Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

20. Яңа туган айны күргәч укыла торган дога.

Тальхә бине Гобәйдуллаһтан (р.г.) килгән рива­ятьтән күренгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) яңа туган айны күргәч шулай дога кыла торган булган:

اللَّهُمَّ أَهِلَّهُ عَلَيْنَا بِالْيُمْنِ وَالْإِيمَانِ وَالسَّلَامَةِ وَالْإِسْلَامِ . رَبِّي وَرَبُّكَ اللهُ

"Әллааһүммә әһилләһүү галәйнәә бил-йүмни вәл-иимәни вәс-сәләәмәти вәл-исләәм. Раббии вә раббүкәллааһ.

(Аллаһым! Бу айны безгә бәхетле һәм бәрәкәтле ай ит. Иман, сәламәтлек һәм ислам белән туп-тулы матур кичәләрдә тусын! Әй, Ярымай! Синең дә, вә минем дә Раббыбыз — Аллаһтыр!

21. Ураза тотучыларга авыз ачканда укырга мөмкин булган догалар.

Ураза тоткан кеше уразасын бары тик Аллаһының ризалыгы өчен тотар. Бу караштан уразаның башка гыйбадәтләрдән өстен бер ягы бар. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә: "Ураза минем өчендер, аның әҗерен Мин шәхсән Үзем бирермен", — дигән.

Кичен авыз ачканда белгән догаларны укырга мөмкин. Риваятьләрдә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) түбәндәгечә дога кылуы турында әйтелә:

اللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ أَفْطَرْتُ

"Әллааһүммә ләкә сумтү вә галәә ризкыйкә әфтартү".

(Аллаһым! Синең ризалыгың өчен ураза тоттым, Синең биргән ризыгың белән уразамны ачтым, ифтар кылдым.)

Белгән кешеләргә түбәндәге догаларны уку яхшыдыр.

اللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَبِكَ آمَنْتُ وَعَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ

أَفْطَرْتُ وَلِصَوْمِ غَدٍ نَوَيْتُ فَاغْفِرْ لِى مَا قَدَّمْتُ وَمَا أَخَّرْتُ .

"Әллааһүммә ләкә сумтү вә бикә әәмәнтү вә галәйкә тәвәккәлтү вә галәә ризкыйкә әфтартү вә лисауми гадин нәвәйтү фәгъфирлии мәә каддәмтү вә мәә әххартү".

(Аллаһым! Синең ризалыгың өчен ураза тоттым. Сиңа инандым, Сиңа ышандым, Синең ризыгың белән авыз ачтым, иртәнге уразага ният иттем. Минем үткән һәм киләчәк гөнаһларымны гафу ит, Аллаһым!)

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ بِرَحْمَتِكَ الَّتِى وَسِعَتْ كُلَّ شَيْءٍ أَنْ تَغْفِرَ لِى .

"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә бирахмәтикәлләтии вәсигать күллә шәй-ин ән тәгъфиралии".

(Аллаһым! һәр нәрсәне каплаган, үз эченә алган рәхмәтеңне телим. Синнән гөнаһларымны гафу итүеңне сорыйм).

22. Каберләрне зиярәт иткәндә укыла торган дога.

Каберләрне зиярәт итү — тормышыбызның бер өлешедер. Үлемнең кайчан һәм ничек килүен без белмибез. Якын дустыбызны я туганыбызны югалту­ыбыз мөмкин. Үлемне һәркайсыбыз да хәзерлек белән көтеп торырга тиешбез. Иртән эшкә китеп, кичен өйгә сау-сәламәт кайтуыбызга ышаныч юк. Әгәр уйлап карасаң, дусларыбызның күбе җир өстендә түгел, җир, туфрак астында икән инде. Алар бездән хәер-фатиха өмет итәләр.

Каберләрне зиярәт иткәндә "Ясин", "Тәбарәк", "Ихлас", "Фәләкъ", "Нәс", "Фатиха" сүрәләре һәм "Бәкара" сүрәсенең беренче аятьләре укыла. Бу догаларны башка кеше түгел, дога кылырга килгән кеше үзе укыса, хәерлерәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) каберләрне зиярәт иткәндә түбәндәге доганы укыган:

السَّلَامُ عَلَيْكُمْ يَا أَهْلَ الْقُبُورِ. يَغْفِرُ اللهُ لَنَا وَلَكُمْ. أَنْتُمْ سَلَفُنَا وَنَحْنُ بِالْأَثَرِ

"Әссәләәмү галәйкүм йәә әһләл-кубүүр йәгъфируллааһү ләнәә вә ләкүм. Әнтүм сәләфүнә вә нәхнү бил-әсәр".

