- •Казан —2009
- •Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин, вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә хайри халькыйһии мүхәммәдин вә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйиин. Кереш сүз
- •Беренче бүлек дога — гыйбадәтнең асылы
- •Доганың файдасы
- •Ничек дога кылырга?
- •Догамы? Сабырлыкмы?
- •Кайчан дога кылырга кирәк?
- •Кемнәрнең догасы кабул була?
- •Доганы ничек башларга кирәк?
- •Дога кылына торган урынның әһәмияте
- •Догабызның кабул булуын белә алабызмы?
- •Иң гүзәл дога — " фатиха" сүрәсе
- •Икенче бүлек коръәни кәримдә һәм хәдисләрдә килгән дога үрнәкләре
- •1. Адәм (г.С.) белән Һава анабызның җәннәттән чыгарылганда укыган догалары:
- •2. Нух галәйһиссәләмнең догасы.
- •3. Лут галәйһиссәләмнең догасы.
- •4. Ибраһим галәйһиссәләмнең догасы:
- •5. Йосыф галәйһиссәләмнең догасы.
- •6. Шөгаеб галәйһиссәләмнең догасы.
- •7. Муса галәйһиссәләмнең догасы.
- •8. Юныс галәйһиссәләмнең догасы.
- •9. Зәкәрия галәйһиссәләмнең догасы.
- •10. Гайсә галәйһиссәләмнең догасы.
- •11. Талут гаскәренең догасы.
- •12. Коръәни Кәримдә безгә өйрәтелгән кайбер догалар:
- •13. Пәйгамбәребездән (с.Г.В.) килгән догалар һәм изге теләкләр.
- •14. Хәзрәти Әбү Бәкернең (р.Г.) бер догасы:
- •15. Хәзрәти Гомәрнең бер догасы:
- •16. Хәзрәти Галинең бер догасы:
- •17. "Әсмәә-үл-Хүснәә" — Күркәм исемнәр.
- •Өченче бүлек гыйбадәт догалары
- •Фарыз намазлар.
- •Вәҗеп намазлар.
- •3. Сөннәт (нәфел) намазлар.
- •I. Азан һәм Камәт
- •II. Намазларда ният кылу
- •Иртә намазының сөннәте.
- •2. Иртә намазының фарызы.
- •3. Өйлә намазының элек сөннәте:
- •4. Өйлә намазының фарызы.
- •5. Өйлә намазының соңгы сөннәте:
- •7. Икенде намазының фарызы.
- •8. Ахшам намазының фарызы:
- •9. Ахшам намазының сөннәте.
- •10. Ястү намазының элек сөннәте.
- •11. Ястү намазының фарызы.
- •12. Ястү намазының соңгы сөннәте:
- •13. Витер намазы.
- •18. Тәравих намазы.
- •III. Намаз уку рәвеше, намаздагы сүрәләр һәм догалар
- •"Фатиха" сүрәсе:
- •"Курайиш" сүрәсе.
- •"Кәфирун" сүрәсе.
- •"Наср" сүрәсе.
- •"Ихлас" сүрәсе.
- •IV. Намазлардан соң укыла торган догалар
- •V. Җомга намазы һәм догасы
- •VI. Бәйрәм намазлары һәм тәшрик тәкбирләре
- •VII. Җеназа намазы һәм догалары
- •VIII. Башка нәфел намазлары һәм догалары
- •Тәһәҗҗүд намазы.
- •Кадер кичәсе намазы.
- •3. Мигъраҗ кичәсе намазы һәм догасы.
- •8. Тәхиййәтүл-мәсҗид (Мәчет бүләге) намазы.
- •9. Сәфәр намазы.
- •10. Хаҗәт намазы һәм догасы.
- •11. Тәсбих намазы.
- •12. Истихарә намазы.
- •13. Тәүбә намазы.
- •14. Яңгыр намазы.
- •Дүртенче бүлЕк Көндәлек тормышта укыла торган кайбер догалар
- •Иртән торгач укыла торган дога.
- •Таңга кергәндә укыла торган дога:
- •Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога:
- •Бәдрәфтән чыккач укыла торган дога:
- •Мәчеткә кергәндә укыла торган дога:
- •Мәчеттән чыкканда укыла торган дога:
- •Ишекләрне (эш урыннарын) ачып кергәндә укыла торган дога:
- •Эш башлаганда яисә эш вакытында укыла торган дога:
- •Өйгә кергәндә укыла торган дога:
- •Түшәккә ятканда укыла торган догалар.
