Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

IV. Намазлардан соң укыла торган догалар

Иң элек уң, аннан соң сул тарафка сәлам биреп, намаз тәмам булыр. Сәламнән соң өч мәртәбә:

اَسْتَغْفِرُ اللهَ الَّذِي لاَ إِلَهَ إِلاَّ هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ

"Әстәгъфируллааһәлләзии ләә иләәһә илләә һүәл-хәййүл-каййүүмү вә әтүүбү иләйһи".

(Аннан башка илаһ булмаган беек Аллаһыдан яр­лыкау сорыйм. Ул тередер һәр җирне-күкне һәр нәрсәне тотучыдыр. Мин Аңа тәүбә итәм.)

Бу истигъфардан соң:

اَللَّهُمَّ أَنْتَ السَّلاَمُ وَ مِنْكَ السَّلاَمُ . تَبَارَكْتَ يَا ذَا الْجَلاَلِ وَالْإِكْرَامِ

"Әллааһүммә әнтәс-сәләәмү вә минкәс-сәләәм. Тәбәәрактә йәә зәл-җәләәли вәл-икраам".

(Аллаһым! Син сәламсең. Сәламәтлегем Синнәндер. Син олуг вә мөбарәксең, әй, олуглык вә хөрмәт иясе, Аллаһым!) диелер.

Пәйгамбәребезгә салават һәм сәлам китерелер:

اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ

"Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә вә нәбиййинәә мүхәммәд".

(Аллаһыга һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә салават вә сәлам булсын.)

سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ

وَلاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ بِاللهِ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ

"Сүбхәәнәллааһи вәл-хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр, вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим" догасы укылыр һәм, "Әгузе-бисмилләһ" әйтелеп, "Аятел Көрси" укылыр:

اللَّهُ لَا إِلَهَ إِلَّا هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ لَا تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلَا نَوْمٌ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ

وَمَا فِي الْأَرْضِ مَنْ ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِنْدَهُ إِلَّا بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا

خَلْفَهُمْ وَلَا يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِنْ عِلْمِهِ إِلَّا بِمَا شَاءَ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ

وَالْأَرْضَ وَلَا يَئُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ

Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.

"Әллааһү ләә иләәһә илләә һүәл-хәййүл-каййүүм. Ләә тәэхузһүү синәтүв-вә ләә нәүүм. Ләһүү мәә фис-сәмәәвәәти вә мәә фил-әрдъ. Мәң зәлләзии йәшфәгу гыйндәһүү илләә би-изниһ. Йәгъләмү мәә бәйнә әйдииһим вә мәә халфәһүм. Вә ләә йүхиитуунә бишәй-им мин гыйльмиһии илләә бимәә шәә-ә. Вәсига күрсййүһүс-сәмәәвәәти вәл әрдъ. Вә ләә йә-үүдүһүү хифзуһүмәә вә һүәл-галиййүл-газыйим".

(Аллаһ Улдыр — Аннан башка табыначак һичбер зат юк. Ул һәрвакыт яши, һәрвакыт булачак. Ул йокламый да, аны йокымсырау да алмый. Күкләрдә вә җирдә булган барлык нәрсәләр — Аныкы. Аның каршысында Аның рөхсәтеннән башка кем шәфәгать кыла ала? Колларының аларга кадәр нәрсә булганын вә алардан соң нәрсә буласын да белә. Коллары исә, Аның гыйлеменнән башка, ул Үзе теләмәсә, бер ни дә белә алмыйлар. Кодрәте вә бөеклеге күкләрне вә җирне иңли. Күкләрне вә җирне саклау — Аны авырсындырмый. Ул Бөек һәм Олуг).

Намаз җәмәгать белән кылынганда "Аятел-Көрси" һәркем тарафыннан авыз эченнән генә укылырга тиеш. Әгәр мөәзин дәвамлы буларак, ачык итеп кычкырып укыса, белмәгәннәр бу аятьләрне тыңлый-тыңлый, мөәзин белән бергә укый-укый яттан өйрәнерләр яки ялгыш өйрәнгәннәргә ялгыш­ларын төзәтү мөмкинчелеге туар.

