Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

II. Намазларда ният кылу

Ният, теләсә нинди гыйбадәтне башкарыр алдыннан тел белән кылган кебек, күңел белән дә кылырга мөмкин. Ләкин ният күңел белән кылынганда, тел белән дә башкарылса, тагын да яхшы. Чөнки ул үтәләчәк гыйбадәтнең аңлы рәвештә, акыл белән кылынуына нигез була. Намаз укучы кеше, ниятен тел белән әйткәндә аны ана телендә дә әйтә ала. Ләкин без ният кылу үрнәкләрен татарча да, гарәпчә дә бирергә булдык. Һәр намаз өчен ният үрнәген бирүне кирәк дип таптык. Аларның аермасы бары тик намазларның исемнәренә, намазны җәмәгать белән яки ялгыз укуга гына кайтып кала.

  1. Иртә намазының сөннәте.

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى سُنَّةَ هَذَا الْفَجْرِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә сүннәтә һәәзәл-фәҗри әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти".

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен, иртә намазының сөннәтен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).

2. Иртә намазының фарызы.

а) җәмәгать белән кылганда:

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى فَرْضَ هَذَا الْفَجْرِ مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә фәрда һәәзәл-фәҗри мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъ­биләл-кыйбләти".

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен иртә намазының фарызын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым ошбу имамга).

б) ялгыз гына кылганда:

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى فَرْضَ هَذَا الْفَجْرِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә фәрда һәәзәл-фәҗри әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен иртә намазының фарызын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).

3. Өйлә намазының элек сөннәте:

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى سُنَّةَ هَذَا الظُّهْرِ الْأُولَى أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә сүннәтә һәәзәз-зуһрил-үүлә әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти".

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен өйлә намазының сөннәтен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).

4. Өйлә намазының фарызы.

а) җәмәгать белән кылганда:

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى فَرْضَ هَذَا الظُّهْرِ مُقْتَدِئًا بِهَذَا الْإِمَامِ مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә фәрда һәәзәз-зуһри мүкътәди-ән би һәәзәл-имәәми мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен өйлә намазының фарызын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына, оедым ошбу имамга).

б) Ялгыз гына кылганда:

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى فَرْضَ هَذَا الظُّهْر أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә фәрда һәәзәз-зуһри әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен өйлә намазының фарызын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).

5. Өйлә намазының соңгы сөннәте:

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى سُنَّةَ هَذَا الظُّهْرِ الْأَخِرَةِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

әвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә сүннәтә һәәзәз-зуһрил-әәхирати әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен өйлә намазының соң сөннәтен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).

б. Икенде намазының сөннәте.

نَوَيْتُ أَنْ أُصَلِيَ لِلَّهِ تَعَالَى سُنَّةَ هَذَا الْعَصْرِ أَدَاءً مُسْتَقْبِلَ الْقِبْلَةِ

"Нәвәйтү ән үсаллийә лилләәһи тәгааләә сүннәтә һәәзәл-гасри әдәә-ән мүстәкъбиләл-кыйбләти."

(Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен икенде намазының сөннәтен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына).

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]