- •Казан —2009
- •Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин, вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә хайри халькыйһии мүхәммәдин вә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйиин. Кереш сүз
- •Беренче бүлек дога — гыйбадәтнең асылы
- •Доганың файдасы
- •Ничек дога кылырга?
- •Догамы? Сабырлыкмы?
- •Кайчан дога кылырга кирәк?
- •Кемнәрнең догасы кабул була?
- •Доганы ничек башларга кирәк?
- •Дога кылына торган урынның әһәмияте
- •Догабызның кабул булуын белә алабызмы?
- •Иң гүзәл дога — " фатиха" сүрәсе
- •Икенче бүлек коръәни кәримдә һәм хәдисләрдә килгән дога үрнәкләре
- •1. Адәм (г.С.) белән Һава анабызның җәннәттән чыгарылганда укыган догалары:
- •2. Нух галәйһиссәләмнең догасы.
- •3. Лут галәйһиссәләмнең догасы.
- •4. Ибраһим галәйһиссәләмнең догасы:
- •5. Йосыф галәйһиссәләмнең догасы.
- •6. Шөгаеб галәйһиссәләмнең догасы.
- •7. Муса галәйһиссәләмнең догасы.
- •8. Юныс галәйһиссәләмнең догасы.
- •9. Зәкәрия галәйһиссәләмнең догасы.
- •10. Гайсә галәйһиссәләмнең догасы.
- •11. Талут гаскәренең догасы.
- •12. Коръәни Кәримдә безгә өйрәтелгән кайбер догалар:
- •13. Пәйгамбәребездән (с.Г.В.) килгән догалар һәм изге теләкләр.
- •14. Хәзрәти Әбү Бәкернең (р.Г.) бер догасы:
- •15. Хәзрәти Гомәрнең бер догасы:
- •16. Хәзрәти Галинең бер догасы:
- •17. "Әсмәә-үл-Хүснәә" — Күркәм исемнәр.
- •Өченче бүлек гыйбадәт догалары
- •Фарыз намазлар.
- •Вәҗеп намазлар.
- •3. Сөннәт (нәфел) намазлар.
- •I. Азан һәм Камәт
- •II. Намазларда ният кылу
- •Иртә намазының сөннәте.
- •2. Иртә намазының фарызы.
- •3. Өйлә намазының элек сөннәте:
- •4. Өйлә намазының фарызы.
- •5. Өйлә намазының соңгы сөннәте:
- •7. Икенде намазының фарызы.
- •8. Ахшам намазының фарызы:
- •9. Ахшам намазының сөннәте.
- •10. Ястү намазының элек сөннәте.
- •11. Ястү намазының фарызы.
- •12. Ястү намазының соңгы сөннәте:
- •13. Витер намазы.
- •18. Тәравих намазы.
- •III. Намаз уку рәвеше, намаздагы сүрәләр һәм догалар
- •"Фатиха" сүрәсе:
- •"Курайиш" сүрәсе.
- •"Кәфирун" сүрәсе.
- •"Наср" сүрәсе.
- •"Ихлас" сүрәсе.
- •IV. Намазлардан соң укыла торган догалар
- •V. Җомга намазы һәм догасы
- •VI. Бәйрәм намазлары һәм тәшрик тәкбирләре
- •VII. Җеназа намазы һәм догалары
- •VIII. Башка нәфел намазлары һәм догалары
- •Тәһәҗҗүд намазы.
- •Кадер кичәсе намазы.
- •3. Мигъраҗ кичәсе намазы һәм догасы.
- •8. Тәхиййәтүл-мәсҗид (Мәчет бүләге) намазы.
- •9. Сәфәр намазы.
- •10. Хаҗәт намазы һәм догасы.
- •11. Тәсбих намазы.
- •12. Истихарә намазы.
- •13. Тәүбә намазы.
- •14. Яңгыр намазы.
- •Дүртенче бүлЕк Көндәлек тормышта укыла торган кайбер догалар
- •Иртән торгач укыла торган дога.
