Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать
  1. Ике зур бәйрәмдәге намаз.

Мөхәммәд галәйһиссәләм корбан бәйрәме һәм ураза беткән көнне барчабызга да бәйрәм намазына чыгарга кушкан. Бәйрәм намазы ике рәкәгатьтән тора. Беренче рәкәгать башында намазга керешү тәкбиреннән соң "Сүбхәәнәкә"догасын укыгач һәм икенче рәкәгатьтә рөкүгъкә китәр алдыннан кулларны күтәреп янә өчәр мәртәбә "Әллааһү әкбәр" дип тәкбир әйтелә. Дүртенче тәкбир белән рөкүгъкә кителә. Рәкәгатьләрдә "Фатиха" сүрәсен һәм үзенә билгеле булган башка сүрә, яки аятьләр укыла.

Бу көн иң беренче намаздан башлана, ә аннан соң имам түбәндәге ике хөтбәгә ун-унбишәр минут кушып халыкка вәгазь сөйли. Әгәр Корбан гаете булса, гает намазыннан кайткач корбанлыгы булганнар корбан чала.

Бәйрәм намазының хөтбәсе җомга хөтбәсеннән аермасы тәкбир әйтүдән гыйбарәт.

Имам мөнбәргә чыгуга, хәмде-сәнәдән башла­мас, тәкбир әйтер. Хөтбәнең барышында да бу эшне дәвам итәр.

а. Корбан бәйрәме хөтбәсе һәм догалары.

Корбан бәйрәме хөтбәсенең гарәпчә өлеше шулай булыр:

اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ وَلِلَّهِ الْحَمْدُ. سُبْحَانَ مَنْ تَقَدَّسَ ذَاتُهُ عَنِ الشِّرْكِ وَالزَّوَالِ، وَنَطَقَتِ الْأَدِلَّةُ بِأَوْصَافِهِ الْجَلاَلِ وَالْجَمَالِ وَأَنْشَأَ بِقُدْرَتِهِ السَّحَابَ الثِّقَالَ . اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ وَلِلَّهِ الْحَمْدُ. سُبْحَانَ مَنْ تَحَيَّرَ فِي كُنْهِ ذَاتِهِ الْعُقُولُُ وَالْأَفْهَامُ وَعَجَزَ عَنْ إِدْرَاكِ صِفَاتِهِ الرَّاسِخُونَ الْأَعْلاَمُ . اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ وَلِلَّهِ الْحَمْدُ . سُبْحَانَ مَنْ أَكْرَمَ عِبَادَهُ الْمُؤْمِنِينَ بِالشُّهُورِ وَالْأَيَّامِ الْفِصَالِ ، وَأَوْجَبَ فِي هَذِهِ الْأَيَّامِ عَلَى الْأَغْنِيَاءِ الْحَجَّ وَالْطَّوَافَ بِالْبَيْتِ الْمُكَرَّمِ عِنْدَ الْكَبِيرِ الْمُتَعَالِ . اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ وَلِلَّهِ الْحَمْدُ. نَحْمَدُ اللهَ الَّذِي لَمْ يَتَّخِذْ صَاحِبَةً وَلاَ وَلَدًا وَلَمْ يَكُنْ لَهُ شَرِيكٌ فِي الْمُلْكِ وَلَمْ يَكُنْ لَهُ وَلِيٌّ مِنَ الذُّلِّ وَكَبِّرْهُ تَكْبِيرًا، وَأَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ شَهَادَةً وَاضِحَةً بِالْبَرَاهِينِ وَالْأَدِلَّةِ، وَأَشْهَدُ أَنَّ سَيِّدَنَا مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ شَفِيعُ الْعُصَاةِ فِي يَوْمِ الْجَزَاءِ بِأَمْرِ اللهِ الْكَرِيمِ الْمُتَعَالِ. إِسْمُهُ فِي الْأَرْضِ مُحَمَّدٌ وَفِي السَّمَاءِ أَحْمَدُ وَظُهُورُهُ رَحْمَةٌ وَشَرِيعَتُهُ نَاسِخَةٌ لِجَمِيعِ الْأَدْيَانِ فِي جَمِيعِ الْأَقْوَالِ وَالْأَفْعَالِ صَلَّى اللهُ تَعَالَى عَلَيْهِ وَسَلَّم وَعَلَى آلِهِ وَأَصْحَابِهِ الْمَوْصُوفِينَ بِأَحْسَنِ الْأَخْلاَقِ وَأَطْيَبِ الْأَحْوَالِ. أَيُّهَا النَّاسُ! اِعْلَمُوا أَنَّ يَوْمَكُمْ هَذَا يَوْمٌ شَرِيفٌ وَعِيدٌ لَطِيفٌ لِلْخَوَاصِّ وَالْعَوَامِّ، يَوْمٌ عَظِيمُ قَدْرُهُ لِلْأَنَامِ، عَظِّمُوا هَذَا الْيَوْمَ بِالْإِنْعَامِ وَالْإِحْسَانِ وَ إِيصَالِ الْأَرْحَامِ، إِنَّ الله تَبَارَكَ وَتَعَالَى أَوْجَبَ عَلَيْنَا النّحْرَ بِقَوْلِهِ" وَ انْحَرْ " وَأَمَرَ خَلِيلَهُ بِذَبْحِ وَلَدِهِ الْأَشْهَرِ وَأُفْدِيَ بِكَبْشٍ مِنَ الْجَنَّةِ بوَاسِطَةِ الْمَلَكِ الْمُقَرَّرِ . ضَحُّوا عَنْ أَطْيَبِ أَمْوَالِكُمْ وَعَظِّمُوهَا إِمْتِثَالًا لِأَمْرِ رَسُولِ اللهِ الْمُقَرَّرِ. كَمَا قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: " عَظِّمُوا ضَحَايَاكُمْ فَإِنَّهَا عَلَى الصِّرَاطِ مَطَايَاكُمْ " وَأَنَّ اللهَ تَعَالَى أَوْجَبَ عَلَيْنَا تَكْبِيرَ التَّشْرِيقِ عَقِبَ الْفَرْضِ مِنْ فَجْرِ يَوْمِ عَرَفَةَ إِلَى آخِرِ أَيَّامِ التَّشْرِيقِ بِقَوْلِهِ تَعَالَى: " وَ اذْكُرُوا اللهَ فِي أَيَّامٍ مَعْدُودَاتٍ ". أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ: " يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوا اللهَ وَ لْتَنْظُرْ نَفْسٌ مَا قَدَّمَتْ لِغَدٍ وَ اتَّقُوا اللهَ إِنَّ اللهَ خَبِيرٌ بِمَا تَعْمَلُونَ " .

