Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

Җиденче бүлек тәүбә-истигъфар

Кайвакыт иманлы бәндә дә үзенең битарафлыгы аркасында бер гөнаһ эш эшләп ташлый, яки тиешле гамәлләрен үтәмичә калдыра. Ләкин ул тиз арада үзенең ялгышларын танып, үзен гафу итүен сорап, Аллаһыга ялвара.

Кеше үзенең кылган һәрбер гөнаһ эшеннән тәүбә итәргә тиеш. Аның кылган гөнаһы Аллаһ белән ике арада булса, тәүбәсе өч шартка нигезләнә:

Беренчесе: тәүбә иткән гөнаһ эштән ваз кичү, үзен тыю.

Икенчесе: кылган гөнаһына, хатасына үкенү.

Өченчесе: тәүбә иткән гөнаһ эшне башка кабатламау.

Шул өч шартның берсе генә булмаса да, тәүбә хакыйкый булмый. Кешеләр белән ике арада булган гөнаһ эшләргә тәүбә дүрт шартка нигезләнә: өчесе югарыда әйтеп үтелгән шартлар, дүртенчесе: әгәр берәүнең малын тартып алган булса, ул малны хуҗасына кайтарып бирү, хуҗасы исән булмаса, гаиләсенә, туганнарына бирү. Әгәр малның иясен белмәсә, шул малны хуҗасы исеменнән атап фәкыйрь, мескен, мохтаҗларга өләшү, тарату тиешле. Әгәр берәүгә ифтира, боһтан, яла яккан яки берәүнең гайбәтен сөйләгән булса, шул кешедән үзен гафу итүен үтенү.

Башка гамәлләр белән беррәттән тәүбә дә фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылына. Башка максатларда гөнаһ эштән ваз кичелсә, бу хакыйкый тәүбә булмый. Чөнки фәкать Аллаһ ризалыгын таләп итеп эшләнгән эш кенә дәвамлылыкны тәэмин итә. Сәламәтлеген саклау максатында гына аракы эчүен ташлаган кешене берәү дә кайчан булса да тагын эчмәс дип әйтә алмый.

Тәүбә коры тел белән "әстәгъфируллаһ" дип тәүбә догаларын кабатлап торудан гына гыйбарәт түгел, бәлки тәүбә түбәндәге нәрсәләр белән була:

1) Гөнаһның зарарлы эш һәм Аллаһы Тәгаләгә каршылык икәнлеген белү һәм кылган гөнаһ өчен үкенү. Бу үкенү берәр әгъзаның авыртуы, мал югалганлыгы (хисси һәм мәгънәви сурәттә үзенә берәр төрле зарар һәм мәшәкать булуы) өчен генә түгел, бәлки гөнаһлыгы өчен булырга тиешле.

2) Шул гөнаһтан шушы сәгатьтә тукталу һәм сөтнең кире имчәккә кайтмавы кебек шуңа кире кайтмау. Әгәр дә шушы сәгатьтән булмый, бәлки киләчәктә тукталырга карар бирсә, бу эш тә тәүбә булмас.

3) Шул гөнаһка киләчәк заманда кайтмаска ният итү. Әгәр кылган гөнаһына үкенеп, хәзер тукталса, әмма киләчәк заманда тукталуга ният итмәсә, бу да тәүбә түгел.

Моның өстенә кайбер галимнәр кеше хакларына бәйле булган гөнаһларда шул кешеләрнең ризалыгын алу шарт диләр.

Кирәк зур гөнаһ һәм кирәк кечкенә гөнаһ булсын, гөнаһлардан тәүбә итү мөселманнар өчен фарыз гаен. Ләкин кайбер гөнаһтан гына тәүбә итеп торуның да файдасы бар, шәригать каршында бу да игътибарга алына. Тәүбәне кичектерү дөрес түгел, бәлки беренче форсат белән тиеш була.

