Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

Өченче бүлек гыйбадәт догалары

А. Тәһарәт һәм тәһарәт догалары.

Намаз уку, Коръәни Кәримне тоту һәм башка кайбер гыйбадәтләрне үтәү өчен тәһарәт алу шарт. Тәһарәт үзенә күрә бертөрле пакьлектер. Тәһарәт түбәндәгечә алыныр:

Кулларны, терсәкләргә кадәр сызганып: "Ният иттем тәһарәт алырга", — диелер.

أَعُوذُ بِاللَّهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ

"Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим".

(Таш белән куылган шайтаннан Аллаһыга сыенам).

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим".

(Рахмән һәм Рахим булган Аллаһының исеме белән башлыйм) дип, куллар беләзеккә кадәр өч мәртәбә яхшы итеп юыла. Тәһарәт алучы кеше, әгәр йөзеге булса, аның астын да, бармакларының арасын да юар.

Куллар беләзеккә кадәр юылганда түбәндәге дога укыла.

اَلْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِي جَعَلَ الْمَاءَ طُهُورًا وَجَعَلَ الْإِسْلاَمَ نُورًا

«Әл-хәмдү лилләәһилләзии җәгаләл-мәәъә таһууран вә җәгаләл-исләәмә нүүран».

(Суны чиста һәм Исламны нур итеп яраткан Аллаһыга мактаулар булсын).

Куллар юылгач, уң учка су алып, өч мәртәбә авыз чайкала.

Авызга су алганда ошбу дога укыла:

اَللَّهُمَّ اسْقِينِي مِنْ حَوْضٍ نَبِيِّكَ كَأْسًا لاَ أَظْمَأُ بَعْدَهُ أَبَدًا

"Әллааһүммә әскыинии мин хаудый нәбиййикә кәэсән ләә әзъмәъү бәгъдәһүү әбәдә."

(Аллаһым! Пәйгамбәрнең хавезеннән (күленнән) миңа шундый бер касә су эчер, аннан соң мин башка сусамасам иде).

Авызны чайкаганнан соң борынга өч мәртәбә су алына. Бу да шулай ук уң кул белән эшләнә. Әгәр тәһарәт алынган җирдә башка кеше булмаса, борынга алынган су сул кул белән сеңгерелә. Әгәр башкалар булса, аларга ишетелмәслек итеп эшләнә.

Борынга су алганда ошбу дога укыла:

اَللَّهُمَّ اَرِحْنِي رَايِحَةَ الْجَنَّةِ وَارْزُقْنِي مِنْ نَعِيمِهَا وَلا ﺘرِحْنِي رَايِحَةَ النَّارِ

"Әллааһүммә әрихнии райихәтәл-җәннәти вәрзукънии мин нәгыиимиһәә вә ләә түрихнии райихәтән-нәәр."

(Аллаһым! Миңа җәннәтнең исен иснәт, җәннәт нигъмәтләрен ирештер, ләкин миңа җәһәннәм исен иснәтмә).

Борынга су алганда түбәндәге доганы да укырга мөмкин:

اَللَّهُمَّ لاَ تُحَرِّمْنِي رَايِحَةَ نَعِيمِكَ وَجِنَانِكَ

"Әллааһүммә ләә түхәрримнии райихәтә нәгыиимикә вә җинәәникә."

(Аллаһым! Миңа нигъмәтеңнең һәм җәннәтеңнең хуш-исләрен хәрам кылма).

Моннан соң ике учка су алына һәм йөз юыла. Битләрне юганда да бөтен җире өч мәртәбә юыла; күзләр, әгәр булса, сакал һәм мыекның асты да су белән чылатыла.

Йөзне юганда түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ بَيِّضْ وَجْهِي بِنُورِكَ يَوْمَ تَبْيَضُّ وُجُوهٌ وَتَسْوَدُّ وُجُوهٌ

"Әллааһүммә бәййидъ вәҗһии бинуурикә йәүмә тәбйәдду вүҗүүһүн вә тәсвәддү вүҗүүһ."