"Аятел-Көрси" бетүгә 33 мәртәбә:

سُبْحَانَ اللهِ

"Сүбхәәнәллааһ", 33 мәртәбә:

اَلْحَمْدُ لِلَّهِ

"Әл-хәмдү лилләәһ", 33 мәртәбә:

اَللهُ أَكْبَرُ

"Әллааһү әкбәр", дип әйтелә.

Бу тәсбихләр тиз-тиз түгел, киресенчә, әкрен-әкрен һәм берәр-берәр итеп кенә укылыр.

Моннан соң:

لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ، لَهُ الْمُلْكُ

وَلَهُ الْحَمْدُ وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ

"Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-иң кадиир".

(Аллаһыдан башка илаһ юк. Ул бер генә: дусты вә охшашы юк. Мөлек һәм мактау — Аңадыр. Аның һәрнәрсәгә көче җитә), — диелә һәм:

سُبْحَانَ رَبِيَ الْعَلِيِّ الْأَعْلَى الْوَهَّابِ

"Сүбхәәнә раббийәл-галиййил-әгъләл-вәһһәәб".

(Бөекләрнең Бөеге булган Раббымны тәсбих итәм) дип, куллар ачылыр һәм дога кылына башлар. Югарыда китерелгән тәсбихләрнең саваплары зурдыр.

Әбү Һөрәйрә болай дип сөйли:

"Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) мөһаҗирләрнең фәкыйрьләре килеп шулай дигәннәр.

Әй, Аллаһының Илчесе! Мал-мөлкәт хуҗалары, иң югары дәрәҗәләрне казанып, бөек дәүләт һәм фазыйләт бәхетенә ирештеләр. Савапларның барчасын да алдылар. Алар без кылган кебек намаз кылалар, без тоткан кебек ураза тоталар. Артык маллары булганга хаҗ, гомрә кылалар, җиһадта катнашалар, зәкәт бирәләр. Бу сүзләргә каршы Пәйгамбәребез (с.г.в.):

— Сезгә бер нәрсәне белдерсәм, аны кылсагыз, бу якларыгыз белән Сез аларны да уздырып җибәрерсез. Сездән соңга калганнардан (бу зикерне кылмаганнар) беркем дә сезгә җитешә алмас. Һәм тирә-яктагы җәмәгать арасында иң хәерле өммәт сез булырсыз, әгәр шундый башка берсе булмаса, һәр фарыз намаздан соң утыз өчәр мәртәбә тәсбих һәм тәхмид, тәкбир итегез. (Сүбхәәнәллаһи, Әл-хәмдү лилләәһи, Әллааһү әкбәр)."

Моннан соң байлар да, бу тәсбихнең савабын аңлап, фәкыйрьләр кебек бу тәсбихне әйтә башла­ганнар. Ярлылар, кабат Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) килеп:

— Йә, Рәсүлүллаһ! Байлар без эшләгән кебек эшлиләр,— дигәч, Аллаһының Илчесе:

ذَلِكَ فَضْلُ اللهِ يُؤْتِيهِ مَنْ يَشَاءُ

"Зәәликә фәдълүллааһи йүэтииһи мәй йәшәә-ү".

(Бу Аллаһының фазылыннандыр, аны теләгәненә бирер), дигән һәм "Хәдид" сүрәсенең 21 нче, "Җомга" сүрәсенең 41 нче аяте булган бу сүзләрне укыган.

Монда Пәйгамбәребез (с.г.в.) инсаннар, гыйбадәтләре белән бергә мал һәм байлыкларын да Аллаһ юлында куллансалар, алар ирешкән дәрәҗәгә беркем дә ирешә алмаячагын белдергән. Шулай итеп, Исламның фәкыйрьлек дине түгел, киресенчә, байлык дине булуын, байлар хезмәтенең файдалы булуын аңлата.

Мөгыйрә бине Шөгъбә (р.г.) Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) намаздан соң шундый дога кылуын риваять иткән:

لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ، لَهُ الْمُلْكُ وَلَهُ الْحَمْدُ

وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ . اَللَّهُمَّ لاَ مَانِعَ لِمَا أَعْطَيْتَ

وَلاَ مُعْطِيَ لِمَا مَنَعْتَ وَلاَ يَنْفَعُ ذَا الْجَدِّ مِنْكَ الْجَدُّ

"Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәйин кадиир. Әллааһүммә ләә мәәнига лимәә әгътайтә вәләә мүгътыйә лимәә мәнәгътә вәләә йәнфәгу зәл-җәдди минкәл-җәддү.

(Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм уртагы да юк. Мөлек — Аныкы, мактау да — Аныкы. Аның һәрнәрсәгә көче җитәр. Аллаһым! Синең биргәнеңә каршы тора алган бер нәрсә юк. Син биргәннне беркем дә бирәчәк түгел. Байлык иясенең байлыгы. Синең бүләгеңне алмаштырса, файда булмас.)

Һәр намаз соңында Аллаһының Рәсүле (с.г.в.) ошбу доганы укый торган булган:

لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ، لَهُ الْمُلْكُ وَلَهُ الْحَمْدُ

وَهُوَعَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ . لاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ بِاللهِ ،

وَلاَ نَعْبُدُ إِلاَّ إِيَّاهُ لَهُ النِّعْمَةُ وَلَهُ الْفَضْلُ وَلَهُ الثَّنَاءُ الْحَسَنُ

لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ مُخْلِصِينَ لَهُ الدِّينَ وَلَوْ كَرِهَ الْكَافِرِينَ

"Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәйин кадиир. Ләә хәүлә вәләә куввәтә илләә билләәһ, вә ләә нәгъбүдү илләә иййәәһ, ләһүн-нигъмәтү вә ләһүл-фәдълү вә ләһүс-сәнә-үл-хәсән. Ләә иләәһә илләллааһү мүхълисыйнә ләһүд-диинә вә ләү кәриһәл-кәәфируун".

(Аллаһыдан башка илаһ юк. Ул бердер, дусты һәм охшашы юк. Мөлек — Аныкыдыр. Мактау — Аңадыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә. Көч һәм куәт бары тик Аллаһыныкы. Без Аңа гына гыйбадәт кылабыз. Нигъмәт, юмартлык һәм ихсан Аннан. Һәм иң гүзәл мактау Аның өчен. Аллаһыдан башка илаһ юк. Дин — Аныкы. Кяферләр, теләмәсәләр дә, Аның дине җиңәчәк.)

Күргәнебезчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) намазлар­дан соң һәрвакыт бер үк доганы кылмаган, төрле догалар укыган.

Намаздан соң укыла торган дога:

اَلْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلاَةُ وَالسَّلاَمُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ . اَللَّهُمَّ رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ وَتُبْ عَلَيْنَا يَا مَوْلاَناَ إِنَّكَ أَنْتَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ

لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ، لَهُ الْمُلْكُ وَلَهُ الْحَمْدُ وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ . لاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ بِاللهِ ، وَلاَ نَعْبُدُ إِلاَّ إِيَّاهُ ، لَهُ النِّعْمَةُ وَلَهُ الْفَضْلُ وَلَهُ الثَّنَاءُ الْحَسَنُ ، لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ مُخْلِصِينَ لَهُ الدِّينَ وَلَوْ كَرِهَ الْكَافِرِينَ . لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ ، لَهُ الْمُلْكُ وَلَهُ الْحَمْدُ وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ . اَللَّهُمَّ لاَ مَانِعَ لِمَا أَعْطَيْتَ وَلاَ مُعْطِيَ لِمَا مَنَعْتَ وَلاَ يَنْفَعُ ذَا الْجَدِّ مِنْكَ الْجَدُّ. اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ عَذَابِ الْقَبْرِ وَالنَّارِ. اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْجُبْنِ وَأَعُوذُ بِكَ أَنْ أُرِدَّ إِلاَّ أَرْذَلَ الْعُمْرِ، وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ فِتْنَةِ الدُّنْيَا. اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْمَأْثَمِ وَالْمَغْرَمِ. اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي ذُنُوبِي وَخَطَيَايَ كُلَّهُ وَاهْدِنِي لِصَالِحِ الْأَعْمَالِ وَالْأَخْلاَقِ إِنَّهُ لاَ يَهْدِي لِصَالِحِهَا وَلاَ يَصْرِفُ سَيِّئَاتِهَا إِلاَّ أَنْتَ. اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفْوٌّ تُحِبُّ عَفْوُّ فَاعْفُو عَنِّي.

رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْأَخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ. رَبَّنَا اغْفِرْ لِي وَلِوَلِدَيَّ وَلِلْمُؤْمِنِينَ يَوْمَ يَقُومُ الْحِسَابُ. سُبْحَانَ رَبِّكَ رَبِّ الْعِزَّةِ عَمَّا يَصِفُونَ. وَسَلاَمٌ عَلَى الْمُرْسَلِينَ. وَالْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ.