- •Таңга кергәндә укыла торган дога:
- •Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога:
- •Бәдрәфтән чыккач укыла торган дога:
- •Мәчеткә кергәндә укыла торган дога:
- •Мәчеттән чыкканда укыла торган дога:
- •Ишекләрне (эш урыннарын) ачып кергәндә укыла торган дога:
- •Эш башлаганда яисә эш вакытында укыла торган дога:
- •Өйгә кергәндә укыла торган дога:
- •Түшәккә ятканда укыла торган догалар.
- •Йоклаганда курыккан кеше укый торган дога:
- •Төнлә уянган кешенең укый торган догасы:
- •Матур төш күрү өчен укыла торган дога.
- •18. Иртән иртүк тору өчен укыла торган дога.
- •Аш догасы.
- •Әгәр бисмилләне әйтү онытылып, ашаганда искә төшсә, ошбу доганы укыла:
- •20. Яңа туган айны күргәч укыла торган дога.
- •21. Ураза тотучыларга авыз ачканда укырга мөмкин булган догалар.
- •22. Каберләрне зиярәт иткәндә укыла торган дога.
- •23. Кабер газабыннан саклауны сорап укыла торган дога:
- •24. Фәкыйрьлектән котылу өчен укыла торган дога.
- •25. Мул ризык сорап укыла торган дога.
- •26. Кайгы-хәсрәткә төшкән кешенең догасы.
- •27. Бәла-казага очраган кешене күргәндә укыла торган дога:
- •28. Авырулардан шифа табу өчен укыла торган дога.
- •29. Төчкергән кешегә әйтелә торган дога.
- •30. Зарарлы хайваннардан имин булу өчен укыла торган дога:
- •31. Иминлек, тынычлык сорап укыла торган дога:
- •32. Золымга каршы укыла торган дога:
- •33. Иман белән җан тәслим кылу өчен соңгы сулышны алганда укыла торган дога:
- •34. Үлем хәбәре ишеткәннән соң укыла торган дога:
- •35. Сәдака биргәч укыла торган дога:
- •37. Яшен белән күк күкрәгәндә укыла торган дога:
- •38. Яңгыр яуганда укыла торган дога:
- •39. Күз тиюгә каршы укыла торган дога.
- •40. Көзгедә үз йөзен күргән вакытта укыла торган дога:
- •41. Тиләвәт сәҗдәсе догасы.
- •42. Бәланең китүе өчен укыла торган дога.
- •43. Колак тавышланса укыла торган дога:
- •44. Дәрес хәзерләгәндә һәм имтиханга кергәндә укыла торган дога.
- •45. Юлга чыкканда укыла торган дога.
- •46. Шоферларның машиналарына язып тага торган догалары:
- •47. Зөфаф кичәсендә кияүнең кәләше янына кергәндә укыла торган дога.
- •48. Йөкле хатын укый торган дога.
- •49. Бала туган вакытта укыла торган дога.
- •50. Балага исем кушу.
- •51. Бала укырга киткәндә укыла торган дога.
- •52. Иген иккәндә укыла торган дога.
- •53. Эшчеләрнең эш башлаганда укый торган догасы:
- •54. Ачуланганда укый торган дога.
- •55. Хезмәт хакларын һәм тиешлесен алганда укыла торган дога.
- •56. Түрәләр янына барганда укыла торган дога.
- •57. Судьяларның мөһим карарлар кабул иткәнче укый торган догасы.
- •58. Хөкем ителгәннәрнең догасы.
- •59. Сугышка киткәндә укыла торган дога:
- •60. Матди һәм рухи дәрәҗәләргә ия булу-өчен укыла торган ике аять:
- •61. Саранлыктан саклауны сорап дога кылу:
- •62. Өй яки фатир сатып алып урнашканда укыла торган дога:
- •63. "Исме Әгъзам" догасы.
- •64. Солдатка озату догасы:
- •65. Хаҗиларны хаҗга озату догасы:
- •66. Базар догасы.
- •67. Кияү киендергәндә укыла торган дога:
- •68. Кияүнең кәләше янына беренче мәртәбә кергәндә укыла торган дога:
- •69. Тәҗдиди иман (иман яңарту) догасы.
- •70. Гомуми догалар:
- •Бишенче бүлек салават-шәрифәләр
- •Алтынчы бүлек имам вазифалары
- •Җомга хөтбәсе һәм догалары.
- •Ике зур бәйрәмдәге намаз.
