Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Zinnatullina_G_F_Posobie_2010.doc
Скачиваний:
38
Добавлен:
23.05.2015
Размер:
1.18 Mб
Скачать

Объявление

Белдерүдә чараның вакыты, урыны, исеме һәм белдерү язучы кешенең яки оешманың исеме күрсәтелә.

Белдерү

Хөрмәтле театр сөючеләр!

Сезне 17 октябрь көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасына театр сезоны ачылуга чакырабыз. Сезон гадәттәгечә «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачыла. Спектакль кичке сәгать алтыда башлана. Билетлар театр кассаларында сатыла.

Администрация хезмәткәрләре

2008 ел, 15 октябрь

Объявление

Уважаемые любители театра!

17 октября приглашаем вас в Татарский государственный театр им. Г. Камала на открытие театрального сезона. Сезон традиционно открывается спектаклем «Голубая шаль». Начало спектакля 18.00. За билетами обращайтесь в кассы театра.

Администрация

15 октября 2008 года

Расписка

Раслама берәр нәрсә алганлыкка раслап имза куелган рәсми язу, документ.

Раслама

Мин, Зиннәтов Дамир, Казан шәһәренең 73 нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, мәктәп директоры Сәлимов Азат Гаяз улыннан, чаңгы ярышы үткәрү өчен, 20 (егерме) чаңгы алдым.

Имза

2007 ел, 20 январь.

Расписка

Я, Зиннатов Дамир, ученик 11 класса средней школы № 73 города Казани, получил от директора школы Салимова Азата Гаязовича 20 (двадцать) пар лыж для проведения лыжного соревнования.

Подпись

20 января 2007 года.

Задания

1.Переведите:

Завтра будет дождь. На улице грязно, холодно. Летом здесь бывает жарко. Гром гремит. Сегодня 20 градусов мороза. Какое время года тебе больше нравится. Где вы будете отдыхать летом.

2.Укажите глаголы изъявительного наклонения и причастия:

Җир өстен ап-ак кар каплаган. Ак мамыкка төренгән агачлар җемелдәп торган кар бүрекләр кигәннәр. Яшь агачлар бу авырлыкны күтәрә алмаганнар, җиргә кадәр сыгылганнар. Урман тынлыкка чумган. Тик азык эзләп очкан кошлар авазы гына тынлыкны боза. Тиздән яз башланачак. Кояш нурында иркәләнер көннәр килеп җитәчәк. Шомыртларның ап-ак чәчәккә күмеләчәк көннәре дә ерак түгел.

3.Замените прилагательные причастиями прошедшего или настоящего времени:

Үрнәк: сары яфрак – саргайган яфрак.

Көчле җил, җемелдек йолдыз, суыкка чыдамсыз үсемлек, куе сөт, җылы өй, тузанлы юл, тулы ай, тирән чокыр, сай су.

4.Найдите синонимы, выраженные деепричастиями:

Утырган килеш, ишетелүгә, кайтканнан соң, килү белән үк, туктамастан, яшертен, түләүсез, озак-озак, җәяүли, ашык-пошык, кичкырын.

5.От глаголасатобразуйте формы инфинитива, прошедшего определенного времени, деепричастия, причастия (все временные формы), будущего неопределенного времени.

6.Укажите глаголы. Определите их вид (спрягаемые личные и неспрягаемые неличные), наклонение, время, лицо, число.

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканны белсә;

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга.

Уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда.

Кешеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурларга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә.

7.Прочитайте и переведите диалог:

– Хәерле иртә!

– Хәерле иртә.

– Әйтегезче, зинһар, сез радиодан һава торышын тыңламадыгызмы? Бүген көн нинди булыр икән?

– Тыңладым. Бүген көн аяз һәм кояшлы, көндез егерме җиде градус җылы булачак. Хәзер егерме ике градус.

– Бүген көн кичәгедән җылырак икән. Яңгыр вәгъдә итмәделәрме?

– Иртән һәм көндез кояшлы, аяз булачак. Кичкә кыска вакытлы яңгыр вәгъдә иттеләр.

– Бигрәк тә әйбәт. Тузан да басылып китәр, бераз салкынча да булыр.

– Минемчә, сезгә бүген берәр паркка, яисә зоопаркка барырга кирәк. Шәһәрдә йөрергә кызу булыр.

– Әйе шул, бүген вакытыбыз да иркенрәк.

8.Прочитайте текст. Укажите в нем причастия, деепричастия, имя действия, глаголы в условном наклонении, глаголы настоящего времени изъявительного наклонения.

