Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

Беренче бүлек дога — гыйбадәтнең асылы

Кешенең Аллаһы Тәгалә каршындагы дәрәҗәсе Аңа кылынган дога вә гыйбадәте белән бәяләнә. Дога вә гыйбадәте булма­ган кешенең Аллаһы Тәгалә каршында бер дәрәҗәсе дә калмый. Аның бу үзенчәлеге кешеләрне яратуындагы хикмәтенә бәйле.

Аллаһы Тәгалә түбәндәгечә боерган:

وَمَا خَلَقْتُ الْجِنَّ وَالْإِنسَ إِلَّا لِيَعْبُدُونِي

"Мин җеннәрне вә кешеләрне фәкать Миңа гыйбадәт итсеннәр дип яраттым". ("Зәрият" сүрәсе, аять 56.)

قُلْ مَا يَعْبَأُ بِكُمْ رَبِّي لَوْلَا دُعَاؤُكُمْ

"Әй, Мөхәммәд, әйт. Сезнең догагыз булмаса, Раббым сезгә нигә мондый бәя бирсен". ("Форкан" сүрәсе, аять 77.)

Чыннан да кешене уйландыра торган аятьләр бу.

Монда дога сүзенең тагын бер мәгънәсенә ишарә итик. Бохариның әйтүенә караганда, дога иман мәгънәсен дә үз эченә ала. Ул моны югарыда әйтеп узылган "Форкан" сүрәсенең 77 нче аятенә дәлил итеп китергән.

Бу очракта, әлеге аятьтән "…иманыгыз булмаса иде, Раббым сезгә ни өчен бәһа бирсен?" дигән мәгънә аңлашыла.

Бу ике мәгънә, беренче карашта, бер-берсенә капма-каршы кебек күренсә дә, нигездә алар ара­сында бернинди дә каршылык юк. Чөнки кешенең Аллаһыга дога кылуы өчен иң элек иманы булырга тиеш. Иманы булган кеше Аллаһы Тәгаләгә — Раббысына, һичшиксез, дога кылачак.

Димәк, кол Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт вә дога кылырга, Аның биргән нигъмәтләренә шөкер итәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә дога кылган колының догасын кабул итәчәген белдергән:

وَإِذَا سَأَلَكَ عِبَادِي عَنِّي فَإِنِّي قَرِيبٌ أُجِيبُ دَعْوَةَ الدَّاعِي

إِذَا دَعَانِي فَلْيَسْتَجِيبُوا لِي وَلْيُؤْمِنُوا بِي لَعَلَّهُمْ يَرْشُدُونَ

"Колларым синнән Минем турында сораганда белеп торсыннар ки, Мин аларга бик якынмын. Миннән сораган кешенең дога кылгандагы догасын кабул итәрмен. Инде алар да Минем чакыруыма җавап бирсеннәр..." ("Бәкара" сүрәсе, аять 186.)

وَقَالَ رَبُّكُمْ ادْعُونِي أَسْتَجِبْ لَكُمْ إِنَّ الَّذِينَ

يَسْتَكْبِرُونَ عَنْ عِبَادَتِي سَيَدْخُلُونَ جَهَنَّمَ دَاخِرِينَ

"Раббыгыз боерды ки. Миңа дога кылыгыз, Мин дә сезнең догагызга җавап бирермен. Миңа гыйбадәт итүдән тәкәбберләнгәннәр хур булып җәһәннәмгә керәчәкләр. ("Гафир" сүрәсе, аять 60.)

ادْعُوا رَبَّكُمْ تَضَرُّعًا وَخُفْيَةً إِنَّهُ لَا يُحِبُّ الْمُعْتَدِينَ

"Раббыгызга күңелдән, тыныч кына ялварыгыз. Ул чамадан тыш арттырып җибәрүчеләрне сөймәс". ("Әгъраф" сүрәсе, аять 55.)

قُلْ ادْعُوا اللَّهَ أَوْ ادْعُوا الرَّحْمَانَ أَيًّا مَا تَدْعُوا فَلَهُ الْأَسْمَاءُ الْحُسْنَى

"Теләсәң, Аллаһ дип дога кыл, теләсәң, Рахмән дип дога кыл, икесе дә Аллаһының гүзәл исемнәреннәндер". ("Исра" сүрәсе, аять 110.)

Мәгънәләре югарыда әйтеп үтелгән бу аятьләрдән түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкин.

Бөек Раббыбыз безгә дога кылырга куша, дога кылсак догаларыбызның кабул булачагын белдерә.

