Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Zinnatullina_G_F_Posobie_2010.doc
Скачиваний:
38
Добавлен:
23.05.2015
Размер:
1.18 Mб
Скачать

Согласование сказуемого с подлежащим

В двусоставном предложении основным способом выражения грамматических отношений между главными членами предложения является согласование сказуемого с подлежащим.

1) Глагольное сказуемое согласуется с подлежащим, выраженным местоимением, в лице и числе.

Минбарам.Синбарасың.Безбарабыз.

2) Именные сказуемые (без вспомогательных глаголов), не согласуются с подлежащим.

Өстәлдәөчкитапбар.АларныңберсеАняныкы.

3) Согласование именного сказуемого с подлежащим иногда выражается повторением подлежащего или слова указывающего на него, после сказуемого.

Безнеңурам– зурурам.Биктимер– бикюмарткарт.

4) Сказуемое не всегда согласуется в числе с подлежащим, выраженным существительным во множественном числе и местоимением в 3-м лице множественного числа.

Алсуларкилде.Алартизкитте.

Задания

1.Переведите предложения на татарский язык.

Сегодня мне писать было бы уже поздно (А. Чехов). Во время работы надо забывать обо всем и писать как бы для себя или для самого дорогого человека на свете (К. Паустовский). Луга залило водой. Горы занесло снегом. Крышу снесло бурей. В номере было прибрано, светло и уютно.

2.Составьте правильные предложения.

Университеты, уку йорты, Казан, танылган. 1804 нче, нигез, салынган, аңа, елда.

Муса Җәлил, йөртә, Опера театры, татар, исемен, шагыйре. Танылган, илебездә, ул, театр. Казанлылар, ярата, бу, бик, театрны.

Иң зур, Европадагы, елга, Идел. Җәен, Идел, дә, матур, да, кышын.

Казанлыларның, Аккош күле, урыны, ял итү, яраткан. Сөембикә, Казан, бар, манарасы, Кремлендә.

3.Прочитайте текст. Укажите предложения, где сказуемое выражено существительным. Объясните знаки препинания.

Татар профессиональ театрының туган көне – 1906 елның 22 нче декабре. Г. Камал – татар драматургиясенә һәм театрына нигез салучы.

Беренче татар драма артистлары труппасы «Сәйяр» (сәяхәтче) дип атала. Ул Казанда Ильяс Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендә төзелә.

20 – 30 нче еллар – татар театрының музыкаль драма жанры туган вакыт. Бу елларда К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе» әсәрләре сәхнәдән төшми. Татар халкының күренекле композиторы С. Сәйдәшев бу әсәрләргә музыка яза.

Шәхес культы елларында татар театрының иң яхшы кешеләре юк ителә: театрның баш режиссеры – К. Тинчурин 1938 елда атыла; беренче профессиональ композитор С. Сәйдәшев театрдан куыла …

Бөек Ватан сугышы башлангач, Татар дәүләт академия театрының күп кенә артистлары фронтка китә һәм сугыштан кайтмыйлар. 50 нче елларда гына театр яңадан яши башлый. Театрга яшь драматурглар, режиссерлар килә.

1966 елдан башлап театрның баш режиссеры булып Марсель Сәлимҗанов эшли (2002 елда вафат). Ул мелодрамалар, водевильләр, халык драмалары куя башлый.

Бүгенге көндә театрның баш режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

4.Нераспространенные предложения превратите в распространенные, добавив второстепенные члены.

Театр труппасы оеша. Труппа атала. Спектакльләр уйнала. Спектакль әһәмияткә ия. Әсәрләре языла. Сәхнәгә куя. Артистлар уйный. Театр бүләкләнә.

5.Переведите предложения. Укажите вводные слова и пояснения.

Поезд кузгалып китте, без, әлбәттә, калдык. Бу эш барып чыкмас, ахрысы. Бердән, атлар арыдылар, икенчедән, караңгы төште, өченчедән, яңгыр ява. Дөрес, ул ишеткән иде, Идел буендагы алма бакчалары өшегән, дип сөйләнгәннәр иде.

Петров үзенең юлдашы Паларусовка карап, урамның Иделгә чыга торган очына күрсәтте. Мин бу шигыремне фронтташ дустыма – Әнәскә багышлыйм. Ул елларда без – Леналар, Ларисалар, Фәридәләр заводта эшләдек. Ул атасына охшаган: күп сөйләми, эшли дә эшли. Чәй янына таба ашы – белен (коймак) өлгертәләр. Биек тау башына, Илсөярнең әтисе күмелгән җиргә, күтәрелделәр.

6.Прочитайте и переведите текст. Найдите вводные слова и вводные предложения. Поставьте знаки препинания.

