әръдый әңтә вәлиййии фид-дүньйәә вәл әәыйрати тәвәффәнии мүслимәүв-вә әлхикънии бис-саалихиин".

(Әй, Раббым! Син миңа мөлкәттән бер насыйп бирдең вә төшләрне юрау ысулын өйрәттең. Әй күкләрне һәм җирне Яратучы! Син дөньяда һәм ахирәттә минем ярдәмчем, мине мөселман буларак җанымны ал һәм мине салих, тәкъва бәндәләрең белән тоташтыр.) ("Йосыф" сүрәсе, аять 101.)

6. Шөгаеб галәйһиссәләмнең догасы.

Шөгаеб (г.с.) кавемен дингә өндәгәндә мәмләкәт һәм өлкәнең кайбер кешеләренә бу ошамаган һәм аларның диненә күчмәгән очракта аларны илләреннән куачакларын сөйләгәннәр. Аларга җавап итеп, Шөгаеб моның мөмкин түгеллеген белдергән һәм шулай дога кылган:

عَلَى اللهِ تَوَكَّلْنَا رَبَّنَا افْتَحْ بَيْنَنَا وَبَيْنَ قَوْمِنَا بِالْحَقِّ وَأَنْتَ خَيْرُ الْفَاتِحِينَ

"Галәллааһи тәвәккәлнәә раббәнәфтәх бәйнәнәә вә бәйнә кауминәә бил-хәккый вә әңтә хайрульәәтихиин."

(Без Аллаһыга тәвәккәл иттек. Әй, Раббыбыз! Безнең белән кавемебез арасында Син гаделлек белән хөкем ит, чөнки Син хөкем кылучыларның иң хәерлеседер.) ("Әгъраф" сүрәсе, аять 89.)

7. Муса галәйһиссәләмнең догасы.

Мусаның кавеменнән кайсыберләре бозауга та­бынгач, Аллаһ аларга көчле зилзилә бирде. Ул вакытта Муса (г.с.) шулай дога кылды:

قَالَ رَبِّ لَوْ شِئْتَ أَهْلَكْتَهُمْ مِنْ قَبْلُ وإِيَّايَ .... تُضِلُ بِهَا مَنْ تَشَاءُ

وَتَهْدِي مَنْ تَشَاءُ أَنْتَ وَلِيُّنَا فَاغْفِرْلَنَا وَارْحَمْنَا وَأَنْتَ خَيْرَ الْغَافِرِينَ .

وَاكْتُبْ لَنَا فِي هَذِهِ الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْأَخِرَةِ إِنَّا هُدْنَا إِلَيْكَ ...

"Каалә рабби ләү шиэтә әһләктәһүм миң каблү вә иййәәйә... Түдыйллү биһәә мәң тәшәә-ү вә тәһдии мәң тәшәә-ү. Әңтә вәлиййүнәә фәгъфир ләнәә вәрхәмнәә вә әңтә хайруль-гаафириин. Вәктүб ләнәә фи һәәзиһид-дүньйәә хәсәнәтәүв-вә фил-әәхыйрати иннәә һүднәә иләйик."

(Әй, Раббым! Теләсә идең, боларны һәм мине иртәрәк тә һәлак итәр идең... Син теләгәнеңне адаштырырсың, теләгәнеңне һидаятькә ирештерерсең. Син безнең вәлиебез-дустыбыз, безне кичер, безгә мәрхәмәт ит. Син гафу итүчеләрнең иң хәерлесе. Безгә бу дөньяда һәм ахирәттә дә яхшылык бир, без Сиңа кайттык.) ("Әгъраф" сүрәсе, аять 155-156.)

Муса галәйһиссәләмнең башка догасы:

Муса (г.с.) динен аңлату өчен Фиргавенгә китәчәк иде, ләкин телендә бер тотлыгу булганга кайгырды һәм шулай дога кылды.

"Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каулии."

(Раббым! Күкрәгемне ач, киңәйт, эшемне җиңеләйт. Телемдәге төенне чиш — сүземне аңласыннар.) ("Таһә" сүрәсе, аять 25-28.)

Муса (г.с.) Мисырга киткәндә сугышып ятучы ике кешене күрде һәм гаугага ул да катнашты. Берсенә йодрык белән суккан иде, ул адәм үлде. Болай эшләгәненә үкенгән Муса шулай дога кылган:

رَبَّنَا إِنِّي ظَلَمْتُ نَفْسِي فَاغْفِرْ لِي

"Раббәнәә иннии заләмтү нәфсии фәгъфир лии."

(Раббым! Мин үземә золым иттем, мине гафу әйлә.)

Хәзрәти Муса ачыккан иде. Кое янында хай­ваннарны эчергән кешеләргә ярдәм иткәннән соң, ял иткәндә шулай дога кылып ялварды:

رَبِّ إِنِّي لِمَا أَنْزَلْتَ إِلَيَّ مِنْ خَيْرٍ فَقِيرٍ

"Рабби иннии лимәә әңзәлтә иләййә мин хайриң фәкыйир."

(Раббым! Мин Синең миңа иңдерәчәк хәереңә мохтаҗмын.)

Хәзрәти Муса Фиргавен кешеләреннән качканда шулай дога кылды:

رَبِّ نَجِّنِي مِنَ الْقَوْمِ الظَّالِمِينَ

"Рабби нәҗҗинии минәл-каумиз-заалимиин."

(Раббым! Мине бу залимнәрдән коткар.) ("Касас" сүрәсе, аять 16.)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]