Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

59. Сугышка киткәндә укыла торган дога:

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ. أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ . بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ . الم . غُلِبَتْ الرُّومُ . فِي أَدْنَى الْأَرْضِ وَهُمْ مِنْ بَعْدِ غَلَبِهِمْ سَيَغْلِبُونَ . فِي بِضْعِ سِنِينَ لِلَّهِ الْأَمْرُ مِنْ قَبْلُ وَمِنْ بَعْدُ وَيَوْمَئِذٍ يَفْرَحُ الْمُؤْمِنُونَ . بِنَصْرِ اللَّهِ يَنصُرُ مَنْ يَشَاءُ وَهُوَ الْعَزِيزُ الرَّحِيمُ . وَعْدَ اللَّهِ لَا يُخْلِفُ اللَّهُ وَعْدَهُ وَلَكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ . انفِرُوا خِفَافًا وَثِقَالًا وَجَاهِدُوا بِأَمْوَالِكُمْ وَأَنفُسِكُمْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ ذَلِكُمْ خَيْرٌ لَكُمْ إِنْ كُنتُمْ تَعْلَمُونَ . اللَّهُمَّ أَنْتَ عَضُدِى وَظَهِيرِى بِكَ أَحُولُ وَبِكَ أَصُولُ وَبِكَ أُقَاتِلُ . اللَّهُمَّ مُنْزِلَ الْبَرَكَاةِ وَمُجْرِىَ السَّحَابِ وَهَازِمَ الْأَحْزَابِ وَاهْزِمْهُمْ وَانْصُرْنَا عَلَيْهِمْ . سَيُهْزَمُ الْجَمْعُ وَيُوَلُّونَ الدُّبُرَ. بَلِ السَّاعَةُ مَوْعِدُهُمْ وَالسَّاعَةُ أَدْهَى وَأَمَرُّ . اللَّهُمَّ انْجِزْ لِى مَا وَعَدْتَّنِى . اللَّهُمَّ آتِ مَا وَعَدْتَّنِى . إِنَّا فَتَحْنَا لَكَ فَتْحًا مُبِينًا . لِيَغْفِرَ لَكَ اللَّهُ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِكَ وَمَا تَأَخَّرَ وَيُتِمَّ نِعْمَتَهُ عَلَيْكَ وَيَهْدِيَكَ صِرَاطًا مُسْتَقِيمًا . وَيَنْصُرَكَ اللَّهُ نَصْرًا عَزِيزًا . نَصْرٌ مِنَ اللَّهِ وَفَتْحٌ قَرِيبٌ وَبَشِّرْ الْمُؤْمِنِينَ

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәссалөәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлиф ләәәәм-миииим. Гулибәтир-руум. Фии әденәл-әръдый вә һүм мим бәгъди галәбиһим сәйәгълибүүн. Фии бидгый синиин. Лилләәһил әмру миң кабелү вә мим бәгъдү вә йәүмә-изий-йәфрахуль-мүэминүүн. Би нәсрыйлләәһи йәңсуру мәй-йәшәәә-ү вә һүәл-газиизүр-рахиим. Вәгъдәллааһи ләә йүхълифүллааһү вәгъдәһүү вә ләкиннә әксәран-нәәси ләә йәгъләмүүн.

Иңфируу хыйфәәфәүв-вә сикааләүв-вә җәәһидүү би әмвәәликүм вә әңфүсикүм фии сәбиилилләәһи зәәликүм хайрул-ләкүм иң күңтүм тәгъләмүүн.

Әллааһүммә әнтә гадудии вә заһирии бикә әхуулү вә бикә әсуулү вә бикә үкаатил. Әллааһүммә мүнзиләл-бәракәәти вә мүҗрийәс-сәхәәби вә һәәзимәл-әхзәәби вәһзимһүм вәнсурнәә галәйһим. Сәйүһзәмүл-җәмгу вә йүәллүнәд-дүбүүр. Бәлис-сәәгатү мәүгыйдүһүм вәс-сәгатү әдһаа вә әмәръ. Әллааһүммә әнҗиз лии мәә вәгаттәнии. Әллааһүммә әәти мәә вәгаттәнии иннәә фәтәхнәә ләкә фәтхәм-мүбиинәә. Лийәгъфира ләкәллааһү мәә тәкаддәмә миң зәмбикә вә мәә тәххара вә йүтиммә нигъмәтәһүү галәйкә вә йәһдийәкә сыйраатам-мүстәкыйимәә. Вә йәңсуракәллааһү нәсъран газиизәә. Нәсърум минәллааһи вә фәтхүң кариибүв-вә бәшширил-мүэминиин."

(Әлиф ләәәм-миииим. Гарәп җиренең Румга якын җирендә Румнар сугышта җиңелделәр. Ул Румнар җиңелгәннән соң, тиз арада фарсыларны җиңәчәкләр. Бу берничә ел эчендә булачак. Башта да, ахырда да әмерләр Аллаһыныкыдыр. Аллаһының җиңү биргәне өчен ул көнне мөэминнәр шатланачаклар. Ул теләгәненә җиңү бирер. Ул Газиз һәм Рәхимледер. Аллаһ бу җиңүне вәгъдә итте, Аллаһ вәгъдәсеннән кайтмас. Ләкин күп кешеләр моны белмәсләр. ("Рум" сүрәсе, аять 1-6.)

Әй, мөэминнәр! Җәяүле булсагыз да, ат өстендә булсагыз да, сәфәрдә булыгыз һәм Аллаһының юлында сугышыгыз. Белегез, бу сезнең өчен бик хәерледер. ("Тәүбә" сүрәсе, аять 41.)

Аллаһым! Син миңа көч бирүче, һәм таяныч биреп ярдәм итүче. Дошманга Синең белән һөҗүм итәм. Синең ярдәмең белән көрәшеп, Синең ярдәмең белән сугышамын.

Аллаһым! Әй, бәрәкәтне иңдергән, болытлар­ны йөреткән һәм дошманнарны тараткан Раббым. Дошманнарыбызны тарат, безгә җиңү бир. Бердәмлек бозылачак, асты-өскә киләчәк, до­шманнарга бозылачак вакыт килде. Бу вакыт алар өчен куркыныч һәм ачыдыр. Аллаһым! Миңа биргән вәгъдәңне җиренә җиткер. Миңа: "элек һәм соңыннан кылган гөнаһыңны багышлау, гафу итү һәм ислам динен таратуны тәмамлау нигъмәтен бирү вә сине туры юлга күндерү өчен һәм җиңеп чыгар өчен кирәк булган ярдәмне Аллаһ сиңа бирсен" дигән сүзеңне җиренә җиткер. ("Фәтех" сүрәсе, аять 1-3.)

Ярдәм Аллаһыдандыр, җиңү дә якындыр. Мөэминнәргә сөенеч хәбәр булсын.) ("Саф" сүрәсе, аять 13.)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]