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әллааһүммә раббәнәә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим. Вә түб галәйнәә йәә мәүләәнәә иннәкә әнтәт-тәввәәбүр-рахиим.

Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ. Ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәйин кадиир. Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим. Ләә иләәһә илләллааһү вә ләә нәгъбүдү илләә иййәәһ. Ләһүн-нигьмәтү вә ләһүл-фәдълү вә ләһүс-сәнәә-үл-хәсән. Ләә иләәһә илләллааһү мүхълисыйинә ләһүд-диинә вә ләү кәриһәл-кәәфируун. Ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ. Ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәйин кадиир. Әллааһүммә ләә мәәнига лимәә әгътайтә, вәләә мүгътыйә лимәә мәнәгътә вә ләә йәнфәгу зәл-җәдди минкәл-җәддү. Әллааһүммә иннии әгуузү бикә мин газәбил-кабри вән-нәәр. Әллааһүммә иннии әгуузү бикә минәл-җүбни вә әгуузү бикә ән үриддә иләә әрзәлил-гумри, вә әгуузү бикә мин фитнәтид-дүньйәә. Әллааһүммә иннии әгуузү бикә минәл-мәэсәми вәл-мәграм. Әллааһүммәгъфир лии зүнүүби вә хатаайәәйә күлләһәә вәһдинии лисаалихил-әгъмәәли вәл-әхлакый иннәһүү ләә йәһдии лисаалихиһәә вә ләә йәсрифү сәййи-әтиһәә илләә әнтә. Әллааһүммә иннәкә гафүввүн түхиббүл-гафвә фәгъфү ганнии.

Раббәнәә әәтинә фид-дүньйәә хәсәнәтән вә фил-әәхыйрати хәсәнәтән вә кыйнәә газәәбән-нәәр. Раббәнәгъфир лии вәли вәәлидәййә вә лил-мүэминиинә йәүмә йәкуумүл-хисәәбе. Сүбхәәнә раббикә раббил-гыйззәти гаммәә йәсыйфүүн. Вә сәләәмүн галәл-мүрсәлиин. Вәл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин".

(Галәмнәрнең Раббысы Аллаһыга мактау, Пәйгам-бәребез Мөхәммәд Мостафага салават, га­иләсенә һәм әсхабына сәлам булсын! Әй, Раббыбыз! Кылган догаларыбызны һәм хәерле эшләрне кабул әйлә, чөнки Син Ишетүче һәм Белүчесең. Әй, Раббыбыз! Тәүбәләребезне кабул әйлә, Син тәүбәләрне кабул итәрсең һәм бик мәрхәмәтлесең. Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты, ише һәм уртагы да юк. Мөлек — Аныкыдыр, мактау — Аңадыр. Аның һәрнәрсәгә көче җитә. Көч һәм куәт бары тик Аллаһыдан гына. Һәм иң гүзәл мактаулар Аның өчен. Аллаһыдан башка илаһ юк. Дин — Аныкы, кяферләр теләмәсәләр дә, Аның дине җиңәчәк.

Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның ише һәм уртагы да юк. Мөлек — Аныкы. Мактау — Аңадыр. Аның һәрнәрсәгә көче җитәр. Аллаһым! Синең биргәнеңә каршы тора торган бернәрсә дә юк. Бирмәгәннәреңне бирә алучы да юк. Байлык иясенең байлыгы, Синең биргәнеңне алмаштырып, үзенә файда бирә алмас. Аллаһым! Күп яшәп, куркаклыктан, мәсхәрә булудан, дөньяның фетнә һәм явызлыгыннан Сиңа сыенамын. Аллаһым! Бөтен гөнаһларымны һәм хата­ларымны ярлыка, мине яхшы эшләргә һәм гүзәл әхлакка юнәлт. Синнән башка гүзәл әхлакка юнәлтүче һәм начарлыкларны кире кагучы юк. Аллаһым! Син гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, безне гафу әйлә.

Әй, Раббыбыз! Безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык һәм гүзәллек бир, безне җәһәннәм газабыннан сакла. Әй, Раббыбыз! Хисап көнендә мине, анамны, атамны һәм мөэминнәрне ярлыка).