- •Йоклаганда курыккан кеше укый торган дога:
- •Төнлә уянган кешенең укый торган догасы:
- •Матур төш күрү өчен укыла торган дога.
- •18. Иртән иртүк тору өчен укыла торган дога.
- •Аш догасы.
- •Әгәр бисмилләне әйтү онытылып, ашаганда искә төшсә, ошбу доганы укыла:
- •20. Яңа туган айны күргәч укыла торган дога.
- •21. Ураза тотучыларга авыз ачканда укырга мөмкин булган догалар.
- •22. Каберләрне зиярәт иткәндә укыла торган дога.
- •23. Кабер газабыннан саклауны сорап укыла торган дога:
- •24. Фәкыйрьлектән котылу өчен укыла торган дога.
- •25. Мул ризык сорап укыла торган дога.
- •26. Кайгы-хәсрәткә төшкән кешенең догасы.
- •27. Бәла-казага очраган кешене күргәндә укыла торган дога:
- •28. Авырулардан шифа табу өчен укыла торган дога.
- •29. Төчкергән кешегә әйтелә торган дога.
- •30. Зарарлы хайваннардан имин булу өчен укыла торган дога:
- •31. Иминлек, тынычлык сорап укыла торган дога:
- •32. Золымга каршы укыла торган дога:
- •33. Иман белән җан тәслим кылу өчен соңгы сулышны алганда укыла торган дога:
- •34. Үлем хәбәре ишеткәннән соң укыла торган дога:
- •35. Сәдака биргәч укыла торган дога:
- •37. Яшен белән күк күкрәгәндә укыла торган дога:
- •38. Яңгыр яуганда укыла торган дога:
- •39. Күз тиюгә каршы укыла торган дога.
- •40. Көзгедә үз йөзен күргән вакытта укыла торган дога:
- •41. Тиләвәт сәҗдәсе догасы.
- •42. Бәланең китүе өчен укыла торган дога.
- •43. Колак тавышланса укыла торган дога:
- •44. Дәрес хәзерләгәндә һәм имтиханга кергәндә укыла торган дога.
- •45. Юлга чыкканда укыла торган дога.
- •46. Шоферларның машиналарына язып тага торган догалары:
- •47. Зөфаф кичәсендә кияүнең кәләше янына кергәндә укыла торган дога.
- •48. Йөкле хатын укый торган дога.
- •49. Бала туган вакытта укыла торган дога.
- •50. Балага исем кушу.
- •51. Бала укырга киткәндә укыла торган дога.
- •52. Иген иккәндә укыла торган дога.
- •53. Эшчеләрнең эш башлаганда укый торган догасы:
- •54. Ачуланганда укый торган дога.
- •55. Хезмәт хакларын һәм тиешлесен алганда укыла торган дога.
- •56. Түрәләр янына барганда укыла торган дога.
- •57. Судьяларның мөһим карарлар кабул иткәнче укый торган догасы.
- •58. Хөкем ителгәннәрнең догасы.
- •59. Сугышка киткәндә укыла торган дога:
- •60. Матди һәм рухи дәрәҗәләргә ия булу-өчен укыла торган ике аять:
- •61. Саранлыктан саклауны сорап дога кылу:
- •62. Өй яки фатир сатып алып урнашканда укыла торган дога:
- •63. "Исме Әгъзам" догасы.
- •64. Солдатка озату догасы:
- •65. Хаҗиларны хаҗга озату догасы:
- •66. Базар догасы.
- •67. Кияү киендергәндә укыла торган дога:
- •68. Кияүнең кәләше янына беренче мәртәбә кергәндә укыла торган дога:
- •69. Тәҗдиди иман (иман яңарту) догасы.
- •70. Гомуми догалар:
- •Бишенче бүлек салават-шәрифәләр
- •Алтынчы бүлек имам вазифалары
- •Җомга хөтбәсе һәм догалары.
- •Ике зур бәйрәмдәге намаз.
- •3. Никах хөтбәсе һәм догасы.
- •4. Яңгыр догасы.
- •5. Хәтем догасы:
- •Җиденче бүлек тәүбә-истигъфар
- •"Ясин шәриф" сүрәсе
- •Кулланылган әдәбият
Доганың файдасы
Доганың кешегә берәр файдасы бармы? Бу сорауга ике төрле җавап биреп була.