(Аллаһым! Кайбер йөзләр агарачак һәм кайбер йөзләр каралачак Кыямәт көнендә минем йөземне агарт!)

Аннан соң сул кул белән уң кулны терсәкләр белән бергә өч мәртәбә юалар.

Уң кул юылганда ошбу дога укыла:

اَللَّهُمَّ اَعْطِينِي كِتَابِي بِيَمِينِي وَحَاسِبْنِي حِسَابًا بَسِيرًا

"Әллааһүммә әгътыинии китәәбии бийәмиинии вә хәәсибнии хисәәбән йәсиираа."

(Аллаһым! Китабымны уң ягымнан бир һәм хисабымны җиңел кыл).

Сул кул, шушы рәвешчә, уң кул белән өч мәртәбә юыла һәм түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ لاَ تُعْطِنِي كِتَابِي بِشِمَالِي وَلاَ مِنْ وَرَاءِ ظَهْرِي وَلاَ تُحَاسِبْنِي حِسَابًا شَدِيدًا

"Әллааһүммә ләә түгътыинии китәәбии бишимәәлии вә ләә мин вәрааъи заһрии вә ләә түхәәсибнии хисәәбән шәдиидәә"

(Аллаһым! Китабымны сул ягымнан һәм аркамнан бирмә, мине авыр хисапка да ташлама!)

Чират буенча баш мәсех ителә. Ике кул учы чылатылып башка мәсех кылына.

Башны мәсех иткәндә ошбу дога укыла:

اَللَّهُمَّ غَشِّنِي بِرَحْمَتِكَ وَأَنْزِلْ ﻋﻠﻲَ مِنْ بَرَاكَتِكَ

"Әллааһүммә гашшинии бирахмәтикә вә әнзил галәййә мин бәраакәтикә".

(Аллаһым! Башымны рәхмәтең белән урат һәм өстемә бәрәкәтеңне иңдер).

Бу урында башка дога да укырга мөмкин:

"Әллааһүммә хәррим шәгърии вә бәшәрии галән-нәәри йәүмә ләә зыйллә илләә зыйллүкә вә әзыфлләнии тәхтә зыйлли гаршик."

(Аллаһым! Чәчләремне һәм тәнемне җәһәннәмгә хәрам кыл, мине кыямәт көнендә Синең күләгәңнән башка күләгә булмаган гаршеңнең (тәхетеңнең) күләгәсе астында ышыкландыр).

Баш мәсех ителгәннән соң башта уң, аннан сул колак мәсех ителә. Учларны чылатып, бармаклар белән колакларның эче, баш бармаклар белән колакларның тышы астан өскә таба мәсех ителә.

Колакларны мәсех иткәндә ошбу дога укылыр:

اَللَّهُمَّ اجْعَلْنِي مِنَ الَّذِينَ يَسْتَمِعُونَ الْقَوْلَ فَيَتَّبِعُونَ أَحْسَنَهُ

"Әллааһүммәҗгальнии минәлләзиинә йәстәмигуунәл-каулә фәйәттәбигуунә әхсәнәһ."

(Аллаһым! Әйтелгәннәрне ишетеп, сүзнең иң яхшысына — Коръәнгә ияргән колларыңнан кыл.)

Колаклардан соң бармакларның тышкы ягы белән муенга мәсех ителә. Мәсех кылганда ошбу дога укыла:

اَللَّهُمَّ اَعْتِقْ رَقَبَتِي مِنَ النَّارِ وَاحْفَظْنِي مِنَ السَّلاَسِلِ وَالْأَغْلاَلِ

"Әллааһүммәгътикъ ракабәтии минән-нәәри вәхфәзънии минәс-сәләәсили вәл-әгъләәл."

(Аллаһым! Муенымны җәһәннәмнән азат кыл, мине богаулардан, чылбырлардан сакла).

Аякларны юганда сул кул белән башта уң аякны, аннан соң сул аякны юалар. Аяк тубыклар белән бергә юылганда ошбу дога укыла:

اَللَّهُمَّ ثَبِّتْ قَدَمِي عَلَى الصِّرَاطِ يَوْمَ تَزِلُّ فِيهِ الْأَقْدَامُ

"Әллааһүммә сәббит кадәмәййә галәс-сыйраатыи йәүмә тәзиллү фииһил-әкъдәәм."

