Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

14. Хәзрәти Әбү Бәкернең (р.Г.) бер догасы:

اَللَّهُمَّ أَسْأَلُكَ تَمَامَ النِّعْمَةِ فِي اْلأَشْيَاءِ كُلِّهَا وَالشُّكْرِ لَكَ عَلَيْهَا حَتَّى تَرْضَى

وَبَعْدَ الرِّضَا وَالْخِيَرَةَ فِي جَمِيعِ مَا يَكُونُ فِيهِ الْخِيَرَةُ بِجَمِيعِ مَيْسُورِ الْأُمُورِ

كُلِّهَا لاَ بِمَعْسُورِهَا يَا كَرِيمُ . اَللَّهُمَّ هَبْ لِي إِيمَانًا وَيَقِينًا وَمَعَافَةً

"Әллааһүммә әс-әлүкә тәмәәмән-нигъмәти филшйәә-и күллиһәә вәш-шүкра ләкә галәйһәә хәттәә тәрдаа вә бәгъдәрридаа вәл-хыйәратә фии җәмиигый мәә йәкүүну фиһил-хыйәратү би җәмиигый мәйсүрил-үмүүри күллиһәә ләә би мәгъсүүриһәә, йәә кәриим! Әллааһүммә! Һәб лии иимәәнән вә йәкыйнән вә мүгаафәһ."

(Аллаһым! Синнән һәр нәрсәдәге нигъмәтләреңнең тәмамын һәм Синең ризалы­гыңны казануга кадәр һәм казанганнан соң да Сиңа биргән нигъмәтләрең өчен шөкер итүне телим. Җиңел вә хәерле эшләрдә миңа сайлау мөмкинлеге бир һәм авыр булганнарын түгел. Әй, Кәрим зат!

Аллаһым! Миңа иман, чын белем һәм хәерле ният бир.)

15. Хәзрәти Гомәрнең бер догасы:

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ أَنْ تَأْخُذَنِي عَلَى غِرَّةٍ أَوْ تَذَرَنِي فِي غَفْلَةٍ أَوْ تَجْعَلَنِي

مِنَ الْغَافِلِينَ اَللَّهُمَّ اجْعَلْ عَمَلِي صَالِحًا وَاجْعَلْهُ لَكَ خَالِصًا وَلاَ تَجْعَلْ لِأَحَدٍ

فِيهِ شَيْئًا اَللَّهُمَّ تَوَفَّنِي مَعَ الْأَبْرَارِ ، وَلاَ تَجْعَلْنِي فِي الْأَشْرَارِ ، وَقِنِي عَذَابَ

النَّارِ ، وَالْحِقْنِي بِالْأَخْيَارِ

"Әллааһүммә иннии әгуузү бикә ән тәэхузәнии галәә гыйрратин әү тәзәрании фии гафләтин әү тәҗгаләнии минәл-гаафилиин. Әллааһүммәҗгаль гамәлии саалихән вәҗгальһү ләкә хаалисан вә ләә тәҗгаль ли әхәдин фииһи шәй-ән. Әллааһүммә тәвәффәнии мәгаль-әбраар, вә ләә тәҗгальнии фил-әшраар, вә кыйнии газәбән-нәәр, вә әлхыйкнии бил-әхъйәәр."

(Аллаһым! Мине хәзерлексез тотуыңнан, гафләттә калдырып, аңсызлардан кылуыңнан Сиңа сыенам.

Аллаһым! Миңа изге гамәлләр эшләт, гамәлләрем Синең ризалыгыңа туры килсен, аларны рия күрсәтүдән ерак кыл.

Аллаһым! Минем җанымны яхшылар белән бергә ал, минем җанымны начарлар белән бергә алма. Мине җәһәннәм газабыннан сакла, сайлап алган колларың арасында кыл).

16. Хәзрәти Галинең бер догасы:

أَعُوذُ بِكَ مِنْ جُهْدِ الْبَلاَءِ وَدَرْكِ الشَّقَاءِ وَشَمَاتَةِ الْأَعْدَاءِ .

وَأَعُوذُ بِكَ مِنَ السِّجْنِ وَالْقَيْدِ وَالسَّوْطِ اَللَّهُمَّ إِنِّي ذُنُوبِي

لاَ تَضُرُّكَ وَإِنَّ رَحْمَتَكَ إِيَّايَ لاَ تَنْقُصُكَ

"Әгуузү бикә мин җүһдил-бәләә-и вә дәркиш-шәкаа-и вә шәмәәтәтил-әгъдәә-и! Вә әгуузү бикә минә-ссиҗни вәл-кайди вәс-сәүтый. Әллааһүммә! Иннии зүнүүбии ләә тәдуррукә вә иннә рахмәтәкә иййәәйә ләә тәнкусукә".

(Аллаһым! Бәлаләреңә юлыгудан, кайгыларга дучар булудан һәм дошманнарның миннән көлүеннән Сиңа сыенам. Зинданда богауланып җәфа күрүдән Сиңа сыенам.

Аллаһым! Минем гөнаһларым Сиңа зарар бирмәс. Синең миңа рәхмәт итүең белән дә рәхмәтең кимемәс.)

17. "Әсмәә-үл-Хүснәә" — Күркәм исемнәр.

Коръәни Кәримдә: "Ин, гүзәл исемнәр Аллаһыныкыдыр, Аңа хастыр. Аллаһыга бу исемнәр белән дога кылыгыз",— дип боерылган. ("Әгъраф" сүрәсе, аять 180)

Тирмизи риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.):

إِنَّ لِلَّهِ تِسْعَةً وَتِسْعِينَ اِسْمًا مِائَةً غَيْرَ وَاحِدٍ وَمَنْ أَحْصَاهَا دَخَلَ الْجَنَّةَ

"Аллаһының 99 исеме бар. Боларны санаган кеше җәннәткә керер" — дип әйткән. Бу исемнәрне санауның максаты аларны ятлау яки укудан гыйбарәт. Дога урынына укылганда бөек Яратучыдан теләнәчәк нәрсәләр бу хөрмәтле исемнәр белән сорала.