Бу аятьләр доганы ничек кылырга кирәклеге турында да мәгълүмат бирәләр. Алардан аңлашылганча, дога кылганда югары тавыш белән, бакырып-кычкырып түгел, бары тик ялвару хәлендә һәм тыныч рәвештә генә дога кылуыбыз сорала. Дога кылганда, Аңа ялварып, Аның исемнәреннән берәрсен әйтеп, Аларның берәрсенә мөрәҗәгать итүебездә бернинди аерма булмавы турында да ишарә ителә.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә дога хакында болай дигән: "Аллаһы Тәгалә каршында догадан да хәерлерәк нәрсә юктыр".

Тирмизинең тагын бер риваятендә китерелгән хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Дога — үзе гыйбадәттер" дигән һәм "Миңа дога кылыгыз, аңа җавабын Үзем бирермен..." дигән аятьне укыган. ("Мөэмин" сүрәсе, аять 60.)

Башка бер хәдистә: "Аллаһ Үзеннән бер ни дә теләмәгән кешене газап кылыр", — дигән.

Мөслим риваятендәге хәдис исә бик тә гыйбрәтле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән:

"Бер кеше, Аллаһы Тәгаләгә тәүбә кылса, түбәндә сөйләнәчәк вакыйгадагы кешедән дә артыграк шатланыр. Сезнең берәрегезне дөясе, утсыз бер җирдә, өстендәге ашый-эчә торган әйберләре белән калдырып китсә, дөянең иясе дөясеннән өметен өзеп барган бер вакытта дөясенә тап булса, һәм шатлыгыннан: "Аллаһым, Син минем колымсың, мин дә Синең Раббың", — дип ялгыш бер нәрсә сөйләсә, Аллаһ колының тәүбәсеннән бу адәмнең шатлыгына караганда да артык сөенер".

Әбү Һөрәйрә (р.г.) риваять иткән бер кудси хәдистә шулай дип әйтелә:

"Газиз вә Җәлил булган Аллаһ шулай дип боера: Мин, колымның Мине уйлап исенә төшергән кебек, колым Мине хәтерләгәндә Мин аның белән бергә буламын. Әгәр ул Мине яшерен зикер итсә, Мин дә аны яшерен зикер итәрмен (искә алырмын). Әгәр ул Мине бер җәмәгать эчендә искә алса, Мин дә аны ул җәмәгатьтән дә хәерлерәк бер җәмәгать эчендә искә алырмын. Колым Миңа бер карыш якынайса, Мин дә аңа бер аршин якынаермын. Колым Миңа бер аршин якынлашса, Мин аңа бер колач якынаермын. Ул Миңа җәяү килсә, Мин аңа йөгереп барырмын."

Авыр вакытында Аллаһыдан ярдәм сораган кеше рәхәт һәм киңлек вакытында да күп дога кылсын. Рәхәт вакытында дога итү кадәр дә Аллаһыга ошаган бер нәрсә юктыр".

Башка бер хәдистә бодай диелгән: "Дога — мөэминнең коралыдыр".

Пәйгамбәребез (с.г.в.), үзенең, бөтен гөнаһлары гафу ителгән хәлдә, тагын да дога итүдән туктамаган, хәтта гөнаһлылардан да күбрәк дога кылган, өммәтенә дә күп дога кылуны васыять иткән.

Бу хәдисләрдән аңлашылганча, Аллаһы Тәгалә гөнаһ эшләгән колының тәүбә итүен бик теләр. Колы тәүбә вә дога кылса, бик шатланыр. Әлеге сөйләгәннәрдән аңлашылганча, колы дога кылганда, Ул колыннан разый һәм канәгать булыр.

Бик мәшәкатьле, бурычлы һәм хаста вакытларыбызда без догаларыбызны тагын да күбрәк кыла­быз. Бу хәлендә мөселман өчен Аллаһыдан башка ялварачак, дога кылачак зат юк. Бөек Яратучыбыз, уңайсыз, авыр вакытларыбызда гына түгел, рәхәт һәм кайгысыз вакытларыбызда да Үзен истә тотуы­бызны, дога вә теләктә булуыбызны тели. Кеше барлык, рәхәт заманнарында Аллаһы Тәгаләне бик күп искә алмый, әмма кайгылы вакытларында исә Аңа йөгерә, Аңа сыена. Шуңа күрә дога чарасыз калган мөселманның иң зур коралыдыр.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]