Намаздан соң укыла торган дога:

اَلْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ . وَالْعَاقِبَةُ لِلْمُتَّقِينَ وَلاَ عُدْوَانَ إِلاَّ عَلَى الظَّالِمِينَ. وَالصَّلاَةُ وَالسَّلاَمُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلىَ آلِهِ وَأَصْحَابِهِ أَجْمَعِينَ. اَللَّهُمَّ رَبَّنَا يَا رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا صَلاَتَنَا وَقِيَامَنَا وَرُكُوعَنَا وَسُجُودَنَا وَقُعُودَنَا وَتَشَهَّدَنَا وَتَسْبِيحَنَا وَتَهْلِيلَنَا وَتَضَرُّعَنَا وَتَمِّمْ تَقْصِيرِنَا وَلاَ تَضْرِبْ بِهَا وُجُوهَنَا يَا مَوْلاَنَا. اَللَّهُمَّ أَعْطِنَا صِحَّةً وَعَافِيَةً وَسَعَادَةً رِفْقًا وَأَوْلاَدًا صَالِحًا وَعِلْمًا نَافِعًا رِزْقًا وَاسِعًا وَعَمَلاً مَقْبُولاً يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ. اَللَّهُمَّ رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْأَخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ. اَللَّهُمَّ رَبَّنَا اغْفِرْ لِي وَلِوَلِدَيَّ وَلِلْمُؤْمِنِينَ يَوْمَ يَقُومُ الْحِسَابُ. سُبْحَانَ رَبِّكَ رَبِّ الْعِزَّوِ عَمَّا يَصِفُونَ. وَسَلاَمٌ عَلَى الْمُرْسَلِينَ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәл-гаакыйбәтү лил-мүттәкыйин вә ләә гудвәәнә илләә галәз-заалимиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхабиһии әҗмәгыйин. Әллааһүммә раббәнәә йәә раббәнәә тәкаббәл миннәә саләтәнәә вә кыйәәмәнәә вә рукүүганәә вә сүҗүүдәнәә вә кугуудәнәә вә тәшәһһүдәнәә вә тәсбиихәнәә вә тәһлииләнәә вә тәдарруганәә вә тәммим тәкъсыйиранәә вә ләә тәдъриб биһәә вүҗүүһәнәә йәә мәүләәнәә. Әллааһүммә әгътыйнәә сыйххәтән вә гаафийәтән вә сәгаадәтән вә рифкан вә әүләдән саалихән вә гыйльмән нәәфиган вә ризкан вәәсиган вә гамәлән мәкъбүүлән йәә әрхәмәр-раахимиин.

Әллааһүммә раббәнәә әәтинә фид-дүньйәә хәсәнәтәүв-вә фил-әәхыйрати хәсәнәтәүв-вә кыйнәә газәәбән-нәәр. Әллааһүммә раббәнәгъфир лии вәли вәәлидәййә вә лил-мүэминиинә йәүмә йәкуумүл-хисәәб. Сүбхәәнә раббикә раббил-гыйззәти гаммәә йәсыйфүүн. Вә сәләәмүн галәл-мүръсәлиин. Вәл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин".

(Мактау галәмнәрнең Раббысы — Аллаһыга хастыр. (Аңа мактау булсын.) Тәкъва ияләре өчен якты киләчәк, залимнәр өчен дошманлык һәм куркудан башка бер нәрсә дә юк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага (с.г.в.), якыннарына һәм бөтен әсхабына салават сәламнәр булсын.

Аллаһым! Әй Раббыбыз! Намазыбызны, кыямыбызны (намазда басып торуыбызны), рөкүгъләребезне, сәҗдәләребезне, утырышларыбызны, тәшәһһүдләребезне, тәсбих вә тәкбирләребезне, ялвару вә үтенечләребезне кабул әйлә. Җитешсезлекләребезне һәм кимчелекләребезне Син тәмам ит. Әй, Раббыбыз! Хаталарыбызны йөзебезгә орма. Аллаһым! Безгә саулык вә исәнлек, бәхет, татлылык һәм гүзәллек бир, хәерле балалар насыйп ит. Йә, Рабби! Безгә файдалы гыйлем, мул ризык һәм кабул ителгән гамәлләр бир, әй, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе булган Аллаһым!