هُوَ اللَّهُ الَّذِي لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ الرَّحْمَانُ الرَّحِيمُ الْمَلِكُ الْقُدُّوسُ السَّلَامُ الْمُؤْمِنُ الْمُهَيْمِنُ الْعَزِيزُ الْجَبَّارُ الْمُتَكَبِّرُ الْخَالِقُ الْبَارِئُ الْمُصَوِّرُ الْغَفَّارُ الْقَهَّارُ الْوَهَّابُ الرَّزَّاقُ الْفَتَّاحُ الْعَلِيمُ الْقَابِضُ الْبَاسِطُ الْخَافِضُ الرَّافِعُ الْمُعِزُّ الْمُذِلُّ السَّمِيعُ الْبَصِيرُ الْحَكَمُ الْعَدْلُ اللَّطِيفُ الْخَبِيرُ الْحَلِيمُ الْعَظِيمُ الْغَفُورُ الشَّكُورُ العَلِيُّ الْكَبِيرُ الْحَفِيظُ الْمُقِيتُ الْحَسِيبُ الْجَلِيلُ الْكَرِيمُ الرَّقِيبُ الْمُجِيبُ الْوَاسِعُ الْحَكِيمُ الْوَدُودُ الْمَجِيدُ الْبَاعِثُ الشَّهِيدُ الْحَقُّ الْوَكِيلُ الْقَوِيُّ الْمَتِينُ الْوَلِيُّ الْحَمِيدُ الْمُحْصِى الْمُبْدِئُ الْمُعِيدُ الْمُحْيِ الْمُمِيتُ الْحَيُّ الْقَيُّومُ الْوَاجِدُ الْمَاجِدُ الْوَاحِدُ الْأَحَدُ الصَّمَدُ الْقَادِرُ الْمُقْتَدِرُ الْمُقَدِّمُ الْمُؤَخِّرُ الْأَوَّلُ الْآخِرُ الظَّاهِرُ الْبَاطِنُ الْوَالِى الْمُتَعَالِى الْبَرُّ التَّوَّابُ الْمُنْتَقِمُ الْعَفُوُّ الرَّؤُفُ مَالِكُ الْمُلْكِ ذُو الْجَلَالِ وَالْإِكْرَامِ الْمُقْسِطُ الْجَامِعُ الْغَنِيُّ الْمُغْنِي الْمَانِعُ الضَّارُّ النَّافِعُ النُّورُ الْهَادِى الْبَدِيعُ الْبَاقِى الْوَارِثُ الرَّشِيدُ الصَّبُورُ .

"Һүәллааһүлләзии ләә иләәһә илләә һүә әр-Рахмәәнү әр-Рахиимү әл-Мәликү әл-Куддүүсү әс-Сәләәмү әл-Мүэминү әл-Мүһәйминү әл-Газиизү әл-Җәббәәру әл-Мүтәкәббирү әл-Хаалику әл-Бәәри әл-Мусаввиру әл-Гаффәәру әл-Каһһәәру әл-Вәһһәәбү әр-Раззәәку әл-Фәттәәхү әл-Галиим әл-Каабиду әл-Бәәситу әл-Хаафиду әр-Раафигу әл-Мүгыйззү әл-Мүзиллү әс-Сәмиигу әл-Бәсыйиру әл-Хәкәмү әл-Гадлү әл-Ләтыйифү әл-Хабииру әл-Хәлиимү әл-Газыйимү әл-Гафууру әш-Шәкүүру әл-Галиййү әл-Кәбииру әл-Хәфиизу әл-Мүкыйитү әл-Хәсиибү әл-Кәриимү әл-Кәриимү әр-Ракыйибү әл-Мүҗиибү әл-Вәәсигу әл-Хәкиим әл-Вәдүүдү әл-Мәҗиидү әл-Бәәгыйсү әш-Шәһиидү әл-Хәкку әл-Вәкиилү әл-Кавиййү әл-Мәтиинү әл-Вәлиййү әл-Хәмиидү әл-Мухсыйи әл-Мүбди әл-Мүхйии әл-Мүмиитү әл-Хәййү әл-Каййүүмү әл-Вәәҗидү әл-Мәәҗидү әл-Вәәхидү әл-Әхәдү әс-Самәдү әл-Каадиру әл-Мүкътәдирү әл-Мүкаддимү әл-Мүәххыйру әл-Әүввәлү әл-Әәхыйру әз-Зааһиру әл-Бәәтыйнү әл-Вәәлии әл-Мүтәгаали әл-Бәрру әт-Тәүввәәбү әл-Мүнтәкыймү әл-Гафүввү әр-Раууфү Мәәликүл-Мүлки Зүл-Җәләәли вәл-Икраам әл-Мүкъситу әл-Җәәмигу әл-Ганиййү әл-Мүгънии әл-Мәәнигу әд-Даарру ән-Нәәфигу ән-Нууру әл-Һәәдии әл-Бәдиигу әл-Бәәкый әл-Вәәрисү әр-Рашиидү әс-Сабүүру ".

Монда Аллаһының, гүзәл исемнәренең кыска гына аңлатмаларын бирүне файдалы дип таптык.

اللَّهُАллаһ.

Аллаһының 99 исеменең иң беренчесе. Бу исем бөек Аллаһының башка исемнәреннән аермалы. Чөнки башка исемнәренең һәрберсе аңлаткан мәгънәләрне бер сүз үзе генә дә ачыклый. Бу исем шул ук вакытта "Исме Әгъзам"дыр. Аллаһының башка исемнәре аерым-аерым бер мәгънәне аңлаткан дәлил булыр, бу исем бөтен сыйфатларын берләштерә. Аллаһының, мәсәлән, "Галим" сыйфаты Аның бары тик гыйлемен, "Рахим" сыйфаты мәрхәмәтен белдерә. Ләкин Аллаһ исеме Аның 99 исеме белдергән барлык мәгънәләрне дә эченә алган. Кешенең Аллаһыны башка исемнәренең мәгънәсе белән дә ачыклавы мөмкин. Ул дөрестән дә шулай. Кол, галим булырга мөмкин, мәрхәмәтле була алыр, сабыр булырга мөмкин. Аллаһ галимдер, мәрхәмәтле, сабырдыр. Ләкин Аның бу сыйфатларны йөртүе белән бәндәнең дә шушы сыйфатларны йөртүе арасында зур аерма бар. Аллаһ сүзенең шундый бер үзенчәлеге бардыр ки, Аллаһ белән берәү дә Аны уртаклаша алмый, икенче төрле әйтсәк, Аллаһыдан башкага бу исемнең бирелүе мөмкин түгел. Шуның өчен дә Коръәни Кәрим Аның исеме белән башлана. Аллаһының барлыгын белеп, берлегенә инанып, кешенең эшләргә тиешле эше — Аның ише һәм уртагының булмавына ышанып, гыйбадәт кылынырлык бердәнбер Мәгъбүднең (коллык кылынырга тиеш булган зат) Ул булуын белү, кальбен һәм йөрәген Аңа мәхәббәт белән сугару. Бу ярату, башка сөюләрдән аермалы буларак, башка бер сөю, Аннан бераз курку һәм сыенудыр.

Мөселман бары тик Аңа гына гыйбадәт итәргә һәм Аннан гына ярдәм сорарга, Аның гына ризалы­гын алыр өчен тырышырга тиеш. Моны үзенең рухында тойган һәм үзенең әхлагы итеп кабул иткән мөселман үрнәк инсан дәрәҗәсенә күтәрелер.

الرَّحْمَانُәр-Рахмәән, الرَّحِيمُәр-Рахиим.

Рахмән һәм Рахим сүзләре рәхмәт тамырыннан барлыкка килгән. Аның кызгану мәгънәсе дә бар. Бөек Аллаһ яраткан барлыкларын кеше шәхесен кызгану, җәлләү халәтләреннән чыгып кызганыр, мәрхәмәт кылыр. Аның бу сыйфатын кешеләргә юнәлдергәндә мөэмин белән кяфер арасында аерма юктыр. Ул Рахмән исеме белән бу дөньяда һәркемгә мәрхәмәтле булыр. Ахирәттә Рахим исеме белән бары тик мөэминнәргә генә мәрхәмәт итәчәк.

