Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

V. Җомга намазы һәм догасы

Җомга мөселманнар тормышында аерым бер урын алып тора. Җомга намазы гозере булмаган, акылы камил һәм балигъ булган ир мөселманнарга фарыздыр. Биш вакыт намазларын өйдә кылырга мөмкин булган хәлдә, җомга намазы, һичшиксез, җәмәгать белән кылынырга тиеш. Җомга — мөэминнәрнең бәйрәмедер.

Җомга хөтбәсе турындагы догалар алда би­реләчәк.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу турыда шулай дигән: "Ул көндә шундый бер сәгать бар ки, намазын кылган бер кол, аңа туры килсә, Аллаһыдан берәр нәрсә теләсә, Аллаһ шуны бирер".

Бу сәгатьнең кайсы сәгать булуын ачык рәвештә белдермәгән, мөселманнарга ул сәгатькә тап булу өчен дога һәм истигъфар итәргә өндәгән.

Әбү Һөрәйрә (р.г.) аңлатуынча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) җомга көнне мәчеткә кергәндә, ишекнең ике терәгенә тотынып, шулай дога кылган:

اَللَّهُمَّ اجْعَلْنِي أَوْجَهَ مَنْ تَوَجَّهَ إِلَيْكَ وَأَقْرَبَ مَنْ

تَقَرَّبَ إِلَيْكَ وَأَفْضَلَ مَنْ سَأَلَكَ وَرَغِبَ إِلَيْكَ

"Әллааһүммәҗгальнии әүҗәһә мән тәвәҗҗәһә иләйкә вә әкърабә мән тәкаррабә иләйкә вә әфдалә мән сә-әләкә вә рагыйбә иләйкә".

(Аллаһым! Мине Сиңа юнәлгәннәрнең иң яхшысы, Сиңа якынайганнарның иң якыны, Сине теләгәннәрнең иң яхшысы һәм иң өстене әйлә.)

Җомга көне — тәүбә һәм истигъфар итү өчен иң уңайлы көннәрдән. Бу көнне "Кәһеф" сүрәсен уку саваплы.

VI. Бәйрәм намазлары һәм тәшрик тәкбирләре

Рамазан һәм Корбан бәйрәме намазлары вәҗептер, аларны калдырырга ярамый.

Бәйрәм намазлары түбәндәгечә кылыныр:

Фарыз намазлардагы кебек, камәт әйтелмәс. Рамазан яки Корбан бәйрәме намазларының кайсы кылынса да ният әйтелер: "Ният иттем ике рәкәгать ... бәйрәме намазын кылмакка, оедым ошбу имамга",— дип әйтер һәм имам белән бергә тәкбир алыр. Башка намаз­лардагы кебек үк, "Сүбхәәнәкә" укылыр. Ул беткәч, имам "Әллааһү әкбәр" дип кабат тәкбир алыр. Намазга яңадан башлаган кебек, кулларын колак йомшагына кадәр күтәрер. Җәмәгать тә шуны кабатлар. Тәкбир алынгач, куллар янга сузылыр. Икенче мәртәбә дә тәкбир әйтелгәч, куллар туп-туры аска салындырылыр. Өченче тәкбирдән соң куллар кабат кендек астында багланылыр.

Һәркем авыз эченнән генә "Әгузе-бисмилләһ" әйтер. Имам "Фатиха" һәм бер сүрә укыр. Башка намазлардагы кебек, рөкүгъ һәм сәҗдә кылганнан соң, аякка калкылыр. Имам тагын "Фатиха" һәм бер сүрә укыр. Аннан соң, "Әллааһү әкбәр", дип тагын шул ук рәвештә кулларны күтәреп, колак йомшагына кадәр тидерелер. Бу өч мәртәбә кылыныр. Дүртенче тәкбирдә куллар колакларга күтәрелмәс, рөкүгъкә китәр. Имамның бу тәкбирләре мәчетнең һәр ягында ишетелергә тиеш. Җәмәгать тәкбирләрне имам белән бергә авыз эченнән, ягъни үзе ишетерлек тавыш белән генә әйтер.

