Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

Доганы ничек башларга кирәк?

Дога кыла башлаганчы элек рухны һәм тәнне догага хәзерләргә кирәклеген алда әйтеп үткән идек инде. Әдәп һәм таләпләребезгә туры китереп, ике рәкәгать яки аннан да күбрәк намаз кылганнан соң гына дога кылу яхшырак булыр.

Доганы Аллаһыга хәмед әйтеп (Аны мактап), биргән нигъмәтләренә шөкрана кылып һәм Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салават һәм сәлам китереп башлау кирәк. Ул, дога кыла башланганчы, күп мәртәбә: "Сүбхәәнә раббийәл-галиййил-әгъләл-вәһһәәб", — дип әйтә торган булган.

" Исра" сүрәсенең 110 нчы аятендә Аллаһы Тәгалә шулай дигән: "Раббыгызга "Аллаһ" дип тә, "Рахмән" дип тә дога кыла аласыз. Чыннан да иң гүзәл исемнәр — Аныкыдыр. Дога кылганда тавы­шыңны күтәрмә, артык кысма да, урта бер тавыш белән кыл." Бу аять безгә доганы башлаганда һәм дога эчендә "Әсмә-үл-Хүснә" исеме бирелгән Аллаһының иң гүзәл исемнәрен зикер итүебезнең кирәклеге турында белгертә.

Догада Аллаһы Тәгаләдән бер теләк теләгәндә элек үзең өчен, аннан соң якыннарың һәм башка мөэминнәр өчен дога кылырга кирәк.

Доганы башлаганда ниләр укырга кирәклеген әйтеп тормыйбыз. Ләкин, һичшиксез, Аллаһы Тәгаләгә бик күп тапкыр мактау (хәмед әйтү), Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) сәлам вә салават китерү кирәклеген кабатлап әйтәбез. Моннан соң кеше күңеленә нәрсә килсә, шуны ихлас күңелдән Аллаһыга белдерер.

Дога кылына торган урынның әһәмияте

Дога кылыначак җирнең артык бер әһәмияте булмау белән бергә, кайбер изге җирләрдә кылынган догаларның кыйммәте турында да әйтеп китү урынлы булыр.

Кәгъбәдә кылынган догаларның кабул булуын әйтергә кирәк. Мәсҗид Нәбәви һәм Мәсҗид Акса кебек мөкатдәс урыннарда кылыначак догалар кабул була дип өмет ителә. Шуның белән бергә Коръәни Кәримдә һәм хәдисләрдә дога кылыначак җир хакында ачык бер хөкем бирелмәгән. Тирмизи риваять иткән хәдистә: "Минем шул мәчетемдә кылынган намаз, Мәсҗид Хәрамнан тыш башка мәчетләрдә кылынган мең намаздан хәерлерәк" диелгән. Бу хәдис шул җирләрдә кылынган догаларның әһәмияте турында сөйли. Шуны да истә тотарга кирәк, бөтен мөселманнар да намазларын һәрвакыт бу җирләрдә кыла алмый­лар. Шуңа күрә бу турыда сүз алып бару да файдасыз. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүдә безгә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләре ярдәмгә килә.

"Каберләр һәм мунчалардан башка бөтен җир шары — мәчеттер." Бу хәдис әйтеп үтелгән урыннарда намаз кылуны дөрес күрми. Каберләрдә дога кылу бик табигый булган кебек, мунчаларда да кеше дога кыла ала. Доганы кеше һәр җирдә кыла ала. Кыскача әйткәндә, дога кылу өчен урын мәсьәләсе мөһим түгел.

Догабызның кабул булуын белә алабызмы?

Дога эшләгән гөнаһларыбыз өчен Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенмәк яки дөньяви тормышыбыз өчен бер нәрсә теләмәк, яисә Аның безгә биргән чиксез нигъмәтләренә шөкер итмәк максаты белән кылыныр. Аллаһы Тәгалә тарафыннан иң кабул булган дога — Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләре өчен кылынган догадыр.

Бәндә, әгәр Аллаһы Тәгаләдән дөньяда булган берәр нәрсә теләсә, догасы кабул булгач, сораганын кулга алачак. Шулай итеп, догасы кабул булуын беләчәк.