Әй, Раббыбыз! Безгә дөньяда вә ахирәттә яхшылык һәм гүзәллек бир. Безне җәһәннәм газабыннан сакла! Әй, Раббыбыз! Мине, ата-анамны һәм бөтен мөэминнәрне ярлыка, гафу кыл, безне җәһәннәм газабыннан имин кыл).

Иртәнге намаздан соң "Хәшер" сүрәсенең соңгы аятьләрен уку бик саваплы.

لَوْ أَنْزَلْنَا هَذَا الْقُرْآنَ عَلَى جَبَلٍ لَرَأَيْتَهُ خَاشِعًا مُتَصَدِّعًا مِنْ خَشْيَةِ اللَّهِ وَتِلْكَ الْأَمْثَالُ نَضْرِبُهَا لِلنَّاسِ لَعَلَّهُمْ يَتَفَكَّرُونَ . هُوَ اللَّهُ الَّذِي لَا إِلَهَ إِلَّا هُوَ عَالِمُ الْغَيْبِ وَالشَّهَادَةِ هُوَ الرَّحْمَنُ الرَّحِيمُ . هُوَ اللَّهُ الَّذِي لَا إِلَهَ إِلَّا هُوَ الْمَلِكُ الْقُدُّوسُ السَّلَامُ الْمُؤْمِنُ الْمُهَيْمِنُ الْعَزِيزُ الْجَبَّارُ الْمُتَكَبِّرُ سُبْحَانَ اللَّهِ عَمَّا يُشْرِكُونَ . هُوَ اللَّهُ الْخَالِقُ الْبَارِئُ الْمُصَوِّرُ لَهُ الْأَسْمَاءُ الْحُسْنَى يُسَبِّحُ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَهُوَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ

"Ләү әңзәлнәә һәәзәл-куръәәнә галәә җәбәлил-ләра-әйтәһүү хаашигам мүтәсаддигам-мин хашйәтилләәһи, вә тилкәл-әмсәәлү нәдърибүһәә лин-нәәси ләгалләһүм йәтәфәккәруун. Һүәллааһүлләзии ләә иләәһә илләә һүә гаалимүл-гайби вәш-шәһәәдәти һүәр-рахмәәнүр-рахиим. Һүәллааһүлләзии ләә иләәһә илләә һүәл-мәликүл-куддүүсүс-сәләәмүл-мүэминүль-мүһәйминүл-газиизүл-җәббәәрул-мүтәкәббир, сүбхәәнәллааһи гаммәә йүшрикүүн. Һүәллаһүл-хааликуль-бәәри-үл-мүсаввиру ләһүл-әсмәәә-үл-хүснәә, йүсәббихү ләһүү мәә фис-сәмәәвәәти вәл-әрдъ, вә һүәл-газиизүл-хәкиим".

(Әгәр без бу Коръәнне бер тауның өстенә иңдерсә идек, ул тауның Аллаһыдан куркудан баш июен, кисәкләргә бүлгәләнүен күрер идең. Бу мисалларны кешеләр өчен китерәбез. Бәлки алар уйланырлар.

Ул, шундый Аллаһыдыр ки. Аннан башка һичбер илаһ юк. Яшеренне дә, ачыкны да белер. Ул Рахмән һәм Рахимдер. Ул шундый Аллаһыдыр ки, Аннан башка бернинди илаһ юк. Ул хөкемдар, мөкатдәс, сәламәттер, мөэминдер, халыкка да сәламәтлек бирүче, яратканнарын саклаучы һәрнәрсәне җиңүче, һәрнәрсәне үз хөкеменнән уздыручы, олылык һәм бөеклек иясе! Аллаһ кяферләрнең уртак һәм дусларыннан пакьтер һәм ерактыр.

Ул — Аллаһ, Яратучы, яратканнарның ара­сында тәртип белән яратучы, тәртипкә кертүче галәмгә аһәң бирүче, яраткан һәр барлыкка аерым-аерым бер сыйфат һәм үзенчәлек бирүчедер. Иң гүзәл исемнәр — Аныкы. Күктә һәм җирдә булганнар барчасы да аны зикер һәм тәсбих итәрләр. Ул — Газиз (һәрнәрсәне җиңүче) һәм Хакимдер).

Бу аятьләрне ахшам намазыннан соң да укырга мөмкин.