Килешүләр

Килешү – «договор» дигән сүз. Килешү – предприятиеләр, төрле оешмалар яки аерым кешеләр арасында элемтәләр урнаштыру чарасы. Шулай ук гражданнарның шәхси милекләре белән эш итүнең төп хокукый формасы.

Һәр килешүнең исемендә аның юридик характеры күрсәтелә. Мәсәлән, «Торган йортны ремонтлау турында килешү», «Торган йортны бүләк итү турында килешү», «Автотранспортны сату-алу турында килешү», «Бергәләп эшләү турында килешү» һәм башкалар.

Аннан соң килешүнең вакыты һәм урыны, якларның юридик статусы күрсәтелә. Юридик затларның исемнәре тулысынча бирелә, аларның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме һәм башкара торган эше күрсәтелә.

Килешүдә законда кулланыла торган терминнар гына файдаланыла. Мәсәлән, сату-алу килешүе өчен кабул ителгән терминнар – «сатучы» һәм «сатып алучы».

Килешүләр тиешле оешма тарафыннан раслансалар гына, юридик көчкә ия булалар. Мәсәлән, йорт, дача сату-алу яки бүләк итү турындагы килешүләр нотариаль контора тарафыннан расланырга тиеш.

9.Прочитайте текст о театрах города Казани. Напишите о каком-нибудь театре Татарстана, России.

«Г.Камалисемендәгетатардәүләтaкадемиятеатры»

1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче тапкыр татарча спектакль уйнала. Бу дата Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының рәсми туган көне булып санала. 1907 елда труппага беренче хатын-кыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм труппаның булачак җитәкчесе, «татар театры атасы» Габдулла Кариев килә. 1908 елда бөек татар шагыйре Г. Тукай труппага «Сәйяр» исемен бирә. Революциягә кaдәp күчмә тормыш алып барган театр труппасы 1920 елда биналы була. Башта театрга Островский урамында урнашкан сәүдәгәрләр җыены бинасы, аннан хәзерге Горький урамындагы түрәләр клубы йорты тапшырыла. Театр эшли башлауның беренче елларында ук милли театр сәнгатенә нигез салына. Сугыш алды елларында театрда дөнья һәм милли классика, татар һәм тәрҗемә драматургия әсәрләре буенча спектакльләр куела. 1929 елда театрга академия дәрәҗәсе һәм 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исеме бирелә. Труппаның 1957 елда Mәскәү шәhәрендә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгaтe ункөнлегендә (декада) катнашуы, сугыштан соңгы иң истәлекле вакыйгаларның берсе булып театрыбызның тарихына кереп калды. Соңгы 30 ел эчендә татар академия театры үсешендә яңа бер этап барлыкка килде.

1996 елда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Кабан күле яры буенда урнашкан, суда йөзүче җилкәнле корабны хәтерләткән яңа бинага күчте. Аның фойесында күлне күзәтеп булган зур тәрәзәләр, фонтанлы кышкы бакча, тамашачылар ял итү өчен балконнар, портретлар галереясе hәм театрның бөек артистлары сыннары бар.

«К.ТинчуринисемендәгеТатардәүләтдрамаһәмкомедиятеатры»

Театрның иҗат юлы бай һәм катлаулы. Ул 1933 елда Колхозчы-ударникларның Беренче Бетенсоюз съезды чакырылышы һәм К. Тинчурин инициативасы белән Татар дәүләт академия театрының филиалы буларак барлыкка килә. Колхоз-совхоздан алып, республиканың татар күчмә һәм, ниhаять, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры булып оешкан дәвepгә кaдәp театр коллективы авыр һәм сикәлтәле юллар аша үтте.

1988 елда театрга Горький урамында урнашкан бина бирелә. Тормышта килеп туган кыенлыкларга карамастан, К. Тинчурин театры иҗат коллективы бигрәк тә соңгы ун елда тамашачыларны яңа спектакльләр белән шатландырды.

«М.ҖәлилисемендәгеТатардәүләтакадемияопераһәмбалеттеатры»

Идел буенда беренче стационар рус операсы барлыкка килгәнче үк, Казанда гасыр буена түләүле тамашалар күрсәтелеп килүе мәгьлүм. Шулай да даими рус театры шәhәребездә 1791 елда гына ачыла. 1803 елда Казанда алпавыт П.П. Есиповның крепостной артистлар театры халык арасында абруй казана. П.П. Есипов төзеткән таш фундаментлы агач театр бинасы 1815 елга кадәр саклана. Ул хәзерге опера театры бинасы ypынындa була. Театр драма буларак саналса да, биредә опера әсәрләре дә еш уйналган. 1851 елда шәhәребездә яңа театр бинасы төзелә. Бу театр итальян опера труппасы гастрольләре белән ачылып китә. Шулай итеп Казанда беренче тапкыр итальян музыкасы яңгырый.