(Сәлам сезгә әй, кабер халкы! Аллаһ безгә һәм сезгә мәгъфирәт итсен. Сез элек киткәннәрдән, без дә сезнең артыгыздан киләчәкбез.)

Каберләрне зиярәт итеп, алар өчен дога һәм истигъфарда булу сөннәттер. Каберләрне зиярәт итүдән максат — гыйбрәт алудыр. Кайсыбер якларда яңа өйләнешүче яшьләрнең зиратка баруы гадәткә кергән. Бу, үлемне хәтерләп, һәм яңа кушылган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булсын өчен эшләнә. Чөнки һәркем өчен дә соңыннан үлем бар.

Гайшә анабыз бер риваятендә шуны сөйләгән: Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер төнне аның янына килеп яткан. Бераздан соң тавышсыз гына торып киткән. Гайшә анабыз (р.г.), ул кая китте икән дип борчылып, артыннан киткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.), Мәдинәнең каберстаны булган Баки зиратына барып, дога кылган. Гайшә анабыз (р.г.) тиз генә аннан алда кайтып киткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.), өйгә кайткач, Гайшә анабызның куркып еш-еш сулаганын күреп: Ни булды, — дип сораган. Гайшә анабызның үз артыннан барганын белгәч, Җәбраилнең (г.с.), аңа килеп, Аллаһы Тәгаләнең әмерен җиренә китерүен һәм, зиратка барып, дога кылырга әмер итүен белдергәнен сөйләгән. Гайшә анабыз:

— Әй, Аллаһының Илчесе! Алар өчен мин ничек дога кылыйм? — дип сорагач. Рәсүлебез (с.г.в.) аңа шул доганы өйрәткән:

السَّلَامُ عَلَيْكُمْ يَا أَهْلَ الدِّيَارِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُسْلِمِينَ وَيَرْحَمُ

اللهُ الْمُسْتَقْدِمِينَ مِنَّا وَالْمُسْتَأْخِرِينَ وَإِنَّآ إِنْ شَآءَ اللهُ بِكُمْ لَاحِقُونَ

"Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәри минәл-мүэминиинә вәл-мүслимиинә вә йәрхәмүллааһүл-мүстәкъдимиинә миннәә вәл-мүстәэхыйриинәә вә иннәә иншәә-әллааһү бикүм ләәхикуун".

(Сәлам мөэминнәр һәм мөселманнар йорты халкына. Аллаһ бездән элек үлгәннәргә, аннан соң үләчәкләргә рәхмәт кылсын. Иншә Аллаһ, без дә сезгә кушылырбыз.)

Каберләрне зиярәт иткәндә укыла торган башка бер дога:

السَّلَامُ عَلَيْكُمْ يَا أَهْلَ الدِّيَارِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ . وَإِنَّآ

إِنْ شَآءَ اللهُ بِكُمْ لَاحِقُونَ أَسْئَلُ اللهَ لَنَا وَلَكُمُ الْعَافِيَةَ

"Әссәләәмү галәйкүм әһләд-дийәәри минәл-мүэминиинә вә иннәә иншәә-әллааһү бикүм ләәхикуун. Әс-әлүллааһә ләнәә вә ләкүмүл-гаафийә".

(Әй, мөэминнәр йортының халкы! Сәлам сезгә. Без дә Аллаһ теләгән вакытта сезгә кушылырбыз. Аллаһыдан үзебез өчен һәм сезнең өчен дә иминлек телибез.)

Кайчан мөселманнар кабере белән кәферләр кабере катыш булса болай әйтелә:

وَالسَّلَامُ عَلَى مَنِ اتَّبَعَ الْهُدَى

"Вәс-сәләәмү галәә мәниттәбәгаль-һүдәә".

Кабердә яткан үлеләребезгә доганы бары тик зияратка барып кына укырга димәгән. Кайда укылса да, Коръән һәм догаларыбыз аларга барып ирешер. Каберләрне зиярәт итү алардан бигрәк үзебез өчен файдалы, чөнки ул безгә үлемне хәтерләтә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]