- •3. Никах хөтбәсе һәм догасы.
- •4. Яңгыр догасы.
- •5. Хәтем догасы:
- •Җиденче бүлек тәүбә-истигъфар
- •"Ясин шәриф" сүрәсе
- •Кулланылган әдәбият
8. Юныс галәйһиссәләмнең догасы.
Юныс (г.с.) динне кабул итмәгән кавеменә ачуланган һәм аларны ташлап киткән. Соңыннан аны балык йоткан. Балыкның карынында вакытта ул шулай дога кылган:
لاَ إِلَهَ إِلاَّ أَنْتَ سُبْحَانَكَ إِنِّي كُنْتُ مِنَ الظَّالِمِينَ
"Ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәкә иннии күнтү минәз-заалимиин."
(Синнән башка илаһ юк. Сине тәсбих итәмен, һичшиксез, мин үземә золым иттем, залимнәрдән булдым.) ("Әнбия" сүрәсе, аять 87.)
9. Зәкәрия галәйһиссәләмнең догасы.
Зәкәриянең (г.с.) баласы булмый иде. Баласы булуын бик теләде. Ул шулай дога кылды һәм ниһаять Аллаһ аңа Яхъяны бирде:
رَبِّ لاَ تَذَرْنِي فَرْدًا وَأَنْتَ خَيْرُ الْوَارِثِينَ
"Рабби ләә тәзәрнии фәрдәүв-вә әңтә хайруль-вәәрисиин."
(Әй Раббым! Мине бер ялгызымны калдырма, миңа бер бала бир. Чөнки Син варисларның иң хәерлесе.) ("Әнбия" сүрәсе, аять 89.)
Бу турыда Зәкәриянең тагын бер догасы бар:
رَبِّ هَبْ لِي مِنْ لَدُنْكَ ذُرِّيَّةً طَيِّبَةً إِنَّكَ سَمِيعُ الدُّعَا
"Рабби һәб лии мил-ләдүңкә зүрриййәтәң таййибәтән иннәкә сәмиигуд-дүгаа."
(Әй, Раббым! Миңа лотыф һәм кәрамең белән саф һәм пакь бер бала ихсан ит, шөбһәсез, Син доганы ишетүче һәм кабул итүчесең.) ("Әли-Гыймран" сүрәсе, аять 38.)
10. Гайсә галәйһиссәләмнең догасы.
Билгеле булганча, христианнарда өч Алла төшенчәсе бар. Кыямәт көнне Аллаһы Тәгалә Хәзрәти Гайсәдән: "Бу ялгыш инануны син өйрәттеңме",— дип сораячак. Ул аларга мондый нәрсәне әмер итмәгәнен, әмма ул үзе үлгәннән соң аларга ни булганын үзе дә белмәгәнен, бу эшне Аллаһы Тәгалә белдергәнен әйткәннән соң, шулай диячәк:
إِنْ تُعَذِّبْهُمْ فَإِنَّهُمْ عِبَادُكَ وَإِنْ تَغْفِرْ لَهُمْ فَإِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
"Иң түгаззибһүм фә иннәһүм гыйбәәдүкә вә иң тәгъфир ләһүм фә иннәкә әңтәл-газиизүл-хәкиим."
(Әгәр аларга газап бирсәң бир, бу Синең хакыңдыр, чөнки алар Синең колларың. Әгәр аларны гафу итсәң, бу да Сиңа лаектыр. Һичшиксез, Син Газизсең, Хакимсең.) ("Мәидә" сүрәсе, аять 118.)
11. Талут гаскәренең догасы.
Талутның гаскәре Җалут гаскәре белән сугышка керер алдыннан шулай дога кылдылар:
رَبَّنَا افْرِغْ عَلَيْنَا صَبْرًا وَثَبِّتْ أَقْدَامَنَا وَانْصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ
"Раббәнәәфригъ галәйнәә сабераүв-вә сәббит әкъдәәмәнәә вәңсурнәә галәл-каумил-кәәфириин."
(Әй, Раббыбыз! Өстебезгә сабырлык яудыр, аякларыбызга куәт һәм ныклык бир. Дошман кагудан сакла, кяферләргә каршы безгә җиңү насыйп ит.) ("Бәкара" сүрәсе, аять 250.)