"Әллааһү әкбәру, Әллааһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү, вәллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр, вә лилләһил-хәмде. Сүбхәәнә мән тәкаддәсә зәәтүһүү ганиш-ширки вәз-зәвәәл. Вә нәтакатил-әдилләтү би әүсаафиһил-җәләәли вәл-җәмәәл. Вә әншә-ә би кудратиһис-сәхәәбәс-сикааль. Әллааһү әкбәру, Әллааһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү, вәллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр, вә лилләһил-хәмде. Сүбхәәнә мән тәхәййәра фии күнһи зәәти-һил-гукуулү вәл-әфһәәм, вә гаҗәзә ган идраки сыйфәәтиһир-раасихуунәл-әгъләәм. Әллааһү әкбәру, Әллааһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү, вәллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр, вә лилләһил-хәмде. Сүбхәәнә мән әкрамә гыйбәәдәһүл-мүэминиинә биш-шүһүүри вәл-әййәмил-фисааль. Вә әүҗәбә фии һәәзиһил-әййәми галәл-әгънийәәил-хәҗҗә вәт-тавәәфә бил-бәйтил-мүкәррами гыйндәл-кәбиирил-мүтәгааль. Әллааһү әкбәру, Әллааһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр, вә лилләһил-хәмде. Нәхмәдүллааһәлләзии ләм йәттәхыйз саахи-бәтәүв-вә ләә вәләдәә, вә ләм йәкүлләһүү шәриикүң фил-мүлки, вә ләм йәкүлләһүү вәлиййүм-минәз-зүлли вә кәббирһү тәкбиираа. Вә әшһәдү әлләә иләәһә илләллаһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ. Шәһәәдәтәүв-вәәдыйхәтәм бил-бәрааһиини вәл-әдилләһ. Вә әшһәдү әннә сәййидәнәә мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһүү шә-фиигуль-гусаати фии йәүмил-җәзәәи би әмрилләәһил-кәриимил-мүтәгааль. Исмүһүү фил-әръдый мүхәммәдүн вә фис-сәмәәи әхмәдү, вә зуһүүруһүү рахмәтүн вә шәриигатүһүү нәәсихатүн ли җәмиигыйль-әдйәән, фии җәмиигыйль-әкъвәәли вәл-әфгааль, салләллаһү тәгааләә галәйһи вә сәлләмә вә галәә әәлиһии вә әсхәәбиһил-мәүсуу-фиинә би әхсәнил-әхъләәкый вә әтъйәбил-әхвәәл. Әййүһән-нәәс! Игъләмүү әннә йәүмәкүм һәәзәә йәүмүн шәриифүн вә гыйидүн ләтыйифүн лил-хавәәссый вәл-гавәәмм. Йәүмүн газыйимү кадруһүү лил-әнәәм, газзыймүү һәәзәл-йәүмә бил-ингаами вәл-ихсәәни вә иисаалил-әрхәәм. Вә иннәллааһә тәбәәракә вә тәгааләә әүҗәбә галәйнән-нәхра би каулиһии "Вәнхәръ". Вә әмәра халииләһүү би зәбхи вәләдиһил-әшһәри вә үфдийә би кәбшим минәл-җәннәти би вәәситатил-мәләкил-мүкаррар. Даххүү ган әтъйәби әмвәәликүм вә газзыймүүһәә имтисәәлән ли әмри расүүлилләәһил-мүкаррар. Кә-мәә каалә расүүлүллааһи салләллаһү галәйһи вә сәлләмә: "Газзыймүү дахәәйәәкүм фә иннәһәә галәс-сыйраати мәтаайәәкүм". Вә әннәллааһә тәгааләә әүҗәбә галәйнәә тәкбиират-тәшриикый гакыйбәл-фәръдый мин фәҗри йәүми гарәфәтә иләә әхыйри әййәмит-тәшриикый би каулиһии "Вәзкүруллааһә фии әййәмим-мәгьдүүдәәт".

Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим: Йәә әййүһәлләзиинә әәмәнүт-тәкуллааһә вәл-тәңзур нәфсүм-мәә каддәмәт лигаде. Вәттәкуллааһә иннәллааһә хабиирум-бимәә тәгъмәлүүн".

(Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек! Аллаһыдан башка илаһ юк! Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек һәм барлык мактаулар Аңа!

Дан Сиңа! Синең Затың тиңдәше булудан һәм бетү, юкка чыгудан өстен. Мәртәбәле һәм Гүзәл Сыйфатларын дәлилләп биргән, Кодрәте белән яңгыр болытларын барлыкка китергән.

Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек! Аллаһыдан башка илаһ юк! Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек һәм барлык мактаулар Аңа!

Дан Сиңа, Синең Затыңның асылы акыл һәм фәһемне гаҗәпкә калдыра, Синең сыйфатларыңны аңларга теләү хакыйкый галимнәрне аптырашта калдыра.

Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек! Аллаһыдан башка илаһ юк! Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек һәм барлык мактаулар Аңа!

Дан Сиңа, колларыңа айлар һәм ел фасыллары белән Юмартлык Күрсәтүче, бу айларда байлыгы булган колларыңа Изге Йортка (Кәгъбә) хаҗ һәм таваф кылуны Боеручы!

Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек! Аллаһыдан башка илаһ юк! Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек һәм барлык мактаулар Аңа!

Аллаһ Үзенә тиңдәш һәм бала барлыкка китермәгән. Мөлкәтендә Аның белән уртаклашучы юк, түбәннәрдән Аның дусты юк. Аллаһыны мактыйбыз һәм олылыйбыз!

Аллаһыдын башка илаһ юклыгына ачык итеп раслап һәм дәлилләп гуаһлык бирәм. Әфәндебез Мөхәммәд Аның колы һәм Кыямәт көнендә Бөек, Хөрмәтле Аллаһының әмере белән гөнаһлыларга шәфәгатьче булачак илчесе икәнлегенә гуаһлык бирәм. Аның җирдәге исеме – Мөхәммәд (Мак-талучы), күктәге исеме – Әхмәд (Мактаулы). Аның килүе – Аллаһының рәхмәте, аңа бирелгән шәригать бөтен сүзләре һәм гамәлләре белән аңа кадәр булган барлык диннәрне гамәлдән чыгара. Аңа, аның гүзәл әхлаклы һәм матур холыклы гаилә әгъзаларына һәм сәхабәләренә Аллаһы Тәгаләнең сәламе һәм рәхмәте булсын!

Әй кешеләр! Белегез, бүгенге көн – барыбыз өчен дә кадерле көн һәм гүзәл бәйрәм, бөтен халыклар өчен бөек көн. Бу көн бер-береңә котлау, ярдәм һәм изгелек итү, туганлык җепләрен ныгыту белән олылана. Дөреслектә, Бөек Аллаһы Тәгалә Үзенең: "Корбан чалыгыз..." – дигән сүзе белән безгә Корбан чалырга боерды. Үзенең Хәлиле Ибраһим галәйһиссәләмгә иң мәшһүр улын (Исмәгыйль галәйһиссәләмне) корбан итәргә боерды һәм ул җәннәттән хөрмәтле фәрештәләр җиткергән бәрән белән йолып алынды.

Аллаһының Рәсүле әмеренә буйсынып, малларыгызның иң яхшысын, олылап, корбанга чалыгыз! Аллаһының Илчесе әйткән: "Корбанлыкларыгызны олылагыз! Дөреслектә, сез аларга сират күпереннән атланып чыгарсыз". Аллаһы Тәгалә безгә һәрбер фарыз намазы артыннан тәшрикъ көннәрендә – Гарәфә көненең таңыннан тәшрикъ көннәре беткәнче – тәшрикъ тәкбирен әйтергә боерган. Аллаһы Тәгалә әйткән: "Билгеләнгән көннәрдә Аллаһыны искә алыгыз!"

Җәннәттән таш атып куылган шайтаннан Аллаһыга сыенам: "Әй иман китерүчеләр, Аллаһының газабыннан куркыгыз, тәкъва булыгыз һәм үзегезгә карагыз! Ахирәт өчен ни әзерләдегез? Дөреслектә, Аллаһ сезнең һәр гамәлегезне Белүче").

Хәзер халык аңлый торган телдә вәгазь сөйләнер. Вәгазь өлеше бетүгә имам түбәндәге рәвештә матур итеп тәмамлый торган җөмләләр укыр һәм утырыр.

بَارَكَ اللهُ لَنَا وَلَكُمْ فِي الْقُرْآنِ الْعَظِيمِوَ نَفَعَنَا وَإِيَّاكُمْ بِالْآيَاتِ وَالذِّكْرِ الْحَكِيمِ

وَأَسْتَغْفِرُ اللهَ الْغَفَّارَ لِي وَلَكُمْ وَلِسَائِرِ جَمَاعَةِ الْمُسْلِمِينَ الْحَاضِرِينَ أَجْمَعِينَ

إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ الْجَوَادُ الْكَرِيمُ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ .

"Бәәракәллааһү ләнәә вә ләкүм фил-куръәәнил-газыйими вә нәфәганәә вә иййәәкүм бил-әәйәәти вәз-зикрил-хәкиими вә әстәгъфируллааһәл-гаффәәра лии вә ләкүм вә лисәәири җәмәәгатил-мүслимиинәл-хәәдыйриинә әҗмәгыйин. Иннәһүү һүәл-гафүүрур-рахиимүл-җәвәәдүл-кәриимүс-сәмиигүл-галиим".

(Аллаһ безгә һәм сезгә Бөек Коръәннән бәрәкәт иңдерсен, аның аятьләреннән һәм хикмәтле зикерләрдән файда бирсен. Аллаһыдан гөнаһларны ярлыкавын сорыйм, Ул минем, сезнең һәм хәзерге вакытта булган барлык мөселманнарның гөнаһларын кичерсә иде. Дөреслектә, Аллаһ Гафу Итүче, Рәхимле, Киңкүңелле, Ишетүче, Күрүче!)

Утырыш: бу утыру вакытында хатыйб, теләсә, шул доганы укыр:

اَللَّهُمَّ اغْفِِِِرْ لِلْمُؤْمِنِينَ وَ الْمُؤْمِنَاتِ وَ الْمُسْلِمِينَ وَ الْمُسْلِمَاتِ الْأَحْيَاءِ مِنْهُمْ

وَ الْأَمْوَاتِ إِنَّكَ أَنْتَ مُجِيبُ الدَّعَوَاتِ وَ مُنْزِلُ الْبَرَكَاتِ وَ رَافِعُ الدَّرَجَاتِ

وَ قَاضِي الْحَاجَاتِ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ.