Кеше савап та, гөнаһ та эшләргә сәләтле булган бер заттыр. Аның Аллаһ каршындагы дәрәҗәсе савап эшләү белән арта. Шулай ук, Аллаһ гөнаһ эшләгән колын гөнаһ дәрьясында бер ялгызын гына калдырмый. Ул гөнаһ эшли дип аңа рәхмәт ишекләрен ябып куймый, бәлки һәрвакыт ачык тота. Түбәндә язып үтелгән аятьләр моңа ачык бер дәлил булып торалар.

إِلَّا الَّذِينَ تَابُوا وَأَصْلَحُوا وَبَيَّنُوا فَأُوْلَئِكَ أَتُوبُ عَلَيْهِمْ وَأَنَا التَّوَّابُ الرَّحِيمُ

"Әгәр тәүбә итсәләр, Коръән белән гамәл кылып төзәлсәләр, һәр яшергән яки үзгәрткән нәрсәләрне дөресләп кешеләргә ирештерсәләр, шул вакытта тәүбәләрен кабул итеп, гөнаһларын гафу итәрмен. Әлбәттә, Мин тәүбәне Кабул итүче, Рәхимле." ("Бәкара" сүрәсе, аять 160.)

وَالَّذِينَ إِذَا فَعَلُوا فَاحِشَةً أَوْ ظَلَمُوا أَنْفُسَهُمْ ذَكَرُوا اللَّهَ فَاسْتَغْفَرُوا لِذُنُوبِهِمْ

وَمَنْ يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّا اللَّهُ وَلَمْ يُصِرُّوا عَلَى مَا فَعَلُوا وَهُمْ يَعْلَمُونَ

"Алар берәр начарлык эшләп яки берәр хаксыз­лык итеп, үзләренә золым иткәндә, Аллаһыны искә алып, шунда ук үкенүнең кирәклеген тоеп, гөнаһларыннан тәүбә итүчеләрдер. Дәвамлы начар­лык эшләмәгән кешеләрнең гөнаһларын Аллаһыдан башка кем гафу итә алыр?! Алар, тәүбәләрен бозып, начарлыкны дәвам итмәсәләр, җитәр". ("Әли Гыймран" сүрәсе, аять 135.)

إِنَّمَا التَّوْبَةُ عَلَى اللَّهِ لِلَّذِينَ يَعْمَلُونَ السُّوءَ بِجَهَالَةٍ ثُمَّ يَتُوبُونَ

مِنْ قَرِيبٍ فَأُوْلَئِكَ يَتُوبُ اللَّهُ عَلَيْهِمْ وَكَانَ اللَّهُ عَلِيمًا حَكِيمًا

"Шунысы да бар, наданлык белән бер гөнаһ эш эшләп, тиз генә тәүбә итеп, гөнаһларыннан ваз кичеп, ихлас күңелдән тәүбә итүчеләрнең тәүбәсен Аллаһы Тәгалә кабул итәр". ("Ниса" сүрәсе, аять 17.)

وَلَيْسَتْ التَّوْبَةُ لِلَّذِينَ يَعْمَلُونَ السَّيِّئَاتِ حَتَّى إِذَا حَضَرَ

أَحَدَهُمْ الْمَوْتُ قَالَ إِنِّي تُبْتُ الْآنَ وَلَا الَّذِينَ يَمُوتُونَ وَهُمْ كُفَّارٌ

"Гомерләре буенча начарлык һәм гөнаһ эшләп, үлем якынлашкач кына, тормыштан өметләре өзелгәндә "Мин тәүбә иттем" диючеләрнең тәүбәләре кабул булмас. Иман китермәгәннәрнең үлем хәлендә генә кылган тәүбәләре дә кабул ителмәс".("Ниса" сүрәсе, аять 18.)

وَمَنْ يَعْمَلْ سُوءًا أَوْ يَظْلِمْ نَفْسَهُ ثُمَّ يَسْتَغْفِرْ اللَّهَ يَجِدْ اللَّهَ غَفُورًا رَحِيمًا

"Үз-үзенә хаксызлык кылган яки берәр начар­лыктан вөҗдан газабы чигүче берәү, Аллаһыга юнәлеп, гафу ителүен теләсә, Аллаһыны ярлыкаучы, мәрхәмәтле итеп табар". ("Ниса" сүрәсе, аять 110.)