12. Коръәни Кәримдә безгә өйрәтелгән кайбер догалар:
رَبِّ ادْخِلْنِي مُدْخَلَ صِدْقٍ وَ أَخْرِجْنِي مُخْرَجَ
صِدْقٍ وَاجْعَلْ لِي مِنْ لَدُنْكَ سُلْطَانًا نَصِيرًا
"Рабби әдехыйльнии мүдехалә сыйдкыйүв-вә әхъриҗнии мүхъраҗә сыйдкыйүв-вәҗгаль лии мил-ләдүңкә сүлтаанән-нәсыйираа."
(Раббым! Мине кабергә куйганда һәм чыгарганда тугрылыклы кыл, үзеңнең ризалыгыңны бир. Миңа ярдәм итәчәк дәлилләр бир, сөйләгән сүзләремне шул дәлилләр белән сөйлим.) ("Исра" сүрәсе, аять 80.)
Аллаһ мөшрикләргә начар гамәлләре өчен каты җәза бирәчәк. Пәйгамбәренә дә моның өчен ул вакытта ничек дога кылырга кирәк икәнен өйрәткән:
رَبِّ إِمَّا تُرِيَنِّي مَا يُوعَدُونَ . رَبِّ فَلاَ تَجْعَلَنِي فِي الْقَوْمِ الظَّالِمِينَ
"Рабби иммәә түрийәннии мәә йүүгадүүн. Рабби фәләә тәҗгальнии фил-каумиз-заалимиин."
(Раббым! Аларга вәгъдә иткән газапны татыганнарын миңа күрсәтәчәк булсаң, мине ул залим кавем арасында булдырма.)
رَبِّ أَعُوذُ بِكَ مِنْ هَمَزَاتِ الشَّيَاطِيْنِ وَ أَعُوذُ بِكَ رَبِّ أَنْ يَحْضُرُونَ
"Рабби әгуузү бикә мин һәмәзәәтиш-шәйәәтыйин вә әгуузү бикә рабби әй-йәхдуруун."
(Раббым! Шайтаннарның вәсвәсеннән вә аларның хозурында булудан Сиңа сыенамын.)
رَبِّ اغْفِرْ وَارْحَمْ وَأَنْتَ خَيْرُ الرَّحِمِينَ
"Раббигъфир вәрхәм вә әңтә хайрур-раахимиин."
(Раббым! Өммәтемне гафу ит, мәрхәмәт ит, чөнки Син мәрхәмәт иткәннәрнең иң хәерлесе.) ("Мөэминүн" сүрәсе, аять 98, 118.)
Коръәнне "Укы" әмере белән җибәргән Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәренә һәм без мөселманнарга гыйлем хакында ничек дога кылырга кирәклеген өйрәткән:
رَبِّ زِدْنِي عِلْمًا
"Рабби зиднии гыйльмәә."
(Раббым! Гыйлемемне арттыр.) ("Таһә" сүрәсе, аять 114.)
Коръәни Кәрим Пәйгамбәребезгә генә түгел, без мөселманнарга да дога кылуның кирәклеген өйрәтә.
Түбәндә язылып үтеләчәк аятьләр шуның хакында:
اَلَّذِينَ يَقُولُونَ رَبَّنَا إِنَّنَا أَمَنَّا فَاغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ
"Әлләзиинә йәкуулүүнә раббәнәә иннәнәә әәмәннәә фәгъфир ләнәә зүнүүбәнәә вә кыйнәә газәәбән-нәәр."
(Тәкъва ияләре әйтерләр: Әй, Раббыбыз, без иман китерик, безнең гөнаһларыбызны кичер, һәм безне җәһәннәм газабыннан сакла.) ("Әли Гыймран" сүрәсе, аять 16.)
Шушы аятьтә Аллаһыга шушы рәвешчә дога итүчеләрнең тәкъва ияләре булуына, сынауларга сабыр итеп турылыклылык күрсәтүләренә, Аллаһ юлында малларын сарыф итүләренә һәм сәхәр вакытларында, тәүбә итеп, дога кылулары, ялваруларына ишарә ителә.