"Әллаһүммәгъфир лил-мүэминиинә вәл-мүэминәәти вәл-мүслимиинә вәл-мүслимәәтил-әхйәә-и минһүм вәл-әмвәәти. Иннәкә әнтә мүҗиибүд-дәгавәәти вә мүнзилүл-бәракәәти вә раафигуд-дәраҗәәти вә каадыйүл-хәәҗәәти бирахмә-тикә йәә әрхәмәр-раахимиин".

(Аллаһым, тере һәм үлгән мөэмин һәм мөэминәләрнең, мөслим һәм мөслимәләрнең гөнаһларын гафу ит! Дөреслектә, Син – догаларга Җавап Бирүче, бәрәкәт Иңдерүче, дәрәҗәләрне Күтәрүче, барлык хаҗәтләрне Үтәүче, йә рәхимлеләрнең Рәхимлесе!)

Хатыйб бу кыска утырыштан соң торып басар һәм икенче хөтбәне беренчесенә караганда бераз кыскарак укыр:

اَلْحَمْدُ ِللهِ نَحْمَدُهُ وَنَسْتَعِينُهُ وَ نَسْتَغْفِرُهُ وَنُؤْمِنُ بِهِ وَنَتَوَكَّلُ عَلَيْهِ وَنَعُوذُ بِاللهِ مِنْ شُرورِ أَنْفُسِنَا وَمِنْ سَيِّئَاتِ أَعْمَالِنَا مَنْ يَهْدِهِ اللهُ فَلَا مُضِلَّ لَهُ وَمَنْ يُضْلِلْ فَلَا هَادِيَ لَهُ وَأَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ . "إِنَّ اللهَ وَمَلاَئِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى النَّبِيِّ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا صَلُّوا عَلَيْهِ وَسَلِّمُوا تَسْلِيمًا" . اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ بِعَدَدِ مَنْ صَلَّى وَصَامَ . اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ بِعَدَدِ مَنْ قَعَدَ وَقَامَ. صَلِّ وَ سَلِّمْ عَلَيْهِ وَعَلَى جَمِيعِ الْأَنْبِيَاءِ وَالْمُرْسَلِينَ وَعَلَى مَلاَئِكَتِكَ الْمُقَرَّبِينَ وَعَلَى أَهْلِ طَاعَتِكَ أَجْمَعِينَ مِنْ أَهْلِ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرَضِينَ وَارْحَمْنَا وَاحْشُرْنَا مَعَهُمْ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ . اَللَّهُمَّ اغْفِِِِرْ لِلْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ وَالْمُسْلِمِينَ وَالْمُسْلِمَاتِ الْأَحْيَاءِ مِنْهُمْ وَالْأَمْوَاتِ إِنَّكَ أَنْتَ مُجِيبُ الدَّعَوَاتِ وَمُنْزِلُ الْبَرَكَاتِ وَرَافِعُ الدَّرَجَاتِ وَقَاضِي الْحَاجَاتِ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ . اَللَّهُمَّ ارْحَمِ الْخُلَفَاءَ الرَّاشِدِينَ وَالْأُمَرَاءَ الْمَاضِينَ الَّذِينَ قَضَوْا بِالْحَقِّ وَكَانُوا يَعْدِلُونَ ، اَللَّهُمَّ انْصُرْ مَنْ نَصَرَ الدِّينَ وَاخْذُلْ مَنْ خَذَلَ الدِّينَ. عِبَادَ اللهِ " إِنَّ اللهَ يَأْمُرُ بِالْعَدْلِ وَالْإِحْسَانِ وَإِيْتَاءِ ذِي الْقُرْبَى وَيَنْهَى عَنِ الْفَحْشَاءِ وَالْمُنْكَرِ وَالْبَغْيِ يَعِظُكُمْ لَعَلَّكُمْ تَذَكَّرُونَ" . اُذْكُرُوا اللهَ الْعَلِيَّ الْعَظِيمَ الْحَيَّ الْقَيُّومَ يَذْكُرْكُمْ وَاشْكُرُوهُ يَزِدْكُمْ وَاسْتَغْفِرُوهُ يَغْفِرْ لَكُمْ وَلَذِكْرُ اللهِ تَبَارَكَ وَتَعَالَى أَعْلَى وَأَوْلَى وَأَعَزُّ وَأَجَلُّ وَأَعْظَمُ وَأَتَمُّ وَأَكْبَرُ.

"Әлхәмдү лилләәһи нәхмәдүһүү вә нәстәгыйинүһүү вә нәстәгъфируһүү вә нүэминү биһии вә нәтәвәккәлү галәйһи вә нәгуузү билләәһи миң шүруури әңфүсинәә вә мин сәййиәәти әгъмәәлинәә мәй-йәһдиһилләәһү фәләә мүдыйллә ләһүү вә мәй-йүдълил фәләә һәәдийә ләһ. Вә әшһәдү әлләә иләәһә илләллаһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ. Вә әшһәдү әннә мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһ. Иннәллааһә вә мәләәикә-тәһүү йүсаллүүнә галән-нәбиййи. Йәә әййүһәлләзиинә әәмәнүү саллүү галәйһи вә сәллимүү тәслиимәә. Әллааһүммә салли галәә мүхәммәдиүв-вә галәә әәли мүхәммәдим-бигадәди мән салләә вә саам. Әллааһүммә салли галәә мүхәм-мәдиүв-вә галәә әәли мүхәмәдим-бигадәди мән кагадә вә каамә, салли вә сәллим галәйһи вә галәә җәмиигыйль-әнбийәәи вәл-мүрсәлиин. Вә галәә мәләәикәтикәл-мүкаррабиинә вә галәә әһли таагатикә әҗмәгыйин мин әһлис-сәмәәвәәти вәл-әрадыйин. Вәрхәмнәә вәхшүрнәә мәгаһүм бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин.