الْمَلِكُ әл-Мәлик.

Бу исем Аллаһының бөтен галәмгә хуҗа булуын, аның мәлиге — хөкемдары булуын аңлата. Кешеләр арасында мәликләр, солтаннар бар. Аларның тор­мышлары беркайчан да имин булмаган, һәрвакыт бер борылыш яки гыйсъян белән юк булырга хөкем ителгәннәр. Аллаһы Тәгалә хакыйкый Мәлик (Пат­ша), хакыкый Солтандыр (чын Хөкемче). Золымлык кылмас, мәрхәмәт итәр. Һәрвакыт колларының яхшылыгын теләр.

الْقُدُّوسُ әл-Куддүүс.

Аллаһы Тәгалә мәхлукатка (бөтен яратылган нәрсәләргә) охшаудан пакьтер, ерактыр. Адәм бала­сы (камиллеккә) ирешү өчен көч һәм гайрәт сарыф итә, ләкин барыбер бервакытта да тулы камиллеккә ирешә алмас. Аллаһ — Раббыбыз кешеләр камиллек дип уйлаган бер төркем сыйфатлардан пакьтер. Кеше Аллаһының бу исеменнән өлешен алырга тиеш, камиллеккә җитешү өчен бу юлда бөтен көчен файдаланырга һәм сарыф итәргә тиеш.

السَّلَامُ әс-Сәләәм.

Заты җитешсезлек һәм гаепләрдән, начар эшләрдән, кимчелекле гамәлләрдән cәламәт булган, халыкка сәламәтлек бирүчедер. Җәннәттә, җәннәтлеләргә исәнлек һәм иминлек биреп, аларны куркудан саклаучы дигән мәгънәсе дә бар. Аллаһының фигыльләре, хәрәкәт һәм эшләре начарлыклардан сәламәттер, ерактыр. Аллаһ бервакытта да явызлыкны теләмәс.

Кеше, күңелендә начар теләк һәм эшләргә никадәр аз урын бирсә, Аллаһының бу исеменнән шулкадәр үзенә өлешен алган димәктер.

الْمُؤْمِنُ әл-Мүэмин.

Колларына иминлек һәм тынычлык бирүче, иман шәрәфе белән шәрәфләндергән Барлык димәктер. Аллаһ бөтен иминлек һәм тынычлыкның бердәнбер чыганагы. Кеше зәгыйфь табигатьле булып яратылган, бөтен нәрсәдән куркыр. Ачлык, зилзилә, бәла-каза һәм башкалардан бары тик инанган кеше генә курыкмас. Ул үзен яраткан бөек Барлыкның аны хуҗасыз, бер үзен калдырмасына ышаныр.

Чөнки Аның бер исеме "әл-Мүэмин"дер — яраткан мәхлукатка иминлек һәм тынычлык бирәчәк.

الْمُهَيْمِنُ әл-Мүһәймин.

Галәмдәге һәр бөртекне һәр мәхлукны гамәлләре, әҗәлләре, ризыклары белән белгән, аларны күзәтеп торган, колларын саклаучы димәктер. Бу сыйфатлар, һичшиксез, камил дәрәҗәдә фәкать Аллаһы Тәгаләдә табылыр.

الْعَزِيزُ әл-Газииз.

Һәр нәрсәне җиңүче, теләгәнен эшләүдә һичкем каршы тора алмаучы бердәнбер Барлык. Нинди дә булса бер барлыкның газиз булуы өчен үзендә бер төркем үзенчәлекләрнең булуы кирәк. Тиңдәше аз булган, үзенә күп ихтыяҗ таләп иткән, һәм дә аның дәрәҗәсенә ирешергә мөмкин булмаган бу үзенчәлекләрнең кайсыберләре кешеләрдә дә табылыр. Ләкин алар чикләнгән күләмдә генә булыр. Аллаһының газиз булуы алар белән чагыштырылмас. Ул һәр караштан бердәнбер һәм үзенә булган ихтыяҗы чиксез. Ансыз һичбер нәрсә дә булмас.

الْجَبَّارُ әл-Җәббәәръ.

Аллаһының бу исеме җәбер итү тамырыннан килә. Кимчелекләрен бетергән, мәҗбүрият юлы белән хөкемен тормышка ашырган дию була. Ул һәрнәрсәне үз хөкеменнән кичерер. Галәмнең тәртибе Ул куйган кануннар буенча барыр. Җир йөзенең һәр ноктасында Аның әмере йөрер. Ул бу сыйфаты белән кешеләрнең кимчелекләрен бетерер, җитешмәгәннәрен төзәтер һәм мәнфәгатьләрен хәл итәр.

الْمُتَكَبِّرُ әл-Мүтәкәббир.

Аллаһ олылык, бөеклек һәм югарылык иясе. Бу исем Аңа гына хас. Ягъни Аллаһыдан башка беркемгә дә мөтәкәббир диелмәс. Чөнки адәм баласының горурланырлык, тәкәббер булырлык бер нәрсәсе дә юк. Малына-мөлкәтенә ышанса, бер көн алар да кулын­нан китәр. Дәрәҗәле урынына, көченә, туганнары һәм тарафдарларына ышанса, таянса — бер көн алар да аны калдырырлар. Гыйлеменә таянып тәкәбберләнсә, бу гыйлемне беркем дә аннан ала алмас, әмма гыйлем белән тәкәбберләнү була алмый торган нәрсәләрдер. Белемнең дә кулдан китүе мөмкин. Авырып китеп, бөтен гыйлемең онытылырга мөмкин. Димәк, кешенең тәкәбберләнергә һич хакы юк. Бу исем чынында бер Аллаһыга гына бирелергә мөмкин.

الْخَالِقُ әл-Хааликъ.

Галәмдәге бөтен нәрсәне юктан бар иткән димәктер. Бүген инде фәнни яктан да Галәмнең соң яратылуы расланды. Галәмнең яратылуында мәхлүкатның бер дә катнашы юк. Аны бары тик Аллаһы Тәгалә бер Үзе генә яраткан. Аллаһының галәмне ничә көндә яратуы турында Коръәндә кайбер мәгълүматлар китерелсә дә, кешенең бүгенгә кадәр ирешкән белем дәрәҗәсе моны аңлый алырлык түгел әле. Аллаһы Тәгалә бу сыйфатын кешеләргә бик аз бүләк иткән. Гыйлем кешеләре, шуннан файдаланып, кайбер фәнни ачышлар, иҗади уңышлар ясыйлар.

الْبَارِئُ әл-Бәәри.