1. Доганың файдасы булмаса, Бөек Раббыбыз аны безгә әмер, Пәйгамбәребез васыять итмәс иде. Әлбәттә, бу җавап инанган инсанны гына канәгатьләндерергә мөмкин.
2. Доганың, чыннан да, файдасы бар. Танылган язучы А. Җарәл "Дога" исемле китабында бу турыда болай ди:
"Дога, үзенең әһәмиятеннән чыгып, рух вә тәнгә тәэсир итә. Доганың тәэсир көчен белү авыр түгел. Доганың әһәмиятен белмичә, аңсыз рәвештә генә укыганда да, ул кешегә уңай тәэсир итә. Ул игелек вә әхлак тойгыларын арттыра. Шунысы исбат ителгән: фикер һәм зиһен үсешләре бер дәрәҗәдә булган кешеләрнең холык һәм әхлак дәрәҗәләре дога кылучыларда дога кылмаучыларга караганда шактый югары була. Доганың тәэсире, аңа күнегеп бетеп, аны еш-еш кабатлап торганда тагын да арта төшә. Акылыбызның тирән бер җирендә бер ут яна дип күз алдына китерик. Бу мизгелдә кеше үзен ачык итеп күргән кебек була. Ул үзенең эгоизмын, хаталарын, горурлыгын күргәндәй хис итә. Бу вакытта ул әхлакый вазифаларын үтәргә әзер була. Фикер һәм зиһенен тагын да югары дәрәҗәгә күтәрергә омтыла. Шулай итеп, бу кешенең каршында изгелек, яхшылык хакимиятенең ишекләре ачылыр. Ул акрынлап рухи тынычлыкка ирешер. Рухи һәм гасаби эшчәнлеге тигезләнер. Инсан фәкыйрьлеккә, яла ягуга, кайгы-хәсрәткә сабыр булыр өчен көч табар. Дога үлем-китем, хасталык, газап, якыннарын югалткан вакытларда зур таяныч була. Табиблар да дога кыла башлаган хастаны күреп сөенерләр. Дога тәэсире белән килгән тынычлык дәва кебек бер шифа китерер."
Язучының башка фикерләрен дә китереп үтик.
"Мохтаҗ булган нәрсәне Аллаһыдан сорау дөрес эштер. Ләкин бары тик дөнья мәнфәгатьләре өчен генә тырышу яки үз тырышлыгыбыз белән дә мөмкин булган нәрсәләрне Аллаһыдан сорау мәгънәсезлектер. Кайгылы вакытларда дәвамлы һәм самим күңелдән теләүләр нәтиҗәлерәк булыр."
Дога мөэминнең үзен Аллаһыга якынлаштыру өчен эшләнелгән бер гайрәт, тырышлыктыр. Иҗтиһад иткән кеше, рухын начарлыклардан пакьләп, башка кешеләр хакында яхшы гына уйлар. Шулай итеп, иманын ныгыткан, башка хис һәм тойгыларын да үстергән булыр.
Кеше, җәмгыять эчендә яшәү белән бергә тормышында күп мәртәбәләр ялгызлык тәмен дә татыр. Кайгысын уртаклашыр, хәсрәтләрен һәм сагынуларын сөйләрлек кеше эзләр. Кайбер вакытларда кешенең шундый кайгы-хәсрәтләре югалтулары була ки, боларның барысын да сөйләп, күңелен бушатасы килер. Кеше зур кайгы-хәсрәт кичергән вакытында, хис һәм хәлләрен якын кешесенә сөйләгәннән соң, бу эшеннән үкенеп тә куярга мөмкин. Баксаң, дустыма дип кенә сөйләгән серләре кеше теленә дә кергән икән...
Шулай итеп, адәм баласының, меңнәрчә һәм миллионнарча кешеләр арасында үзен бер ялгызы хис итеп, чарасызлык эчендә калуы мөмкин. Ялгыз һәм чарасыз калган кеше нәрсә эшләсен?
