Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

52. Иген иккәндә укыла торган дога.

Кырга чыкканда "Бисмилләһ" әйтеп чыгылыр. Игә башлаганда да кабат "Әгузе-бисмилләһ" әйтелер һәм түбәндәге дога укылыр:

أَفَرَأَيْتُمْ مَا تَحْرُثُونَ . أَأَنْتُمْ تَزْرَعُونَهُ أَمْ نَحْنُ الزَّارِعُونَ . اللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا

مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ وَارْزُقْنَا ثَمَرَهُ وَاجْعَلْنَا لِأَنْعُمِكَ مِنَ الشَّاكِرِينَ

وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِىِّ الْعَظِيمِ

"Әфәра-әйтүм мәә тәхрусүүн. Ә әңтүм тәзрагуунәһүү әм нәхнүз-зәригуун. Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә сахбиһии әҗмәгыйин. Вәрзүкънәә сәмәраһүү вәҗгальнә ли әнгумикә минәш-шәәкириин. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим."

(Хәзер иккәннәрегезне күрдегезме? Алармы игеп бетергән сезме? Юкса безме? ("Вакыйга" сүрәсе, аять 63-64.) Аллаһым! Мөхәммәд һәм аның әсхабына салават-сәлам булсын. Безне иккәннәребезнең җимеше белән ризыкландыр һәм безне нигъмәтләреңә шөкер иткән колларыңнан әйлә, йә Рабби! Синнән башка һич көч һәм куәт иясе юктыр!)

53. Эшчеләрнең эш башлаганда укый торган догасы:

أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ . بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . رَبَّنَآ ءَاتِنَا

مِن لَّدُنْكَ رَحْمَةً وَهَيِّئْ لَنَا مِنْ أَمْرِنَا رَشَدًا . رَبِّ اشْرَحْ لِى صَدْرِى .

وَيَسِّرْ لِى أَمْرِى . رَبِّ يَسِّرْ وَلَا تعسر . رب تمم بالخير

"Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Раббәнәә әәтинәә мил-ләдүңкә рахмәтәүв-вә хәййиэ ләнәә мин әмринәә рашәдәә. Раббишрах лии садрии. Вә йәссир лии әмрии. Рабби йәссир вә ләә түгассир. Рабби тәммим бил-хайир."

(Әй, Раббыбыз! Безгә Үзеңнән бер рәхмәт бир, эшебездә җиңеллек бир. Раббым, күкрәгемне ач, эшемне җиңеләйт, Раббым! Җиңеллек бир, авырлык бирмә, эшемне уңышлы тәмамла.)

54. Ачуланганда укый торган дога.

Кеше көндәлек тормышта төрле сәбәпләр арка­сында кәефсезләнер, кызып китәр, ачуы чыгар. Бу халәте кешегә эштә дә комачау итәр. Мондый вакытта түбәндәге дога укылыр:

اللهم اغفر لي ذنبي واذهب غيظ قلبي وأجرني من الشيطان الرجيم

"Әллааһүммәгъфир лии зәнбии вә әзһиб гайза кальбии вә әҗирнии минәш-шәйтаанир-раҗиим."

(Аллаһым, гөнаһларымны мәгъфирәт кыл, йөрәгемнең ачуын бетер һәм мине шайтанның явызлыгыннан сакла.)

Әгәр ачуы узмаса, мөмкинчелек булса, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укырга һәм Инширах сүрәсен укырга кирәк. Югарыда китерелгән доганы да кабатларга мөмкин.

55. Хезмәт хакларын һәм тиешлесен алганда укыла торган дога.

Хезмәт хакының бәрәкәтле, дәүләтнең имин булуы өчен, акчаны кулга алганчы дога кылу изге эшләрдән санала.

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَآلِهِ أَجْمَعِينَ.

اللَّهُمَّ ارْزُقْنَا رِزْقًا حَلَالًا طَيِّبًا. وَاسْتَجِبْ دُعَاءَنَا يَا رَبَّ الْعَالَمِينَ. اللَّهُمَّ إِنَّا نَعُوذُ

بِكَ مِنَ الْفَقْرِ وَالدَّيْنِ رَبَّنآ ءَاتِنَا فِى الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِى الْأَخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә әәлиһии әҗмәгыйин. Әллааһүмәрзүкънәә ризкан хәләәлән таййибә. Вәстәҗиб дүгаа-әнәә йәә раббәл-гааләмиин. Әллааһүммә иннәә нәгуузү бикә минәл-фәкъри вәд-дәйни, раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтәүв-вә фил-әәхыйрати хәсәнәтәүв-вә кыйнәә газәәбән-нәәр."

Үз телебездә шулай дип тә дога кылып була:

"Аллаһым! Исәнлек эчендә тагын бер ай уздырдык. Шөкерләр булсын. Безләргә пакь һәм хәләл ризыклар бир. Хезмәт хакларыбызны яхшы һәм хәерле җирләргә сарыф итүне насыйп ит. Акчабыз белән безне начар юлларга бастырма. Ибраһим пәйгамбәргә биргән бәрәкәт кебек безгә дә бир, йә Рабби! Дәүләтебезне һәм милләтебезне һәрвакыт яхшы эшләргә юнәлт, Догаларыбызны кабул кыл, Аллаһым!"

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]