Алдагы исем кебек монысы да Яратучы димәктер, ләкин мәгънәләре тәңгәл килә дип әйтеп булмый. "Хааликъ" исеме бөтен бер яратуны аңлата. Бу исә яратылганнар арасында бер тәртип, эзлеклелек булуын күрсәтә. Бу исем галәмне шушы тәртип һәм гүзәллек эчеңдә яратучының Аллаһ булуын раслый.

الْمُصَوِّرُ әл-Мүсаввир.

Моннан алдагы ике исем кебек бу да Яратучы димәктер. Әмма болар синоним түгел. "Мүсаввир" яраткан һәр барлыкка аерым бер үзенчәлек, бер сурәт биргән Яратучы димәктер. Җир йөзендә миллиардлаган кеше бар, тик һәрберсенең бармак эзләре, тавышлары бер-берсеннән аерылып тора. Боларның барысын да Яратучы — Бөек Аллаһыдыр. Әл-Мүсаввир исеме шуны аңлата.

الْغَفَّارُ әл-Гаффәәр.

Бу сүзнең тамырында яшерүче мәгънәсе бар. Ягъни Аллаһ бик яшергән димәктер.

Аллаһ кешеләр тарафыннан күрелеп беленергә тиешле булмаган нәрсәләрне яшерер. Әлбәттә, бу беренче чиратта гөнаһларга карый. Әгәр бу дөньяда эшләнелгән һәр гөнаһ ахирәттә фаш ителсә, безнең андагы хәлебезне аңлатырлык сүзләр табылмас иде. Бөек Аллаһ бу исеме белән колларының гөнаһларын яшерер, ягъни гафу итәр.

الْقَابِضُ әл-Каабидъ, الْبَاسِطُ әл-Бәәситъ.

Аллаһы Тәгаләнең бу ике исеме бергә искә алынганда аларның мәгънәләре бераз җиңелрәк аңлашылыр. Чөнки һәр ике исем дә бер-берсенә капма-каршы булган мәгънәләрне аңлата.

Әл-Каабидъ — тарайткан, кыскан димәктер. Аллаһ теләгән вакытында колына биргән нигъмәтләрен кире алыр, балаларының сәламәтлеген алыр. Шул рәвешчә, инсанны тарайтыр, кысар.

Әл-Бәәситъ исеме исә ачучы һәм киңәйтүче мәгънәсендә кулланыла. Аллаһы Тәгалә теләгән колына күп итеп нигъмәт-ризыклар бүләк итәр, күңел тынычлыгы бирер, исәнлек һәм сәламәтлек бүләк итәр. Бу әлеге исемнең чагылышы. Әлбәттә, боларның барысының да бер сәбәбе, бер хикмәте бар.

الْخَافِضُ әл-Хаафидъ, الرَّافِعُ әр-Раафигъ.

Бөек Аллаһының бер-берсенә капма-каршы мәгънәдә булган ике исеме бар. Әл-Хаафидъ югарыдан аска төшергән, түбәнәйткән димәктер. Бөек Аллаһ кайбер колларын үзләренең югары урын һәм дәрәҗәләреннән төшерер. Дан һәм шәрәф, ихтирам иясен оят һәм рисвай итә алыр. Адәм баласына шундый бер бәла килер ки, аның иң кыска вакыт эчендә урынын ташлап качудан башка чарасы калмас. Бу халәт Аллаһыны танымаган тәкәббер һәм мактанчыкларга хас булыр.

Әр-Раафигъ исеме исә, күтәрүче, олылаучы димәктер. Аллаһ теләгән колларына кайчак көтмәгәндә хөрмәт ишекләрен ачар. Күңелен иман нуры белән яктыртыр. Мондый инсаннар һәрвакыт Аллаһының ризалыгын яулар өчен, хак вә хакыйкать өчен тырышырлар.

الْمُعِزُّ әл-Мүгыйзз, الْمُذِلُّ әл-Мүзилл.

Югарыдагы кебек болар да капма-каршы мәгънәдәге исемнәр. Беренчесе гыйззәт, шәрәф, хөрмәт бирүче һәм газиз, кадерле кылучы димәктер.

Аллаһы Тәгалә, теләгән колына төрле-төрле нигъмәтләр биреп, аны газиз итәр. Аллаһының газиз иткән кешесе исә, җәмгыятьтә һәр ягы белән үрнәк булыр. Ул ия булган урын, вазифа, аның тырыш­лыгы нәтиҗәсендә кешеләр белән булган мөнәсәбәтләрендә үзгәрүчән булмас.

Икенче исем исә авыр хәлгә төшерер, хур һәм хәсрәтле итәр. Аллаһ һичбер сәбәп булмаганда колын хәсрәт-кайгыга төшермәс. Аның, һичшиксез, бер сәбәбе, бер хикмәте бардыр.

السَّمِيعُ әс-Сәмиигъ.

Һәр нәрсәне ишетүче һәм тыючы димәктер. Кешеләр дә ишетәләр. Ләкин инсаннарның ишетүе чикле, Аллаһының ишетүе исә чиксез. Ул инсаннар кебек, ишетү әгъзалары аша түгел, әгъзасыз, чарасыз ишетә. Ишетми калган бернәрсәсе дә булмас. Хәтта ул ишетеп кенә калмас, бәлки ишетүдән дә узып, кешеләрнең нәрсә уйлауларын да белер.

Аллаһының бу исеменнән өлешләрен алган ке­шеләр колакларын вә күңелләрен һәрвакыт хәерле һәм гүзәл нәрсәләрне ишетү өчен ачарлар.

الْقَهَّارُ әл-Каһһәәр.

Каһер тамырыннан барлыкка килгән бу сүз "каһәр суксын, каһәр төшкере" кебек гыйбарәләр рәвешендә телебезгә кереп калган. Юк итүче, һәлак итүче димәктер.

Аллаһ теләгән вакытта галәмдәге бөтен ярат­каннарын шул ук вакытта юк итә ала. Теләсә, тәүбә итмәгән гөнаһларны да юк итә ала. Тарихның төрле дәверләрендә яшәгән төрле-төрле милләтләр турында да хәбәребез бар. Әгәр Аллаһ, бу исемнәрдәге мәгънәне еш кулланса, җир йөзендә бик аз инсан калыр иде. Ләкин Ул Рахим исеме белән мәрхәмәт итәдер.

الْوَهَّابُ әл-Вәһһәәб.

Колларына каршылыксыз буларак санап бе­термәслек дәвамсыз күп нигъмәтләр бирүче димәктер. "Бирү" фигыле без кешеләрдә дә бар. Әмма без биргәннәребездән һәрвакыт нинди дә булса файда көтәбез, ягъни безгә бирергә тиешләр дип уйлыйбыз. Аллаһ бездән бер нәрсә дә көтмәс. Аның колларына мохтаҗлыгы юк. Ул алардан бер нәрсә дә көтми. Аның бөтен теләгәне — колларының дөрес итеп гыйбадәт кылулары һәм бәхетле булуларыдыр.

الرَّزَّاقُ әр-Раззәәкъ.