1917 елга кaдәp Казан операсы провинциядәге иң яхшы операларның берсе булып саналган. 1934 елда Татария Хөкүмәте тарафыннан Казанда опера hәм балет театрын ачу тypындa карар кабул ителә. 1933 елның 4 ноябрендә Mәскәү консерваториясе каршында, булачак театрга кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясен булдыру тypындa карар чыга. Студияне 1934 елның 2 февралендә ачалар. Казаннан Mәскәүгә республикабызның иң сәләтле җаннары китә. Дүрт ел буена биредә вокалчылар, дирижерлар, композиторлар белем ала. Студияне тәмамлаганнан соң белгечләр 1938 елда Казанга кайта hәм 1939 елда Н. Җиhановның «Качкын» операсы белән театрны ачып җибәрә.

1956 елньң 28 нче сентябрендә «Алтынчәч» спектакле белән театрның хәзерге бинасы ачылды. Әлеге бинага нигез тaшы 1936 елда ук салынган була. Аны төзүдә архитектор Скворцов hәм Гайнетдинов катнаша. Бүгенге көнне театр бинасы архитектура hәйкәле булып дәүләт тарафыннан саклана. Бина үзенең матурлыгы белән ерактан үк күренеп тора. Тамашачылар залында тау хрусталеннән коеп ясалган, авырлыгы 1 тоннага якын зур, матур люстра урнaштырылган. СССР Югары Советы Президиумы Карары белән театрга герой – шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелде. 1988 елга кадәр Казан опера hәм балет театры артистлары чит илләргә гастрольгә Мәскәү делегациясе cocтaвындa гына чыга алган. Ләкин 1994 елда труппа мөстәкыйль рәвештә беренче тапкыр чит илгә гастрольгә китә. Шушы вакыттан башлап театрыбыз Голландия, Бельгия, Германия, Дания, Франция, Австрия, Швейцария, Люксембург, Португалия, Ирландия кебек Европа илләрендә булып кайтты. Амстердам шәhәренең 2500 урынга исәпләнгән Саrrе Teaтpындa, Лиссабонның 3000 кешегә исәпләнгән Coliseu Teaтpындa, Страсбургның 2500 кешегә исәпләнгән Teaтpындa чыгыш ясады.

«В.КачаловисемендәгеКазанакадемиярусЗурдраматеатры»

В. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры Россиядәге иң зур драма театрларның берсе булып тора. Аның рус һәм дөнья классика әсәрләренә, шyлай ук заман драматургиясенә нигезләнгән югары художестволы репертуары, талантлы cәxнә осталарыннан тупланган даими профессиональ труппасы, заманча режиссурасы һәм сценографиясе Казан халкын гына түгел, башка төбәкләрдән дә тамашачыларны hәрдаим җәлеп итә. «Прованс» француз газеты язганча «В. Качалов исемендәге Казан рус драма театрының сыйфат принцибы аның күпьяклылыгыннан гыйбәрәт. Һәм ул, hичшиксез бик яхшы мәктәп. Театрда катнaшyчы актерлар эшчәнлеге чынлап та күпкырлы, алар бер үк вaкытта cәxнә остасы да, биюче дә, җырчы да». «Театр декарацияләре дә җырчы-актерлар кебек тылсымлы», – дип нокта куя Либерасьон газеты. Казан академия рус Зур драма театрына 1791 елда нигез салынган.

Театрның ел саен төрле халыкара һәм бөтенроссия театр фестивальләрендә катнашуы (Кahиpә, Марсель, Вильнус, Mәскәү, Псков, һәм башка шәһәрләр), 2000 елда Сочи шәһәрендә гастрольдә булып кайтуы, аның исемен бөтен дөньяга танытып кына калмады, дөнья театр процессының аерылгысыз өлеше итте.

