Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

5. Хәтем догасы:

اللَّهُمَّ رَبَّنَا يَا رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ . وَتُبْ عَلَيْنَا يَا مَوْلَيانَا إِنَّكَ أَنْتَ التَّوابُ الرَّحِيمُ . وَهْدِنِي وَهْدِنَا وَوَفِّقْنَا إِلَى الْحَقِّ وَإِلَى طَرِيقٍ مُّسْتَقِيمٍ بِبَرَكَةِ خَتْمِ الْقُرْءَانِ الْعَظِيمِ وَبِحُرْمَةِ حَبِيبِكَ وَرَسُولِكَ الْكَرِيم ِ. وَعْفُ عَنَّا يَا كَرِيمُ وَاعْفُ عَنَّا يَا رَحِيمُ وَاغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا بِفَضْلِكَ وَكَرَمِكَ يَآ أَكْرَمَ الْأَكْرَمِينَ وَيَآ أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ . اللَّهُمَّ زَيِّنَّا بِزِينَةِ خَتْمِ الْقُرْءَانِ وَأَكْرِمْنَا بِكَرَامَةِ خَتْمِ الْقُرْءَانِ وَشَرِّفْنَا بِشَرَافَةِ خَتْمِ الْقُرْءَانِ وَأَلْبِسْنَا بِخِلْعَةِ خَتْمِ الْقُرْءَانِ وَأَدْخِلْنَا الْجَنَّةَ بِشَفَاعَةِ خَتْمِ الْقُرْءَانِ وَعَافِنَا مِن كُلِّ بَلَآءِ الدُّنْيَا وَعَذَابِ الْأَخِرَةِ بِحُرْمَةِ خَتْمِ الْقُرْءَانِ وَارْحَمْ جَمِيعَ أُمَّةِ مُحَمَّدٍ (صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ) بِحُرْمَةِ خَتْمِ الْقُرْءَانِ اللَّهُمَّ اجْعَلِ الْقُرْءَانَ لَنَا فِي الدُّنْيَا قَرِيناً وَفِي الْقَبْرِ مُونِسًا وَفِي الْقِيَامَةِ شَفِيعًا وَعَلَى الصِّرَاطِ نُورًا وَإِلَى الْجَنَّةِ رَفِيقًا وَمِنَ النَّارِ سِتْرًا وَحِجَابًا وَإِلَى الْخَيْرَاةِ كُلِّهَا دَلِيلًا وَإِمَامًا بِفَضْلِكَ وَجُودِكَ وَكَرَمِكَ يَآ أَكْرَمَ الْأَكْرَمِينَ . اللَّهُمَّ ارْزُقْنَا بِكُلِّ حَرْفٍ مِنَ الْقُرْآنِ حَلَاوَةً وَبِكُلِّ كَلِمَةٍ كَرَامَةً وَبِكُلِّ آيَةٍ سَعَادَةً وَبِكُلِّ سُورَةٍ سَلَامَةً وَبِكُلِّ جُزْءٍ جَزَآءً وَصَلَّى اللهُ عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ وَآلِهِ أَجْمَعِينَ الطَّيِّبِينَ الطَّاهِرِينَ . اللَّهُمَّ انْصُرْ مَنْ نَصَرَ الدِّينَ وَاكْتُبِ السَّلَامَةَ وَالْعَافِيَةَ عَلَيْنَا وَعَلَى الْحُجَّاجِ وَالْغُزَاةِ وَالْمُسَافِرِينَ وَالْمُقِيمِينَ فِى بَرِّكَ وَبَحْرِكَ مِنْ أُمَّةِ مُحَمَّدٍ (صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ) عَلَيْهِمْ أَجْمَعِينَ . اللَّهُمَّ بَلِّغْ صَوَابَ مَا قَرَءْنَاهُ وَنُورَ مَا تَلَوْنَاهُ إِلِى رُوحِ نَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ (صَلَّى اللهُ تَعَالَى عَلَيْهِ وَسَلَّمَ) وَلِأَرْوَاحِ أَوْلَادِهِ وَأَزْوَاجِهِ وَأَصْحَابِهِ رِضْوَانُ اللهِ تَعَالَى عَلَيْهِمْ أَجْمَعِينَ وَلِأَرْوَاحِ ءَابَآئِنَا وَأُمَّهَاتِنَا وَأَبْنَائِنَا وَبَنَاتِنَا وَإِخْوَانِنَا وَأَخَوَاتِنَا وَأَصْدِقَائِنَا وَأُسْتَاذِنَا وَأَقْرِبَائِنَا وَمَشَايِخِنَا وَلِمَنْ لَهُ حَقٌّ عَلَيْنَا وَلِأَرْوَاحِ جَمِيعِ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤمِنَاتِ وَالْمُسْلِمِينَ وَالْمُسْلِمَاتِ الْأَحْيَآءِ مِنْهُمْ وَالْأَمْوَاتِ بِرَحْمَتِكَ يَآ أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ . جَزَى اللهُ عَنَّا مُحَمَّدًا صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ مَا هُوَ أَهْلُهُ . سُبْحَانَ رَبِّكَ رَبِّ الْعِزَّةِ عَمَّا يَصِفُونَ . وَسَلَامٌ عَلَى الْمُرْسَلِينَ . وَالْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ .

