Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Zinnatullina_G_F_Posobie_2010.doc
Скачиваний:
38
Добавлен:
23.05.2015
Размер:
1.18 Mб
Скачать

Словарь

Авиатөзелеш районы – Авиастроительный район

авыл – деревня, село

авыр – тяжелый

ай – месяц

акыллы – умный

барып килергә – съездить, сходить

баскыч – лестница

Биектау – Высокая Гора

булышабыз – помогаем

Бөгелмә – Бугульма

Вахитов районы – Вахитовский район

дәрес – урок, занятие

ел – год

Идел Буе районы – Приволжский район

икътисадчы – экономист

иртә – утро, рано

иң якын – самый близкий

йорт – дом

кат – этаж

келәм – ковер

Киров районы – Кировский район

кирәкле – нужный

китап – книга

китапханә – библиотека

китап укырга – читать книгу

кич – вечер

кыю – смелый

көн – день

күргәзмә – выставка

мактый – хвалит

мәктәп – школа

Мәскәү районы – Московский район

оешма – организация

рәсем ясарга – рисовать

өй – дом

өстәл – стол

җиһаз – мебель

Совет районы – Советский район

соңга калырга – опоздать

суыткыч – холодильник

сыйлый – угощает

сыйныф – класс

сыйныфташ – одноклассник

сөйләшергә – разговаривать

тату – дружный

тел – язык

тырыш – прилежный

Түбән Кама – Нижнекамск

тәвәккәл – решительный

төзелеш – строительство

төзүче – строитель

төн – ночь

уку йорты – учебное заведение

укучы – ученик

урам – улица

фатир – квартира

фатир алдык – получили квартиру

хокукчы – юрист, правовед

хуҗа – хозяин

хөрмәт итә – уважает

чыгып керергә – выходить, сходить

шагыйрь – поэт

шәһәр – город

эш – работа

язучы – писатель

ярдәм итә – помогает

Яр Чаллы – Набережные Челны

Яшел Үзән – Зеленодольск

яңалык – новость

Яңа Савин районы – Ново-Савиновский район

әллә – или

Әлмәт – Альметьевск

Тема 4. Система образования: учебные заведения россии и татарстана Речевые образцы

Син кайда укыйсың (укыдың)?

Мин Казан шәһәренең 45 нче номерлы мәктәбендә укыйм (укыдым).

Сезнең сыйныфта ничә укучы (иде)?

Мин татар сыйныфында укыдым.

Мәктәпне тәмамлавыма инде ун ел.

Син сыйныфташларың белән элемтәдә торасыңмы?

Мин үземнең сыйныфташларым белән һәрвакыт очрашып, шалтыратып торам.

Без укыганда бик тату идек. Хәзер дә аралашып яшибез.

Синең сыйныфташларың укыйлармы, эшлиләрме?

Элеккеге сыйныфташларымның бишесе армия сафларында хезмәт итә, унысы югары уку йортларында белем ала, өчесе инде эшли.

Алар кайда эшлиләр?

Кайда эшләгәннәрен төгәл белмим.

Минем бер сыйныфташым заводта, икенчесе кибеттә, өченчесе кино залында эшли.

Алмаз мастер булып, Алсу сатучы булып, Рәмзия администратор булып эшлиләр.

Мәктәп елларын сагынасыңмы?

Мин мәктәп елларын һәрвакыт бик сагынып искә алам.

Синең экстерн, дистанцион рәвештә белем алуга карашың ничек?

Син кайсы уку йортын тәма­младың?

Мин Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым.

Синең белгечлегең нинди?

Минем белгечлегем «Юриспруденция» («Дөнья икътисады»).

Казанда нинди югары уку йортлыры бар?

Татар дәүләт университеты.

Казан дәүләт медицина университеты.

Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты.

А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты.

Казан дәүләт технология университеты.

Казан дәүләт финанс-икътисад институты.

Казан дәүләт энергетика университеты.

Казан дәүләт аграр университеты.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе.

Сез укыган мәктәп (гимназия, лицей, көллият) кайда урнашкан?

Безнең мәктәп (гимназия, лицей, көллият) Айдаров урамында урнашкан.

Сез укыган бина ничә катлы?

Син укыган институтта китапханә бармы?

Һәр бинаның үз китапханәсе бар.

Ул китапханә кайда урнашкан?

Ул җиденче бинаның өченче катында урнашкан.

Безнең факультетның деканаты җиденче бинада урнашкан. Ул бина биш катлы.

Мин көндезге бүлектә (читтән торып) укыйм.

Где ты учишься (учился)?

Я учусь (учился) в школе № 45 города Казани.

Сколько учеников (было) в вашем классе?

Я учился в татарском классе.

Уже десять лет как я окончил школу.

Поддерживаешь ли отношения с одноклассниками?

Я часто встречаюсь со своими одноклассниками, звоню им.

Когда учились, мы были очень дружны. И сейчас поддерживаем отношения.

Твои одноклассники учатся или работают?

Пятеро из моих бывших одноклассников служат в армии, десять из них учатся в вузах, трое уже работают.

Где они работают?

Где они работают я точно не знаю.

Один из моих одноклассников работает на заводе, другой в магазине, а третий работает в кинозале.

Алмаз работает мастером, Алсу продавщицей, Рамзия администратором.

Тоскуешь ли по школьным годам?

Я всегда с тоской вспоминаю школьные годы.

Как ты относишься к получению образования экстерном, дистанционно?

Какое учебное заведение ты окончил?

Я окончил Лаишевский сельскохозяйственный техникум.

Какая у тебя специальность?

Моя специальность «Юриспруденция» («Мировая экономика»).

Какие высшие учебные заведения есть в Казани?

Татарский государственный университет.

Казанский государственный медицинский университет.

Казанский государственный гуманитарно-педагогический университет.

Казанский государственный технический университет им. А.Н. Туполева.

Казанский государственный технологический университет.

Казанский государственный финансово-экономический институт.

Казанский государственный энергетический университет.

Казанский государственный аграрный университет.

Казанская государственная академия ветеринарной медицины.

Где расположена ваша школа (гимназия, лицей, колледж)?

Наша школа (гимназия, лицей, колледж) находится на улице Айдарова.

Ваше учебное здание скольки этажное?

Имеется ли библиотека в вашем институте?

В каждом здание есть своя библиотека.

Где находится эта библиотека?

Она находится на третьем этаже седьмого здания.

Деканат нашего факультета расположен в седьмом здании. Это здание пятиэтажное.

Я учусь на дневном отделении (заочно).

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]