«Казандәүләтяшьтамашачытеатры»

Казан дәүләт яшь тамaшачы театрының беренче спектакле 1932 елның 30 ноябренә куела. Шушы көннән башлап hәp елны театр үзенең туган көнен билгеләп үтә. Җиденче дистәне тутырган Казан дәүләт яшь тамaшачы театры авыр hәм шөhрәтле юллар аша үтте. 1946 елда балалар театрлары беренче Бөтенсоюз смотрында шәhәребезнең яшь тамашачы театры илебездәге иң яхшы театр дип табыла. Шушы вакыттан бирле труппа төрле фестивальләрдә катнaшып дипломнар hәм бүләкләр алып килүен дәвaм итә. 1996 елда театр У. Шекспирның «Буря» әcәpe буенча куйган спектакле белән «Елның иң яхшы спектакле» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә лаек булды.

«Әкият«татардәүләткурчактеатры»

Татар дәүләт курчак театрына 1934 елда С.М. Мерзляков инициативасы белән нигез салына. Бу театр чын мәгънәceндә интернациональ характерда була, биредә рус hәм татар телләрендә спектакльләр куела. 1974 елдан башлап Казан курчак театры УНИМ халыкара курчак театрлары оешмасына коллектив әгъзасы итеп билгеләнде. Театр үзенең спектакльләре белән Германиядә, Төркиядә, Франциядә hәм Болгариядә үткән Халыкара фестивальләрдә чыгыш ясады. Польшада гастрольдә бульп кайтты, Болгариядә, АКШта, Франциядә, Германиядә, Югославиядә үткәрелгән иҗат конференцияләрендә, симпозиумда hәм конгресста катнашты.

«КазанТатардәүләтяшьтамашачытеатры»

Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына нигез 1932 елда ук салынган. Ләкин рәсми статус театрга төрле сәбәпләр аркасында 1991 елда гына бирелде. Бу чорда театр cәxнәceндә Б. Мукаевның «Оят төне», Ф. Шиллерның «Mәкep hәм мәхәббәт», Т. Гыйззәтнең «Бaшмагым», Ж.-Б. Мольерның «Тартюф»спектакльләре куелды. Соңрак театрга шәhәребезнең Киров районында урнашкан элекке җитен комбинаты клубы (Алафузовның «Эшчеләр театры») бинасы бирелә. 2000 елда Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Бөтендөнья «АССИТЕЖ» балалар театры оешмасына кабул ителә. 2003 елның июнь аенда театр Р. Батулланың «Сак-Сок» спектакле белән Кыргызстанның Бишкек шәhәрендә үткәрелгән «АРТ-ОРДО» фестивалендә катнашты. Фестивальдә «Сак-Сок» иң яхшы спектакль дип табылды, Албасты ролен башкарган артист И. Камалиев иң яхшы ир-ат роле номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Найдите по текстам по два примера на глаголы изъявительного наклонения настоящего, прошедшего определенного и неопределенного времени, причастия, деепричастия.

10.Прочитайте текст. Ответьте на вопросы и выполните задания.

Футбол

Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә «фут» – «табан», «бол» – «туп» дигәнне аңлата. Инглизләр «бары тик аяк белән генә» туп уйнауны шулай дип атаганнар.

Футболны турыпочмаклы мәйданда уйныйлар. Аның кыскарак якларының уртасында капма-каршы ике капка куела.

Уенның максаты – көндәшләр капкасына туп кертү. Һәр командада 11 уенчы була. Уен 90 минут дәвам итә һәм 45 әр минутлык ике таймнан тора. Алар арасында 10 минутлык тәнәфес була.

Капкачыдан башка беркемгә дә кул белән уйнарга рөхсәт ителми.

Футбол – күмәк уен, шуңа күрә һәр уенчы үз хәрәкәтен командадагы башка иптәшләренең хәрәкәте белән килештерергә тиеш.

Сез футбол уйнарга яратасызмы?

Ни өчен?

Тагын нинди спорт төрләрен беләсез? Берәрсе турында кыскача сөйләгез.

Сез нинди спорт төре белән шөгыльләнәсез?

Сезнең шәһәрдә нинди спорт комплекслары эшли?

Составьте несколько предложений о конном спорте, о легкой атлетике, о тяжелой атлетике, о конькобежном спорте, о фигурном катание.

Что вы можете сказать об «Универсиаде – 2013»?

11.Составьте диалоги по данным ситуациям:

а) Коллеги сводили клиентов вашей фирмы в оперный театр. Расспросите их о впечатлениях;

б) Вы обсуждаете планы на выходные с вашими гостями из Москвы;

в) Вас первый раз друзья привели посмотреть конные скачки.

12.Составьте рассказ о том, как вы проводите свободное время; как вы провели летние каникулы.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]