Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
240
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

III. Намаз уку рәвеше, намаздагы сүрәләр һәм догалар

Намаз укырга теләгән кеше, югарыда әйтелгәнчә, тәһарәт алганнан соң нинди намаз укыячагы турында ният итәр яки ул турыда эченнән генә уйлар. Кулларын, учлары белән кыйблага каратып, колак турысына кадәр күтәрер (хатыннар күкрәк турысына кадәр), "Әллааһү әкбәр" дип, кулларын кендегенең астында баглар. Уң кулның кырый бармаклары сул беләзекне тотар. Хатыннар кулларын күкрәкләре өстенә куярлар. Беренче тәкбир әйтү белән намазга керешелгән, ягъни намаз башланган булыр. Аңа "Ифтитах тәкбире" диләр.

Җәмәгать белән дә, ялгыз гына кылынса да, намазга баскан кеше "Бисмилләһ"не әйтүдән элек ошбу доганы укыр:

سُبْحَانَكَ اَللَّهُمَّ وَبِحَمْدِكَ وَتَبَارَكَ اسْمُكَ وَتَعَالَى جَدُّكَ (وَجَلَّ ثَنَائِكَ) وَلاَ إِلَهَ غَيْرُكَ

"Сүбхәәнәкәллааһүммә вә бихәмдикә вә тәбәәракәсмүкә, вә тәгааләә җәддүкә вә ләә иләәһә гайрукь."

(Аллаһым! Сине тәсбих итәм, Сине мактыйм, Синең исемең бик мөбарәк, даның олугтыр. Синнән башка илаһ юк.)

Пәйгамбәребез (с.г.в.) намазларында һәрвакыт бу доганы гына укымаган. Ул укыган башка догалар белән дә таныштырып үтәчәкбез.

Тик монда шуны әйтергә кирәк, намазны җәмәгать белән кылганда "Сүбхәәнәкә"дән озын дога укылмас.

Имам озын догалар укыса, аңа ияргән халыкны көттергән булыр.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) "Ифтитах тәкбире" белән "Фатиха" сүрәсе арасында укыган кайбер догалар түбәндәгеләр.

Әбү Һөрәйрә (р.г.) шулай аңлата: Рәсүлүллаһ (с.г.в.) "Ифтитах тәкбире" белән кыйраәт арасында бераз тынып тора иде. Бер көн аңа:

— Әй, Аллаһының илчесе! Атам-анам сиңа фида булсын, тәкбир белән кыйраәт арасындагы тыныч торуың ни өчен? Анда нәрсә укыйсың? — дидем. Ул:

اَللَّهُمَّ بَاعِدْ بَيْنِي وَبَيْنَ خَطَايَايَ كَمَا بَاعَدْتَ بَيْنَ الْمَشْرِقِ وَالْمَغْرِبِ ،

اَللَّهُمَّ نَقِّنِي مِنَ الْخَطَايَايَ كَمَا يُنَقِّى الثَّوْبُ الْأَبْيَضُ مِنَ الدَّنَسِ ،

اَللَّهُمَّ اغْسِلْنِي مِنْ خَطَايَايَ بِالثَّلْجِ وَالْمَاءِ وَالْبَرْدِ

"Әллааһүммә бәәгыйд бәйнии вә бәйнә хатаайәәйә кәмәә бәәгаттә бәйнәл-мәшрикйы вәл-мәгъриби. Әллааһүммә нәккыйнии минәл-хатаайәәйә кәмәә йүнәккыйс-сәүбүл-әбйәду минәд-дәнәси, Әллааһүммәгъсилнии мин хатаайәәйә бис-сәлҗи вәл-мәә-и вәл-бәрди".

(Аллаһым! Мине гөнаһларымнан көнбатыш белән көнчыгыш арасы кадәр ерак тот. Аллаһым! Ап-ак комач кердән пакьләнгән кебек, мине дә гөнаһлардан шулай пакьлә. Аллаһым! Кылган гөнаһларымны да су белән, кар, боз белән пакь итеп ю.)

Әбү Сәгыйд әл-Худри (р.г.) ның риваять итүе буенча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) "Сүбхәәнәкә"дән соң

اَللهُ أَكْبَرْ كَبِيرًا

"Әллааһү әкбәр кәбиира" ("Аллаһ һәр нәрсәдән бөектер") диде һәм:

أَعُوذُ بِاللهِ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ مِنْ هَمْزِهِ وَنَفْخِهِ وَنَفْثِهِ

"Әгуузү билләһис-сәмиигыйль-галиими минәш-шәйтаанир-раҗиими мин һәмзиһии вә нәфхыйһии вә нәфсиһии".

(Таш белән куылган шайтаннан, аның пышылдавыннан, төкерүеннән һәм тешләвеннән ишетүче һәм белүче Аллаһыга сыенам) догасын укый иде.

Җүбәйр бине Мүтгыймнең (р.г.) риваятеннән күренгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) өч мәртәбә:

اَللهُ أَكْبَرُ كَبِيرًا وَالْحَمْدُ لِلَّهِ كَثِيرًا وَسُبْحَانَ اللهِ بُكْرَةً وَأَصِيلاً

"Әллааһү әкбәру кәбииран вәл-хәмдү лилләәһи хәмдән кәсииран вә сүбхәәнәллааһи бүкратән вә әсыиләә".

(Аллаһ һәр нәрсәдән бөек. Аңа күп мактау булсын. Иртә-кич Аллаһыны тәсбих итәм, олылыйм) дигәч, югарыда китерелгән "Истигазә" догасы ("Әгузе") укыла.

Кабатлап әйтәбез ки, бу догаларны җәмәгать белән кылганда имам да, җәмәгать тә укымас.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Сез берегез имам булсагыз, намазны озакка сузмагыз",— дип искәрткән һәм җәмәгать арасында авырулар, зәгыйфьләр, балалар булуын һәм аларның озын намазга катнаша алмауларын исләренә төшергән.

Мондый догадан соң Аллаһыга ул Үзе Пәйгамбәребезгә өйрәткән "Фатиха" догасы белән ялварсак, догабыз кабул булыр дип өмет итәбез.

Мондый "Ифтитах" догаларының берсен укыгач:

أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ . بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ

"Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим."

(Таш белән куылган шайтаннан Аллаһыга сыенам, Рахмән вә Рахим булган Аллаһ исеме белән (башлыйм) дип, "Фатиха" сүрәсе укыла.

Намазларда "Фатиха" сүрәсен уку вәҗеп. "Фатиха" сүрәсе укылмаган намаз төгәл булмый.

Намаз җәмәгать белән укылганда "Сүбхәәнәкә"дән соң "Фатиха" һәм башка сүрәне бары тик имам гына укый, җәмәгать тын гына көтеп тора.

Намаз ялгыз гына укылганда исә, "Фатиха"дан соң намаз сүрәләреннән берсе яисә озын аять эчтән укыла, кыска өч аять укырга да мөмкин. "Намаз сүрәләре" исеме бирелгән бу сүрәләр түбәндәгеләр:

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]