Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Zinnatullina_G_F_Posobie_2010.doc
Скачиваний:
37
Добавлен:
23.05.2015
Размер:
1.18 Mб
Скачать

Г.Ф. Зиннатуллина

ИНТЕНСИВНЫЙ КУРС ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА

Учебно-методическое пособие

Казань 2010

Министерство образования и науки Российской Федерации

Федеральное агентство по образованию

ГОСУДАРСТВЕННОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ ВЫСШЕГО ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ

«КАЗАНСКИЙ НАЦИОНАЛЬНЫЙ ИССЛЕДОВАТЕЛЬСКИЙ ТЕХНИЧЕСКИЙ УНИВЕРСИТЕТ

им. А.Н. ТУПОЛЕВА»

Г.Ф. ЗИННАТУЛЛИНА

ИНТЕНСИВНЫЙ КУРС ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА

Учебно-методическое пособие

для русскоязычных студентов

Казань 2010

УДК 811.512.14

ББК Ш 163.23

Зин 49

Рецензенты:

зав. кафедрой языковедения и иностранных языков, канд. филол. наук Т.Г. Чекменева (Российская академия правосудия);

канд. филол. наук Г.А. Набиуллина (Казанский государственный университет)

Зиннатуллина Г.Ф.

Зин 49 Интенсивный курс татарского языка. Учебно-методи­ческое пособие для русскоязычных студентов. Казань: Изд-во Казан. гос. техн. ун-та, 2010.  224 с.

ISBN 978-5-7579-1488-6

Предназначено для русскоязычных студентов Казанского государственного технического университета им. А.Н. Туполева. Учебник включает в себя теоретические материалы по фонетике, лексикологии, морфологии, синтаксису и истории татарского литературного языка. Целевой установкой данного курса является практическое овладение нормами татарского языка и умение составлять деловые бумаги на татарском языке. Также его можно использовать и во время обучения студентов нефилологических специальностей других вузов.

Учебно-методическое пособие представляет собой единство теоретической информации, тренировочных заданий и методических советов по освоению знаний, приобретению умений и навыков.

Ил.   . Табл.     . Библиогр.:  17 назв.

Удк 811.512.14 ббк ш 163.23

ISBN 978-5-7579-1488-6

© Изд-во Казан. гос. техн. ун-та, 2010

© Г.Ф. Зиннатуллина, 2010

Введение Интенция

Билгеле бер коммуникатив мәсьәләләрне чишүдә укучы түбәндәге интенцияләрне үтәргә тиеш:

– сөйләмгә катнашып китү, исәнләшә, үзең белән, я булмаса башка берәү белән таныштыра белү, танышу, саубуллашу, кемгә дә булса мөрәҗәгать итү, рәхмәт әйтү, гафу үтенү, рәхмәт әйтүгә һәм гафу үтенүгә җавап бирү, тәбрикләү, игътибарны үзеңә юнәлтү, кабатлауны сорау;

– мәгълүматны сорау һәм хәбәр итү: сорау бирү яисә вакыйга, берәр кеше, предмет, предметның саны, сыйфаты, аның кемнеке булуы, эш-гамәл, аның вакыты, урыны, сәбәбе, максаты турында хәбәр итү;

– теләк, үтенеч, максат, таләп итү, киңәш бирү, тәкъдимне, чакыру, риза булу һәм ризасызлык, кире кагу, рөхсәт итү, тыю, сүз бирү, икеләнүне белдерү;

– нәрсәгә дә булса үз мөнәсәбәтеңне белдерү: предметка, фактка, вакыйгага, эш-гамәлгә, аерым бер кешегә бәя бирү, гаҗәпләнү, кызгану, кайгы уртаклашу, кире кагу һәм нәрсәгә дә булса өстенлек бирүне белдерә алу.

Аралашу өчен түбәндәге ситуацияләр тәкъдим ителә

Административхезмәттә,деканатта,офиста

1. Үзеңнең исем-фамилияңне, кайдан һәм ни өчен (нинди максат белән) килүеңне, үзеңнең үтенечеңне хәбәр итү, административ хезмәттә стандарт сорауларга җавап бирү.