Пәйгамбәрләр белән берлектә Аллаһ юлында сугышкан галимнәрнең беркайчан да өметсезлеккә төшмәүләре һәм сабыр итүләре, Аллаһыга шулай дога кылулары турында әйтелә.
رَبَّنَا اغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا وَإِسْرَافَنَا فِي أَمْرِنَا
وَثَبِّتْ أَقْدَامَنَا وَانْصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ
"Раббәнәгъфирләнәә зүнүүбәнәә вә исраафәнәә фии әмринәә вә сәббит әкъдәәмәнәә вәңсурнәә галәл-каумил-кәәфириин."
(Әй, Раббыбыз! Безнең гөнаһларыбызны һәм эшләребездә булган аптырашларны кичер, сугышларда аякларыбызны нык кыл, кире кайтарма. Кяферләргә каршы безгә җиңү бир.) ("Әли Гыймран" сүрәсе, аять 147.)
Гыйлем ияләренең догасы:
رَبَّنَا لاَ تُزِعْ قُلُوبَنَا بَعْدَ إِذْ هَدَيْتَنَا وَهَبْ لَنَا مِنْ لَدُنْكَ رَحْمَةً إِنَّكَ أَنْتَ
الْوَهَّابُ . رَبَّنَا إِنَّكَ جَامِعُ النَّاسِ لِيَوْمٍ لاَ رَيْبَ فِيهِ إِنَّ اللهَ لاَ يُخْلِفُ الْمِيعَادَ
"Раббәнәә ләә түзигъ кулүүбәнәә бәгъдә из һәдәйтәнәә вә һәб ләнәә мил-ләдүңкә рахмәтән иннәкә әңтәл-вәһһәәбе. Раббәнәә иннәкә җәәмигун-нәәси лийәүмил-ләә райбә фииһ. Иннәллааһә ләә йүхълифүл-миигааде."
(Әй, Раббыбыз! Безне хакка күндергәннән соң, күңелебезне хактан адаштырма, Үз тарафыңнан безгә рәхмәт бир. Һичшиксез, Син күп гафу итүчесең. Әй, Раббыбыз! Син киләчәктә шөбһәсез бер көндә кешеләрне кыямәт көненә тупларсың; Аллаһ вәгъдәсеннән кайтмас.) ("Әли-Гыймран" сүрәсе, аять 8-9.)
Кешеләр, галим булсалар да иманнарын югалтулары мөмкин, шуның өчен Аллаһыга иманнан аермасын өчен дога кылулары кирәк:
رَبَّنَا اصْرِفْ عَنَّا عَذَابَ جَهَنَّمَ إِنَّ عَذَابَهَا كَانَ غَرَامًا
"Раббәнәсъриф ганнәә газәәбә җәһәннәмә иннә газәәбәһәә кәәнә гараамәә."
(Әй, Раббыбыз! Бездән җәһәннәм газабын ерак кыл, җәһәннәм газабы дәвамлы бер һәлакәттер.) ("Форкан" сүрәсе, аять 65.)
Камил мөселманның догасы:
رَبِّ أَوْزِعْنِي أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَقَالَ رَبِّ أَوْزِعْنِي أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَ الَّتِي
أَنْعَمْتَ عَلَيَّ وَعَلَى وَالِدَيَّ وَأَنْ أَعْمَلَ صَالِحًا تَرْضَاهُ وَأَصْلِحْ لِي فِي ذُرِّيَّتِي
إِنِّي تُبْتُ إِلَيْكَ وَإِنِّي مِنْ الْمُسْلِمِينَ
"Рабби әүзигънии ән әшкүра нигъмәтәкәлләтии әнгамтә галәййә вә галәә вәәлидәййә вә ән әгъмәлә саалихаң тәрдааһү вә әсълих лии фии зүрриййәтии иннии түбтү иләйкә вә иннии минәл-мүслимиин."
(Әй, Раббым! Миңа шундый илһам, вакыт бир, үземә һәм әти-әниемә биргән нигъмәтләреңә шөкер итим. Син риза булачак бер эш эшлим. Нәселемне дөрес юлда тот, нәсел-нәсәбемне төзәт. Мин Сиңа тәүбә иттем һәм мин чыннан да мөселманнардан.) ("Әхкаф" сүрәсе, аять 15.)