Яраткан барлыкларга ихтыяҗы булган ризык­ларны күп итеп бирүче димәктер. Кайда яшәсә дә, Аллаһ үзе яратканнарга ризыкларын бирер. Әмма инсан, Раббым минем ризыгымны бирә, дип көтмәскә, киресенчә, эшләргә тиеш.

الْفَتَّاحُ әл-Фәттәәх.

"Ачу" тамырыннан ясалган бу исемнең мәгънәсе колларына бөтен җиңеллек ишекләрен ачучы, җиңеләйтүче һәм нигъмәтләрен колларының алдына җәюче димәктер.

Моны, Аллаһ колларына рәхмәт, гыйлем һәм мәгърифәт ишекләрен ачар, дип аңлаткан галимнәр дә бар.

الْعَلِيمُ әл-Галиим.

Һәр нәрсәне белгән, белүче димәктер. Аның белүенең чиге юк. Дөньяның башыннан ахырына кадәр мәңгелек булган һәм булачак һәр нәрсәне белер. Аның белеме кешеләрнең белеме кебек түгел, Ул ачык һәм яшерен һәрнәрсәне белер. Аның, гыйлеме галәмдәге һәрнәрсәне эченә алган.

Кеше дә белем иясе. Ләкин кеше белеменең чикле булуы билгеле нәрсә. Кеше белемен арттыру өчен тырышырга тиеш. Гыйлемен арттырган саен, Аллаһы Тәгаләне тагын да яхшырак таныр һәм белер.

الْبَصِيرُ әл-Бәсыйир.

Кешеләрнең һәм бөтен мәхлукатның хәл һәм хәрәкәтләрен нинди дә булса чара кулланмыйча күрүче һәм күзәтүче димәктер. Аның күрүе өчен яктылык һәм караңгылык мөһим түгел. Ул һәр халәттә һәм шартта күрә алыр.

Кол, Аллаһының аның бөтен хәрәкәт һәм кыланышларын белүе турында истә тотып, үзен бертөрле тәртиптә тотарга тиеш.

الْحَكَمُ әл-Хәкәм.

Хакны җиренә җиткерүче, хөкем итүче димәктер. Бөек Аллаһ, һичшиксез, хөкем итүчедер. Ул дөньяда көчен кулланып, кешеләрне хөкем иткәннәргә дә хөкем чыгарыр. Аның теләге һәр җирдә һәм һәрвакытта үтәлер.

الْعَدْلُ әл-Гадел.

Гаделлек иясе димәктер. Аллаһ залим түгел, гадел, гадел хөкем итәр. Кешеләр дә гаделлек белән хөкем итәрләр, ләкин төрле сәбәпләр арка­сында һәрвакыт гаделлекне тәэмин итмәсләр. Аллаһ исә һәрвакыт гадел, тугрылыклыдыр.

Кол, Аллаһының бу исеменнән өлешен алып, бөтен эшләрендә һәм кешеләр белән булган мөнәсәбәтләрендә гадел булырга тырышырга тиеш.

اللَّطِيفُ әл-Ләтыйиф.

Эшләрнең бөтен нечкәлекләрен белүче, колла­рына бик күп сәбәп белән төрле файдалар бирүче, аларга карата яхшы мөгамәлә кылучы димәктер.

الْخَبِيرُ әл-Хабиир.

Галәмдә булган һәм булачак һәр нәрсәдән хәбәрдардыр. Аның, хәбәре булмаган бер өлкә дә юк. Аллаһ күңелебездән үткән яхшы һәм начар уйларны да белә. Ләкин, моңа карамастан, безне җаваплы итмәс.

الْحَلِيمُ әл-Хәлиим.

Аллаһ хилем ияседер. Ул бу исеме белән колларын гөнаһлары өчен шунда ук җәзаламас. Кайбер гөнаһларны гафу итәр, кайсыларының җәзасын ахирәткә калдырыр. Хилем иясе булуда беркем дә аның кебек түгелдер.

الْعَظِيمُ әл-Газыйим.

Аллаһ һәр нәрсәдән бөектер. Хакыйкый бөеклек Аңа хастыр. Аллаһ Үзенең бөеклеген коллары белүен теләр. Без Аның бөеклеген галәмдәге төзеклеккә карап аңлый алабыз.

الْغَفُورُ әл-Гафуур.

Аллаһ мәгъфирәт ияседер. Кешенең гөнаһы, никадәр күп булса да, Аллаһ аларны өскә чыгармас, яшерер, гафу итәр. "Гаффәәр" исеме дә шул ук тамырдандыр.

الشَّكُورُ әш-Шәкүүр.

Шөкер итмәк, шөкрана кылмак, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирү димәктер. Аллаһының биргән нигъмәтләре өчен колларының Аңа шөкер итүләре бер вазифадыр. Аллаһ Үзенә шөкер иткәннәргә тагын да күбрәк нигъмәтләр бүләк итәр. Аның хәзинәсе бетмәс-төкәнмәс. "Шөкер итсәгез, артыгы белән бирермен" дигән аять ("Ибраһим" сүрәсе, аять 7.) бу турыда сөйли.

العَلِيُّ әл-Галий.

Дәрәҗә һәм мәртәбә ягыннан Аллаһ иң юга­рыдыр, Галәмнең иң өстенедер. Ләкин бу өстенлек матди түгел, түбәнлекнең капма-каршысы булган бөеклек тә түгелдер. Ул кешегә шаһ тамырыннан да якын. Бөеклек тә Аңа хастыр.

الْكَبِيرُ әл-Кәбиир.

Аллаһының Галәмдә ише, уртагы, охшашы та­былмаган иң бөек Барлык булуын күрсәтүче исемдер. Һәр нәрсә Аның бөеклеген дәлилләр. Астрономия фәне буенча үзенең бераз белеме булган кеше Аның бөеклеген аңлар.

الْحَفِيظُ әл-Хәфиизъ.

Бу исем бик саклаучы, коткаручы мәгънәсендә. Аллаһ галәмнең төзеклеген бозмыйча, билгеле бер вакытка кадәр төзек тотар. Кешеләр эшләгән һичбер нәрсәне онытмас, һәммәсен саклар. Колларын төрле начарлыклардан коткарыр.

Инсан, Аллаһының бу исеменнән өлешен алса, эшләгән һәр эше Аллаһ тарафыннан саклануын, имин ителүен белер.

الْمُقِيتُ әл-Мүкыйит.

Бу исемнең тамырында ризык бирү мәгънәсе бар. Ягъни Аллаһ яраткан һәр барлыкның аш-суын, ризыгын бирер. Аллаһ яратканнарының берсен дә онытмас, Аның өчен оныту һич мөмкин түгелдер.

الْحَسِيبُ әл-Хәсииб.

Һәркемнең бу дөньяда гомере буенча кылган һәр эшенең хисабын иң яхшы белүче димәктер. Ул беленмәгән нәрсәләрнең иң нечкәләренә кадәр белер. Хәтта инсанның гомере буенча ни кадәр һава сулавына кадәр белеп торыр.

الْجَلِيلُ әл-Җәлиил.

