Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

63. "Исме Әгъзам" догасы.

Әнәс бине Мәлик (р.г.) шулай аңлата:

Пәйгамбәр галәйһиссәләм утырып торганда бер адәм намаз кыла иде. Теге адәм, намазны бетергәч, шулай дога кылган:

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ بِأَنَّ لَكَ الْحَمْدُ لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ الْمَنَّانُ بَدِيعُ

السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ يَا ذَا الْجَلَالِ وَالْإِكْرَامِ يَا حَيُّ يَا قَيُّومُ

"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә би әннә ләкәл-хәмдү ләә иләәһә илләә әнтәл-мәннәәнү бәдиигус-сәмәәвәәти вәл-әръдый йәә зәл-җәләәли вәл-икраам, йәә хәййү йәә каййүүм".

(Аллаһым! Синнән шуның хөрмәтен телимен ки, Мактау Сиңа гына хастыр. Синнән башка һичбер илаһи зат юк. Син Мәннан. Син мул иттереп бирүчесең. Күкләрне һәм җирне үрнәге булмыйча яратучы — Син. Әй, бөеклек һәм юмартлык иясе! Әй, барлыкларга тормыш биргән, аларның яшәвен дәвам иттергән, Аллаһым! До­гамны кабул кыл.)

Пәйгамбәребез (с.г.в.), моны ишеткәч, шулай дигән:

Аллаһы Тәгаләгә "Исме Әгъзам"ы белән дога кылды. Аллаһ ул исемнең хөрмәтенә догасын кабул итәр.

Сәгъд бине Әби Ваккастан (р.г.) килгән рива­ятьтә Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән: "Зүн-нүүннең (Юныс пәйгамбәр) балык карынында вакытта кылган догасы:

لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ سُبْحَانَكَ إِنِّى كُنْتُ مِنَ الظَّالِمِينَ

"Ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәкә иннии күнтү минәз-заалимиин".

(Синнән башка илаһ юк, шөбһә юк ки, мин залимнәрдән булдым.) ("Әнбия" сүрәсе, аять 87.)

Шунысы ачык билгеле, нинди дә булса бер мөселман, нәрсә турында булса да (бу дога белән) дога кылса, Аллаһ кыска вакытта аның догасын кабул итәр.

Бүрәйдә (р.г.) шулай дигән: "Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер кешенең шулай дога кылуын ишеткән:

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ بِأَنِّى أَشْهَدُ أَنَّكَ أَنْتَ اللهُ لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ الْأَحَدُ

الصَّمَدُ الَّذِى لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ*

"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә би әннии әшһәдү әннәкә әнтәллааһү ләә иләәһә илләә әнтәл-әхәдүс-самәдүлләзии ләм йәлиде вә ләм йүүләде вә ләм йәкүл-ләһүү күфүвән әхәде".

(Аллаһым! Синнән сорыйм. Мин таныклык бирәмен ки, Син — Үзеңнән башка илаһ булмаган Аллаһсың. Син бердәнбер, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Тумадың, тудырылмадың. Сиңа тиң булган бер нәрсә дә юк).

Теге кеше дога кылып бетерүгә, Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Аллаһының шундый исемен телгә алып дога кылдың ки, Аллаһ ул исем хөрмәтенә теләгәнеңне бирер, догаңны кабул итәр", — дигән.

Гайшә анабыз (р.г.) болай дип сөйли:

Беркөнне Аллаһ Илчесенең шулай дога кылуын ишеттем:

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ بِاسْمِكَ الطَّاهِرِ الطَّيِّبِ الْمُبَارَكِ الْأَحَبُّ إِلَيْكَ

الَّذِى إِذَا دُعِيتَ بِهِ أَجَبْتَ وَإِذَا سُئِلْتَ بِهِ أَعْطَيتَ وَإِذَا اسْتُرْحِمْتَ

بِهِ رَحِمْتَ وَإِذَا اسْتُفْرِجْتَ بِهِ فَرَّجْتَ

"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә бисмикәт-тааһирит-таййибил-мүбәәракил-әхәбби иләйкәлләзии изәә дүүгыйтә биһии әҗәбтә вә изәә сү-илтә биһии әгътайтә вә изәс-түрхимтә биһии рахимтә вә изәстүфриҗтә биһии фәрраҗтә".

(Аллаһым! Синең пакь, гүзәл, мөбарәк, Сиңа сөекле һәм матур булган исемең хөрмәтенә Синнән сорыйм, Ул исем белән дога кылуга кабул итәрсең, аның белән Синнән берәр нәрсә соралса — бирерсең. Аның белән Синнән мәрхәмәт сораганда — мәрхәмәт итәрсең. Ул дога белән кайгылардан котылу соралганда — коткарырсың.)

Әсма бинте Язид (р.г.) риваятьләреннән күренгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән:

"Исме Әгъзам" шул ике аятьтер:

وَإِلَهُكُمْ إِلَهٌ وَاحِدٌ لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ الرَّحْمَنُ الرَّحِيمُ

"Вә иләәһүкүм иләәһүв-вәәхиде, ләә иләәһә илләә һүәр-рахмәәнүр-рахиим".

(Сезнең илаһыгыз бердәнбер Аллаһыдыр. Ул Рах­мән һәм Рахимдер. Аннан башка илаһ юктыр.) ("Бәкара" сүрәсе, аять 163.)

الم . اللَّهُ لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ

"Әлиф ләәәәм миииим. Әллааһү ләә иләәһә илләә һүәл-хәййүл-каййүүм".

(Әлиф ләм-мим. Аллаһыдан башка илаһ бул­маган Хәй һәм Каййүмдер.) ("Әли Гыймран" сүрәсе, аять 2.)

Болардан шунысы аңлашыла: Аллаһының "Исме Әгъзам"ы белән Аның хөрмәтенә дога ителгәндә Аллаһы Тәгалә бу доганы кабул итәр. Ләкин "Исме Әгьзам"ның кайсы исеме икәнлеге билгеле түгел. Шуның өчен Аллаһының "Исме Әгьзам"ы белән дога кылырга теләгән кеше Аның "Әсмәә-үл-Хүснә"сенең исемнәре белән дога кылырга тиеш. Болар "Әсмәә-үл-Хүснә", "Аятел-Көрси", "Ләү әңзәлнәә" исемнәредер. Теләгән кеше аларны бер-бер артлы укый ала.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]