Сүзләрне әлбәттә саклык кассаларына салып булмый. Әмма аларның да бәясе нәкъ менә акча шикелле әледән-әле үзгәреп тора, ягъни инфляциягә дучар була. Әле ярый, кешеләр сүзләрне саклык кассаларында тотмыйлар. Юкса көтмәгәндә бер көн килеп, аларның бит бер сүзсез калулары да бик мөмкин ... Хәер без саклык акчаларыбыз эреп югалгач та, берсүзсез калдык ... Күрәсез акча белән сүзләр арасында да охшашлык бар бугай. Шуңа күрә без сүзләрнең бәясен арттыру әмәлен табарга тиешбез. Валюта булып йөрерлек алтын сүзләр кирәк.

Сүзләр кешегә һава белән су, икмәк белән тоз, кояш белән мәхәббәт кебек кирәк! Сүздән башка тел дә, халык та юк. Сүзләр миңа әби-бабаларымнан мирас булып калган. Рәхәттә дә, михнәттә дә сүзгә мохтаҗ без. Сүз ул ата-анага да, балага да бер үк дәрәҗәдә кадерле. Сүзләр игенчегә дә, фәйләсуфка да хезмәт итә. Яхшы сүзләр бөтен кешегә дә кирәк, яман сүзләр беркемгә дә кирәкми ... Сүзләр әле кешеләргә генә түгел, кошларга да, җәнлек-хайваннарга, чәчәкләргә дә кирәк.

Найдите по тексту слова, с противоположным значением.

7.Перепишите предложения, вставляя вместо многоточий вводные слова или предложения.

Башка вакыт булса, ..., без Йосыпов белән Казанда хезмәт иткән елларны искә алып, озаклап сөйләшеп утырган булыр идек, ләкин, ..., вакыты андый түгел, һәр минут исәптә. Дәүләтша абый, ..., хафаланмагыз, сезгә булган хөрмәтем минем чиксез зур. – Киемнәрегезне киптерүегез әйбәт, ..., ә кораллар ни хәлдә? Кызларның сары чәчлесе – ... инженер-электрик булырга укый икән, ә озын кара толымлысы – ... артистка булырга хәзерләнә.

Аңладым мин бу дөньяны:

Егеткә һөнәр кирәк.

Һөнәрең булдымы синең,

Син, ..., илгә кирәк.

Син җиңүгә, ..., ышанасың,

Чын күңелдән шуны телисең.

(зинһар дип әйтәм; әлбәттә; билгеле; нишләмәк кирәк; беләм; димәк; ул үзен Гөлләр дип таныштырды; анысы Фатыйма исемле иде).

8.Эндәш сүзләрне ия итеп, җөмләләрне үзгәртеп языгыз.

Кырларга чыгыгыз, балалар! Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын. Ах, җырлар, җырлар, сез кеше йөрәген нәрсә генә эшләтмисез! Син шаһит бул, кояш, язгы кояш, аккан каннарыма тезләнеп, мин ант итәм! Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!

9.Составьте по 3 предложения по теме литература с вводными словами, обращениями, пояснениями.

10.Определите, какую функцию выполняют в предложении выделенные слова. Перепишите, поставив знаки препинания.

Ә бит Мәдинә ниәйтсәңдәҗинаятьче түгел. Аңа ничек ярдәм итәргә. Моннан ни килеп чыгачагыәйтмәсәңдәаңлашыла.Минемчәул бу юлы беренче киләчәк. Кешенеиңберенчешушы сыйфатлар көчле итә. Ул быел университетныңберенчекурсын тәмамлады. Барыберминемчәэшлибез дип әйттем бит инде.

11.Составьте по два предложения со словамибилгеле,дөрес,нигездә,табигый. В одном они должны быть вводными словами, в другом выполнять другую функцию.

12.Переведите диалоги.

а) – Тукайның нинди поэмаларын беләсең?

– «Шүрәле».

– Бу поэма буенча балет та бар бит.

– Әйе, шулай шул.

– Ә нинди шигырьләрен укыганың бар?

– Туган тел шигырен яттан беләм. «Пар ат», Китап шигырь­ләрен укыганым бар.

– Г. Тукай шигырьләре русчага тәрҗемә ителгәнме?

– Әйе. Тукай үзе исән чакта ук тәрҗемә ителә башлаган. Тукайны Анна Ахматова, Марина Цветаева, Павел Родионов, Роберт Моран, Арсений Тарковский, Вероника Тушнова, Вил Ганиев, Равил Бохараев тәрҗемә иткәннәр.

– Хәзерге вакытта күренекле язучылар, шагыйрьләргә, сәнгать эшлеклеләренә Тукай премиясе бирелә. Син нинди лауреатларны беләсең?

– Хәсән Туфан, Илһам Шакиров, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Сара Садыйкова, Сибгат Хәким, Бакый Урманче, Фәридә Кудашева һәм башкалар.

– Бу бүләкне кайда тапшыралар?