Болай чарасыз һәм кайгылы вакытларында рухында көч, йөрәкләрендә батырлык таба алмаган куркак кешеләр бердәнбер чараны аракы эчә торган җирләрдә эзли башлыйлар. Кайгыдан котылабыз дип, хәлләрен тагын да мөшкелләтүләрен сизми дә калалар. Югары хисләргә ия булган акыллы кешеләр исә, беркем дә булмаган тыныч кына бер җирдә, кулларын һәм күңелләрен Бөек Раббыларына ачып, һәм бөтен асылы белән кайгы-хәсрәтләрен Аңа сөйләрләр, һәм Аннан, бары тик Аннан гына ярдәм сорарлар. Бу догалар, ялвару һәм якынлык Аллаһ һәм Аның колы арасында гына калган бер сердер. Ялгыз һәм чарасыз калган кеше кайгыларын Аллаһы Тәгаләгә белдергәннән соң, күңеле бушар, җаны шатланыр, тормыш аңа тагын да аңлашыла төшәр, эчендәге начар фикер һәм уйлары югалыр, караңгылык һәм томан эчендә калган җаны яктырыр, күңеле тынычлык һәм бәхет белән тулыр. Сәхәр вакытында, дога кылып, Аллаһыга ялварганда ерактан ишетелгән азан тавышыннан да гүзәл, җаннарга сөенеч бирә торган моннан тыш тагын башка моң бармы?
Мондый кеше өчен рухи сәламәтлегенең бозылуы турында сүз дә була алмый. Чөнки без дога кылган Бөек Аллаһ: "Мин аңа шаһ тамырыннан да якынрак" ("Каф" сүрәсе, аять 16), — дигән. Яраткан хатыныбыз, балабыз, дус һәм иптәшебез безгә никадәр якын. Ләкин кайбер кешеләр өчен хатыны һәм балалары кайгы вә хәсрәт китергән очраклар да бар. А. Җарәл сүзләре белән әйтсәк, дога ярдәме белән килгән тынычлык, дәва кебек, шифа китерер.
Бик күп кыенлыкларның нигезендә мәгънәви сәбәпләр ята. Мәшәкатьләре һәм хәсрәтләре күп булган кешеләр кайбер авыруларга бик җиңел биреләләр, рухи яктан төшенкелеккә бирелүчән кешеләр кыска гына вакыт эчендә авырып китүчән булалар. Дога матди хасталыкларны китереп чыгаручы мәгънәви сәбәпләрне бетерә. Баласын югалткан ата-ана, кайгыга бирелеп, тиз генә үлеп киткән очраклар да бар. Акылына хуҗа булган мөселман исә балаларның, бары тик Аллаһы Тәгалә тарафыннан аңа вакытлыча тапшырылган әманәт булуын, әманәтне берзаман Хуҗасының кире алуын, әмма ул баланың, теге дөньяда аларга шәфәгатьче булачагын белеп, сабыр итәр.
Кайбер операцияләрдән соң, яисә озак авырган хаста кешенең терелүендә мәгънәви көче зур роль уйный дип аңлаталар. Дога кылып, Аллаһыга ялварган авыруның, мәгънәви көче артыр, югала башлаган өмете яңадан җанланыр. Бу Бөек Яратучыбызның Коръән аятьләрен без мөэминнәргә шифа итеп иңдергәнен аңлата түгелме? Төрле кайгы-хәсрәтләрдән гаҗиз булган кеше Аллаһыга дога кылыр. Догасы кабул булган очракта бик күп нәрсәләр эшләргә сүз бирер, яки шулар турында уйланыр. Догасы кабул булып, бу вәгъдәләрне җиренә җиткергәннән соң, үзе кебек начар хәлгә төшкәннәргә: "Мин бу хәлләрне аңлыйм", — дип, ярдәм кулын сузар.
Дога кылган вакытта кеше эшләгән начарлыкларын исенә төшерер һәм, гафу сорап, Аллаһыга ялварыр. Моның кебек гамәлләрне башка эшләмәскә кирәклеген аңлар, мондый эшләрне кабатламаска сүз бирер. Дога кешеләрне бер иш бәла һәм афәтләрдән коткарыр. Дога кылган кеше Аллаһыга ялвара-ялвара Аның яраткан бер колына әверелер. Аңа сөекле кол булудан да югарырак дәрәҗә табылмас. Аллаһы Тәгаләнең фәрештәләре, фәлән колым самими рәвештә күз яше түгә дип, бу кешенең исемен авызга алуы — ул кеше өчен дөньядагы дәрәҗәләрнең иң өстене.
Дога кылган кеше түбәнчелекле булыр, чөнки дога кылган барлыгы Бөеклек һәм Олуглык иясе булган — Аллаһыдыр, Аллаһыга карата дәвамлы рәвештә үзенең көчсезлеген, фәкыйрьлеген, гадилеген телгә алып торган кеше башка кешеләргә карата да түбәнчелекле булыр. Шулай итеп, дога аны югары әхлак дәрәҗәсенә күтәрер.