Кайбер вакытларда, мәсәлән, җомга иртәләрендә яки вакыт булганда "Ләү әңзәлнәә... дән соң "Әсмәә-үл-Хүснәә" (Аллаһының матур исемнәре) уку бик тә саваплы. Билгеле булганча, бу исемнәр Аллаһының иң гүзәл исемнәре һәм Коръәни Кәримдә вә әйтеп үтелгән хәдиси-шәрифләрдә бик күп мәртәбәләр искә алына.

Әбү Хәнифә иртәнге намаздан соң түбәндәге доганы укыган:

سُبْحَانَ الْأَبَدِيِّ الْأَبَدْ سُبْحَانَ الْوَاحِدِ الْأَحَدْ سُبْحَانَ الْفَرْدِ الصَّمَدْ سُبْحَانَ رَافِعِ السَّمَاءِ بِغَيْرِ عَمَدْ سُبْحَانَ مَنْ بَسَطَ الْأَرْضَ عَلَى مَاءٍ جَمَدْ سُبْحَانَ مَنْ خَلَقَ فَأَحْصَيْهُمْ عَدَدَ سُبْحَانَ مَنْ قَسَمَ الرِّزْقَ وَلَمْ يَنْسَ أَحَدْ سُبْحَانَ الَّذِي لَمْ يَتَّخِذْ صَاحِبَةً وَلاَ وَلَدْ سُبْحَانَ الَّذِي لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدْ سُبْحَانَ مَنْ يَرَانِي وَيَعْرِفُ مَكَانِي وَيَرْزُقُنِي وَلاَ يَنْسَانِي

"Сүбхәәнәл-әбәдиййил-әбәд. Сүбхәәнәл-вәәхидил-әхәд. Сүбхәәнәл-фәрдис-самәд. Сүбхәәнә раафигыйс-сәмәә-и би-гайри гамәд. Сүбхәәнә мән бәсәтал-әръда галәә мәә-ин җәмәд. Сүбхәәнә мән халәкаль-халька фә әхсаһүм гадәд. Сүбхәәнә мән касәмәр-ризка вә ләм йәнсә әхәд. Сүбхәәнәлләзии ләм йәттәхыйзь саахибәтән вә ләә вәләд. Сүбхәәнәлләзии ләм йәлид вә ләм йүүләд вә ләм йәкүлләһүү күфүвән әхәд. Сүбхәәнә мән йәраани вә йәгърифү мәкәәни вә йәрзукунии вә ләә йәнсәәнии".

(Мәңге булачак Аллаһыны тәсбих итәм. Бер вә бердәнбер булган Аллаһыны тәсбих итәм. Ялгыз вә самәд булган Аллаһыны тәсбих итәм, олылыйм. Күк йөзен терәксез күтәреп тоткан Аллаһыны тәсбих итәм. Җир йөзен боз өстенә җәйгән Аллаһыны тәсбих итәм. Мәхлүкатны яраткан һәм саннарын белгән Аллаһыны тәсбих итәм. Ризык­ларын өләшеп, бер генә барлыкны да онытмаган Аллаһыны тәсбих итәм. Тормыш иптәше, ише һәм баласы булмаган Аллаһыны тәсбих итәм. Тумаган һәм тудырмаган, үзенә тиң бернәрсә булмаган Аллаһыны тәсбих итәм. Мине күреп күзәткән, урынымны белгән һәм мине онытмыйча, ризы­гымны биргән Аллаһыны тәсбих итәм, олылыйм).

Ястү намазыннан соң укыла торган аятьләр.

Ястү намазыннан соң Бәкара сүрәсенең әүвәлге биш аяте һәм соңгы аятьләре укылыр.

الم . ذَلِكَ الْكِتَابُ لَا رَيْبَ فِيهِ هُدًى لِلْمُتَّقِينَ . الَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِالْغَيْبِ وَيُقِيمُونَ

الصَّلَاةَ وَمِمَّا رَزَقْنَاهُمْ يُنفِقُونَ . وَالَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِمَا أُنْزِلَ إِلَيْكَ وَمَا أُنْزِلَ مِنْ

قَبْلِكَ وَبِالْآخِرَةِ هُمْ يُوقِنُونَ . أُوْلَئِكَ عَلَى هُدًى مِنْ رَبِّهِمْ وَأُوْلَئِكَ هُمْ الْمُفْلِحُونَ .

