Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Zinnatullina_G_F_Posobie_2010.doc
Скачиваний:
38
Добавлен:
23.05.2015
Размер:
1.18 Mб
Скачать

Задания

1.Для выработки правильного произношения татарских звуков прочитайте следующие образцы из произведений татарскихавторов. Пусть вас не смущает, что пока не понятны их содержания.

а) Мин – кеше

Бу дөньяга яралганмын.

Мин – кеше.

Саф сөюнең мин булганмын

Җимеше.

Бар гомерем – ике адым

Арасы;

Табигатьнең мин тынгысыз

Баласы.

Һәр көнне мин – эшем белән

Бал корты.

Елгырлыкта – чал кыялар

Бөркете.

Кош түгелмен,

Күктә гизәм,

Мин көчле,

Балык түгел,

суда йөзәм,

мин – кеше.

Адашканда

йолдызлардан

Юл сорыймын,

мин – кеше;

Шатланганда

чишмә булып

чылтырыймын,

мин – кеше.

Кайгырганда

өнсез калып

Кичерәмен,

Тау ише.

Таңда чәчкә исләренә

Исерәмен,

мин – кеше.

Гел хаклык юллап алышам,

мин – кеше.

Кичерегез, ялгышылса,

мин – кеше.

(Сафуан Әлибай)

б) Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

(ШәйхиМаннур)

в) Танышлык

Эштән кайтышлый каршыга ике кеше килеп басты.

– Син мине таныйсыңмы? – дип сорады өлкән яшьтәгесе.

– Бер дә хәтерләмим шул.

– Хәер, еллар үтә бит, онытыла да торгандыр. Ә менә мин сине бүген күргәндәй хәтерлим. Бик күп еллар элек син бик яшь идең әле.

– Дөрес.

– Әйтәм бит, менә үзең дә раслап торасың. Шул вакыт, минем әтинең танышы синең әтиең белән бер оешмада эшләгән.

– Минем әти заводта эшләгән.

– Әлбәттә, заводта. Минем әтинең танышы да шул заводта эшләде.

– Мин шул елларны шул абзый белән сезгә килә идем. Бүгенгедәй хәтеремдә ... Үтә гомерләр. Мине синең әтиең үз малае кебек ярата иде … Ул җиңе белән яшен сөртеп алды. – Хәзер балаларың да бардыр инде? Ничәү соң?

– Икәү …

(АльбертЯхин)

2.Решите «звуковые пропорции»:

о: ө = ы:? ө:? = ү: у

а: у =?: ү а: о: у = ә:?:?

б: п = з:? =?: к д: з: б = т:?:?

п: ф = б:? п: т = б:? =?: ш

3.Составьте пять предложений со словами не подчиняющимися закону сингармонизма.

4.Вставьте вместо многоточий соответствующие буквы.

К … з (осень), к … ндез (днем), күлм … к (рубашка), к … л (озеро), я … гыр (дождь), оз … н (длинный), әние … (моя мама), китапта … (из книги), мәктәб … (твоя школа).

5.Переведите диалоги

а) – Исәнмесез!

– Исәнмесез! Рәхим итегез. Сезне күpүeмә бик шатмын.

– Сезне күптән күpгәнeм юк иде. Эшләрегез яхшы гына барамы?

– Pәхмәт, бар да тәртиптә. Сез Казанга озакка килдегезме?

– Мин Казанга бер айга килдем.

– Кайда тукталдыгыз?

– Туганнарда. Казанга килүегезнең максаты нинди?

– Мин Казанга больницага (xaстаханәгә) килдем.

б) – Исәнмесез.

– Хәерле көн.

– Минем сезне кайдадыр күргәнем бар кебек. Сезнең исемегез ничек?

– Минем исемем Алсу, фамилиям – Зарипова. Ә сез кем буласыз?

– Мин Kәpимовa Гүзәл. Алсу сез кайдан?

– Мин Казаннан. Ә сез кайдан?

– Мин Мәскәүдән.

– Сез Казанга конференциягә килдегезме?

– Әйе. Гүзәл, сез кем булып эшлисез?

– Мин – студент. Ә сез кайда эшлисез?

– Мин институтта укытам.

в) – Исәнмесез.

– Хәерле кич. Рәхим итегез, кадерле кунаклар. Ceзнe күптән күpгәнeм юк иде. Саулыгыгыз ничек?

– Рәхмәт, бик яхшы. Ә сезнең кәефегез ничек?

– Начар түгел.

– Эшләрегез яхшы гына барамы?

– Әйе, барысы да яхшы.

– Әти-әниләрегез исән-саулармы?

– Әйе, барысы да исән-сау.

– Аларга миннән бик зур сәлам.

г) – Гафу итегез, сезнең белән танышырга мөмкинме?

– Әйе, мөмкин.

– Сезнең исемегез ничек?

– Минем исемем Алия. Ә сез кем буласыз?

– Мин Айрат. Сезнең белән танышуыма мин бик шат.

– Мин дә бик шат. Сез кем булып эшлисез?

– Мин бухгалтер. Ә сез?

– Мин менеджер. Гафу итегез, Алия, сез кияүдәме?

– Юк.

– Мин бик шат. Мин дә өйләнмәгән. Сезне кинога чакырырга мөмкинме?

– Юк. Минем буш вакытым (свободное время) юк.

6.Составьте диалоги по следующим ситуациям:

а) Вы первый раз видите своих одногруппников. Поздоровайтесь. Представьтесь. Спросите, как их зовут, сколько им лет;

б) Вы первый день вышли на новую работу, встречаетесь с новыми коллегами. Поздоровайтесь, расспросите о работе. Познакомьтесь с ними.

7. Расскажите о себе (о вашем друге, брате, сестре, родителях).

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]