Башка намазлардагы утыру вакытындагы дога­лар укылыр һәм сәлам бирелер. Сәламнән соң имам, мөәзин һәм җәмәгать бергә тәкбир әйтерләр. Бу вакытта имам хөтбәне укыр өчен мөнбәргә таба барыр. Имам мөнбәргә менгәнче тәкбирләр дәвам итәр. Тәкбирнең рәвеше:

اَللهُ أَكْبَرُ ، اَللهُ أَكْبَرُ ، لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاَللهُ أَكْبَرُ ، اَللهُ أَكْبَرُ ، وَلِلَّهِ الْحَمْدُ

"Әллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр. Ләә иләәһә илләәллааһү вәллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмде".

(Аллаһ бөектер, Аллаһ бөектер. Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Аллаһ бөектер, Аллаһ бөектер. Мактау Аңа гына хастыр).

Тәшрик тәкбирләре дигән исем астында йөргән югарыдагы дога тәкбире Гарәфә көнне иртә намазыннан башлап, бәйрәм көне буенча дәвам итеп, соңгы дүртенче көннең икенде намазы фары­зында соңгы тапкыр әйтелә. (Бу тәкбир егерме өч тапкыр әйтелә). Бу тәкбир һәр фарыз намаздан соң әйтелә. Бу вәҗеп санала, сөннәт дигәннәре дә бар.

Корбан чалганда укыла торган дога.

Корбан бәйрәмеңдә дини яктан бай саналган мөселманнарга корбан чалу вәҗеп санала.

Корбан бәйрәмнең беренче, икенче, өченче көнендә дә чалынырга мөмкин. Монда иң мөһиме — корбанны хуҗасының чалуы. Өй хуҗасы белән беррәттән, бу эшне белгән башка кеше дә чала алыр. Корбан кыйблага таба яткырылыр.

إِنِّي وَجَهْتُ وَجْهِي لِلَّذِي فَطَرَ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ حَنِيفًا وَمَا أَنَا مِنَ الْمُشْرِكِينَ

"Иннии вәҗҗәһтү вәҗһии лилләзии фәтарас-сәмәәвәәти вәл-әръда хәниифәүв-вә мәә әнә минәл-мүшрикиин".

(Чыннан да, мин динемә бәйле буларак, күкләрне һәм җирне яраткан Аллаһыга юнәлдем, мин мөшрикләрдән түгелмен). ("Әнгам" сүрәсе, аять 79) аяте укылыр һәм:

بِسْمِ اللهِ اَللهُ أَكْبَرُ

"Бисмилләәһи, Әллааһү әкбәр" дип чалыныр.

Корбан чалынганнан соң, үзе чалмаса да, хуҗасы ошбу доганы укыр. Корбан чалганнан соң ике рәкәгать шөкер намазы кылу бик саваплыдыр.

إِنَّ صَلاَتِي وَنُسُكِي وَمَحْيَايَ وَمَمَاتِي لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ

"Иннә саләәтии вә нүсүкии вә мәхйәәйә вә мәмәәтии лилләәһи раббил-гааләмиин".

(Намазым, гыйбадәтем, тормышым һәм үлемем галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ өчендер). (Әнгам, 162).

Корбан ите өчкә бүленер. Бер өлеше өй әһеленә аерылыр, бер өлеше күршеләргә таратылыр, бер өлеше фәкыйрьләргә һәм ихтыяҗы булганнарга бирелер.

Искәрмә.

Хәзерге вакытта дөньяда, илебездә фәкыйрь саналган бик күп кешеләр дә корбан чалалар. Араларында хәтта бурычка акча алып корбан чалучылар да бар. Моның нигезендә һәркем корбан чалганда, алар янында ким булмыйча, фәкыйрьлеген яшерү теләге ята.

Кайбер кешеләр корбан итен таратканда итнең кисәкләрен, эшкә ярамаган өлешләрен тараталар. Бу корбан әдәбенә һәм Ислам әхлагына туры килми.

Корбан бәйрәме — бәйрәмнәрнең иң бөеге. Бу бәйрәмдә берлек һәм бергәлек хөкем сөрсен, кешеләр бер-берсенең хәлен белеп, бер-берләре белән йөрешсеннәр, сөйләшмәгәннәр, ачу тотканнар үзара килешсеннәр.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]