قُلْ يَاعِبَادِي الَّذِينَ أَسْرَفُوا عَلَى أَنْفُسِهِمْ لَا تَقْنَطُوا مِنْ رَحْمَةِ اللَّهِ إِنَّ اللَّهَ يَغْفِرُ

الذُّنُوبَ جَمِيعًا إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ . وَأَنِيبُوا إِلَى رَبِّكُمْ وَأَسْلِمُوا لَهُ مِنْ

قَبْلِ أَنْ يَأْتِيَكُمْ الْعَذَابُ ثُمَّ لَا تُنْصَرُون

"Әй, Мөхәммәд, Минем исемемнән әйт ки: "Әй, үз-үзләренә чамадан тыш начарлык кылган колла­рым! Аллаһының рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез. Чыннан да Аллаһ гөнаһларның барысын да кичерер, чөнки Ул гафу итүче, мәрхәмәт итүчедер. Раббыгызга юнәлегез, газап килгәнче Аңа бирелегез. Соңыннан Аннан ярдәм күрмәссез". ("Зөмәр" сүрәсе, аять 53- 54.)

َيَاأَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا تُوبُوا إِلَى اللَّهِ تَوْبَةً نَصُوحًا عَسَى رَبُّكُمْ أَنْ يُكَفِّرَ عَنْكُمْ

سَيِّئَاتِكُمْ وَيُدْخِلَكُمْ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ يَوْمَ لَا يُخْزِي اللَّهُ النَّبِيَّ

وَالَّذِينَ آمَنُوا مَعَهُ نُورُهُمْ يَسْعَى بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَبِأَيْمَانِهِمْ يَقُولُونَ رَبَّنَا أَتْمِمْ لَنَا

نُورَنَا وَاغْفِرْ لَنَا إِنَّكَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ

"Әй, мөэминнәр, Аллаһыга чын ихластан, сами­ми күңелдән тәүбә итегез. Раббыгыз, сезнең яманлыкларыгызны кичереп, сезне асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертер. Аллаһ ул көнне Пәйгамбәрне һәм Пәйгамбәр белән бергә булган мөэминнәрне рисвай кылмас, аларның алларыннан нур балкыр, дәфтәрләре уң якларыннан бирелер. Әй, Раббыбыз! Безгә нурыбызны тутырып бир һәм безне ярлыка, чыннан да Синең һәр нәрсәгә көчең җитәр", — диярләр". ("Тәхрим" сүрәсе, аять 8.)

Тәүбәгә мөнәсәбәте булган бу аятьләр белән бергә Пәйгамбәребездән дә бик күп хәдис шәрифләр килгән. Алар арасында Мөслим риваять иткән түбәндәге хәдис игътибарга лаек:

عن أبي هريرة قال : قال رسول الله صلى الله عليه وسلم : والذي نفسي

بيده لو لم تذهبوا لذهب الله بكم ولجاء بقوم يذنبون فيستغفرون الله فيغفر لهم

Әбү Һөрәйрәдән риваять ителгән бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән: "Барлыгымны кулында тоткан Аллаһыга ант итәмен ки, сез бер гөнаһ та эшләмәсә идегез, Аллаһ сезне юк итәр, гөнаһ эшләп, Үзеннән гафу-мәгъфирәт сораган һәм Үзе дә аларны гафу итәчәк бер кавем яратыр иде".