(Аллаһым! Аяклар таячак кыямәт көнендә аякларымны сират күпере өстендә нык тот.)

Сул аяк юылганда исә ошбу дога укыла:

اَللَّهُمَّ اجْعَلْ لِي سَعْيًا مَشْكُورًا وَذَنْبًا مَغْفُورًا وَتِجَارَةً لَنْ تَبُورَ

"Әллааһүммәҗгаль лии сәгъйән мәшкүүран вә зәнбән мәгъфүүран вә тиҗәәратән лән тәбүүр."

(Аллаһым! Миңа охшаган һәм кабул була торган бер эш бир, гөнаһларымны гафу итеп, табышлы һәм мәкъбүл сәүдә насыйп ит).

Госел.

Бөтен тәнне су белән юу госел дип атала.

Госел фарыз яки сөннәт буларак башкарылырга мөмкин.

Кеше ике очракта госел коенырга тиеш.

  1. Җөнүблектән соң.

  2. Күремнәре беткәч яки бала тапканнан соң була торган кан килүе туктагач, хатын-кыз госел коенырга тиеш.

Чөнки Аллаһы Тәгалә "Бәкара" сүрәсенең 222 нче аятендә әйткән: "Алар синнән күрем һәм бу вакытта хатыннары белән якынлык кылу турында сорыйлар. Аларга әйт, күрем – ул хатыннарның авыру вакыты. Аларның күремнәре беткәнче, һәм алар пакьләнгәнче аларга кагылмагыз. Алар пакьләнгәч, аларга Аллаһ сезгә әмер иткән урыннан килегез".

Җөнүб хәләте ике сәбәп нәтиҗәсендә була.

Беренчесе шәһвәт тәэсирендә кагылу, караш, поллюция яки җенси якынлык сәбәпле ир-атларда – мәни, хатын-кызларда сыеклык бүленеп чыгу.

Җөнүблекнең икенче сәбәбе – мәни бүленеп чыгу яки чыкмауга карамастан, табигый юл белән якынлык кылу.

Җомга намазы алдыннан госел коену сөннәт санала. Чөнки бер хәдистә хәбәр ителгәнчә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм: "Әгәр берәрегез җомга намазына килергә җыенса, госел коенсын", – дип әйткән.

Гәет намазлары алдыннан госел коену да сөннәт. Чөнки Ибне Габбас, Аллаһ аларның икесеннән дә разый булсын: "Гадәттә Аллаһының Рәсүле галәйһиссәләм Рамазан гаете һәм Корбан гаете көнне госел коена иде", – дигән.

Хәбәр ителгәнчә, Зәдән болай дигән: "(Бервакыт) мин Галидән, Аллаһ аннан разый булсын, госел турында сорадым, һәм ул: "Теләгән вакытыңда коен", – дип җавап бирде. Мин: "Юк, кай вакытта госел коену сөннәт булуы турында сорадым", – дип әйттем. Шунда ул: "Һәр җомгада, Рамазан гаете, Корбан гаете һәм Гәрәфә көнне госел коен", – диде".

Шулай ук ихрам халәтенә кергәндә госел коену да сөннәт. Хәбәр ителгәнчә, Ибне Гомәр, Аллаһ аларның икесеннән дә разый булсын, болай дигән: "Ихрам халәтенә керергә теләгән кешегә госел коену сөннәткә туры килә".

Госел алу түбәндәгечә башкарыла. Әүвәл кул­лар һәм гаурәт җирләре яхшы итеп юыла. Юа башлаганчы шушы рәвешле ният ителер:

اَللَّهُمَّ إِنِّي أُرِيدُ الْغُسْلَ لِرَفْعِ الْجَنَابَةِ وَالْكَرَاهَةِ

"Әллааһүммә иннии уриидүл-гуслә лирафгыйль-җәнәәбәти вәл-кәрааһәти."