"Әллааһүммә раббәнәә йәә раббәнәә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим. Вә түб галәйнәә йәә мәүләәнәә иннәкә әнтәт-тәввәбүр-рахиим. Вәһдинии вәһдинәә вә вәффикънәә иләл-хәккый вә иләә тарииким-мүстәкыйим. Би бәракәәти хатмил-куръәәнил-газыйим, вә би хүрмәти хәбиибикә вә расүүликәл-кәриим. Вәгъфү ганнәә йәә кәрим, вәгъфү ганнәә йәә рахиим. Вәгъфирләнәә зүнүүбнәә би фәдъликә вә кәраамикә йәә әкрамәл-әкрамиин, вә йәә әрхәмәр-раахимиин. Әллааһүммә зәййиннәә би зинәти хатмил-куръәән, вә әкримнәә би кәраамәти хатмил-куръән, вә шәррифнәә би шәраафәти хатмил-куръәән. Вә әлбиснәә би хыйльгати хатмил-куръәән. Вә әдхыйльнәл-җәннәтә би шәфәәгатил-куръәән. Вә гаафинәә мин күлли бәләә-ид-дүньйәә вә газәәбил-әәхыйрати би хүрмәти хатмил-куръәән. Вәрхәм җәмиига үммәти мүхәммәдин би хүрмәти хатмил-куръәән. Әллааһүммәҗгалил-куръәәнә ләнәә фид-дүньйәә кариинән вә фил-кабри мүүнисән вә фил-кыйәәмәти шәфииган вә галәс-сыйраатый нүүран вә иләл-җәннәти рафиикан вә минән-нәәри ситьран вә хиҗәәбән вә иләл-хайраати күлләһәә дәлиилән вә имәәмән би фәдъликә вә җүүдикә вә кәраамикә йәә әкрамәл-әкрамиин. Әллаһүммәрзүкънәә би күлли хәрфин минәл-куръәәни хәләәвәтән вә би күлли кәлимәтин кәраамәтән, вә би күлли әйәәтин сәгаадәтән вә би күлли сүүратин сәләәмәтән, вә би күлли җүз-ин җәзәә. Вә салләллааһү галәә сәййидинәә мүхәммәдин вә әәлиһии әҗмәгыйнәт-таййибинәт-тааһириин. Әллааһүммәнсур мән нәсарад-дин, вәктүбис-сәләәмәтә вәл-гаафийәтә галәйнәә вә галәл-хүҗҗәәҗи вәл-гуззәәти вәл-мүсәәфириинә вәл-мүкыймиинә фии бәррикә вә бәхрикә мин үммәти мүхәммәдин галәйһим әҗмәгыйин. Әллааһүммә бәллигъ сәвәәбә мәә караэнәәһү вә нүүра мәә тәләүнәәһү иләә руухи нәбиййинәә мүхәммәдин салләллааһү тәгааләә галәйһи вә сәлләм. Вә ли әрвәәхи әүләәдиһии вә әзвәәҗиһии вә әсъхәәбиһии ридвәәнүллааһи тәгааләә галәйһим әҗмәгыйин. Вә ли әрвәәхи әәбәә-инәә вә үммәһәәтинәә вә әбнәә-инәә вә бәнәәтинәә вә ихъвәәнинәә вә әхавәәтинәә вә әсъдикаа-инәә вә үстәәзинәә вә әкърибәә-инәә вә мәшәә-ихинәә вә лимән ләһүү хәккун галәйнәә вә ли әрвәәхи җәмигыйль-мүэминиинә вәл-мүэминәәти вәл-мүслимиинә вәл-муслимәәти әл-әхьйәә-и минһүм вәл-әмвәәти, бирахмәтикә йәә әрхәмәрәр-раахимиин. Җәзәллааһү ганнәә мүхәммәдән салләллааһү галәйһи вә сәлләмә мәә һүә әһлүһ. Сүбхәәнә раббикә раббил-гыйззәти гаммәә йәсыйфүүн. Вә сәләәмүн галәл-мүрсәлин. Вәл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин".