Бу хәдискә гаҗәпләнүчеләр дә булыр. Ләкин, игътибар белән уйлап караганда, биредә Аллаһы Тәгаләнең кешене яратуындагы хикмәте күренә. Тагын да ачыграк итеп әйтсәк, фәрештәләр, гөнаһ эшләмәгән барлыклар буларак, бертуктаусыз Ал­лаһыны тәсбих итәләр. Аларның Аллаһы Тәгалә гафу итәрлек бер гөнаһлары да юк. Хәлбуки, Аллаһ кешене "Залим вә җаһил", гөнаһ эшләргә сәләтле итеп яраткан. Аңа акыл, ихтияр көче һәм нәфес биргән, үзенең ихтыярын яхшы нияттә кулланган очракта аны бүләкләячәген белдерткән. Җәннәт һәм җәһәннәм шуның өчен бар ителгән. Адәм баласы, яратылыш үзенчәлегеннән чыгып, гөнаһ эшләячәк. Гөнаһ эшләмәгән, хата ясамаган кешене күз алдына да китереп булмый. Әгәр Аллаһы Тәгалә кешеләрнең һич тә гөнаһ ясамауларын теләсә, аларны да фәрештәләр кебек яратыр иде. Кешенең, гөнаһ эшләве никадәр табигый булса, хатасын һәм гөнаһын аңлап тәүбә һәм истигъфар итүе, гафу сорап ялваруы да табигый вазифасыдыр. Әгәр адәм баласы да фәрештәләр кебек булса иде, бер дә гөнаһ эшләмәс иде. Аллаһы Тәгаләнең "Рахим" һәм "Гаффәр" кебек исемнәре ничек кабул ителер һәм Ул бөек Яратучы кемне гафу итәр иде?

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: "Әй, кешеләр, Аллаһыга тәүбә итегез, мин һәркөнне йөз мәртәбә тәүбә итәм", дигән.

Пәйгамбәребез (с.г.в.), пәйгамбәр булуына да карамастан, ягъни Аллаһы Тәгалә аның кылган һәм кылачак бөтен гөнаһларын гафу итсә дә, барыбер тәүбә итүдән туктамаган. Аннан ни өчен бу кадәр тәүбә вә истигъфар итүе турында сораганнарга: "Мин Аллаһыга шөкрана кыла торган бер колы түгел­мени?" — дип җавап, биргән.

Асылда тәүбә вә истигъфар да бер догадыр. Доганың тәүбәдән аермасы фәкать шунда гына: догада кеше, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын ки­черүне сораган кебек, дөнья белән бәйле булган кайбер теләкләрен дә тели ала. Тәүбә вә истигъфар бары тик гөнаһларны гафу итүе турында гына була. Дога исә, моннан аермалы буларак, дөнья эшләренә караган үтенеч һәм теләкләрне дә эченә ала.

اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي جِدِّي وَهَزَلِي وَخَطَئِي وَعَمْدِي وَكُلَّ ذَلِكَ عِنْدِي

"Әллааһүммәгъфир лии җиддии вә һәзлии вә хатаии вә гәмдии вә күллә зәәликә гыйндии!"

(Йә Аллаһым, белеп һәм белмичә, ният белән һәм ялгыш кылган гөнаһларымны – барчасын да кичер!)

اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي مَا قَدَّمْتُ وَ مَا أَخَّرْتُ وَ مَا أَسْرَرْتُ وَ مَا أَعْلَنْتُ، وَ مَا أَنْتَ

أَعْلَمُ بِهِ مِنِّي، أَنْتَ الْمُقَدِّمُ وَ أَنْتَ الْمُؤَخِّرُ، وَ أَنْتَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِير

"Әллааһүммәгъфир лии мәә каддәмтү вә мәә әххартү, вә мәә әсрартү вә мәә әгъләнтү вә мәә әсрафтү вә мәә әнтә әгъләмү биһии минни. Әнтәл-мүкаддимү вә әнтәл-мүәххыйру, вә әнтә гәләә күлли шәй`ин кадиир!"

(Йә Аллаһым! Элек һәм соңрак, яшертен һәм ачык кыл-ган гөнаһларымны, тыелганны үтәмәгәннәремне һәм дә Үзе-ңә генә мәгълүм булган гөнаһларымны кичер! Син бирүче һәм Син кичектерүче! Синең бөтен нәрсәгә көчең җитә!)

