Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

13. Тәүбә намазы.

Нинди дә булса гөнаһ эшләвен аңлаган мөэмин, беренче форсатта ук тәүбә-истигъфар итәргә тиеш.

Моның өчен, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укырга һәм намаздан соң, тәүбә-истигъфар кылып, Аллаһыдан гафу үтенергә тиеш. Бу намазны уку мөстәхәбтер.

14. Яңгыр намазы.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) кылган намаз­лардан берсе — "Истиска намазы" исеме бирелгән яңгыр намазыдыр.

Яңгыр намазы хакында алда сөйләнәчәк. Бу намаз, хөтбә белгән кеше тарафыннан кылынганга күрә, "Имам вазифалары" бүлегендә бирүне файдалы дип таптык. Белергә теләгәннәр шунда мөрәҗәгать итсеннәр.

Дүртенче бүлЕк Көндәлек тормышта укыла торган кайбер догалар

  1. Иртән торгач укыла торган дога.

Мөселман иртәләрен уянгач, түшәгеннән:

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим", дип торырга тиеш. Аннан соң шушы дога укыла:

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَحْيَانَا بَعْدَ مَآ أَمَاتَنَا وَإِلَيْهِ الْبَعْثُ وَالنُّشُورُ

"Әл-хәмдү лилләәһилләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр".

(Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр.)

Бу доганы белмәгәннәргә: "Саулык һәм сәламәтлек белән тагын бер көнгә керткән Аллаһыга мактау булсын! Безгә буген дә хәерләр һәм гүзәллекләр бирсен", — дип тә дога кылырга мөмкин.

  1. Таңга кергәндә укыла торган дога:

اللَّهُمَّ لَكَ الْحَمْدُ لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ رَبِّي وَأَنَا عَبْدُكَ ءَامَنْتُ بِكَ مُخْلِصًا لَكَ دِينِي

أَصْبَحْتُ عَلَى عَهْدِكَ وَوَعْدِكَ مَا اسْتَطَعْتُ وَأَتُوبُ إِلَيْكَ مِنْ سَيّئ عَمَلِي

وَأَسْتَغْفِرُكَ لِذُنُوبِي إِنَّهُ لَا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّآ أَنْتَ

"Әллааһүммә ләкәл-хәмдү ләә иләәһә илләә әнтә раббии вә әнә габдүкә әәмәнтү бикә мүхълисан ләкә диинии әсъбәхтү галәә гаһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү вә әтүүбү иләйкә мин сәййи гамәлии вә әстәгъфирукә ли зүнүүбии иннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбү илләә әнтә".

بِسْمِ اللهِ الَّذِي لَا يَضُرُّ مَعَ اسْمِهِ شَيْءٌ فِي الْأَرْضِ

وَلَا فِي السَّمَآءِ وَهُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ

"Бисмилләәһилләзии ләә йәдурру мәгасмиһии шәй-үн фил-әрдый вә ләә фис-сәмәәәә-и вә һүәс-сәмиигуль-галиим".

  1. Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога:

اللَّهُمَّ إِنِّى أَعُوذُ بِكَ مِنَ الرِّجْسِ الْخَبِيثِ الْمُخْبِثِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ

Әллааһүммә иннии әгуузү бикә минәр-риҗсил-хабиисил-мүхъбиси минәш-шәйтаанир-раҗиим".

(Аллаһым! Пычрак һәм начар нәрсәләр белән куылган шайтаннан сиңа сыенам.)

  1. Бәдрәфтән чыккач укыла торган дога:

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَذْهَبَ عَنِّى مَا يُؤْذِينِى وَأَمْسَكَ عَلَيَّ

مَا يَنْفَعُنِى, سُبْحَانَكَ (وَ) غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ

"Әл-хәмдү лилләәһилләзии әзһәбә ганнии мәә йүэзиинии вә әмсәкә галәййә мәә йәнфәгунии сүбхәәнәкә гуфраанәкә раббәнәә вә иләйкәл-мәсыйир".

(Миңа җәфа биргән нәрсәне алып, файдалы булганнарын калдырган Аллаһыга мактау булсын. Аллаһым! Сине тәсбих итеп, мәгъфирәтеңэ сые­нам. Әй, Раббыбыз! Кайтуыбыз Сиңадыр.)

  1. Мунчага яки юынырга кергәндә укыла торган дога:

اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْئَلُكَ مِنَ الْجَنَّةِ وَنَعِيمِهَا وَأَعُوذُ بِكَ مِنَ النَّارِ وَحَمِيمِهَا

"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә минәл-җәннәти вә нәгыймиһәә вә әгуузү бикә минән-нәәри вә хәмиимиһәә".

(Аллаһым! Синнән җәннәтне һәм аның нигъмәтләрен сорыйм, җәһәннәмнән һәм аның эсселегеннән Сиңа сыенамын.)

  1. Мунчадан чыкканда укыла торган дога:

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَذْهَبَ عَنِّى الْأَذَى وَعَافَانِى

"Әл-хәмдү лилләәһилләзии әзһәбә ганнил-әәзәә вә гаафәәнии."

(Миннән борчуны алып, саулык һәм сәламәтлек биргән Аллаһыга мактау булсын.)

  1. Өйдән чыгып, эшкә киткәндә укыла торган дога.

Өебездән "Бисмилләһ" әйтеп чыгарга, гаиләбез һәм балаларыбызга хәерле һәм уңышлы көннәр теләргә тиешбез.

Җәяү яки машинада киткәндә юлда укырга мөмкин булган иң яхшы дога — "Аятел-Көрси". Ул өч, биш, я җиде мәртәбә укылыр.

  1. Өйдән чыкканда укыла торган икенче бер дога:

بِسْمِ اللهِ . تَوَكَّلْتُ عَلَى اللهِ . وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ

"Бисмилләәһ. Тәвәккәлтү галәллааһ. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ".

(Аллаһының исеме белән. Аллаһыга тапшырыл­дым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһыдандыр.)

Өйдән чыкканда: "Аллаһым! Өемне, йортымны һәм гаиләмне Сиңа әманәт итәм. Аларны һәр төрле һәлакәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла", — дип үз телеңдә дә дога кылырга мөмкин.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]