– Шигырь бәйрәмендә. Бу бәйрәм ел саен 26 апрельдә – Тукайның туган көнендә була.

б) – Аня, минем «Шүрәле» балетына ике билетым бар. Апам авырып китте, бара алмый. Бәлки син минем белән барырсың? Синең ул балетны караганың юкмы?

– Юк, караганым юк. Бик карыйсым килә. Ә «Шүрәле» ул нәрсә дигән сүз?

– Шүрәле русчага леший дип тәрҗемә ителә. Г. Тукайның шул исемдәге әкияте бар. «Шүрәле» беренче татар балеты.

– Аның композиторы кем?

– Фәрит Яруллин. Син минем белән барырга ризамы?

– Әлбәттә. Минем бик тә татар балеты карыйсым килә.

13.Переведите диалоги.

а) – Мы вчера ходили на концерт.

– На какой?

– На концерт Хании Фархи. Мне очень понравился. Советую сходить.

– Это был единственный концерт в Казани?

– Нет. Мы были в Пирамиде. Завтра Х. Фархи будет выступать в Дворце культуры химиков. А восьмого числа – в театре им. Г. Камала.

– Если будут билеты обязательно схожу.

б) – Я хочу купить большую картину. Не скажешь, где можно ее преобрести?

– Я думаю, в художественном салоне. А какую картину ты хочешь купить.

– Мне нравится осенний пейзаж.

– Картины каких художников тебе больше нравятся?

– Больше всего мне нравятся картины Шишкина. Я даже специально съездила в Елабугу, в дом-музей Шишкина. Есть также неплохие картины начинающих художников.

14.Переведите тексты. Первый текст перепишите изменив причастия прошедшего времени в причастия настоящего времени.

а) Халыкның бигрәк тә яраткан, күңеленә бигрәк тә якын күргән әдипләре була. Мөхәммәт Мәһдиев әнә шундый бәхетле язучы иде. Ул үзенең беренче әсәрләре белән үк укучының йөрәк түренә илтә торган тылсымлы сукмакны табып алды һәм иҗат гомерендә күп санлы үлемсез романнар, повестьлар язып калдырды.

Мөхәммәт Мәһдиевкә дан китергән беренче әсәр – 1968 елда «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Без – кырык беренче ел балалары» повесте булды. Аннан соң иҗат ителгән «Фронтовиклар» романы язучы каләменең тагын да зуррак уңышларга ирешүен раслады.

б) Поздней осенью к Николаю Алексеевичу приехала мать. Это была и радостная и горестная встреча. Сын не мог скрыть от матери своего нового несчастья: он почти ослеп.

Ему раздобыли старый радиоприемник. Не снимая с головы наушников, он вслушивался в волнующие известия и обдумывал свой собственный план. Это была мечта написать книгу. Островского особенно волновали героические дела молодежи.

Поздней осенью 1930 года Николай Островский начал работать над своей книгой «Как закалялась сталь».

в) Книгам уже несколько тысяч лет, и за это время они принимали разный облик. Вавилонияне, ассирийцы и другие древние народы делали книги из глины, выдавливая особые значки острой палочкой на плитах из мягкой глины. Потом глиняные плитки сушили или обжигали. Из этих глиняных плиток составлялись книги и даже целые библиотеки.

В Древнем Египте тексты книг высекали на каменных плитах. Потом изобрели папирус.

Спрессованные пластинки тростника склеивали в длинные ленты до нескольких десятков метров. В средние века книги писали от руки на листах пергамента, соединенных в тетради.

Так возникла та форма книги, к которой мы привыкли.

15.Ответьте на вопросы.

Нинди татар язучыларын беләсез?

Рус язучыларыннан, чит ил язучыларыннан кемнәр ошый?

Сез шигырь укырга яратасызмы? Үзегез белгән бер татарча шигырьне яттан сөйләгез.

Сез нинди татар җырчыларын беләсез?

Нинди татар композиторларын атый аласыз?

Татар кино сәнгате турында нәрсә әйтә аласыз?

Татар театрында, концертында булганыгыз бармы?

Бүгенге көндә сәхнәдә барган нинди спектакльне беләсез? Нинди спектакльләр карарга яратасыз? Күренекле татар артистлар­ының исемнәрен атагыз.

Нинди күренекле рәссамнарны беләсез?

16.Составьте диалоги по следующим ситуациям:

а) Поговорите с другом о конкурсе «Евровидение 2008»;

б) Вы с вашим гостем сходили на концерт татарских исполнителей. Поговорите об этом концерте;

в) Позвоните в кассу и уточните есть ли билеты на завтрашний концерт. Узнайте цены.

г) Вы с ребенком сходили в «Цирк». Поделитесь впечатлениями.

17.Напишите сочинение на тему «Минем яраткан язучым» (шагыйрем, актерым, кинофильм, спектакль и т.д.).

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]