اَللَّهُمَّ أَعْطِ نَفْسِي تَقْوَاهَا، وَزَكِّهَا أَنْتَ خَيْرُ مَنْ زَكَّاهَا، أَنْتَ وَلِيُّهَا وَمَوْلاَهَا

"Әллааһүммә әгътый нәфсии тәкъвәәһәә вә зәккиһәә! Әнтә хайру мән зәккәәһәә! Әнтә вәлиййүһә вә мәүләәһәә!"

(Йә Аллаһым! Җанымны пычрактан арындыр, аңа иман иңдер! Син генә аны арулаучы, син генә аның хуҗасы һәм хөкемдары!)

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ عِلْمٍ لاَ يَنْفَعُ ، وَمِنْ قَلْبٍ لاَ

يَخْشَعُ ، وَمِنْ نَفْسٍ لاَ تَشْبَعُ ، وَمِنْ دَعْوَةٍ لاَ يُسْتَجَابُ لَهَا

"Әллааһүммә! Инни әгүүзү бикә мин гыйльмин ләә йәнфәгү, вә мин кальбин, ләә йәхъшәгү, вә мин нәфсин ләә тәшбәгү, вә мин дәгъвәтин ләә йүстәҗәбү ләһәә!"

(Йә Аллаһым! Бозык белемнәрдән, сабырсызлыктан, бозык нәфесләрдән, җавапсыз ялварудан Үзең сакла!)

اَللَّهُمَّ أَلْهِمْنِي رُشْدِي وَأَعِذْنِي مِنْ شَرِّ نَفْسِي

"Әллааһүммә әлһимнии рушдии вә әгыйзнии мин шәрри нәфсии!"

(Йә Аллаһым! Миңа камил акыл бир һәм нәфесемнең бозыклыгыннан сакла!)

Риваятьләрдә әйтелгәнчә, тәүбә-истигъфарның иң өстене шушы Сәййидүл-истигъфардыр:

اللَّهُمَّ صَلِّ وَسَلِّمْ وَبَارِكْ عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ نِ الْفَاتِحِ لِمَا أُغْلِقَ وَالْخَاتِمِ لِمَا

سَبَقَ نَاصِرَ الْحَقِّ بِالْحَقِّ وَالْهَادِى إِلَى صِرَاطِكَ الْمُسْتَقِيمِ وَعَلَى آلِهِ حَقَّ قَدْرِهِ

وَمِقْدَارِهِ الْعَظِيمِ . عَلَىَّ وَأَبُوءُ عَلَى نَفْسِى بِذَنْبِى فَقَدْ ظَلَمْتُ نَفْسِى وَاعْتَرَفْتُ بِذَنْبِى

فَاغْفِرْ لِى ذُنُوبِى مَا قَدَّمْتُ مِنْهَا وَمَا أَخَّرْتُ. فَإِنَّهُ لَا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّا أَنْتَ.

"Әллааһүммә әнтә раббии вә әнәә габдүкә, халәкътәнии вә әнәә галәә гаһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү әгуузү бикә мин шәрри мәә санәгътү әбүү-ү ләкә би нигъмәтикә галәййә вә әбүү-ү галәә нәфсии би зәнбии фәкад заләмтү нәфсии вәгътәрафтү би зәнбии фәгъфир лии зүнүүбии мәә каддәмтү минһәә вә мәә әххартү фә иннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбә илләә әнтә."

(Аллаһым! Син минем Раббым, мин Синең колың. Мине Син яраттың. Мин көчем җиткәнче Сиңа биргән сүземне тотам. Эшләгән начарлыклар­дан Сиңа сыенам. Беләмен, биргән нигъмәтләреңә каршы кимчелекләрем булды, үземә-үзем золым иттем. Гөнаһларымны үкенеп искә алам, узган һәм киләчәк гөнаһларымны гафу итүеңне Синнән үтенәм. Мине кичер, Аллаһым! Чөнки, гөнаһларны Синнән башка беркем дә гафу итә алмас.)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]