2. Кирәкле мәгълүматны кайда һәм кемнән белеп булуын ачыклау, кирәкле кешене кайда табарга була, ул кайчан кабул итә, кирәкле документны кайдан табарга була, укырга керергә мөмкинме, аның өчен нинди документлар кирәк һ.б.

3. Кирәкле документны эшләп бирүне сорау, башка группага күчерүне, имтиханны вакытыннан алда тапшырырга рөхсәт бирүне, эшкә, укырга алуны сорау, мәгълүматны тиешле кешегә тапшыруны үтенү, башка шәһәргә яисә илгә баруны рөхсәт итүне сорау һәм сәбәбен аңлату.

Кибеттә,базарда,даруханәдә

1. Сатучыга нәрсә алырга, күпме алырга теләвегезне әйтү, нинди төстә, размерда, сезгә тәкъдим ителгән әйбернең үзегезгә ошамавын, я булмаса сезгә килешмәвен әйтә белү.

2. Сезгә кирәкле әйберне кайда сатып алырга мөмкин, ул әйбер сатуда бармы, сезгә кирәкле үлчәме, фасоны, төсе бармы, ул күпме тора, кайда түләргә һ.б.

3. Үзегезгә кирәкле әйберне күрсәтүне, алыштыруны, сайлап алынган әйберегезне киеп карарга рөхсәт итүне сорау.

Аэропортта,вокзалда

1. Билет сатып алырга теләвегезне белдерү, нинди билет (купелыга, плацкарт, йомшак, I класслы, туристик), ничә билет кирәк, сез кая барасыз яки очасыз.

2. Поездга, үзочкычка (самолет) билетлар барлыгын белешү, билет бәясен сорау, кире кайтырга билет бармы, булса, күпме тора, билетны билгеле бер көнгә, билгеле бер үзочкыч рейсына, яисә аерым бер номерлы поездга сатып алырга мөмкинме, поезд кайчан китә яки үзочкыч кайчан оча һәм кайчан кире килә.

3. Үзегезгә кирәкле поездга яисә үзочкычка билет бирүләрен сорау.

Почтада,шәһәрарасөйләшүбүлегендә

1. Кая шалтыратуыгызны, ничә минут сөйләшергә теләве­гезне, яки бандероль, факс, телеграмма, посылка җибәрергә теләвегезне хәбәр итү.

2. Телеграмма өчен бланкны кайдан алырга, аны ничек тутырырга, халыкара телефон аша сөйләшү өчен кайда һәм ничек заказ бирергә икәнен, әлеге хезмәт күрсәтүнең бәясен белешү.

3. Үзегезгә кирәкле предметларны (бланк, открытка, марка һ.б.)сорап алу, телеграмманы дөрес тутырырга, посылка, факс җибәрергә ярдәм итүләрен үтенү.

Банкта

1. Үзегезнең банкта хисап ачарга, анда күпмедер күләмдә акча салырга, яки акча күчерергә, я булмаса хисабыгыздан акча алырга теләвегезне хәбәр итү.

2. Хисапны ничек ачарга, шул хисапка акчаны ничек күчерергә, килешү формулярын ничек тутырырга, акча алырга мөмкинме, юкмы, хисаптагы акчаның процентын ничек алырга икәнен, банк телефонының номерын сорап белешү.

3. Сезнең исемгә хисап ачуларын, килешү бланкын тутырырга ярдәм итүләрен, үзегезнең хисаптан акча алырга, акчаны бер хисаптан икенче хисапка, башка банкка, шәһәргә, яисә илгә акча күчерергә ярдәм итүләрен үтенү.

Ашханәдә,буфетта,кафеда,ресторанда

1. Нәрсә алырга теләвегезне, тәкъдим ителгәннең сез сораган әйбер түгеллеген әйтү.

2. Кайсы өстәл артына утырырга мөмкин, буш урыннар бармы, сез теләгән ризык бармы: ит, сөт ризыклары, итсез ризык һ.б., сез сораган ризыкның бәясе күпме торганын белешү.

