Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

64. Солдатка озату догасы:

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ, وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ, أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ, انْفِرُوا خِفَافًا وَثِقَالًا وَجَاهِدُوا بِأَمْوَالِكُمْ وَأَنفُسِكُمْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ ذَلِكُمْ خَيْرٌ لَكُمْ إِنْ كُنتُمْ تَعْلَمُونَ . وَأَعِدُّوا لَهُم مَّا اسْتَطَعْتُم مِن قُوَّةٍ وَمِن رِبَاطِ الْخَيْلِ. .

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. "Инфиру хыйфәәфәүв-вә сикааләүв-вә җәәһидүү би әмвәәликүм вә әңфүсикүм зәәликүм хайрулләкүм иң күңтүм тәгъләмүүн". "Вә әгыйддүү ләһүм мәстәтагътүм миң куввәтиүв-вә мир-рибәәтыйль-хайль..."

Гарәпчә өлешеннән соң бу дога татар телендә шушы рәвештә кылыныр:

"Әй, галәмнәрнең Раббысы булган, Аллаһым! Мөкатдәс китабыбыз Коръәндә безгә дошман белән сугышуны әмер итәсең. Инде бу әмерне җиренә җиткерү өчен үстергән балаларыбызны, динебезне, ватаныбызны һәм мөселманнарның бәхет һәм иминлеген, намусыбызны саклау өчен гаскәргә җибәрәбез... Син аларга сәламәтлек һәм иминлек бир, йөрәкләренә батырлык, беләкләренә куәт бир. Йә Рабби! Гаскәргә кирәк булган сабырлыкны, батырлыкны, куркусызлыкны йөрәкләренә сал, аларны бәла-казалардан, җәфалардан сакла. Каһарман гаскәребезне бер вакытта да хаклыктан, хакыйкатьтән аерма, хаксыз­лык һәм золым итүдән сакла. Балаларыбызның сау-сәламәт ата-аналары, сөйгәннәре белән кавы­шуын насыйп ит. Хатын һәм балаларына сабырлык бир, ярдәмеңнән ташлама. Әгәр шәһит үлеме белән вафат булу шәрәфенә ирешүчеләр булса, шәфәгатьләреннән безне дә мәхрүм итмә, йә Рабби!

Ватаныбызга, намусыбызга кул сузучы дошман­нарыбыз каршында безгә дәвамлы җиңү насыйп ит. Бәдер сугышына җибәргән кебек күренмәгән гаскәрләреңне безгә ярдәмгә җибәр.

Аллаһым! Синең динең тынычлык һәм хозурлык дине. Бөтен инсаннарга һидаять һәм ихсан әйлә. Яшьләребезгә бу юлда гайрәт бир, гаскәр башлык­ларына карата итагатьле булсыннар. Кече һәм зур гөнаһларын гафу ит, Аллаһым!

Ватан һәм милләтебезнең иминлеге, динебез­нең мәңгелеге, милләтебез-халкыбызның берле­ге һәм бердәмлеге өчен. Аллаһ ризалыгы өчен "Фатиха"."

65. Хаҗиларны хаҗга озату догасы:

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ, وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ

وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ, أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ,

إِنَّ أَوَّلَ بَيْتٍ وُضِعَ لِلنَّاسِ لَلَّذِي بِبَكَّةَ مُبَارَكًا وَهُدًى لِلْعَالَمِينَ . وَلِلَّهِ عَلَى

النَّاسِ حِجُّ الْبَيْتِ مَنْ اسْتَطَاعَ إِلَيْهِ سَبِيلًا .

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. "Иннә әввәлә бәйтиүв-вүдыйга лин-нәәсилләзии би бәккәтә мүбәәракәүв-вә һүдәл-лил-гааләмиин. Вә лилләәһи галән-нәәси хиҗҗүл-бәйти мәнистәтаага иләйһи сәбииләә".

Гарәпчә өлешеннән соң татарча шулай дога кылына:

"Аллаһым! Биргән саулыгыңа, биргән нигъмәт­ләреңә меңнәрчә мәртәбә шөкерләр булсын! Без­не яраттың, кальбебезгә ислам нурын урнаштырдың, мактау булсын Сиңа. Кәгъбәне мөбарәк кылдың. Күңеле Аллаһ сөйгесе белән янган Ибраһим пәйгамбәрне анда урнаштырдың. Безләргә өеңне зиярәт итүне фарыз кылдың, инде ул мөбарәк туфракларга кавышу, өеңне таваф итү, зәмзәмең­не эчү теләге белән юлларга чыгабыз. Бу Аллаһыга, Мөхәммәд пәйгамбәребезгә карата булган аш­кынуда Кәгъбәне, өеңне күрмичә җаныбызны ал­ма, Кара ташны үбү өчен саулык бир. Кәгъбә тирәсендә фәрештәләр кебек әйлә­нергә көч һәм куәт бир, Сафа һәм Мәрва таула­ры арасында, Ибраһим Хәлилуллаһны искә алып, Мөхәммәд пәйгамбәрнең юлында җаныбызны фида кылыйк. Аллаһым, гөнаһларыбыз гафу ителсен, йортыбызга яңа туган кебек пакь һәм гөнаһсыз кайтыйк. Эчебездәге шайтанны үтерик. Бөтен җаныбыз, тәнебез белән "Ләббәйкәллааһүммә ләббәик" дип кычкырыйк. Мин Синең әмереңдә, Аллаһым, әмер ит.

Йә Рабби! Синең сөюең белән юлларга чык­тык. Исән-сау кайтып килүне, гаиләбез һәм дусла­рыбыз белән кавышуны насыйп ит, аларны да сау-сәламәт күрүне насыйп ит. Һәр мөэмин колы­ңа Кәгъбәне таваф итәргә насыйп әйлә, Аллаһым!

Аллаһым! Синнән бу дөньяда һәм ахирәттә яхшылык телибез, гөнаһларыбызны кичер. Сөекле Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ирештер".

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]