(Аллаһым! Ният иттем, пычраклыкны бетереп, шакшылыктан котылырга).

Аннан соң ошбу дога укыла:

اَللَّهُمَّ طَهِّرْ قَلْبِي وَجِسْمِي مِنَ الْجَنَابَةِ وَالْكَرَاهَةِ

"Әллааһүммә таһһир кальбии вә җисмии минәл-җәнәәбәти вәл-кәрааһәти."

(Аллаһым! Кальбемне һәм тәнемне шакшы­лык һәм пычраклыктан арула).

Тәһарәт алынып, тәннең һәр җире коры калмаслык итеп юыла.

Юынып бетергәч, кыйблага туры басып, ошбу дога укыла:

أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ

"Әшһәдү ән ләә иләәһә илләллааһү вә әшһәдү әннә мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһ."

(Аллаһыдан башка илаһ юклыгына, Мөхәммәднең Аның колы вә илчесе булуына таныклык китерәм).

Уразада булмаса, бераз су эчкәннән соң, ошбу дога укыла:

اَللَّهُمَّ اشْفِنِي بِشَفَائِكَ وَدَاوِنِي بِدَوَائِكَ وَأَعْصِمْنِي مِنَ الْوَلَهِ وَالْأَمْرَاضِ وَالْأَوْجَاعِ

"Әллааһүммәшфинии бишифәәикә, вә дәәвинии би дәвәәикә вәгъсыймнии минәл-вәләһи вәл-әмраадыи вәл-әүҗәәгъ."

(Аллаһым! Миңа Синең шифаң белән шифа бир, дәваң белән дәва бир. Мине афәтләрдән, авырулардан вә кайгылардан сакла).

Моннан соң бер яки өч мәртәбә "Кадер" сүрәсен уку саваплы. Бу тәһарәтнең әдәпләреннән саналыр.

"Кадер" сүрәсе һәм аның мәгънәсе:

بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ . إِنَّا أَنْزَلْنَاهُ فِي لَيْلَةِ الْقَدْرِ . وَمَا أَدْرَكَ مَا

لَيْلَةُ الْقَدْرِ . لَيْلَةُ الْقَدْرِ خَيْرٌ مِنْ أَلْفِ شَهْرٍ . تَنَزَّلُ الْمَلاَئِكَةُ وَالرُّوحُ

فِيهَا بِإِذْنِ رَبِّهِمْ مِنْ كُلِّ أَمْرٍ . سَلاَمٌ هِيَ حَتَّى مَطْلَعُ الْفَجْرِ

"Иннәәә әңзәлнәәһү фии ләйләтил-кадер. Вә мәәә әдераакә мәә ләйләтүл-кадер. Ләйләтүл-кадери хайрум мин әлфи шәһер. Тәнәззәлүл-мәләәәә-икәтү вәр-руухү фииһәә биъизни раббиһим миң күлли әмр. Сәләәмүн һия хәттәә мәтъләгыйль-фәҗер."

(Без Коръәнне Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә булуын син беләсеңме? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Фәрештәләр вә Рух ул кичне төрле эш өчен иңәрләр. Ул кичәдә таң атканчы тынычлык, сәламәтлек һәм исәнлек сөрер.)

Сөйләп узылган бу догаларны уку мөстәхәбтер, ягъни саваплы эш. Бу догаларны уку, һичшиксез, мәҗбүри түгел, болардан башка догаларны да укый ала. Доганың гарәпчәсен белмәсә, үз телендә дә укырга була. Коръәннән кайбер дога аятьләрен дә, күңеленнән чыккан догаларны да укырга мөмкин.

Б. Намаз һәм намаз догалары.

Намаз – Исламның биш баганасыннан берсе булып, иң мөһим гыйбадәтләрдән санала. Мөэминнәргә Коръәни Кәримдә фарыз намазларын укырга кирәклеге турында кабат-кабат әмер ителә. Намаз асылда бер догадыр, ләкин ул башка гыйбадәтләрнең дә асылын үз эченә ала. Намазлар фарыз, вәҗеп һәм сөннәт (нәфел) дигән өч зур төркемгә бүленә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]