"Әлиф ләәәәм-миииим. Зәәликәл-китәәбү ләә райбә фииһи һүдәл-лил-мүттәкыйиин. Әлләзиинә йүэминүүнә бил-гайби вә йукыйимүнәс-саләәтә вә миммәә разәкънәәһүм йүңфикуун. Вәлләзиинә йүэминүүнә бимәә үңзилә иләйкә вә мәә үңзилә миң кабеликә вә бил-әәхыйрати һүм йүүкыйнүүн. Үләәәә-икә галәә һүдәм-мир-рабиһим вә үләәәә-икә һүмүл-мүфлихуун.

آمَنَ الرَّسُولُ بِمَا أُنْزِلَ إِلَيْهِ مِنْ رَبِّهِ وَالْمُؤْمِنِينَ . كُلُّ أَمَنَ بِاللهِ وَمَلاَئِكَتِهِ وَكُتُبِهِ وَرُسُلِهِ لاَ نُفَرِّقُ بَيْنَ أَحَدٍ مِنْ رُسُلِهِ . وَقَالُوا سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ . لاَ يُكَلِّفُ اللهَ نَفْسًا إِلاَّ وُسْعَهَا لَهَا مَا كَسَبَتْ وَعَلَيْهَا مَا اكْتَسَبَتْ . رَبَّنَا لاَ تُؤَاخِذْنَا إِنْ نَسِينَا أَوْ أَخْطَأْنَا . رَبَّنَا وَلاَ تَحْمِلْ عَلَيْنَا إِصْرًا كَمَا حَمَلْتَهُ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِنَا . رَبَّنَا وَلاَ تَحْمِلْنَا مَا لاَ طَاقَةَ لَنَا بِهِ . وَاعْفُ عَنَّا وَاغْفِرْ لَنَا وَارْحَمْنَا أَنْتَ مَوْلَنَا فَانْصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ

"Әмәнәр-расүүлү бимәә үңзилә иләйһи мир-раббиһии вәл-мүэминүүн. Күллүн әәмәнәә билләәһи вә мәләәә-икәтиһии вә күтүбиһии вә русүлиһии ләә нүфәррику бәйнә әхәдим мир русүлиһ. Вә каалүү сәмигънәә вә әтагънәә гуфраанәкә раббәнәә вә иләйкәл-мәсыйир. Ләә йүкәллифүллааһү нәфсән илләә вүсгаһәә, ләһәә мәә кәсәбәт вә галәйһәә мәктәсәбәт. Раббәнәә ләә түәхыйзнәә ин нәсиинәә әү әхътаэнәә. Раббәнәә вә ләә тәхмил галәйнәә исраң кәмәә хәмәлтәһүү галәлләзиинә миң кабелинәә. Раббәнә вә ләә түхәммилнәә мәә ләә таакатә ләнәә биһ. Вәгъфү ганнәә вәгъфирләнәә вәрхәмнәә. Әңтә мәүләәнәә фәңсурнәә галәл-каумил-кәәфириин".

"Әәмәнәр-расүүлү"не ястүдән соң гына түгел, һәр җирдә укырга мөмкин. Бу доганы дошманны җиңү һәм Аллаһыдан ярдәм теләү вакы­тында да укырга мөмкин. Күп кенә чыганаклар Бәкара сүрәсенең баштагы һәм соңгы аятьләрен укуның савабы күп дип әйтәләр.

Мөселман Аллаһының гүзәл исемнәре белән көнен башлар. Никадәр игътибарлы булса да, кеше белеп яки белмичә, гөнаһ эшләгән, хаксызлык эшләгән булыр. Инде бу соңгы аятьләрне укып, Аллаһыдан үзен гафу итүен теләр. Бигрәк тә ятудан элек, ул көннең хисабын кылып, ул көн эшләгән эшләрен күздән кичереп, кемне дә булса рәнҗетүен, рәнҗетмәвен, малына хәрам ку­шылу яки кушылмавын уйлар.

Намазлардан соң бу догаларның бөтенесен уку мөстәхәбтер. Теләгән кеше болардан башка белгән догаларын да укый алыр. "Аятел-Көрси", "Әәмәнәр-расүүлү", "Ихлас", "Фәләкъ" һәм "Нәс" сүрәләре кебек сүрәләрне уку яхшы һәм саваплыдыр.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]