Аллаһ җәләл ияседер. Олуглык һәм бөеклек Аңа хастыр. Аның заты бөек булган кебек, сыйфатлары да бөектер. Кәбиир сыйфаты затының, асылының камиллегенә, Җәлиил сыйфаты сыйфатының камиллегенә, Газыйм сыйфаты исә затының да, сыйфаты­ның да камиллегенә дәлил булыр.

الْكَرِيمُ әл-Кәриим.

Кәрамлеге һәм юмартлыгы бик күп димәктер. Җәзалау, үч алу кулында булган хәлдә Ул кәрамы белән гафу итәр, колларының эшләгән гөнаһларына карамыйча, аларга юмарт рәвештә нигъмәтләр насыйп итәр.

الرَّقِيبُ әр-Ракыйиб.

Галәмдәге һәр нәрсәне күзәтүче, бөтен барлыкларны күзәтү астында тотучы димәктер. Аллаһының кодрәте бөеклегенә туры килә. Һичбер нәрсә Аның күзәтүеннән читтә кала алмас. Аннан яшерен, Ул күрмәгән бер эш тә кылынмас.

الْمُجِيبُ әл-Мүҗииб.

Үзенә дога кылып ялварганнарның догаларын кабул итүче димәктер. Аллаһ ихлас күңелдән дога кылганнарның догаларын кабул итәр. Моның мәгънәсе теләкләрне җиренә җиткерү. Кол Аллаһыдан нәрсәне теләргә, нәрсәне теләмәскә икәнен белергә тиеш.

الْوَاسِعُ әл-Вәәсигъ.

Белүе, ихсаны һәм мәрхәмәте бик киң димәктер. Гыйлеме киң, чиксездер. Кодрәте киң, иксез-чиксездер. Аңа хас булган сыйфатларда да чик күздә тотылмас.

الْحَكِيمُ әл-Хәкиим.

Аллаһ хикмәт ияседер. Һәрбер нәрсәне һәрвакыт урынлы эшләр. Эшләвендә кимчелек яки хата булмас. Аның әмер һәм тыюларында кешеләр өчен хикмәтләр бар. Ул һәрвакыт кешеләрнең мәнфәгатенә туры килгән әмер һәм тыюларны бирер. Кешегә аларны өйрәнү һәм тормышында алар белән эш итү йөкләнер.

الْوَدُودُ әл-Вәдүүд.

Аллаһ яхшы колларын сөяр, аларга рәхмәт һәм бәрәкәтен ирештерер. Ул ризасы һәм сөюенә ире­шергә тиешле булган бердәнбер Барлык.

الْمَجِيدُ әл-Мәҗиид.

Шаны бөек һәм югары димәктер. Аңа көч җитмәс. Ул җиңелмәс. Ләкин гүзәл хәрәкәтләр, яхшы эшләр белән ризалыгына ирешә алыр. Кылынган яхшылыкларга яхшылык белән җавап бирер.

الْبَاعِثُ әл-Бәәгыйсь.

Терелтүче димәктер. Бер көн барыбызга да дөньяви тормышыбызның соңы киләчәк һәм галәмдәге бу төзеклек бозылачак, бер җанлы да калмаячак. Үлгәннән соң Аллаһы Тәгалә кешеләрне кабат терелтәчәк һәм хисап алачак. Әл-Бәәгыйсь исеме шуны аңлата.

الشَّهِيدُ әш-Шәһиид.

Аллаһ һәрвакыт һәм һәр җирдә хәзер булган барлык димәктер. Шаһит — бер вакыйгага таныклык, гуаһлык бирүчедер. Бөек Аллаһ бөтен вакыйгага шаһиттыр. Ул күрмәгән, белмәгән, шаһит булмаган бернинди вакыйга да, бернәрсә дә юктыр.

الْحَقُّ әл-Хәккъ.

Барлыгы бер дә үзгәрми торган һәм торачак барлык хакыйкать димәктер. Үзгәреш барлык мәхлукатка хастыр. Аллаһ өчен исә үзгәреш юктыр. Ул хактыр.

الْوَكِيلُ әл-Вәкиил.

Ысулына ияреп, Аллаһы Тәгаләне вәкил итеп, эшләрен төзәтүче, дөрес юлга куючы димәктер. Иң яхшы вәкил Аллаһыдыр. Ләкин Аны эшләребездә ничек вәкил итүебезне белү кирәк.

الْقَوِيُّ әл-Кавий.

Аллаһы Тәгалә кодрәт ияседер. Ягъни Аның көче җитмәс бер эш тә юктыр. Бернинди эшне кылу да Аның өчен авыр түгел. Теләгәнен эшләүдә, яратуда, юк итүдә бер көч тә сарыф итмәс — "бул" диюе җитәр һәм ул булыр.

الْمَتِينُ әл-Мәтиин.

Аллаһының куәт һәм кодрәте камилдер. Аны зәгыйфь, көчсез хәлгә китерәчәк бернинди көч юк. Ул бер эшне кылганда беркемгә дә мохтаҗ түгел.

الْوَلِيُّ әл-Вәлий.

Аллаһ сөйгән колларының дустыдыр. Аллаһының дусларына курку һәм кайгы булмавын белдергән аятьләр бар. Ул дусларына һәрвакыт без уйга да китерә алмаган рәвештә ярдәм итәр. Аңа дус булудан бу дөньяда һәм ахирәттә өстенрәк бер дәрәҗә юктыр.

الْحَمِيدُ әл-Хәмиид.

Хәмед ителәчәк, макталыначак бердәнбер бар­лык Аллаһ кына булуын аңлата. Хәмед — мактау Аңа лаектыр. Һәр барлык без аңлата белмәгән рәвештә тел белән Аны да тәсбих итәр, мактар. Мөэминнәр намазның һәр рәкәгатендә "Фатиха" сүрәсен укып Аны мактарлар. Телләре белән мактаганнары кебек, хәл һәм хәрәкәтләре белән дә мактап камиллеккә ирешерләр.

الْمُحْصِى әл-Мүхсый.

Һәр нәрсәнең санын белүче мәгънәсендәдер. Аллаһ белмәгән нәрсә юк. Ул диңгезләрдәге сулар­ның ничә тамчы булуын да белер. Аның өчен никадәр күп нәрсә булса да, белмәү дигән нәрсә юктыр.

الْمُبْدِئُ әл-Мүбди.

Һәр нәрсәне бар иткән, яраткан Бөек Барлык — Улдыр димәктер. Аның яратуында үрнәк алган бер нәрсә юк. Ул һәр нәрсәне беренче яраткандыр.

الْمُعِيدُ әл-Мүгыйид.

Яратканнарны юк иткәннән соң киредән яра­тучы, терелтүче димәктер. Үлем белән бөтен нәрсә бетми, киресенчә, чын һәм әбәди-мәңгелек хәят башлана. Моны эшләячәк тә Аллаһыдыр.

الْمُحْيِ әл-Мүхьйи.

