Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
2012nche_uku__el_imtihan__biletlary.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
21.09.2019
Размер:
325.63 Кб
Скачать

2, Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Кызлар шатлыгы

Зөлфия үзенә күлмәк текте. Тегеп бетергәч, ул үз эшенә сокланып карап торды: яңа күлмәк бик матур иде. Кыз, күлмәген киеп, көзге алдына килеп басты. Күлмәк аңа шулкадәр килешә! Ул матур күбәләккә охшап калган иде. Зөлфия, үзе дә сизмичә, шатлыгыннан бөтерелеп бии башлады..

Аннары ул, яңа күлмәген күрсәтергә дип, дусты Кифаяларга чыгып йөгерде. Кифая да аның күлмәгенең матурлыгына соклансын, дустының сөенечен уртаклашсын әле! Әгәр кирәк булса, Зөлфия аңа да күлмәк тегеп бирер. Икесе дә бик матур булырлар.

Шатлыктан алмадай кызарып, аларга барып кергәч, ни күрсен?! Көзге алдында өр-яңа күлмәк кигән Кифая басып тора. Күлмәге шулкадәр матур инде! Дусты канатлы коштай менә-менә очып китәр кебек.

Кызлар, бер-берсенә карап, беразга сүзсез калдылар. Беренче булып Зөлфия сүз башлады. Ул дустын сорауларга күмде:

—Ай, матур! Әллә үзең тектеңме? Болай матур итеп тегәргә әниең өйрәттеме?

—Юк, мин түгел. Авылдан әбием бүләк итеп җибәргән, — диде Кифая.

Синең дә күлмәгең бик матур, нинди килешле! Әллә үзең

тектеңме?

—Әйе,—дип пышылдады Зөлфия. Аның бу сүзендә чиксез горурлык та, канәгатьләнү хисе дә бар иде. һәм ул бөтерелә- бөтерелә биеп килде дә дустын кочаклап алды.

(Р. Сәләховадан)

3. Тиешле сүзләрне сайлап яз.

Өченче уку чирегендә Азат яңа мәктәптә укый башлады. Аның әтисе хәрби, шуңа күрә аларның гаиләсе башка шәһәрдән (A) ______ килде. Яңа мәктәпкә малай бераз (Б)________ һәм куркып килде. Ләкин классташлары малайны

(B ) каршы алды. Азат та алар белән (Г) ____

тырышты: туган шәһәре, элекке классы, нәрсә белән кызыксынуы турында сөйләде. Балаларның уртак шөгыльләре дә табылды, алар

арасында яхшы (Д) урнашты. Тиз дуслашырга класс

җитәкчесе дә (Е) . Укучылар тәнәфестә дә,

дәрестән соң да күп вакытны бергә уздырдылар. Тиздән Азатны яңа классташлары (Ж) ________________ .

А) күчкән: күчеп; күчте

Б) дулкынланып; дулкынлана; дулкын

В) дуслаша; дуслык; дусларча

Г) аралашу; аралашсын; аралашырга

Д) мөнәсәбәт; кәеф; шөгыль

Е) ярдәм итте; ярдәм көтә; ярдәм кирәк

Ж) үзенә әйттеләр; үз иттеләр; үзләре киттеләр

Билет № 11

1. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Габдуллага 4 ай булганда - әтисе, озакламый әнисе дә үлә. Малай ятим кала. Габдулланы бабасы (әнисенең әтисе) үзенә тәрбиягә ала. Ләкин бабасының гаиләсендә малай озак яшәми. Үги әбисе Габдулланы яратмый, аны җәберли, еш тавыш чыгара. Габдулланы чит гаиләгә уллыкка бирәләр. Тугыз яшенә кадәр Габдулла башта Өчиледә бер гаиләдә, аннан соң Кырлай авылында икенче гаиләдә яши. Тугыз яшендә аны бертуган апасы Уральск шәһәренә алып китә. Уральскида ул мәдрәсәдә һәм өчьеллык рус мәктәбендә укый. Мәдрәсәдә төрек, гарәп, фарсы телләрен, ә мәктәптә рус телен өйрәнә. Уральскида Тукай шигырьләр яза башлый, әдәби журналларда эшли. <

1907 елда Тукай Казанга килә. Монда ул биш елдан артык яши. Балалар һәм өлкәннәр өчен шигырьләр яза. Балалар Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әкиятләрен, «Туган тел», «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт», «Туган авып» шигырьләрен бик яратып укыйлар.

Авыр ятим балачак шагыйрьнең сәламәтлеген нык какшата: ул үпкә чире белән авырый. Шагыйрьнең хәле көннән-көн начарлана. Ул 1913 елның 2 (15) апрелендә Казанда үлә.

Г.Тукайның иҗатын татарлар гына түгел, ә бөтен дөньяда укыйлар, беләләр. Аның шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Татар халкы үзенең бөек улы белән горурлана. Казанда шагыйрьгә һәйкәл куелган. Туган авылы Кушлавычта, үскән авылы Кырлайда аның музейлары бар. Г.Тукай турында поэмалар, романнар, драмалар, симфонияләр язылган.

Тема буенча сораулар:

• Г.Тукай кайчан һәм кайда туган7

• Аның гаиләсе турында нәрсә беләсең?

• Ни өчен аны уллыкка бирәләр?

• Уральски шәһәренә ул ничә яшендә һәм ни өчен килә7

• Уральскида ул кайда укый? Нинди телләр өйрәнә?

• Г.Тукай кайчан шигырьләр яза башлый?

• Ул Казанга кайчан килә? Монда күпме яши?

• Г Тукай кайчан һәм нинди авырудан үлә?