Әллаһүммәгъфир лил-мүэминиинә вәл-мүэминәәти вәл-мүслимиинә вәл-мүслимәәтил-әхйәәи минһүм вәл-әмвәәти, иннәкә әнтә мүҗиибүд-дәгавәәти вә мүнзилүл-бәракәәти вә раафигуд-дәраҗәәти вә каадыйүл-хәәҗәәти бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Әллааһүммәрхә-мил-хуләфәә-әр-раашидиинә вәл-үмәраа-әл-мәәдыйинәлләзиинә кадау бил-хәккый вә кәәнүү йәгъдилүүн. Әллааһүммәнсур мән нәсараддиинә вәхъзүл мән хазәләддиин. Гыйбәәдәллааһи иннәллааһә йәэмүру бил-гадли вәл-ихсәәни вә иитәәи зил-курбәә вә йәнһәә ганил-фәхшәә-и вәл-мүнкәри вәл-бәгъйи йәгыйизүкүм ләгалләкүм тәзәккәруун. Үзкүруллааһәл-галиййәл-газыйимәл-хәййәл-каййүүмә йәзкүркүм вәшкүруу-һү йәзидкүм вәстәгъфирууһү йәгъфир ләкүм вә ләзикруллааһи тәбәәракә вә тәгааләә әгъләә вә әүләә вә әгаззү вә әҗәллү вә әгъзамү вә әтәммү вә әкбәр".

(Аллаһы Тәгаләгә барлык мактаулар булсын! Аннан гына ярдәм һәм гөнаһларны гафу итүен сорыйбыз. Аңа иман китерәбез һәм барлык эшләребездә Аңа тапшырылабыз. Үзебезнең яманлыкларыбыздан һәм гамәлләребезнең начарлыгыннан Аллаһыга сыенабыз. Аллаһы Тәгалә туры юлга күндергән кешене беркем дә юлдан яздыра алмас, Аллаһ юлдан яздырган кешене исә беркем дә туры юлга күндерә алмас. Бердәнбер, тиңе булмаган Аллаһыдан башка илаһ юклыгына һәм Мөхәммәд галәйһиссәләм Аның колы һәм пәйгамбәре икәнлегенә гуаһлык бирәм. "Чынлыкта, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре Пәйгамбәргә (галәйһиссәләм) салават әйтәләр, әй иман китерүчеләр, сез дә аңа салават әйтегез!"

Аллаһым, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәм аның якыннарына, намаз укучы һәм ураза тотучылар саны кадәр рәхмәтең һәм сәләмең булсын! Аллаһым, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәм аның якыннарына, утырып һәм басып торучылар саны кадәр рәхмәтең һәм сәламең булсын! Аңа һәм барлык пәйгамбәр, илчеләргә, сөекле фәрештәләргә, җирдә һәм күкләрдә булган барлык итагатьлеләргә Аллаһының рәхмәте һәм сәламнәре булсын! Алар белән безгә дә рәхмәтеңне бир, безне дә алар белән Үзеңнең рәхмәтеңдә җыйсаң иде, йә рәхимлеләрнең Рәхимлесе!

Аллаһым, тере һәм үлгән мөэмин һәм мөэминәләрнең, мөслим һәм мөслимәләрнең гөнаһларын гафу ит! Дөреслектә, Син – догаларга Җавап Бирүче, бәрәкәт Иңдерүче, дәрәҗәләрне Күтәрүче, барлык хаҗәтләрне Үтәүче, йә рәхимлеләрнең Рәхимлесе!

Аллаһым, тугрылыклы хәлифәләреңә, элек заманнарда хаклык һәм гаделлек белән идарә иткән әмирләреңә рәхимле бул! Аллаһым Ислам диненә ярдәм итүчеләрне ярдәмеңнән ташлама, Исламга ярдәм итмәүчеләрне ярдәмеңнән мәхрүм ит!

Әй Аллаһ коллары, "Дөреслектә, Аллаһ гадел һәм яхшы күңелле булырга, изгелекләр кылырга боера, бозыклыкны, гөнаһ саналган эшләрне һәм фәхешне тыя, бәлки исегездә тотарсыз дип сезне вәгазьли". Аллаһыны зикер итегез! Ул Бөек, Дәрәҗәле, һәрвакыт Тере, бөтен нәрсәгә Хуҗа булган хәлдә һәрвакыт бар. Аллаһыны искә алыгыз, һәм Ул да сезне искә алыр. Аңа шөкер итегез, һәм Ул сезгә нигъмәтләрен арттырыр. Гөнаһларыгызны ярлыкавын сорагыз, һәм Ул кичерер. Бөек Аллаһы Тәгаләне искә алыгыз, Ул иң Бөек, иң Изге, иң Хөрмәтле Хаким, иң Мәртәбәле, иң Олуг, иң Камил!)

б. Рамазан бәйрәме хөтбәсе һәм догалары.