Бу аятьтә шушы кешеләрнең догалары кабул булуы һәм, гөнаһларының кичерелеп, җәннәткә керәчәкләре турында әйтелә.
Бу аятьнең аңлашылырга тиешле булган башка бер әһәмияте дә бар. Камиллек чоры кешегә кырык яшьләр тирәсендә килә. Димәк, кеше бу яшькә кадәр берәр карарга килмәскә дә мөмкин һәм бу яшьтән соң ул чын-чынлап Аллаһыга юнәлер.
Яхшы тәрбия күргән хәерле баланың догасы:
Ислам тәрбиясендә үскән кеше, ата-анасы картайгач, аларга начар карамас, күңелләрен кырмас. Алар хакында шулай дога кылыр:
رَبِّ ارْحَمْهُمَا كَمَا رَبَّيَانِي صَغِيرًا
"Раббирхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыйираа."
(Раббым! Ата-анама, алар миңа мәрхәмәт кылган кебек, Син дә аларга шулай мәрхәмәт кыл.) (Тәхрим, 8.)
Бу аять җәмгыятьтәге аяныч хәлләрне искәртә. Бүген кайберәүләр, ата-аналары картайгач, аларны ташлап китәләр, яки картлар йортына тапшыралар.
Фәрештәләрнең мөэминнәргә кылган догалары:
Күктә тәхетне йөрткән фәрештәләр белән аның тирә-ягындагылар Аллаһыга хәмед, тәсбих әйтерләр. Бу фәрештәләр инанган мөэминнәр өчен Аллаһыга шулай дога кылырлар:
... رَبَّنَا وَسِعْتَ كُلِّ شَيْءٍ رَحْمَةً وَعِلْمًا فَاغْفِرْ لِلَّذِينَ تَابُوا وَاتَّبَعُوا سَبِيْلَكَ
وَقِهِمْ عَذَابَ الْجَحِيمِ . رَبَّنَا ادْخِلْهُمْ جَنَّاتِ عَدْنٍ الَّتِي وَعَدْتَهُمْ وَمَنْ صَلَحَ
مِنْ أَبَائِهِمْ وأَزْوَاجِهِمْ وَذُرِّيَّاتِهِمْ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ . وَقِهِمُ السَّيِّآتِ
وَمَنْ تَقِ السَّيِّآتِ يَوْمَئِذٍ فَقَدْ رَحِمْتَهُ وَذَلِكَ هُوَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ
"Раббәнәә вәсигътә күллә шәй-ир-рәхмәтәүв-вә гыйльмәң фәгъфир лилләзинә тәәбүү вәттәбәгуу сәбииләкә вә кыйһим газәәбәл-җәхиим. Раббәнәәдхыйльһүм җәннәәти гаденинилләтии вәгаттәһүм вә мәң саләха мин әәбәә-иһим вә әзвәәҗиһим вә зүриййәәтиһим иннәкә әңтәл-газиизүл-хәкиим. Вә кыйһимүс-сәййи-әәт. Вә мәң тәкыйс-сәййи-әәти йәүмә-изиң фәкаде рахимтәһүү вә зәәликө һүәл-фәүзүл-газыйим."
(Әй, Раббыбыз! Синең рәхмәтең һәм гыйлемең бөтен нәрсәне эченә алган. Шуңа күрә, Син тәүбә иткәннәрне һәм Синең юлыңа басканнарны кичер, аларны җәһәннәм газабыннан сакла.
Әй, Раббыбыз! Аларны һәм аларның аталарыннан, хатыннарыннан булган яхшы кемсәләрне Үзең вәгъдә иткән Гаден җәннәтләренә урнаштыр. Һичшиксез, Син Газиз, Хакимсең. Аларны начарлыклардан да сакла. Син кемне начарлыклардан сакласаң, һичшиксез, аңа кыямәт көнендә мәрхәмәт итәчәксең. Бу иң бөек котылудыр.) ("Мөэмин" сүрәсе, аять 7-9.)
