Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
2012nche_uku__el_imtihan__biletlary.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
21.09.2019
Размер:
325.63 Кб
Скачать

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Финляндиядәге татарлар

Финляндиягә татарлар XIX гасырда сәүдәгәр буларак килгәннәр. Ил буйлап келәм, тукыма сатып йөргәннәр. Хәзерге вакытта татарларның күбесе илнең башкаласы — Хельсинкида, Тампере, Ярвенпяя шәһәрләрендә яшиләр, һәр өч шәһәрдә дә мәчет эшли. Хельсинкида татарларны берләштерүче оешма бар. Аның төп максаты — татарларны бер-берсе белән очраштыру, таныштыру. Анда төрле кичәләр, милли бәйрәмнәр үткәрелә. «Тургай» исемле татар хоры да эшли. Финляндиядә яшәүче татарлар балаларын туган телгә өйрәтүне үзләренең бурычлары итеп саныйлар. Туган телен, туган халкының тарихын, мәдәниятен, әдәбиятен белмәгән татарларны милләттәшләре хөрмәт итмиләр.

Фин татарлары фин мәктәпләрендә белем алалар. Алар ике дәүләт теле — фин һәм швед телләрен яхшы беләләр. Фин хөкүмәте татарларга үз телләрен өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудыра. Татар балалары атнага бер тапкыр татар теле дәресләренә йөриләр.

Җәй көне барлык татар балалары 2—3 атнага татар лагерена җыелалар. Бу лагерь Швециядә һәм Америкада яшәүче татар балалары өчен ачылган. Балалар биредә бер-берсе белән аралашып, татарча сөйләшеп, күңелле ял итәләр. Сабан туе бәйрәме дә үткәрәләр.

3. Тиешле кушымчаларны ярдәмендә сыйфатлар ясап языгыз.

-лы/-ле:

-чан/-чән:

-чыл/-чел:

Сүзләр: әдәп, хәрәкәт, намус, вак, үпкә, максат

Билет 7

1. Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйлә.

«Әдәплелек» сүзен син ничек аңлыйсың? Әдәпле булу - башка кешеләргә карата игътибарлы булу, дөрес аралаша белү дигән сүз. Әдәпле кеше белән аралашу рәхәт, шуңа күрә андый кешене һәркем ярата, хөрмәт итә. Гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу - әдәплелек сыйфатлары.

һәр кеше дусларыннан, күршеләреннән, танышларыннан, хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләрдән дә игътибар, ягымлы сүз һәм хөрмәт көтә. Беркемнең дә башкалардан начар, усал сүзләр ишетәсе килми. Әдәпле булу «Исәнмесез» сүзеннән, кешеләрнең бер-берсе белән елмаеп исәнләшүеннән башлана. Тәрбияле, әдәпле кешегә башкалар, гадәттә, яхшылык белән җавап бирәләр. Шундый кешенең генә ышанычлы дуслары, танышлары була.

Әдәплелек кагыйдәләре бик күп. Өйдә, мәктәптә, урамда, транспортта, кибеттә, подъездда, лифтта - кыскасы, һәркайда үзеңне әдәпле яки әдәпсез тотарга була. Әдәпле булу өчен, әдәплелек кагыйдәләрен белү генә җитми, аларны үтәү бик мөһим. Ләкин иң элек әдәпле булу теләге кирәк.

Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннарына, дусларына һәм бер дә таныш булмаган кешеләргә дә ярдәм итәргә әзер. Әдәплелек кагыйдәләрен үтәргә күнегергә кирәк. Мәсәлән: -транспортта өлкәннәргә, балалы хатын-кызларга урын бирергә; -аларга транспортка керергә һәм аннан чыгарга булышырга:

-транспортта кычкырып сөйләшмәскә; ачу килгәндә дә тупас сүзләр әйтмәскә;

- кешеләрнең хәленә керә белергә, башкаларны беркайчан да кыен хәлгә куймаска,

-ялганламаска, әйткән сүзеңдә торырга;

-башкалар сөйләгәндә игътибар белән тыңларга, бүлдермәскә һәм кирәк чакта гына сүзгә кушылырга;

- гайбәт сөйләмәскә, мактанмаска, үзеңне тыйнак тотарга һ.б.

Тема буенча сораулар:

-Әдәпле кеше нинди була?

-Син нинди әдәплелек кагыйдәләрен беләсең?

-Әдәплелек кагыйдәләрен белү генә җитәме?

-Әдәпле булу өчен нишләргә кирәк?

-Синеңчә, син әдәпле кешеме?