Ләкин биредә шуңа да басым ясап китү урынлы булыр. Аллаһы Тәгалә галәмдә һәр нәрсәне дә бер тәртипкә, бер канунга бәйләгән. Моңа "сүннәтүллаһ" диләр. "Фатыр" сүрәсенең 43 нче аятендә бу түбәндәгечә аңлатыла:

"...Син Аллаһының кануннарында бер үзгәреш тә таба алмассың. Син Аллаһының кануннарында бер үзгәлек та күрмәссең." Аллаһының кануннары беркайчан да үзгәрмәс. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) улы Ибраһим вафат булганда кояш тотылган булган. Халык моны Ибраһимның үлеменә бәйле дип уйлаган. Моны ишеткән Пәйгамбәребез (с.г.в.):

"Кояш һәм ай Аллаһының аятьләреннән берәр аятьтер. Бер кешенең ни үлеме, ни тууы өчен тотылмаслар", — дигән. Ягъни кояш һәм ай Аллаһ куйган кануннарга буйсынып хәрәкәт кылырлар. Аның кануннары буенча тоты­лырлар. Пәйгамбәрнең улы үлде дип, кояш тотыл­мас" дигән.

Аллаһы Тәгалә галәмдә бөтен нәрсәне бер тәртипкә салган. Аллаһыдан дөньялык мәнфәгате өчен нәрсә дә булса теләгән кеше догасы кабул булган тәкъдирдә дога иясе теләгән нәрсә сәбәпсез генә бирелмәс. Аллаһ аны бирү өчен, һичшиксез, бер сәбәп яратыр һәм ул шул сәбәп юлы белән бирелер.

"Ул һәрнәрсәне бер сәбәпкә бәйләгән." Моны бер мисал белән ачыклап китик. Эшләре уңмаган бер сәүдәгәр, бурычларын түләү һәм эшенең җайга салынуын теләп, Аллаһыга ялвара. Аллаһы Тәгалә аның бу догасын кабул иткәндә аңа бер сәбәпсез генә теләгәне кадәр акча җибәрмәс, ул акчаны өенең бусагасы аша гына ташламас. Бер сәбәп яратыр, бәлкем, икенче бер сатып алучы сәүдәгәр аның малын яратыр, ул моны бер форсат дип кенә уйлап куяр, әмма Аллаһы Тәгалә аның кайбер кешеләр белән танышуын насыйп итәр. Шулай итеп, яңа алучылар, яңа дуслар табар һәм әкрен генә хәле төзәлер. Инде бу сәүдәгәр бу уңышның кылган догалары хөрмәтенә килүен белергә һәм Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылырга тиеш. Әгәр бу турыда дөрес фикер йөртмәсә, боларның барысына да үзем ирештем дип уйлап, рәхәткә кавышкач, шөкер һәм дога итүне онытыр. Адәм баласы нигъмәткә көфран кылучы бер барлык түгелме? Тыңлагыз, Коръәни Кәрим бу турыда нәрсә ди: "Диңгездә бер афәткә очраган кеше өчен Аллаһыдан башка ялваручы табылмас. Фәкать Ул сезне коры җиргә чыгаручы. Аллаһы Тәгаләдән йөзегезне бор­сагыз, чыннан да сез көфрана кылучы инсандыр". ("Исра" сүрәсе, аять 67.)

"Инсанның башына берәр кайгы, борчу килүгә Безгә ялвара. Безнең тарафтан аңа бер нигъмәт бирелсә, ул, мин моны үз сәләтем белән казандым,— дип әйтер. Бу бер имтихандыр, ләкин күпләр аны белмәсләр". ("Зөмәр" сүрәсе, аять 49.)

Догасы кабул булган кеше, аятьтә күрсәтелгәнчә, күргән авырлыкларын онытыр һәм аны кайгы-хәсрәтләрдән дуслары һәм иптәшләре коткарды дип уйлар!