Татар телендә бу доганы түбәндәгечә кылырга мөмкин:

"Аллаһым! Китабың Коръәндә: "Миңа дога кылыгыз, догагызны кабул итәм", — дип боерасың. Инде Сиңа дога кылу өчен җыелдык, кулларыбызны Синең чиксез кодрәтеңә, куәтеңә ачтык. Дога­бызны кабул әйлә, йә Рабби!

Йә Рабби! Без гөнаһлы коллар. Син исә рәхмәте, бәрәкәте күп булучысың. Укыган Коръән һәм салаватларны кабул әйлә. Коръән мөэминнәр өчен шифа дип әйтәсең, безнең рухларыбыз, тәннәребез авыру, Син Коръәнне безнең өчен шифа кыл. Без, һәрвакыт Аның юлыннан китмәсәк тә, Сине оныткан вакытларыбыз булса да, Син безне онытма, Аллаһым!

Йә Рабби! Без Синең көчсез колларың, нәфесләребезгә золым итәбез. Тәүбә итеп яңадан кире гөнаһ дәрьясына атылабыз. Безгә шундый илаһи сөю бир ки, без Синнән башкасын күрмик. Безгә шундый гыйбадәт тәмен бир ки, Сиңа гыйбадәт итүдән туймыйк. Безгә шундый кеше мәхәббәте, Коръән сөюе бир ки, малыбыз-мөлкәтебезне Әбү Бәкер, Госман, Гомәр кебек Ислам юлында сарыф итик. Гали кебек Синең динең өчен җаныбызны фида итик.

Йә Рабби! Галәмнәрнең Раббы — Синсең, мөлек — Синеке, мактау — Сиңа. Теләгәнеңне хөрмәтләрсең, теләгәнеңне хур итәрсең. Теләгәнеңә мөлкәт биреп, теләгәнеңнән аны алырсың. Төннән көнне, көннән төнне чыгарыр­сың. Синең һәрнәрсәгә көчең җитәр. Безне газиз әйлә, хур итмә. Янгыннардан, зилзиләләрдән, су басулардан һәм без белмәгән бәла-казалардан Син сакла, Аллаһым! Авыруларга шифа бир, бурычлы булганнарга бурычларын түләүдә җиңеллек бир.

Аллаһым! Синең исемеңне яңгыраткан азан­нар тынмасын. Коръәннәр гөрләп укылып торсын. Гашыйклар Синең сөюеңә тоташсыннар, йорты­бызны, ватаныбызны һәм бөтен Ислам илләрен дошман һөҗүмнәреннән, кяферлар кулында уен­чык булудан, аларга кул ачып ялварудан коткар. Дәүләтебезне, милләтебезне мөселман буларак мәңгелек ит.

Йә Рабби! Укыган хәтем савабын Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә ссәләмнең рухына багышладык, савабын Пәйгамбәребезгә ирештер: йә Рабби! Бөтен пәйгамбәрләрнең, изгеләрнең, әүлияләрнең, галимнәрнең рухларына ирештер, йә Рабби! Коръәннең хөрмәтенә, пәйгамбәрләрнең мәхәббәтенә, сөйгән колларың хөрмәтенә догала­рыбызны кабул ит. Раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтәүв-вә фил-әәхыйрати хәсәнәтәүв-вә кыйнәә газәәбән-нәәр. Раббәнәгъфир лии вә ли вәәлидиййә вә лил-мүэминиинә йәүмә йәкуумүл-хисәәб. Амин".

Дога кылган кеше ана телендәге өлешенә теләгән үзгәрешләрне өсти алыр, күңеленнән килгән рәвештә Аллаһыга дога кылыр, сорар, ялварыр.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]