Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

69. Тәҗдиди иман (иман яңарту) догасы.

Һәрбер мөселман кич белән шул көнне гөнаһ эшләве-эшләмәве, берәр кардәшен алдау-алдамавы турында уйланырга тиеш. Әгәр шундый хәлләр була калса, тизлек белән тәүбә-истигъфар кылырга һәм икенче көнне бу хатаны төзәтергә кирәк.

Ястү намазыннан соң "Әәмәнәр-расүүлү" укылыр. Аның артыннан:

أَسْتَغْفِرُ اللهَ أَسْتَغْفِرُ اللهَ أَسْتَغْفِرُ اللهَ الكَرِيمَ الَّذِى لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ الْحَيَّ

القَيُّومَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ تَوْبَةَ عَبْدٍ ظَالِمٍ لِنَفْسِهِ لَا يَمْلِكُ لِنَفْسِهِ مَوْتًا وَلَا حَيَاةً

وَلَا نُشُورًا . وَأَسْئَلُهُ التَّوْبَةَ وَالْمَغْفِرَةَ لَنَا إِنَّهُ هُوَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ

"Әстәгъфируллааһә әстәгъфируллаһә әстәгъфирул-лааһәл-кәриимәлләзии ләә иләәһә илләә һүәл-хәййүл-каййүүмә вә әтүбү иләйһи тәүбәтә габдин заалимин линәфсиһии ләә йәмликү линәфсиһии мәүтән вә ләә хәйәәтән вә ләә нүшураа. Вә әс-әлүһүт-тәүбәтә вәл-мәгъфиратә ләнәә иннәһүү һүәт-тәввәәбүр-рахиим".

Бу гарәпчә догадан соң, татарча ошбу дога укылыр:

"Аллаһым! Бу яшемә җиткәнчегә кадәр минем кулымнан, телемнән, башка әгъзаларымнан белеп яки белмичә берәр хата эшләү яки баш тарту, яла ягу һәм башка шундый зур һәм кечкенә гөнаһлар эшләгән булсам, мин аларның барчасыннан да тәүбә иттем, тагын эшләмәскә карар бирдем. Гөнаһларымны гафу ит, чөнки Син гөнаһларны Кичерүчесең!

Пәйгамбәрләрнең беренчесе Адәм, соңгысы исә Мөхәммәд галәйһиссәләм. Икесенең ара­сында килеп киткән бөтен пәйгамбәрләргә инандым, иман китердем, барысы да хактыр. Телем белән кабатладым, күңелем белән расладым".

اللَّهُمَّ أَنْتَ رَبِّى لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ خَلَقْتَنِى وَأَنَا عَبْدُكَ وَأَنَا عَلَى عَهْدِكَ وَوَعْدِكَ مَا اسْتَطَعْتُ أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ مَا صَنَعْتُ أَبُوءُ لَكَ بِنِعْمَتِكَ عَلَيَّ وَأَبُوءُ بِذَنْبِى فَاغْفِرْ لِى فَإِنَّهُ لَا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّآ أَنْتَ. اللَّهُمَّ إِنِّى أُرِيدُ أَنْ أُجَدِّدَ إِيمَانِى بِقَوْلِى لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ مُحَمَّدٌ رَسُولُ اللهِ . . . اللَّهُمَّ إِنِّى أُرِيدُ أَنْ أُجَدِّدَ إِيمَانِى بِقَوْلِى لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ مُحَمَّدٌ رَسُولُ اللهِ, اللَّهُمَّ إِنِّى أُرِيدُ أَنْ أُجَدِّدَ إِيمَانِى وَنِكَاحِى بِقَوْلِى لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ الْمَلِكُ الْحَقُّ الْمُبِينُ مُحَمَّدٌ رَسُولُ اللهِ الصَادِقُ الْوَعْدِ الْأَمِينُ , آمَنْتُ بِاللهِ وَمَلَآئِكَتِهِ وَكُتُبِهِ وَرُسُلِهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ وَبِالْقَدَرِ خَيْرِهِ وَشَرِّهِ مِنَ اللهِ تَعَالَى وَالْبَعْثُ بَعْدَ الْمَوْتِ حَقٌ أَشْهَدُ أَنْ لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ. وَصَلَّى اللهُ عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى سَائِرِ الْأَنْبِيَآءِ وَالْمُرْسَلِينَ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ.

"Әллааһүммә әнтә раббии ләә иләәһә илләә әнтә халәкътәнәи вә әнә габдүкә вә әнә галәә гаһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү әгуузү бикә мин шәрри мәә санәгатү әбүү-ү ләкә би нигъмәтикә галәййә вә әбүү-ү бизәнби фәгъфир лии фә иннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбә илләә әнтә. Әллааһүммә иннии үриидү ән үҗәддидә иимәәнии би каули ләә иләәһә илләллааһү мүхәммәдүн расүүлүллааһ. Әәмәнтү билләәһи вә мәләә-икәтиһии вә күтүбиһии вә русүлиһии вәл-йәүмил-әәхыйри вә бил-кадәри хайриһии вә шәрриһии минәллааһи тәгааләә вәл-бәгъси бәгъдәл-мәүти хәккун. Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вә әшһәдү әннә мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһ. Вә салләлааһү галәә сәййидинәә мүхәммәдин вә галәә сәә-ирил-әнбийәә-и вәл-мүрсәлиинә вәл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин".

(Аллаһым! Раббым — Синсең. Синнән башка илаһ юк. Мине яраттың, мин Синең колың. Көчем җиткән кадәр Сиңа биргән вәгъдә һәм сүземдә торамын. Эшләгәннәремә карата башыма килгән бәлаләрдән Сиңа сыенам, чөнки Синнән башка гөнаһларны гафу итүче юк. Мин "Аллаһыдан башка илаһ юк, Мөхәммәд Аның илчеседер" дигән сүзем белән, иманымны яңартып, куәтләндерергә телим, Аллаһым! Миңа биргән нигъмәтләреңне телем белән дә раслыйм, гөнаһларымны да Сиңа белгертәм, Аллаһым! Мин "Мәлик, Хак һәм ачык хакыйкать булган Аллаһыдан башка илаһ юк; вәгъдәсенә туры һәм ышанычлы булган Мөхәммәд Аның илчеседер" дигән сүзем белән иманымны яңартырга һәм куәтләндерегә телим. Аллаһыга, фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, ахирәт көненә, тәкъдиргә, яхшы һәм яман язмышның Аллаһыдан булуына ышандым. Үлемнән соң терелү хактыр. Аллаһыдан башка илаһ юклыгына, Мөхәммәд Аның колы вә илчесе булуына таныклык итәмен. Аллаһының сәламе вә рәхмәте Мөхәммәдкә, башка нәби һәм рәсүлләрнең барчасына да булсын. Мактау Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга хастыр).

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]