Дога кылган кеше дөнья мәнфәгатенә түгел, бәлки Ахирәткә юнәлгән бер теләктә булса, аңа догасының, кабул ителү-ителмәвен аңлавы бик кыен булыр. Шулай да, ул үзендә кайбер үзгәрешләр, хикмәтләр тоярга мөмкин. Гөнаһлы кеше гөнаһларыннан аерыла һәм үкенә башлаган вакыттан алып, Аллаһы Тәгаләгә гөнаһларын ярлыкау өчен ялвара башлар. Җаны тынычсыз, күңеле кайгылы булыр, үзенә урын тапмас. Төн урталарында уянып, эшләгән начарлыклары, кылган гөнаһлары исенә төшеп, йөрәге шундый янар... Бу янгынны Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте вә багышлавыннан башка, кем сүндерә алыр? Бу күңел тынычсызлыгы һәм борчылулар эчендә дога кылуын дәвам итүче яшерен бер шатлык тоя башлар, һәр төн сөю, бәхет аның йөрәгенә кабат кайткан кебек булыр.

Озын юлдан килеп, юынып, пакьләнеп, барлык ару-талуларны оныткан кебек, җанында бер рәхәтлек, тынычлык сизәр. Йөрәгендә булган теге янгын утын сөю һәм бәхет алыштырыр. Мондый халәт кешенең догасы кабул булуына бер ишарә итеп аңлашылыр. Мондый халәттә яши башлаган кеше догасын бервакытта да ташламас, киресенчә, икеләтә арттыра төшәр.

Кайбер язучылар организмда барлыкка килгән кайбер үзгәрешләрне дога кабул булуның нәтиҗәсе дип саныйлар. Суык һавада тирләү, эссе һавада өшү, яисә елау хисләре һ.б. доганың чыннан да кабул булуына бер ишарәдер яки аларның догага бернинди мөнәсәбәте булмаска да мөмкин. Кыскача әйткәндә, доганың кабул булу-булмавын белү җиңел түгел. Шуңа күрә дә без Аллаһы Тәгаләгә хәлебез, телебез, кальбебез белән утырганда, ятканда, аякта булганда, йөргәндә... һәрвакыт дәвамлы рәвештә дога кылырга тиешбез.

Чыганаклардан күренгәнчә, доганың кабул булуын белгертә торган нәрсәләрдән берсе — төш. Ислам мәдәнияте тарихында моның бик күп үрнәкләрен очратырга мөмкин. Без сүзне озакка сузмас өчен бик күп мисаллар китереп тормыйбыз.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) Тәбүк сәфәрендә катнашмаган кайбер сәхабәләргә тәүбәләренең, кабул булу­ын әйткән. Болар моңа көннәр буе тәүбә һәм истигъфар итүдән соң гына ирешкәннәр. Шулай итеп, аларның кайберләре, тәүбәләренең кабул булуын белгәннән соң кулларындагы бөтен малла­рын, фәкыйрьләргә өләшергә дип, Пәйгамбәребезгә тапшырганнар.

Коръәни Кәримдә кайбер төшләр турында сөйләнә. Төшкә бәйле булган аять һәм хәдисләрдән чыгып, тәүбәләренең кабул булу-булмавын төштә күрү мөмкинчелегенә дә тукталып китик.

Кеше догасының кабул булу-булмавын иң яхшы үзе белер. Гөнаһларын ярлыкау өчен, төнне йокыдан уянып, дога кылган кеше үзендә яхшылык һәм гүзәллекләргә этәргән бер хис сизәр. Ул бу көчне көн саен арттырырга теләр. Әгәр бер кеше, кичләрен дога кылып, көндезләрен гөнаһ эшләвен дәвам итсә, аның тәүбәләре кабул булмас. Тәүбә итеп, гөнаһ эшләүне дәвам итү, Раббысын мыскыл итү кебектер. Аллаһыны мыскыл итү мөмкин булмавы турында Коръәни Кәримдә дә әйтелә.

Аллаһы Тәгаләгә теләгәнчә тәүбә итә алу өчен, һәр нәрсәдән дә элек саф күңел кирәк булган кебек, тәүбәнең кыйммәтен аңлар өчен дә пакь күңелгә ия булу кирәк. Шуңа күрә мөселман саф вә пакь күңелгә ия булу өчен көч һәм тырышлыгын сарыф итәргә һәм бу эшнең бер вазифа икәнен аңларга тиеш.

Бөек Раббыбыздан һәрнәрсәдән элек пакь күңел насыйп итүен сорап дога кылабыз.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]