Яратып тормыш бирүче, яшәтүче димәктер. Аллаһының теләге булмаса, бернинди барлык хәят тапмас иде. Кайбер галимнәр бу исемне гарифләрнең (Аллаһының сөеклеләренең) күңелләрен баеткан, җанландырган мәгънәсендә аңлаталар.

الْمُمِيتُ әл-Мүмиит.

Билгеле бер заман яшәгәннән соң барлыкларны юк итүче димәктер. Мәхлукатны яшәтүче — Ул булган кебек, юк итүче дә Улдыр.

الْحَيُّ әл-Хәйй.

Бу исем Аллаһының даими тере булуын белдерә. Яратылганнар туар, үсәр һәм үләрләр. Ләкин Аллаһ тумас һәм үлмәс. Ул һәрвакыт тередер, бакыйдыр. Яшәү өчен кайбер шартларга бәйле безнең тормы­шыбыз узар. Аллаһ исә бернәрсәгә дә бәйле түгел, бернәрсәгә дә ихтыяҗы юк.

الْقَيُّومُ әл-Каййүүм.

Күкләрне һәм җирне бер тәртиптә тотучы димәктер. Аның тәртибен беркем боза алмас. Әмма Үзе теләсә, һәр вакыт боза алыр. Ләкин, мәрхәмәтле вә шәфкатьле булганга күрә, Ул моны эшләмәс. Язган вакытына кадәр шушы тәртибен дәвам итәр.

الْوَاجِدُ әл-Вәәҗид.

Аллаһ теләгән вакытта теләгәнен табар. Аллаһы Тәгалә Үзе табарга теләгән нәрсәләр өчен көтү, вакыт билгеләү яки чаралар эзләү дигән нәрсә юк.

الْمَاجِدُ әл-Мәәжид.

Даны бөек, кәрамы киң мәгънәсендәдер. Аның юмартлыгының чиге юк. Ул кешеләрне башта саф һәм матур яхшы эшләр эшләргә юнәлтер, соңыннан ул эшләр өчен аларга күп нигъмәтләр бүләк итәр. Мондый коллары өчен җәннәтен хәзерләр.

الْوَاحِدُ әл-Вәәхид.

Һәр карашта: затында, сыйфатларында, эшләрендә, исемнәрендә ише, охшашы, уртагы, ярдәмчесе булмаган бердәнбер барлык — Аллаһыдыр димәк. "Ихлас" сүрәсе Аның бу сыйфатларын аңлатып бирә. "Ихлас" сүрәсен еш уку бик саваплы.

الصَّمَدُ әс-Самәд.

Ихтыяҗларны канәгатьләндерүче, кайгыларны бетерүче — Аллаһыдыр. Кол бары тик Аңа ышаныр, Аңа гыйбадәт кылыр, Аннан гына ярдәм көтәр, Аңа тәвәккәл кылыр.

الْقَادِرُ әл-Каадир.

Теләгән нәрсәне теләгәненчә эшләргә хәленнән килгән барлык — Аллаһыдыр. Аның кодрәтенең чиге юктыр, Аның һәр нәрсәгә көче җитә.

الْمُقْتَدِرُ әл-Мүкътәдир.

Җир йөзендә куәт һәм кодрәт иясе булганнар бар. Аллаһының алар өстеннән, ягъни алар аша, теләгәнен теләгән вакытта эшләргә көче җитәр. Аллаһының кодрәте каршысында аларның көчләренең бер тәэсире дә юктыр.

الْمُقَدِّمُ әл-Мүкаддим.

Аллаһ теләгәнен алга сөрер, кайбер кешеләрне башкаларыннан өстен кылыр. Кыска вакытта аларга мөмкинлекләр бирер, гыйззәт һәм шәрәф-хөрмәт иясе итәр.

الْمُؤَخِّرُ әл-Мүәххыйрь.

Ахырга калдыручы димәктер. Аллаһ бер төркем инсаннарны алга чыгарыр, мөмкинчелек бүләк итеп, төрле дәрәҗәләргә ирешергә ярдәм итәр. Кайбер вакыт исә колларының теләгәннәрен шунда ук бирмәс, соңга калдырыр. Аның болай эшләвендәге хикмәтне кешеләр белә алмас, чөнки кешеләрнең белеме чикледер. Аллаһ белеменең исә чиге юктыр.

الْأَوَّلُ әл-Әүввәл.

Элек, Барлык — Улдыр. Аның элекке Барлык булуы Аның бер башлангычы булуын күрсәтмәс. Аның өчен "Әүввәл" дию, икенчесе "бардыр" димәк түгелдер. Үзеннән әүвәл бернинди дә барлык юк димәктер.

الْآخِرُ әл-Әәхыйр.

Аннан әүвәл бер барлык булмаган шикелле, Аннан соң да бернинди барлык юктыр һәм булмаячак. Беркөнне бөтен нәрсә юк булачак, тик бер Аллаһ кына мәңге калачак.

الظَّاهِرُ әз-Зааһир.

Аллаһ ачыктыр. Аны бер барлык буларак күрә алмыйбыз. Әмма күргән һәр нәрсә Аның барлыгын дәлилләр. Күрә алмаган нәрсәләр дә бардыр ки, алар да Аның барлыгына дәлилләр.

الْبَاطِنُ әл-Бәәтыйн.

Аллаһының барлыгы ачык булса да, Ул — яшерендер. Без Аның чын халәтен белә алмыйбыз. Ышанабыз да һәм беләбез дә: Ул һәр җирдә бар. Ул булмаган җир юктыр.

الْوَالِى әл-Вәәли.

Бөтен галәмне бер Үзе генә юнәлтүче. Ул яратыр да, юк та итәр. Үтерер дә, терелтер дә.

الْمُتَعَالِى әл-Мүтәгаали.

Һәр нәрсәдән, һәр халәттән өстен димәктер. Аның өстенлеге мәңгедер. Аның бер нәрсәгә дә ихтыяҗы юктыр.

الْبَرُّ әл-Бәрр.

Аллаһ яхшылык эшләүчедер, һәр яхшылык — Аннандыр. Ул колларына һәрвакыт яхшылык эшләр. Коллары да үз араларында бер-берләренә ярдәм итәргә тиешләр.

التَّوَّابُ әт-Тәввәәб.

Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче, гөнаһларны кичерүче димәктер. Аллаһының тәүбә ишеге һәрвакыт ачык. Күп гөнаһ эшләгән кеше, "Раббымның йөзенә карарлык хәлем калмады" дип, гөнаһка батмасын, шунда ук үкенеп сәждә кылсын, гафу һәм мәгъфирәт сорасын.

الْمُنْتَقِمُ әл-Мүнтәкыйм.

Кешеләрнең эшләгән гаепләренә күрә төп-төгәл тиешлесен бирүчедер. Аллаһ тәүбә һәм үкенү өчен кешегә бик күп уңайлы форсатлар бирер. Кол боларның берсен дә кулланмаса, һәм тыелган юлда йөрүен дәвам итсә, Аллаһы Тәгалә аңа гөнаһына тиешлесен бирер. Бераз гына азайтмас, бераз гына да арттырмас.