Коръәннән башка дога аятьләре:
رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ . رَبَّنَا وَاجْعَلْنَا مُسْلِمَيْنِ لَكَ
وَمِنْ ذُرِّيَّتِنَا أُمَّةً مُسْلِمَةً لَكَ وَأَرِنَا مَنَاسِكَنَا وَتُبْ عَلَيْنَا إِنَّكَ أَنْتَ
التَّوَّابُ الرَّحِيمُ . رَبَّنَا وَابْعَثْ فِيهِمْ رَسُولًا مِنْهُمْ يَتْلُو عَلَيْهِمْ آيَاتِكَ
وَيُعَلِّمُهُمْ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَيُزَكِّيهِمْ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ .
"Раббәнәә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим. Раббәнәә вәҗгальнәә мүслимәйни ләкә вә миң зүрриййәтинәә үммәтәм-мүслимәтәл-ләк. Вә әринәә мәнәәсикәнәә вә түб галәйнәә иннәкә әңтәт-тәввәәбүр-рахиим. Раббәнәә вәбгась фииһим расүүләм-минһүм йәтлүү галәйһим әәйәәтикә вә йүгаллимүһүмүль-китәәбә вәл-хикмәтэ вә йүзәккииһим иннәкә әңтәл-газиизүль-хәкиим ".
(Әй, Раббыбыз! Бездән бу хәерле эшне кабул ит, чөнки Син догабызны ишетүче һәм һәрнәрсәне белүче.
Әй, Раббыбыз! Безне Үзеңә тапшырылучы һәм ихласлы бәндәләрдән әйлә, нәселебездән килгәннәрне, Сиңа буйсындырып, бер өммәт кыл, безгә гыйбадәт юлларыбызны һәм хаҗ вазифаларыбызны күрсәт, гөнаһларыбызны гафу итеп, тәүбәләребезне кабул кыл. Чөнки Син тәүбәләрне кабул итүче һәм мөэминнәргә рәхмәт итүчесең.
Әй, Раббыбыз! Безнең нәселебездән килгән өммәт арасыннан бер пәйгамбәр күндер ки, ул аларга Синең аятьләреңне укысын, китабыңны һәм хөкемнәреңне өйрәтсен, аларны гөнаһлардан аруласын. Шөбһәсез, Син Газиз вә Хакимсең). ("Бәкара" сүрәсе, аять 127-129.)
رَبَّنَا لَا تُؤَاخِذْنَا إِنْ نَسِينَا أَوْ أَخْطَأْنَا رَبَّنَا وَلَا تَحْمِلْ عَلَيْنَا إِصْرًا كَمَا
حَمَلْتَهُ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِنَا رَبَّنَا وَلَا تُحَمِّلْنَا مَا لَا طَاقَةَ لَنَا بِهِ وَاعْفُ
عَنَّا وَاغْفِرْ لَنَا وَارْحَمْنَا أَنْتَ مَوْلَانَا فَانصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ .
"Раббәнәә ләә түәәхыйзнәә ин нәсиинәә әү әхътаэнәә. Раббәнәә вә ләә тәхмил галәйнәә исраң кәмәә хәмәлтәһүү галәлләзиинә миң кабелинәә. Раббәнәә вә ләә түхәммилнәә мәә ләә таакатә ләнәә биһ, вәгъфү ганнәә, вәгъфирләнәә вәрхәмнәә, әңтә мәүләәнәә фәңсурнәә галәл-каумил-кәәфириин".
(Әй, Раббыбыз! Әгәр онытып яки белмичә хата эшләсәк, безне җаваплы итеп, хисапка тартма. Әй, Раббыбыз! Бездән әүвәлгеләргә биргән кебек, безгә күтәреп булмаслык авырлыклар бирмә. Әй, Раббыбыз! Безгә көчебз җитмәгән нәрсә йөкләмә, гөнаһларыбызны гафу әйлә, безне кичер, безгә мәрхәмәт ит, чөнки Син безнең Раббыбыз, кяферләргә каршы безгә ярдәм ит). ("Бәкара" сүрәсе, аять 286.)
