Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Zinnatullina_G_F_Posobie_2010.doc
Скачиваний:
38
Добавлен:
23.05.2015
Размер:
1.18 Mб
Скачать

Словарь

адым – шаг

алга этәрү – продвигать, продвинуть

асылда – в сущности

Берләшкән Милләтләр оешмасы –Организация объединенных наций

Аурупа – Европа

билге – знак, признак

бу уңайдан – по этому поводу

буын – поколение

дога – молитва

игълан итте – объявил

изге – святой

инглизчә – по-английски

йөзгә-йөз – лицом к лицу

кабул итә – принимает

меңъеллык – тысячелетие

мисал – пример

мохит – окружающая среда

мәнфәгать – интерес

мөнәсәбәт – отношение, связь

татарча – по-татарски

тиңләү – приравнять

тотрыклылык – стабильность

тәэмин итү – обеспечить

тәҗрибә – опыт

төркем – группа

халыкара – международный

хис итәргә – чувствовать

хәлиткеч – решающий

чыгарылыш имтиханы – выпускной экзамен

чыгышы белән – родом

әйдәп баручы – инициатор

әһәмият – значение

өстенлек – преимущество

үзенчәлек – особенность

җирле халык – местное население

җыелыш – собрание

җәлеп итү – привлечь, привлекать

русча – по-русски

сынау – испытание

таныклык – освидетельствование

Тема 6. Работа. Профессия Речевые образцы

Сез кайда эшлисез?

Сез кем булып эшлисез?

Бу оешмада күптән эшлисезме?

Сезгә икътисадчылар кирәкме?

Мин тәрҗемәче.

Нинди һөнәрләр кирәгрәк дип саныйсыз?

Сезнең университетта кемнәрне әзерлиләр?

Безнең университетта психолог, хокукчы, менеджерлар әзер­лиләр.

Гуманитар факультетта нинди белгечлекләр буенча белем бирәләр?

Җәмәгатьчелек белән бәйләнеш­ләр.

Сезнең хатыныгызның (ирегез, улыгыз, кызыгыз, әти-әниегез­нең) һөнәре нәрсә белән бәйле?

Сезне эшкә өч ай сынау срогы белән алабыз.

Бездә төшке аш вакыты уни­кедән бергә кадәр.

Сез иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр эшләргә тиеш буласыз.

Шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре.

Сезнең чираттагы ялыгыз сентябрь аенда.

Директор шәхси сораулар буенча дүшәмбе көн тугыздан уникегә кадәр кабул итә.

Сезнең хезмәт хакыгыз күпме?

Биредә хезмәт хакы бик түбән икән.

Югары хезмәт хакы алып эшли.

Сезнең өзлексез хезмәт стажыгыз ничә ел тәшкил итә?

Бүгенге көндә минималь хезмәт хакы күпме?

Минималь хезмәт хакы ничек билгеләнә?

Эшләүче һәм эшләмәүче гаилә әгъзалары.

Эш урынында алган травма.

Көнкүреш травмасы.

Эшкә яраксызлык турында кәгазь.

Авыру сәбәпле эшкә килә алмадым.

Кызым авыру сәбәпле эшкә чыга алмадым.

Сезне нәрсә борчый?

Минем тамагым (башым, тешем, колагым) авырта.

Сезнең кулыгыз (аягыгыз) сынган.

Рентгенга барыгыз.

Вы где работаете?

Вы кем работаете?

Давно ли работаете в этой организации?

Вам требуются экономисты?

Я переводчик.

Как вы считаете, какие профессии более востребованы?

Каких специалистов готовит ваш университет?

Наш университет готовит психологов, юристов, менеджеров.

По каким специальностям обучают в гуманитарном факультете?

Связи с общественностью.

С чем связана профессия вашей жены (мужа, сына, дочери, родителей)?

Берем Вас на работу с трех месячным испытательным сроком.

У нас обед с 12.00 до 13.00.

Вы должны будете работать с восьми утра до пяти вечера.

Суббота и воскресенье – выходные дни.

Ваш очередной отпуск в сентябре.

По личным вопросам директор принимает по понедельникам с девяти до двенадцати.

Какая у вас заработная плата?

Тут, оказывается, зарплата низкая.

Работает, получая высокую зарплату.

Сколько лет составляет ваш непрерывный стаж работы?

Каков на сегодняшний день объем минимальной заработной платы?

Как определяется минимальная заработная плата?

Работающие и неработающие члены семьи.

Травма, полученная на рабочем месте.

Бытовая травма.

Лист о нетрудоспособности.

Не смог прийти на работу по болезни.

Из-за болезни дочери, не смогла выйти на работу.

Что вас беспокоит?

У меня болит горло (голова, зуб, ухо).

У вас сломана рука (нога).

Сходите на рентген.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]