Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

49. Бала туган вакытта укыла торган дога.

Шифаханәдәме, өйдәме булсын, бала табучы хатын янында, я күрше бүлмәдә якыннары "Аятел-Көрси" укыганнан соң "Әгъраф" сүрәсенең 54 нче аятен укырлар.

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . إِنَّ رَبَّكُمُ اللَّهُ الَّذِي خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ فِي سِتَّةِ أَيَّامٍ ثُمَّ اسْتَوَى عَلَى الْعَرْشِ َيُغْشِي اللَّيْلَ النَّهَارَ يَطْلُبُهُ حَثِيثًا وَالشَّمْسَ وَالْقَمَرَ وَالنُّجُومَ مُسَخَّرَاتٍ بِأَمْرِهِ أَلَا لَهُ الْخَلْقُ وَالْأَمْرُ تَبَارَكَ اللَّهُ رَبُّ الْعَالَمِينَ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. "Иннә раббәкүмүллаа-һүлләзии халәкас-сәмәәвәәти вәл-әръда фии ситтәти әййәәмиң сүммәстәвәә галәл-гарши йүгъшил-ләйлән-нәһәәра йәтълүбүһүү хәсиисәүв-вәш-шәмсә вәл-камәра вән-нүҗүүмә мүсәххараатим би әмриһии әләә ләһүл-хальку вәл-әмру тәбәәракәллааһү раббуль-гааләмиин".

(Раббыгыз — Ул Аллаһыдыр ки, күкләрне һәм җирне алты көндә яратып, бөтен тәхетне капла­ды. Аллаһ төнне көн белән каплар һәм берөзлексез төн көнне, көн төнне алыштырыр. Аллаһ кояшны, айны һәм йолдызларны әмеренә бәйле кылды. Игътибар итегез ки, ярату да, әмер итү дә Аңа хастыр. Галәмнәрнең Раббысы Аллаһ ни кадәр бөектер.) ("Әгъраф" сүрәсе, аять 54.)

Бу аятьтән соң "Ихлас", "Фәләкъ", "Нәс" һәм "Фатиха" сүрәләре укылыр. Хәерле бала бирүе өчен дога кылыныр. Баланың ата-анасы исән булуы өчен Аллаһыга ялварылыр.

50. Балага исем кушу.

Бала берничә көнлек булгач, аңа исем куелыр.

Тәһарәт алып, уң колагына азан, сул колагына камәт әйтелер. Куелачак исемнең мәгънәсенә игътибар ителер. Матур исем куелыр. Аннан соң, Коръәни Кәримнән бер сүрә укылып, дога ителер. Баланың иленә, милләт һәм диненә файдалы кеше булып җитешүе өчен дога кылыныр. Әти-әнисе тәбрик ителер.

51. Бала укырга киткәндә укыла торган дога.

Һәр кешенең тормышында онытылмый торган көннәр бар. Беренче мәртәбә укырга киткән көнебез дә шундыйлардан. Инсанның рухы баеп, тагын да югары үсүенә мондый мөһим көннәрдә кылыначак догаларның тәэсире зур.

Берәрсе:

رَبِّ زِدْنِى عِلْمًا وَفَهْمًا وَأَلْحِقْنِى بِالصَّالِحِينَ

"Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин".

(Раббым! Минем гыйлемемне һәм аңымны арттыр вә мине яхшы инсаннардан әйлә) догасын укыр һәм баладан кабатлатыр. Аннан соң:

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ. أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ . بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ رَبِّ اشْرَحْ

لِى صَدْرِى وَيَسِّرْ لِى أَمْرِى وَحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِى يَفْقَهُوا قَوْلِى. رَبِّ زِدْنِى عِلْمًا وَفَهْمًا وَأَلْحِقْنِى بِالصَّالِحِِينَ. رَبِّ اجْعَلْنِى مُقِيمَ الصَّلَاةِ وَمِنْ ذُرِّيَّتِى رَبَّنَا وَتَقَبَّلْ دُعَآءَ.

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каүлии. Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин, Раббиҗгальнии мүкыйимәс-саләәти вә миң зүрриййәти раббәнәә вә тәкабәл дүгаа."

"Аллаһым, бүген бу кечкенә балабызны укырга озатабыз. Аңа укуында уңышлар насыйп ит, саулык һәм бәхет бир. Диненә, милләтенә, ватанына һәм кешелеккә файдалы бер колың әйлә. Аны һәртөрле начарлыклардан сакла. Ярдәмеңне һәм мәрхәмәтеңне киметмә. Бәла-ка­залардан сакла. Аны гаиләсенә, гаиләсен аңа багышла.

Аллаһым, безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшы­лык һәм гүзәллек бүләк ит", дип дога кылыныр.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]