Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ГОСНИК.doc
Скачиваний:
7
Добавлен:
29.04.2019
Размер:
713.73 Кб
Скачать

44. Журналистика әсәрендә тел-бизәкләү чаралары.

Күчерелмә мәгънәдәге гыйбарәләр, шулай ук читләтеп әйтүгә нигезләнгән сурәтләү чаралары – троплар д.а. Сүз-не күчерелмә мәг-дә кул-ну аркасында күренеш-не ачыграк итеп күрәбез. Шуның нәтиҗәсендә образлылык, тәэсир көче арта.

Сүзләрнең күчерелмә мәг-нә ниг-н троплар:

  1. чагыштыру – ике әйбер арасында охшашлык табу (бармаклар таяк кеби),

  2. эпитет. а) худ-лы, сәнгати аергыч, аны гади логик эпитеттан аера белергә кирәк (аек кар, яшел агач – туры мзгънәдә),

б) әдәби эпитет өстәмә мәг-дә килә (ләйсән яңгыр, көмеш чәч),

в) сурәтләү эп.,

г) лирик эп.,

д) даими эп.,

е) традицион эп.

Язучы үз эпитетын тудырырга тиеш. Эпитет яки метафора тудырганда, нигез итеп алынган предмет-р бер-береннән никадәр ерак булса, күчерелмә мәг-гә нигезләнгән троп та шул кадәр көтелмәгән булып чыга.

  1. Метафора – күренешне ачыклап бирү өчен аңа охшаган икенче нәрсә яки күренеш билгеләрен күчерелмә мәг-дә кул-ну (кайнар йөрәк, йөрәгем яна)

Метафоралар төрле формада булалар:

а) җанлы-җансыз (мамык кул),

б) сынландыру – предметны җанландыру (ай да ялгыз, безнең Зөбәйдә дә)

4. Гипербола – арттырып, зурайтып сурәтләү чарасы (тау ярылсын, таш эресен),

5. Литота – кечерәйтеп сурәтләү,

6.Аллегория – нинди дә булса фикерне, идеяне, образны конкрет бер предмет яки күренеш аша гәүдәләндерү (арыслын – тиран, төлке – хәйләкәр)

7. Символ - (гр. “шартлы билге”) – күренешләр охшашлыгына нигез-п яшерен чагыштыруга корылган күпмәг-леобраз (каен – кайгы, ромашка - өмет символы)

8. Метонимия – (гр. “яңа исем бн атау”) – үз исеме бн түгел, ә шул әйбер бн бәйләнештә булган икенче бер исем бн бәйләндерә (башыңны сал, арбаңны калдырып кер).

9. Перефраз - (гр. “үзгәртеп әйтү”) күренешне яки кешене үз исеме бн түгел, ә мөһим сыйфатлары бн атау (Тукай – халык шагыйре, Татарстан – туган җир, туган туфрак).

45. Жур-ка әсәрендә синтаксик фигуралар.

Сурәтлелеккә, тәэсирлеккә ирешү өчен язучы сөйләм төзелешеннән, җөмлә, фразалар корышыннан киң файдалана. Фраз-р, синтаксик гыйбарәләр корылышы бн бәйләнгән сурәт-ү чараларын – синтаксик фигуралар д.й.

Иң киң кулланыла торган синтаксик фигуралар:

  1. Анафора – янәшә җөмләнең яки шигырь юлларының башында бер үк сүз кабатлану яки бер үк тәртиптә килүе,

  2. Эпифора – .... бер үк сүз бн тәмамлануы (кеби)

  3. Рәдиф – рифмадан соң бер үк сүзнең кабатланып килүе (кемнәрне еллар үстерә, кемнәрне җырлар үстерә, кемнәрне, юллар үстерә...)

  4. Рефрен – шигырьнең билгеле бер урынында кабатланып килүче юл яки строфа (Алсу поэмасында бер генә юл үзгәрә, калганнары каб-п килә...)

  5. Градация – фикернең мәгънәдәш с.нең көчәя яки кими бару юнәлешендә кабатлануы яки ачылуы (алмадың, калдың, югалдың)

  6. Образлы синт-к параллеллизм яки синт-к тәңгәллек – ьөмлә кисәкләренең һ. аерым образларның бер үк тәртиптә килүе (тирән иде дәрьялары, текә иде таулары),

  7. Эпанафора – композ-он ялгау яки боҗралы кабатлау, шигырь юлындагы с. икенче юл текстының башында килә (кояш нурларыннан юл алды – 2 тапкыр, салкын чишмәләрдән су алдын),

  8. Антитеза – төрле күренешләрне капма-каршы итеп сурәтләү (якутлар табыладыр вакыт бн, вакытлар табылмыйдыр якут бн),

  9. Инверсия – җөмләдәге с.нең гадәттәге грамматик тәртибен үзгәртүгә корылган фигура (шаулый диңгез, чыкты җилләр, купты дулкын..),

  10. Эллипс– төшереп калдыру яки әйтеп бетермәү,

  11. Риторик сорау, эндәш, мөрәҗәгать - бу фигураны язучы хич тә укучыдан җавап алу яки өндәү өчен кул-мый, ә эмоц-не арттыру, күңелне җәлеп итү өчен,

  12. Поэтик фонетика – (поэтик аһәңлек) – образлыкка ирешүдә с.нең яңгырашы, үзен-ге дә якыннан торып катнаша. С.нең яңгырашына нигезләнгән сурәтләү чаралары түбәндәгеләр: а) аллетирация – тарык авазларның кабатлануы,

б) ассонанс – бер үк төрле сузык авазлар каб-у,

в) аллеторик шиг-рь – бер төрле авазлар кабатлана (Н.Исәнбәт “Карт муенында калач бар”).

46. Жур-да көлке тудыру чаралары.

Сатира – кемне дә булса мыскыллау, тискәредән ачы көлү, юмор, дусларча шаярту. Журналистикада сатирик юнәлеш 20г. баш. үсә Сатира тудыруда махсус тел – стиль чаралары катнаша. Көлке тудыру чаралары:

1.мәкаль -әйтемнәрне үзгәртеп әйтү. (Уяу яткан кызлар йокласын- Йоклап яткан кызлар уянсын) Сатира теле чынбарлыктагы капма – каршылыкны ачарга булыша.

2.Каламбур – сүз уйнату: а)сүзнең күп мәгънәлелеге, ягъни полисемия,

б ). Омонимия - омоф-га корылган с. уйнату (теат – төятер, хур булдым - әйе оҗмах хурым булдың). Якынча аваздаш с. беренче с.нең эчтәлегенә, кайсыдыр яктан киная булса, с. уйнатуның тәэсире бермәбер арта.

    1. Көлкеле троплар – юмор. әсәрдә жанр үзе таләп итмичә, эпитет, чаг-ру, метаф., гиперб., литота һ. сынландыру алымы – барысы да комик рухта була,М-н: Көлкеле чагыштыру(Кәҗә келәт ишегеннән карап торган кебек)Метафора(Борыны б-н бүрәнә тарттырып алды).

    2. Сатира стиле – үтергеч көлүне дә, мыскыллауны да чикләми.(алдагы кулл-а)

5)Ирония – сат. Стилен б.к. алымның иң усалы. Каты с. әйтмичә генә көлү. (Тукай оста)Мактауга лаек булмаганны, мактаган булу.(Һай,син безнең бигрәк акылы бит инде!?...)

(Ф. Батталл, Ф. Әгъзәмов)