الْعَفُوُّ әл-Гафүв.

Бик гафу итүче димәктер. Аллаһ, үч алган кебек, гафу да итәр. Шуның өчен адәм баласы, гөнаһларыннан һәрвакыт тәүбә итеп, Аллаһы Тәгаләдән гафу теләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Гайшә анабызга (р.г.) бер Кадер кичәсендә: "Аллаһым, Син гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, мине гафу ит",— дип дога кылырга өйрәткән.

الرَّؤُفُ әр-Раүф.

Аллаһ бик мәрхәмәтледер. Мәрхәмәтенең иге-чиге юк, бер үлчәме дә юктыр.

مَالِكُ الْمُلْكِ Мәәликүл-мүлки.

Һәр нәрсәнең хуҗасы, иясе — Улдыр. Безнең үз малыбыз дип уйлаган нәрсәләр асылда — Аныкыдыр. Теләгән вакытта кулыбыздан алыр. Без Аның мөлкендә яшибез. Безгә теләгән эшне эшләр. Мөлкәтнең мәңгелек хуҗасы да — Улдыр. Мал-мөлкәт барысы фанидыр. Дөнья тормышында вакыт уздырмак өчен генә булган бер чарадыр. Әмма бик күп кешеләр, мал-мөлкәтне үзләренең асыл максатлары дип уйлап, аның артыннан чабалар. Ләкин ул маллар, ул байлыклар хуҗасының артын­нан йөгермәс, ахирәттә хуҗасына һичбер файда китермәс. Ул көнне файда бирәчәк бердәнбер нәрсә — сәламәт кальбтер, ягъни самими күңел.

ذُو الْجَلَالِ وَالْإِكْرَامِ Зүл-җәләәли вәл-икраам.

Бөеклек һәм икрам-юмартлык хуҗасы — бары тик Аллаһыдыр. Аның икрамының чиге юктыр. Инсан Аның шул икрамы аркасында яшәр.

الْمُقْسِطُ әл-Мүкъситъ.

Аллаһ бөтен эшләрен охшашлык һәм охшату рәвешендә эшләр димәктер. Аның эчендә тигезсез­лек, кимчелек булмас. Хаксызлык һәм золым кебек хәрәкәтләр кешеләргә генә хастыр. Аллаһ алардан азаттыр.

الْجَامِعُ әл-Җәәмигъ.

Теләгәнен теләгән вакытта, теләгән урында бергә туплаучы димәктер. Таралган нәрсәләрне җыю, без кешеләр өчен генә авыр. Аллаһ исә, үлеп тузан хәленә килгән кешеләрне бернинди авырлык­сыз туплаячак.

الْغَنِيُّ әл-Ганий.

Бик бай һәм һәр нәрсәсе тәэмин кылынган бердәнбер Барлык — Аллаһыдыр. Аллаһыдан баерак кемсә була алмас. Аның бернәрсәгә дә ихтыяҗы юк. Ләкин һәр нәрсә Аллаһыга мохтаҗдыр.

الْمُغْنِي әл-Мүгни.

Аллаһ бай булган кебек, теләгән колларын да бай итәр. Мал һәм байлык бирелгән кешеләрнең бер төркеме бу малларны Аллаһ юлында сарыф иткәндә кай­берләре бу малның бөтенесен Аллаһ хупламаган юлда сарыф итәләр. Шулай да Аллаһ аларга мөлкәт бирүне дәвам итәр. Моның сәбәбен, хикмәтен Аллаһ Үзе генә белә.

الْمَانِعُ әл-Мәәнигъ.

Каршы чыгучы, тоткарлаучы димәктер. Берәр нәрсәнең мәйданга килүенә кайбер вакытларда Ул киртә куяр. Бу каршылык кире мәгънәне аңлатмый. Ул мәйданга килә торган хаталарны тоткарлар. Шундый вакыйгалар була ки, аларның хәерле булуын бары тик еллар узгач кына аңларга мөмкин. Ләкин без бу очракта эшебез барып чыкмады дип кайгырабыз.

الضَّارُّ әд-Даарр, النَّافِعُ ән-Нәәфигъ.

Беренче исем зарар биргән нәрсәләрне яратучы, икенчесе исә файдалы нәрсәләрне яратучы димәктер. Һәр нәрсәнең яратучысы — Ул булганга күрә, боларның да яратучысы — Улдыр. Кол: "Зарарлы нәрсәләрне Аллаһ яраткан, минем ни гаебем бар?"— дия алмас. Кол ирадәсен изге юлда кулланырга тиеш.

النُّورُ ән-Нүүр.

Галәмнәрне нурландыручы, күңелләргә һидаять утын ягучы — Улдыр. Аллаһ күкләрнең һәм җирнең Нурыдыр.

الْهَادِى әл-Һәәди.

Теләгән колына һидаять биреп, туры юлга күндерүче мәгънәсендәдер. Аллаһ, яхшы һәм начар­ны ярату белән бергә, кешенең начар юлдан китүен теләмәс. Мөселман намазының һәр рәкәгатендә: "Аллаһым! Безне туры юлга күндер",— дип дога кылар.

الْبَدِيعُ әл-Бәдиигъ.

Галәмне иң гүзәл вә охшашы булмаган рәвештә яраткандыр. Аллаһының яратучы мәгънәсендәге исемнәреннән берседер. Бу исемнәр арасында бер төркем мәгънә аермалары бардыр.

الْبَاقِى әл-Бәәкый.

Соңы, ахыры булмаган барлык димәктер. Аллаһының башлангычы да, соңы да юк. Һәр нәрсә юк булачак. Ләкин Ул бар, бар булуын дәвам итәчәктер.

الْوَارِثُ әл-Вәәрис.

Мал-мөлкәт һәм байлыкның чын хуҗасы Аллаһ димәктер. Кешеләрнең дә байлыклары бар, ләкин алар байлыкларына чын мәгънәдә хуҗа була алмас­лар. Әҗәл килгән вакытта байлыкның бер файдасы да булмас. Аларның хакыйкый иясе — Аллаһыдыр. Аның исә аларга һич ихтыяҗы юк.

الرَّشِيدُ әр-Рашиид.

Галәмне бер мизан, тәртип буенча йөртүче димәктер. Һәр эшне идарә иткән, юнәлткән, күзәткән — Улдыр. Аллаһы Тәгалә кешеләрне бу эштә чара буларак кына куллана.

الصَّبُورُ әс-Сабуур.

Аллаһ бик сабырдыр. Гөнаһлыларга, залимнәргә, баш тартучыларга җәза бирергә ашыкмас, аларга вакыт бирер. Бу заман эчеңдә тәүбә итсәләр — аларны гафу итәр, гафу итүне яратыр. Тәүбә итмәсәләр — бер көнне җәза кылыр. Без кешеләр Аның хикмәтләрен аңламаганга күрә, Аллаһ боларга нигә җәза бирсен, дип уйлыйбыз. Хәлбуки, Ул һәр нәрсәне белә һәм күрә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]