Рамазан гаетенең беренче хөтбәсе:

اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ اللهُ أَكْبَرُ وَلِلَّهِ الْحَمْدُ. سُبْحَانَ مَنْ نَوَّرَ قُلُوبَ الْعَارِفِينَ بِنُورِ الْمَعْرِفَةِ وَالْإِيمَانِ وَشَرَحَ صُدُورَ الصَّادِقِينَ بِشَرْحِ الْهِدَايَةِ وَالْعِرْفَانِ وَأَكْرَمَ عِبَادَهُ الْمُؤْمِنِينَ بِصِيَامِ شَهْرِ رَمَضَانَ. اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ وَلِلَّهِ الْحَمْدُ. سُبْحَانَ مَنْ فَتَحَ عَلَى الصَّائِمِينَ أَبْوَابَ الرَّحْمَةِ وَالْعُفْرَانِ وَزَيَّنَ قُلُوبَ الْمُحِبِّينَ بِتِلاَوَةِ الْقُرْآنِ وَعَلَّقَ عَلَى الصَّائِمِينَ أَبْوَابَ النِّيرَانِ فِي شَهْرِ رَمَضَانَ. اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ وَلِلَّهِ الْحَمْدُ. سُبْحَانَ مَنْ وَعَدَ لِلصَّائِمِينَ دُخُولَ بَابٍ مِنْ أَبْوَابِ الْجِنَانِ كَمَا أَخْبَرَنَا نَبِيُّنَا نَبِيُّ آخِرِ الزَّمَانِ: إِنَّ لِلْجَنَّةِ بَابًا يُقَالُ لَهُ الرَّيَّانُ لاَ يَدْخُلُهُ إِلاَّ الصَّائِمُونَ فِي شَهْرِ رَمَضَانَ، شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنْزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدىً لِلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَانِ. اَللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ اَللهُ أَكْبَرُ وَلِلَّهِ الْحَمْدُ. وَأَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ذُوالْعَفْوِ وَالْغُفْرَانِ وَ أَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ شَهَادَةً نَاطِقَةً بِالْحُجَّةِ وَالْبُرْهَانِ. صَلَّى اللهُ تَعَالَى عَلَيْهِ وَعَلَى آلِهِ وَأَصْحَابِهِ صَلاَةً مُوصِلَةً إِلَى دَارِ الْجِنَانِ خُصُوصًا مِنْهُمْ عَلَى أَبِي بَكْرٍ الصِّدِّيقِ وَعُمَرَ الْفَارُوقِ وَعُثْمَانَ ذِي النُّورَيْنِ وَعَلِيٍّ الْمُرْتَضَى الْأَئِمَّةِ رِضْوَانُ اللهِ عَلَيْهِمْ أَجْمَعِينَ.

أَمَّا بَعْدُ: أَيُّهَا النَّاسُ، أُوصِيكُمْ عِبَادَ اللهِ وَنَفْسِي أَوَّلاً بِتَقْوَى اللهِ. أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ، بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ. إِنَّ اللهَ مَعَ الَّذِينَ اتَّقَوْا وَالَّذِينَ هُمْ مُحْسِنُونَ. بَارَكَ اللهُ لَنَا وَلَكُمْ فِي الْقُرْآنِ الْعَظِيمِ وَنَفَعَنَا وَإِيَّاكُمْ بِالْآيَاتِ وَالذِّكْرِ الْحَكِيمِ إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ الْجَوَادُ الْكَرِيمُ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ سَمِيعُ الدُّعَاءِ

"Әллааһү әкбәру, Әллааһү әкбәр, ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр, вә лилләәһил-хәмде. Сүбхәәнә мән нәввәра кулү-бәл-гаарифиинә би нуурил-мәгърифәти вәл-иимәән, вә шәрахә судүүрас-саадикыйинә би шәрхил-һидәәйәти вәл-гыйрфәән, вә әкрамә гыйбәәдәһүл-мүэминиинә би сыйәәми шәһри рамәдаан. Әллааһү әкбәру, Әллааһү әкбәр, ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр, вә лилләәһил-хәмде. Сүбхәәнә мән фәтәхә галәс-саа-имиинә әбвәәбәр-рахмәти вәл-гуфраан, вә зәййәнә кулүүбәл-мүхиббиинә би тиләәвәтил-куръәән, вә галләка галәс-сааимиинә әбвәәбән-ниираани фии шәһри рамәдаан. Әллааһү әкбәру, Әллааһү әкбәр, ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр, вә лилләәһил-хәмде. Сүб-хәәнә мән вәгадә лис-сааимиинә дүхуулә бәәбин мин әбвәәбил-җинәәни кәмәә әхъбәранәә нәбий-йүнәә нәбиййү әәхыйриз-зәмәән: иннә лил-җәннәти бәәбәййүкаалү ләһүр-раййәән. Ләә йәдхулүһүү илләс-сааимүүнә фии шәһри рамәдаан. Шәһру рамәдаанәлләзии үңзилә фииһил-куръәәнү һү-дәллин-нәәси вә бәййинәәтим-минәл-һүдәә вәл-фүркаан, Әллааһү әкбәру, Әллааһү әкбәр, ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр, вә лилләәһил-хәмде. Вә әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһүү зүл-гафьүи вәл-гуфраан, вә әшһәдү әннә мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһүү шәһәәдәтән-нәәтыйкатән бил-хүҗҗәти вәл-бүръһәән. Салләллааһү тәгаалә галәйһи вә галәә әәлиһи вә әсхәәбиһии саләәтәм-мүүсыйләтән иләә дәәрил-җинәән, хусуусам-минһүм галәә әби бәкринис-сыйддикый вә гумәрал-фәәруукый вә гусмәәнәз-зиннүүрайни вә галиййинил-мүртәдаль-ә-иммәһ, ридъвәәнуллааһи галәйһим әҗмәгыйин. Әммәә бәгъде: Әййүһәннәәс, үүсыйикүм гыйбәәдәллааһи вә нәфсии әүввәләм-битәкъвәл-лааһ. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим, бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Иннәллааһә мәгалләзиинәттәкау вәлләзиинә һүм мүхсинүүн. Бәәракәллааһү ләнәә вә ләкүм фил-куръәәнил-газыйим, вә нәфәганәә вә иййәәкүм бил-әәйәәти вәззикрил-хәкиим, иннәһүү һүәл-гафуурур-рахиимүл-җәвәәдүл-кәриимүл-галиййүл-газыйимү сәмиигуд-дүгаа".

(Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек! Аллаһыдан башка илаһ юк! Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек һәм барлык мактаулар Аңа! Дан Сиңа, белүчеләрнең күңелләрен мәгърифәт һәм иман нуры белән Нурландыручы, тугрыларның күкрәкләрен туры юл һәм белем өчен Ачучы, мөэминнәрне Рамазан уразасы белән Хөрмәтләүче!

Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек! Аллаһыдан башка илаһ юк! Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек һәм барлык мактаулар Аңа! Дан Сиңа, ураза тотучыларга рәхмәт һәм мәгъфирәт ишекләрен Ачучы, сөеклеләренең күңелләрен Коръән уку белән Бизәүче, Рамазанда ураза тотучыларга җәһәннәм ишекләрен Ябучы!

Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек! Аллаһыдан башка илаһ юк! Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек һәм барлык мактаулар Аңа! Дан Сиңа, Ураза тотучыларны җәннәтнең бер ишегеннән кертергә Вәгъдә итүче. Бу турыда пәйгамбәрлеге Ахырзаманга кадәр булган Пәйгамбәребез безгә хәбәр иткән: "Дөреслектә, җәннәтнең Раййән дип аталган ишеге бар. Бу ишектән бары тик Рамазан аенда ураза тотучылар гына керәчәк". Рамазан аенда кешеләргә туры юл күрсәтүче, тугрылыкка дәлил һәм яхшылыкны яманлыктан аеручы канун буларак Коръән Кәрим иңгән.

Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек! Аллаһыдан башка илаһ юк! Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек һәм барлык мактаулар Аңа! Бердәнбер, тиңе булмаган Аллаһыдан башка илаһ юклыгына гуаһлык бирәм. Ул Гафу Итүче һәм Кичерүче. Мөхәммәд Аның колы һәм илчесе икәнлегенә дәлилләп һәм раслап гуаһлык бирәм. Аңа, аның гаиләсенә һәм сәхабәләренә Аллаһының рәхмәте һәм җәннәткә ирешүче сәламе булсын! Аерып әйткәндә, Әбү Бәкер әс-Ситдыйкка, Гомәр Фарукка, Госман Зиннурайнгә, Гали Мортазага һәм имамнарга, Аллаһ аларның барчасыннан да риза булсын!

Шуннан соң, әй кешеләр, Аллаһ коллары, бе-ренче чиратта үземә һәм сезгә Аллаһыга тәкъва булырга васыять итәм! Җәннәттән таш атып куылган шайтаннан Аллаһыга сыенам, Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Дөреслектә, Аллаһ тәкъва һәм яхшылык кылучы кешеләр белән.

Аллаһ безгә һәм сезгә Бөек Коръәннән бәрәкәт иңдерсен, аның аятьләреннән һәм хикмәтле зикерләрдән файда бирсен. Чынлыкта Ул Гөнаһларны Гафу Итүче, Рәхимле, Киңкүңелле, Хөрмәтле, догаларны Ишетүче).

Хәзер халык аңлый торган телдә вәгазь сөйләнер. Вәгазь бетүгә имам түбәндәге рәвештә матур итеп тәмамлый торган җөмләләр укыр һәм утырыр.

بَارَكَ اللهُ لَنَا وَلَكُمْ فِي الْقُرْآنِ الْعَظِيمِوَ نَفَعَنَا وَإِيَّاكُمْ بِالْآيَاتِ وَالذِّكْرِ الْحَكِيمِ

وَأَسْتَغْفِرُ اللهَ الْغَفَّارَ لِي وَلَكُمْ وَلِسَائِرِ جَمَاعَةِ الْمُسْلِمِينَ الْحَاضِرِينَ أَجْمَعِينَ

إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ الْجَوَادُ الْكَرِيمُ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ .

"Бәәракәллааһү ләнәә вә ләкүм фил-куръәәнил-газыйими вә нәфәганәә вә иййәәкүм бил-әәйәәти вәз-зикрил-хәкиими вә әстәгъфируллааһәл-гаффәәра лии вә ләкүм вә лисәәири җәмәәгатил-мүслимиинәл-хәәдыйриинә әҗмәгыйин. Иннәһүү һүәл-гафүүрур-рахиимүл-җәвәәдүл-кәриимүс-сәмиигүл-галиим".

(Аллаһ безгә һәм сезгә Бөек Коръәннән бәрәкәт иңдерсен, аның аятьләреннән һәм хикмәтле зикерләрдән файда бирсен. Аллаһыдан гөнаһларны ярлыкавын сорыйм, Ул минем, сезнең һәм хәзерге вакытта булган барлык мөселманнарның гөнаһларын кичерсә иде. Дөреслектә, Аллаһ Гафу Итүче, Рәхимле, Киңкүңелле, Ишетүче, Күрүче!)

Утырыш: бу утыру вакытында хатыйб, теләсә, шул доганы укыр:

اَللَّهُمَّ اغْفِِِِرْ لِلْمُؤْمِنِينَ وَ الْمُؤْمِنَاتِ وَ الْمُسْلِمِينَ وَ الْمُسْلِمَاتِ الْأَحْيَاءِ مِنْهُمْ

وَ الْأَمْوَاتِ إِنَّكَ أَنْتَ مُجِيبُ الدَّعَوَاتِ وَ مُنْزِلُ الْبَرَكَاتِ وَ رَافِعُ الدَّرَجَاتِ

وَ قَاضِي الْحَاجَاتِ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ.