Дога кылучы кешенең фәкыйрьләргә сәдака бирүе һәм шуңа охшаган хәерле эшләр эшләве — кылган догаларының кабул булуына сәбәп була. Дога кешене изге эшләргә этәрә, ягъни дога аны кылучыга да һәм башка кешеләргә дә файда китерә.
Кайгылы һәм авыр вакытларда дога кылу һәркем өчен тиешле эштер. Тормышында авыр вакытлар булганда да дога кылмаган кешеләр бар. Чын кеше бай, күңеле шат һәм эше яхшы барганда да Аллаһыны хәтерләп дога кыла. Шундый рәхәт вакытларында дога кылган, ялварып күз яше түккән, таң вакытларында кошлар белән бергә Аллаһыны зикер һәм тәсбих иткән кешеләргә Аллаһы Тәгалә кайгылы һәм авыр минутларында ярдәм кулын сузар. Кайчак шундый хәлләр дә була. Юл казасына эләгеп, тимер тавы хәленә килгән автомобиль яки автобус эченнән борыны да канамаган кешеләр чыга. Шул вакыт, "Үтермәгән Аллаһ — үтермәс" дигән мәкаль искә төшә. Чөнки тимер тавы эченнән җанлы инсанның исән чыгуы мөмкин түгел. Мондый казалардан исән-имин калуга кайбер хәерле эшләрнең, самими догаларның сәбәпче булуын кем инкарь итә алыр? Шатлыклы вакытларда эшләнгән изгелекләр һәм кылган догалар кешегә авыр минутларында җиңеллек китерер.
Дога кылган кеше шайтанга хас булган фикерләрдән ераклашыр һәм аның тирә-ягына фәрештәләр җыелыр. Нәтиҗәдә фәрештәләр дә аның өчен дога кыла башлар. Шулай итеп, дога колның рәхмәт вә бәрәкәт эчендә яшәвенә сәбәп булыр. Дога адәм баласын кеше булырга өйрәтер. Эшләре яхшы барганда Аллаһыны исенә төшермәгән, әйтерсең лә башка бер дөньяда яшәгән кебек үзләрен хис иткән кешеләр, эшләренең рәте киткәч, Аллаһыны хәтерләп, үзләренең никадәр көчсез икәнлекләрен исләренә төшерерләр. Бөек Аллаһ та кешегә догаларына күрә бәя бирәчәген әйтә: "Әй, Мөхәммәд, әйт, догагыз булмаса, Раббың сезгә ни өчен бәя бирсен?" ("Форкан" сүрәсе, аять 77.)
Дога һәм гыйбадәт кешене башка җанлы барлыклардан аерган иң зур үзенчәлектер. Ахирәттә бәхетле бер хәяттә яшәү бары тик бу дөньяда кылынган гыйбадәт һәм догалар белән генә мөмкин булачак. Аллаһының ризасы Аңа чын йөрәктән кылынган догалар белән генә ирешелер. Аның ризасын табудан соң мал-мөлкәтнең һәм бу дөньяның тагын нинди әһәмияте калсын. Дога ризыкның киңәюенә, саулыкның артуына, гомернең бәрәкәтле булуына сәбәпче булыр.
Дога колны Аллаһының газабыннан имин итәр һәм ераклашуына сәбәп булыр. Бер кудси хәдистә "Миңа дога кылмаганга газап кылырмын", — дип әйтелә. Моны түбәндәгечә дә аңларга мөмкин: Аллаһының рәхмәте вә бәрәкәте дога кылган кешегә якын булыр.
Дога кылу кайбер бәла-казаларны булдырмый калыр. Бохари риваятендәге бер хәдистә: "Ата-анага изгелек эшләү гомерне озайтыр, ялган — ризыкны киметер. Дога исә бәла-казаларны булдырмый калыр", — дип әйтелә.
Дога кабул булса да, булмаса да савап китерер. Доганың кабул булуының берничә шарты һәм хикмәтләре бар. Ләкин без үзебезгә билгеле булган шартларны җиренә җиткереп үтәдек дип уйласак, без белмәгән шартлар һәм хикмәтләр аркасында догабыз кабул булмаска да мөмкин. Ләкин Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: "Кол дога кылыр, әгәр догасы кабул булмаса, аның урынына бер савап язылыр", — дигән.