3. Нәрсә дә булса һәм тизрәк китерүләрен, ашаган өчен исәп-хисап ясауларын сорау.

Китапханәдә

1. Үзегез турында кирәкле мәгълүматны хәбәр итү, сезгә кирәкле китап, яисә журналны сорау.

2. Китапханәгә ничек язылырга, аның өчен нинди документлар кирәк, сезгә кирәкле булган телдәге әдәбият бармы, китапны ничә көнгә алырга мөмкин һ.б. ны белешү.

3. Укучы карточкасын тутырырга, каталогтан кирәкле китапны табарга ярдәм итүләрен, сезгә китап (журнал) бирүләрен, китапны алыштыруларын сорау.

Дәрестә,университетта

1. Дәресләрдә булмавыңның сәбәбен аңлату, расписаниедәге үзгәрешләр турында хәбәр итү һ.б.

2. Дәреснең кайчан һәм кайда булачагын сорау: сезгә кирәкле объект (деканат, спортзал һ.б.) кайда урнашканын белешү.

3. Кабатлауны, нәрсәне дә булса аңлатуны, тактага язуны һ.б. ны сорау.

Шәһәрдә,транспортта

1. Үзегезгә кайсы урам, йорт, нинди тукталыш, кая хәтле барырга кирәклеген хәбәр итү.

2. Сезгә кирәкле объект кайда урнашкан, анда ничек барырга, сез кызыксына торган объект (урам, кунакханә һ.б.) ничек атала,сез утырган транспорт анда барамы, ничә тукталышны үтергә кирәк, башка транспортка күчеп утырырга кирәкме, киләсе тукталыш ничек атала, автобус сезгә кирәкле объект янында туктыймы, ул тукталышта пассажирлар чыгалармы, билет, талон бәясе күпме тора.

3. Билет сатучыга, яисә автобус йөртүчегә билет өчен акча бирү, чыгарга үткәреп җибәрүләрен үтенү.

Театрда,кинотеатрда,музейда,экскурсиядә

1. Кая барырга (нинди театрга, спектакльгә, күргәзмәгә, музейга, кинога һ.б.) теләвегезне хәбәр итү.

2. Кайда нинди спектакль, кино, күргәзмә баруын, билетны кайда сатып алырга мөмкин, спектакль, киноның сәгать ничәдә башлануын, билет бәясен, кассада билетлар барлыгын, кирәкле рәтнең, урынның кайда урнашканлыгын белешү.

3. Билгеле бер көнгә, спектакльгә, кинога, сеанска билетлар сорау, программа бирүләрен үтенү.

Табипянында,даруханәдә

1. Табипның кайда һәм кайчан кабул итүен, даруларны ничек эчәргә, тагын кайчан килергә икәнен сорау.

2. Кайсы җирегез авыртуын, үзегезне ничек хис итүегезне, тән температурагызның күпме булуын, нинди дару эчүегезне, кайчан авырып китүегезне хәбәр итү.

3. Дару алырга рецепт язып бирүне үтенү, деканатка, физик культура дәресләренә белешмә (справка) бирүләрен сорау.

4. Даруханәдә сезгә кирәкле булган даруның барлыгын һәм аның бәясен белешү.

Телефоннансөйләшү

1. Кем белән сөйләшергә теләвегезне, кирәкле кешенең урынында булмавын, аның башка вакытта булачагын хәбәр итү, я булмаса абонентның дөрес номер җыймавын, начар ишетелүен әйтү, шалтыратучыга мәгълүматны әйтеп калдыруын һәм шул мәгълүматны тиешле кешесенә үзегез җиткерәчәгегезне белдерү.

2. Кем белән сөйләшүегезне сорау, сезгә кирәкле кеше урынындамы, түгел икән, кайчан була, табипны ничек чакырырга һ.б.

3. Сезгә кирәкле кешене телефонга чакыруларын, мәгълүмат­ны җаваплы кешегә тапшыруларын, әйткәнне кабатлауларын, катырак тавыш белән сөйләүләрен, тагын бер тапкыр шалтыратуларын һ.б. ны сорау.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]