"Әллаһүммәгъфир лил-мүэминиинә вәл-мүэминәәти вәл-мүслимиинә вәл-мүслимәәтил-әхйәә-и минһүм вәл-әмвәәти. Иннәкә әнтә мүҗиибүд-дәгавәәти вә мүнзилүл-бәракәәти вә раафигуд-дәраҗәәти вә каадыйүл-хәәҗәәти бирахмә-тикә йәә әрхәмәр-раахимиин".

(Аллаһым, тере һәм үлгән мөэмин һәм мөэминәләрнең, мөслим һәм мөслимәләрнең гөнаһларын гафу ит! Дөреслектә, Син – догаларга Җавап Бирүче, бәрәкәт Иңдерүче, дәрәҗәләрне Күтәрүче, барлык хаҗәтләрне Үтәүче, йә рәхимлеләрнең Рәхимлесе!)

Хатыйб бу кыска утырыштан соң торып басар һәм икенче хөтбәне беренчесенә караганда бераз кыскарак укыр:

إِنَّ الْحَمْدَ لِلَّهِ نَحْمَدُهُ وَنَسْتَعِينُهُ وَ نَسْتَغْفِرُهُ وَنُؤْمِنُ بِهِ وَنَتَوَكَّلُ عَلَيْهِ وَنَعُوذُ بِاللهِ مِنْ شُرُورِ أَنْفُسِنَا وَمِنْ سَيِّئَاتِ أَعْمَالِنَا مَنْ يَهْدِيهِ اللهُ فَلاَ مُضِلَّ لَهُ وَمَنْ يُضْلِلْهُ فَلاَ هَادِيَ لَهُ وَأَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ وَ أَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَ رَسُولُهُ. إِنَّ اللهَ وَمَلاَئِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى النَّبِيِّ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا صَلُّوا عَلَيْهِ وَسَلِّمُوا تَسْلِيمًا. اَللَّهُمَّ صَلِّ وَسَلِّمْ عَلَى جَمِيعِ الْأَنْبِيَاءِ وَالْمُرْسَلِينَ وَعَلَى مَلاَئِكَتِكَ الْمُقَرَّبِينَ وَعَلَى عِبَادِكَ الصَّالِحِينَ وَعَلَى أَهْلِ طَاعَتِكَ أَجْمَعِينَ مِنْ أَهْلِ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِينَ. اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِلْمُؤْمِنِينَ وِالْمُؤْمِنَاتِ وَالْمُسْلِمِينَ وَالْمُسْلِمَاتِ الْأَحْيَاءِ مِنْهُمْ وَالْأَمْوَاتِ وَارْحَمْنَا مَعَهُمْ وَاحْشُرْنَا مَعَهُمْ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ.

"Иннәл-хәмдә лилләәһи нәхмәдүһүү вә нәстәгыйинүһүү вә нәстәгъфируһүү вә нүэминү биһии вә нәтәвәккәлү галәйһи вә нәгуузү билләәһи миң шүруури әңфүсинәә вә миң сәййиәәти әгъмәәлинәә мәййәһдииһилләәһү фәләә мүдыйллә ләһүү вә мәййүдълилһү фәләә һәәдиә ләһ, вә әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, вә әшһәдү әннә мүхәмммәдән габдүһүү вә расүүлүһ. Иннәллааһә вә мәләәикәтәһү йүсаллүүнә галән-нәбийй, йәә әййүһәлләзиинә әәмәнүү саллүү галәйһи вә сәллимүү тәслиимәә. Әллааһүммә салли вә сәллим галәә җәмигыйль-әнбийәәи вәл-мүрсәлиин, вә галәә мәләәикәтикәл-мүкаррабиин. вә галәә гыйбәәдикәс-саалихыйин, вә галәә әһли таагатикә әҗмәгыйин, мин әһлис-сәмәвәәти вәл-әрадыйиин. Әллааһүммәгъфир лил-мүэминиинә вәл-мүэминәәт, вәл-мүслимиинә вәл-мүслимәәт, әл-әхьйәәи минһүм вәл-әмвәәт, вәрхәмнәә мәгаһүм вәхшүрнәә мәгаһүм бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин".

(Аллаһы Тәгаләгә барлык мактаулар булсын! Аннан гына ярдәм һәм гөнаһларны гафу итү сорыйбыз, Аңа иман китерәбез һәм барлык эшләребездә Аңа тапшырылабыз. Үзебезнең яманлыкларыбыздан һәм гамәлләребезнең начарлыгыннан Аллаһыга сыенабыз. Аллаһы Тәгалә туры юлга күндергән кешене беркем дә юлдан яздыра алмас, Аллаһ юлдан яздырган кешене исә беркем дә туры юлга күндерә алмас. Бердәнбер, тиңе булмаган Аллаһыдан башка илаһ юклыгына һәм Мөхәммәд галәйһиссәләм Аның колы һәм пәйгамбәре икәнлегенә гуаһлык бирәм. "Чынлыкта Аллаһ һәм Аның фәрештәләре Пәйгамбәргә (галәйһиссәләм) салават әйтә, әй иман китерүчеләр, сез дә аңа салават әйтегез".

Аллаһым, барлык пәйгамбәрләреңә, илчеләреңә, Үзеңә якын булган фәрештәләреңә, изге колларыңа, күкләрдә һәм җирләрдәге Сиңа итагать итүчеләргә Үзеңнең рәхмәтеңне ирештер!

Аллаһым, тере һәм инде үлгән мөэмин һәм мөэ-минәләрне, мөслим һәм мөслимәләрне гафу кыл!

Алар белән безгә дә рәхмәтеңне бир, безне дә алар белән Үзеңнең рәхмәтеңдә җыйсаң иде, йә рәхимлеләрнең Рәхимлесе!)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]