رَبَّنَا مَا خَلَقْتَ هَذَا بَاطِلًا سُبْحَانَكَ فَقِنَا عَذَابَ النَّارِ . رَبَّنَا إِنَّكَ مَنْ تُدْخِلْ النَّارَ
فَقَدْ أَخْزَيْتَهُ وَمَا لِلظَّالِمِينَ مِنْ أَنْصَارٍ . رَبَّنَا إِنَّنَا سَمِعْنَا مُنَادِيًا يُنَادِي لِلْإِيمَانِ أَنْ
آمِنُوا بِرَبِّكُمْ فَآمَنَّارَبَّنَا فَاغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا وَكَفِّرْ عَنَّا سَيِّئَاتِنَا وَتَوَفَّنَا مَعَ الْأَبْرَار ِ .
رَبَّنَا وَآتِنَا مَا وَعَدْتَنَا عَلَى رُسُلِكَ وَلَا تُخْزِنَا يَوْمَ الْقِيَامَةِ إِنَّكَ لَا تُخْلِفُ الْمِيعَادَ .
"Раббәнәә мәә халәкътә һәәзәә бәәтыйләң сүбхәәнәкә фәкыйнәә газәәбән-нәәр. Раббәнәә иннәкә мәң түдехыйлин-нәәра фәкаде әхъзәйтәһүү вә мәә лиз-заалимиинә мин әңсаар. Раббәнәә иннәнәә сәмигънәә мүнәәдийәй-йүнәәдии лил-иимәәни ән әәминүү бираббикүм фә әәмәннәә раббәнәә фәгъфир ләнәә зүнүүбәнәә вә кәффир ганнәә сәййиәәтинә вә тәвәффәнәә мәгаль-әбераар. Раббәнәә вә әәтинәә мәә вәгаттәнәә галәә русүликә вә ләә түхъзинәә йәүмәл-кыйәәмәти иннәкә ләә түхълифүл-миигааде ".
(Әй, Раббыбыз! Син боларны бушка гына яратмадың. Син дөрес булмаган нәрсә яратмассың. Инде безне җәһәннәм газабыннан сакла.
Әй, Раббыбыз! Дөрестән дә, Син кемне дә булса утка төшерсәң, аны һәлак итәрсең. Анда залимнәрнең газабын бетерә торган бернинди ярдәмче дә юк.
Әй, Раббыбыз! Чыннан да без бер чакыручыны ишеттек: "Раббыгызга иман итегез", — дип кешеләрне Аллаһыга иман китерергә чакыра иде. Аны тыңладык та иман китердек. Әй, Раббыбыз! Гөнаһларыбызны кичер, кимчелекләребезне яшер һәм җаннарыбызны яхшы кешеләр белән бергә ал.
Әй, Раббыбыз! Пәйгамбәрләреңнең теле белән безгә вәгъдә иткән савапны бир һәм кыямәт көнендә безне рисвай итмә. Шөбһә юк ки, Син вәгъдәңнән кайтмыйсың.) ("Әли Гыймран" сүрәсе, аять 191-194.)
رَبَّنَا اغْفِرْ لَنَا وَلِإِخْوَانِنَا الَّذِينَ سَبَقُونَا بِالْإِيمَانِ وَلَا تَجْعَلْ
فِي قُلُوبِنَا غِلًّا لِلَّذِينَ آمَنُوا رَبَّنَا إِنَّكَ رَءُوفٌ رَحِيمٌ .
"Раббәнәгъфир ләнәә вә ли ихвәәнинәлләзиинәә сәбәкуунәә бил-иимәәни вә ләә тәҗгаль фии кулүүбинәә гыйлләллилләзиинәә әәмәнүү, раббәнәә иннәкә раүүфүр-рахиим".
(Әй, Раббыбыз! Безне һәм бездән элек иман китергәннәрне, кардәшләребезне гафу ит, иман китергәннәргә карата йөрәкләребездә ачу калдырма. Әй, Раббыбыз! Шөбһәсез, Син күп шәфкатьле һәм мәрхәмәтлесең.) ("Хәшер" сүрәсе, аять 10.)
رَبَّنَا أَتْمِمْ لَنَا نُورَنَا وَاغْفِرْ لَنَا إِنَّكَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ .
"Раббәнәә әтмим ләнәә нүүранәә вәгъфир ләнәә иннәкә галәә күлли шәй-иң кадиир".
(Әй, Раббыбыз! Безгә нурыбызны төгәлләп бир, безне кичер. Чөнки Синең һәрнәрсәгә көчең җитәр). ("Тәхрим" сүрәсе, аять 8.)